fbpx
08.11.2019

Зыянлы ризыклар ашатып үтерәләр, без нишләргә тиеш?


Зыянлы ризыклар ашатып үтерәләр

   зыянлы ризыклар

Зыянлы ризыклар турында күп сөйләнелә.

 Туклану – сәламәтлекнең нигезе дибез. Көн дә табынга куела торган ризык тәмле һәм югары сыйфатлы булганда гына ул тәнгә сихәтлек бирә. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта әлеге таләпне булдыру кыенгарак туры килә. Чөнки зыянлы ризыкларны кибеттән алабыз һәм кибет киштәләренә куелган сөт һәм ит эшләнмәләренең ничек әзерләнүе яки яшелчә, җиләк-җимешнең нинди шартларда үстерелүе хакында берни дә белмибез. Өстәвенә, зыянлы ризыкларның 50-60 проценты чит илләрдән, башка регионнардан килә һәм бу хәл мәгълүмат алуны бермә-бер кыенлаштыра.

Соңгы вакытта телевизордан кибетләрдә, базарларда сатыла торган зыянлы ризыкларның никадәр сыйфатсыз һәм зыянлы икәнлеген күрсәтә торган тапшыруларны караганда чәчләр үрә тора. Йә, Алла, нәрсә ашыйбыз, нәрсә эчәбез?..Зыянлы ризыклар ашатып үтерәләр бит.

  Зыянлы ризыклар ашату буенча күптән түгел шундый яңалык билгеле булды: Гарвардта үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча дөрес итеп тукланмаучы илләр арасында Россия “мактаулы” 5нче урында булып чыкты. Ягъни без хәзер зыянлы ризыклар ашап, симерү дәрәҗәсе буенча лидерлар сафында. Бүгенге көндә күп кенә иллләрдә азык-төлек составындагы шикәр, тоз һәм май микъдарын киметеп җитештерүчеләргә дотация түләнә. Ә бездә, киресенчә, майонез, “тиз пешә торган” токмач, гиперкалорияле батончыкларны һәм татлы газлы суларны бертуктаусыз рекламалыйлар.

Адәм баласының сәламәтлеге өчен аның нәрсә ашавы, ничек туклануы бик мөһим. Сүзебезне көн дә кулланыла торган ипидән башлыйк. ”Ипи булса -җыр да була” диләр иде. Икмәксез яшәүне күз алдына да китереп булмый. Әмма…

 Ак ипи  – иң күп таралган ашау ризыгы. Кибетләребез киштәләре ипи-батоннар, коржик-пирожныйлар, прәннек-печеньелардан сыгылып тора. Нәрсә телибез, күпме телибез – шулай ашыйбыз, ләкин болай эшләү файдалымы икән? Зыянлы ризыклар исәбенә ак ипи ничек керә икән?

  Бодай орлыгын тартып, иләгәннән соң он 70% биоактивлыгын югалта. Чөнки андагы орлык яралгысы, алейрон катламы һәм көрпә юкка чыга. Эшкәртелгән чиста ак он йөз процент углеводтан һәм крахмаллдан  тора. Онда калган 30% витамин һәм минераллар бик тиз таралучан булып кала. Тартылган он үзенең биологик файдасын бары 8-14 көн саклый. Аны бозылмыйча еллар буе саклау һәм ап-ак итү өчен төрле химик матдәләр кушалар. Мондый он еллар буе бозылмыйча тора ала. Яңа тарттырган оннан пешергән ипидә минераллар 3 мәртәбә күбрәк. Яткан онга күпме өстәмәләр, ясалма витаминнар, шикәр кертсәң дә, ярманың табигыйлыгын кайтарып булмый.

 Бу – он бозылмасын өчен кушкан өстәмәләр ипинең сыйфатын яхшыртмый, ә бәясен күтәрә. Ипи пешергәндә кулланылган чүпрә –термик юл белән химик кушылмалардан  ясалган чүпрә . Болар өстенә онга төрле тәмләткечләр, буяулар өстәлә. Шушы өстәмәләр дымлы, күгәрә башлаган оннан да күпереп торган ап-ак йомшак ипи пешерергә ярдәм итә. Ипинең үзкыйммәтен күтәрмәс өчен камырны сыйфатсыз, чистартылмаган суда изәләр. Менә шуңа күрә көн дә югары категорияле ак ипи ашау кирәкмәгән нәтиҗәгә китерә, иң элек ул кандагы шикәрне арттыра. Ипидәге зур күләмдәге глютин  матдәләрнең эчәклектә үзләштерелүенә комачаулый – диабет китереп чыгара. Ак ипи – файдалы матдәләре булмаган югары калорияле зыянлы ризык. Шуңа күрә ул симерүгә сәбәпче була. Болар аркасында атеросклероз башлана, кан басымы күтәрелә, инфаркт-ИБСлар, шикәр авыруы, буын авыртулары килеп чыгарга мөмкин .

Тоз. Һәрбер хуҗабикәнең дә ризыкны бер генә тапкыр булса да тозлырак итеп пешергәне бардыр. Беренче карашка, монда куркыныч нәрсә юк кебек.   Әмма тозлырак итеп пешерелгән бер ризыкны гына түгел, ә гомумән, тозны артык күп ашауны исәпкә алсаң, сәламәтлеккә чыннан да куркыныч янарга мөмкин.   Тозны чамасыз ашауның нәтиҗәсе нинди булуын сөйләгәнче, тәнгә күпмедер дәрәҗәдә тоз кирәк булуын әйтергә кирәк. Аңардагы төп матдә – натрий – һәр табигый сыеклыкта да бар. Тиешле күләмдә булганда, ул күзәнәкләрдәге матдәләр алмашын җайлый, нерв очлары эшчәнлегенә, нервларның мәгълүмат тапшыруына, мускуллар эшчәнлегенә, шул исәптән йөрәк мускулына йогынты ясый, шулай ук кайбер тукландыргыч матдәләрнең үзләштерелүенә ярдәм итә.

Бик нык йөкләнеш төшкән вакытта натрийга ихтыяҗ туа. Шуңа да белгечләр сусауны бераз гынә тозлы су белән басарга киңәш итә. Әмма шулай да ризыкны бераз гына тозсызрак ашау яхшы. Чөнки тозны күп ашаудан йөрәк һәм кантамырларга зыян килә. Зыянлы ризык белән бергә күп күләмдә кергән натрий тәндәге суны тоткарлый, ул исә кантамырлар аша агучы кан күләме артуга китерә. Моның нәрсәсе начар? Үзегез уйлап карагыз: кан күбрәк икән, кантамырларга ясалган басым көчлерәк була. Ә артык натрийның бер өлеше аларның тышчаларына да утыра. Ул кантамырларның сыгылмалылыгы кимүгә, катуына сәбәп була. Ахыр чиктә ул кан басымы күтәрелүгә, йөрәкнең кан белән тәэмин ителеше кимүгә һәм аның җиткелексез эшләвенә китерә. Чынлыкта болар чирләрнең башы гына. Гадәттә, бераз артык тоз бәвел белән чыга. Әгәр тән моны эшли алмый башласа, тоз бөерләргә һәм бәвел куыгына утыра башлый. Тоз кисәкчекләре әкренләп ташка әйләнә, бөерләрнең гадәти тукымалары таркала, әлеге әгъзаларның җиткелексез эшләвенә сәбәп булган ялкынсынулар үсеш ала.

Артык күп натрий сөякләрдән кальций юылуга китерә. Сөякләр көпшәкләнә, тиз чатный һәм сына башлый, һәм яшь барган саен аңардан дәвалану авыррак бирелә.Үтә кырку ризыклар ашарга яратсагыз, хеликобактер микроблары сөенәчәк кенә. Алар ашказанында рәхәтләнеп үрчиячәк, димәк, озакламый ашказанының дәвамлы ялкынсынуы үсеш алачак, җәрәхәт барлыкка киләчәк һәм хәтта яман шеш тә күзәтелергә мөмкин.Тозлы ризыклар белән мавыгырга ярамый. Көн дәвамында кулланылган тоз күләмен 12-15 г нан (якынча 2 бал кашыгы) арттырмау мөһим.

 Майлар. Хайван һәм үсемлек майлары була. Майларның сыек, каты, табигый һәм башка төрләре билгеле. Икесе дә рационда тигез күләмдә булырга тиеш. Үсемлек мае көнбагышныкы булырга тиеш түгел, аларны гомумән өйдән чыгарып ташлагыз. Чөнки ул бик тиз ачый һәм анда организмны картайтучы токсиннар барлыкка килә. Иң куркынычы – ул иң көчле холестерин чыганагы, инфарктка һәм инсультка китерүче май.Үзегез үстергән көнбагыштан сыгылган майларны  файдаланырга була. Аны да чамасын белеп, аз күләмдә генә кулланырга рөхсәт ителә. Ә менә ат, каз, үрдәк, тавык, сарык, куян, өй шартларында ясалган атланмай һәркемнең рационында булырга тиеш.

 Кибеттәге майларның 72 проценттан да ким булганнарын файдаланырга ярамый, чөнки ул чын май түгел. Әйтик, яртышар ел “свежий” килеш саклана торган “Простоквашино” сөт өсте (сливки) составында табигый сөт каян килсен ди! Атланмайның пластилин шикелле эреми дә, җебеми дә торганнары нинди чималдан эшләнәдер? Май дип атарга һич тел әйләнми. Иң куркынычы – трансжирлар, ягъни химик юл белән табылган ясалма майлар. Гидрогенизация юлы белән сыек майны каты халәткә китереп табыла ул. Кибеттә сатылучы маргарин әнә шундый иң куркыныч май инде. Ул тоташ ясалма химик матдәләрдән тора.

Хәзер исә составында шушы трансжир булган саломас безгә ипи белән дә, печенье-перәннек белән дә, конфет-шоколад белән дә – теләсә кайсы ризык белән керергә мөмкин. Бу майлар организмның күзәнәкләрендә туплана бара. Ләкин күзәнәкләр дә «резина»дан ясалмаган, аларның да билгеле бер сыйдырышлыгы бар. Организмда май күләме арта башласа, төрледән-төрле патологияләр килеп чыга башлый. Хатын-кыз организмыннан ул күкрәк бизе, ә ир-атлардан эчке секреция бизләре аша чыгарыла. Менә шуңа да хатын-кызларда күкрәк бизе яман шеше, ә ир-егетләрдә простата шеше шулкадәр күп күзәтелә дә. Ясалма майлар хатын-кызның овуляция процессына да зыян салырга мөмкин, таза хатын-кызларның 76 процентында овуляция тоткарлыгы аркасында кысырлык чире барылыкка килә. Бүген Россиядә һәркем көненә ким дигәндә 7-8 грамм трансжир куллана.

  Дания – ризык пешергәндә ясалма майларны куллануны беренчеләрдән булып тыйган ил. Бөекбритания дә зарарлы майны чикләү өчен эш алып бара. Канадада ризык составында трансжир булуын күрсәтү мәҗбүри санала.

   Сатудагы майларның барысы дип әйтерлек йөрәккә, кан тамырларына зур зыян китерә торган зыянлы ризыклар, алар холестеринны арттыралар. Сәламәтлеккә артык зыян салмый торган атланмай (сливочное масло) бар. Әмма супермаркетларда сатыла торган атланмайларның барысы да чын дип уйламагыз. Кайберләре маргариннан да зарарлырак булырга мөмкин. Иң яхшысы: үзегез белгән авылдагы кешеләрдән яки фермерлардан сатып алу. Атланмайны зәйтүн мае белән авокадо майлары алыштыра ала. Пальма маен кешелек   инде 5 мең ел буе куллана. Организм аны 97 процентка үзләштерә ала икән.

 Балык. Иң зыянлы ризык-пластик савыттагы җиңелчә тозлы балык. Яхшы тозланган майда гына озак саклана. Диңгез алабугасы, атлантика камбаласы, чили сибасасы, король макрелен аена ике тапкырдан да артык ашарга ярамый. Ә инде акула, кылыч-балык, кырпы балыгы, зур күзле һәм зәңгәрсу тунецны рационнан гомумән төшереп калдырырга киңәш ителә. Төп кагыйдә шул: балык зуррак һәм картрак булган саен, аның организмында  терекөмеш күбрәк булырга мөмкин.

Ысланган, какланган һәм киптерелгән балык сәламәтлеккә зыян китерә. Бу хакта «Роспотребнадзор» үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының CMD молекуляр диагностика үзәге белгече Михаил Лебедев белдерә. Эксперт ассызыклавынча, Русия балыгында табигый чыганаклы паразит суалчаннар булырга мөмкин. Описторхоз авыруын да шул суалчаннар китереп чыгара. Авыру үт куыгына, ашказаны асты бизенә, шулай ук бавырга һәм башка органнарга зыян сала. Описторхозны дәваларга була, әмма бу катлаулы һәм озак процесс булачак. 

Җир чикләвеге (арахис) Шулай ук зыянлы ризык. Хәзерге вакытта күп кенә җитештерүчеләр аны генлы инженерия ярдәмендә үстерә һәм төрле бөҗәкләр зарарламасын өчен чәчәк гены кертә. Шуңа күрә җир чикләвеге һәрвакытта да яңа өзелгән кебек матур күренә. Арахис күп вакыт аллергия китереп чыгара. Аны гастрит, диарея, бөер авыртулары вакытында гомумән ашарга ярамый.  

Краб таякчыклары . Бу- диңгез продукты түгел, ә иң зыянлы ризык, акчага сатып алынган чүп. Анда файдалы матдәләр бөтенләй юк.Ул — сыйфатсыз крахмалга краб эссенциясе катыштырылган гади соя. Ә сояның 95 проценты диярлек модификацияләнгән. Эшләгәндә кушылган натрий пирофосфаты исә агудан гыйбарәт. 

Тиз әзерләнә торган ярмалар һәм ярма кисәкләре. Аларның составында табигыйга якын булган төрле тәмләткечләр һәм буягычлар урнаштырылган.

Баллы, газлы су. Бу эчемлекләр кеше өчен иң куркыныч дошманнар. Алар эчәсе килү хисен бетерми, киресенчә көчәйтеп, сусау тудыралар. Анда күбесенчә шикәрне алыштыручы матдәләр кулланыла. Составында булган ортофосфор кислотасы кирәкле микроорганизмнарны үтерә. Ә консервант буларак файдаланылган бензоат натрий (Е211) ферментларны кысырыклый һәм матдәләр алмашынуын бозып, симерүгә китерә. Тешләрне боза, хәтта кәефне төшерә. Менә барыбыз да, аеруча балалар яратып эчкән «Горячий шоколад». Составын укып карыйк әле: шикәр пудрасы, мальтодекстрин, үсемлек мае, үсемлек аксымы, Е340 стабилизаторы, Е417 эмульгаторы, Е511 антислеживающий агенты, какао-порошогы. Боларны укып чыкканнан соң бер генә сорау туа: кайда соң монда шоколад? Һәм һәр продукт диярлек шулай: тыштан ялтырый, эчтән калтырый. Ялгыш кына өстәлгә түгелгән газлы суларның буявын юып бетерермен димә, авыз-телләр кып-кызыл, ямь-яшел булып кала.

Колбасалар. Аларның составында, гадәттә, 40% ка кадәр яшерен майлар һәм тәм бирүче өстәмәләр була. Нитрат, натрий, төрле консервантлар шыплап тулган. Бу химик катнашмалар колбаса ашауга бәйлелек тудыралар һәм йөрәк авырулары, диабет, онкологик авырулар китереп чыгаралар. Балаларның уку сәләтен киметәләр. Күп кенә казылык, сосиска, сарделькаларның 80 проценты трансгенлы соядан тора.    

 Тәмләткечләр өстәлгән чәй. Мондый чәйләргә чамадан тыш буяу һәм кислота кушыла.

 Майонез, кетчуп, соуслар. Майонезга канцерогенлы транс-майлар кушылган була, бу исә холестерин дәрәҗәсе артуына китерә. Бигрәк тә пластик савытлардагы майонез зарарлы, чөнки аңа кушылган аш серкәсе пластиктан алда әйтелгән канцероген бүленеп чыгуына китерә. Майонезда консервантлар да гадәттән тыш күп. Ә соусларның организмны акрынлап какшатуын күпләр белми. Шуңа күрә алар зыянлы ризык исәпләнәләр. Аларны даими куллану симертә, диабет китереп чыгара, йөрәк авыруларына сәбәпче була. Куркынычсыз кебек күренсә дә, аның яшерен шикәр “склады” икәнен онытмаска кирәк. Майонезны да, соусларны да артык күп тоз һәм шикәр кулланмыйча өйдә үзең әзерләргә кирәк.Андый мөмкинчелек булмаса, соуста шикәр иң аз микъдарда булганын алырга тырышыгыз.

 Бәрәңге чипсылары, сохарилар. Әзерләгән вакытта бик күп канцероген бүленеп чыгу сәбәпле, бу азыкларның яман шешкә китерүе мөмкин. Күп кыздырып әзерләгәндә  азыкта акриламид дигән куркыныч матдә барлыкка килә. Акриламид – яман шешнең төрле төрләрен китереп чыгаручы химик матдә.Фастфудларда /«Макдоналдс»ларда/ бәрәңге «бозылмый». Ник? Җавабы гади: анда бәрәңге химик консервант, реагент, антиоксидлаштыргыч матдәләр белән дыңгычлап тутырыла. Натрий глутаматы турында әйтеп тә торасы юк! Алар азыкта төрлечә – берни аңлатмаган «тәмкөчәйткеч»тән алып, сәер хәреф һәм сан белән бирелгән Е621гә тикле билгеләнергә мөмкин. Тикшеренүләр натрий глутаматының наркотикныкы сыман азык бәйлелеге китереп чыгаруын раслый.

Бүген дөньяда кешеләр елына уртача 200 мең тонна глутамат ашый. Алар тиз әзерләнә торган продуктларда – аш, токмач, гамбургер, колбаса, консервлар белән чипсыларда күп кулланыла. Аны куллану җитештерүчеләр өчен бик файдалы. Әгәр глутамат кушсак, исләнгән, яраксыз ит яки фарш та шулкадәр тәмле булып күренә ки, шуннан соң кеше әллә ниткән костыргыч нәрсәне дә бик яратып ашаячак. Шуңа күрә бәрәңге чипсыларын бөтенләй ашамаска кирәк. Әгәр инде бик ашыйсың килсә, вак итеп туралган бәрәңге телемнәрен зәйтүн маена салып, аз гына тоз өстәп, мичтә кыздырырга мөмкин. Өйдә үзегез әзерләгән чипсылар, тәме ягыннан, сезне акрынлап үтерә торган чипсылардан бер дә калышмыйлар.

Пакеттагы сутлар (соклар). Аларны табигый дип атау мөмкин түгел. Русиядә мондый сутларны Кытай чималыннан эшлиләр. Кап эчендә 50 проценты химия булса, калган яртысы консерваланган җимеш-җиләктән һәм эремчек суыннан тора. 

 Матур кәгазьле кәнфитләр, каклар һәм чупа-чупс. Бик күп шикәрдән, химик өстәмәләрдән, буяулардан гыйбарәт булганга, алар шулай ук зыянлы ризыкларга керә.

Зыянлы ризыкларга кипкән җимешләр дә керә. Диетологлар күкерт эретмәсендә һәм күкерт газы белән эшкәртелеп кипкән җимеш ашауны тыя. Хәзерге технологияләр буенча алма, груша, абрикослар нәкъ шушы юл белән эшкәртелә. Эшкәртелмәгән күрәгәләр куерак төстә була. Мондый җимешләрне сатып алганнан соң җылы суда берничә минут тотарга кирәк. 

Шулпалы кубиклар, әзер ашлар. Аларның төп составы – тоз һәм глутамат (тәм көчәйткеч). Иң зур хәвеф — аларның көчле канцероген булуы.

 Пакеттагы эремчекләр. Аларның составында кипкән сөт һәм үсемлек мае була. Күп очракта чын эремчек бөтенләй кушылмый.

 Зыянлы ризыкларның тагын берсе-тиз әзерләнә торган тукмач. Әгәр дә мондый ризык ашасагыз, аның тәмләткечләрен салмаска тырышыгыз. Салмалар чын табигый оннан әзерләнсә дә, соус һәм тәмләткечләре натрий глутаматыннан гына тора. Җитештерүче эре компанияләрнең азык-төлеген балаларга бирү дә куркыныч, чөнки күбесенең составында генетик яктан модификацияләнгән матдәләр бар. Мондый җитештерүчеләр арасында киң билгеле «Nestle», «Gerber», «Semper», «Ko-linska», «Friesland Nutrition» компанияләре да бар.

Каймак. Пластик савыттагы күп кенә «каймаклар» тик үсемлек майларыннан тора һәм «каймак продукты» дип йөртелә.

Зыянлы ризыклар турында йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: соңгы вакытта дөрес туклану турында күп сөйлиләр. Диета урынына кулланылышка экопродукт, «тере ризык», снек (җиңелчә ашап алу), изотоник (спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен эчемлек) сүзләре килеп керде. Соңгы 25 елда туклану рәвеше бөтенләй үзгәрде. Элек кибетләрдә моның кадәр төрлелек юк иде, булган продуктлар да сыйфатлы иде. Хәзер кеше рекламада макталган, ялтыравык капка салынган продуктка кызыга, шуңа алданып ала. Аңа бүген беренче чиратта тамагын туйдырырга кирәк. Сәламәтлек икенче планга кала. Кока-кола, майонез,конфет, кетчуп, печеньега китәсе акчагызны  ярмаларга,җиләк-җимешкә тотыгыз.

 Англия һәм Америка белгечләре кеше организмына иң зур зыян салучы һәм үлемне якынайтучы ризык – кызыл ит (сыер,дуңгыз,сарык,ат итләре) дип тапканнар. Бу зыянлы ризыкны даими куллану яман шеш авыруларын 12%ка арттыра икән.

Тагын бер файдалы киңәш

Фәрит Вафин.

Шәрехләү