fbpx
18.01.2012

Сөйкемсез сөякләр.


  Сокланам мин үзебезнең укытучыхалкына.Мәктәбен ябалар- сүгенми,сукранмый, шыпырт кына күрше авыл мәктәбенә йөреп укыта башлый.Дәресләрен укытып бетергәч,сайлау эше белән өйдән өйгә йөртәләр- тагын карышмый,төнлә булса да үзенә беркетелгән сайлаучыларга йөреп чыга.Электрон журнал тутырырга мәҗбүр итәләр-эндәшми,тешен кысып,тирләп-пешеп һәр дәрестә куйган билгесен бер тиенгә кирәге булмаса да ,ноутбугына төшереп утыра.Сүз дә юк,ноутбукларны Президент яхшы ният белән өләште.Ләкин чиновниклар чирүеннән торган  илдә һәр яхшы нәрсәнең бер начар ягы килеп чыга.Электрон журналга билге куеп баруны керткән түрәне бер атна гына үзен мәктәпкә китереп,шул ноутбук артында утыртып каратырга иде..Белер иде  укытучының үзенә кирәк булмаган никадәр эш башкарганын.И,саный китсәңме андый эшләрне, очына чыгарлык түгел.                                             Әле    күптән түгел   генә берничә кәгазь кирәк булып,кайбер   оешмаларга   кереп  чыгарга туры килгән иде.Миңа биргән бер бит кәгазь өчен һәрберсендә 200әр сум акча алып калдылар.Вәт,мин әйтәм,һәр язган бит өчен укытучыга да 200сум түли башласалар,күптән миллионерларга әйләнгән булыр иде укытучылар. Әле ярый түләмиләр.Түләсәләр,бөтен жулик,бөтен карак ,валлаһи дип әйтәм, мәктәпләргә кереп тулар иде.Ә укытучы зарланмый.Көн саен 4-5 дәресенең һәрберсенә берәр бит план төзи,менә үзе була биш бит,15ләп дәфтәр тикшерә,төрле-төрле отчетлар яза,түгәрәк үткәрә,ләкин зарланмый.Әле мин уку елы башында төзегән эш программаларына, кабинет,үзбелем,түгәрәк ,тәрбия эше планнарына тукталып тормыйм.Укытучы төзегән эш программаларының күбесе кайбер фән әһелләренең кандидатлык диссертациясен бәреп егарлык.Менә шушы эш атына әйләнгән кавемне  кемнәрдер, укытучының зарланудан башка эше юк ,дип әйтергә яраталар. Бу  зарлану түгел,бу булганны күрсәтү генә.Бушка эшләгән һәр эше өчен укытучы кемгәдер рәхмәт әйтергә тиеш түгелдер бит инде.Соклангыч кешеләр алар укытучылар.Мисалга үзебезнең мәктәпне генә китерәм..Безнең Яңа Кенәр сәламәтлекеләре чикләнгән балалар өчен ярдәмче(коррекцион) интернат-мәктәптә 46 укытучы һәм  тәрбияче эшли.Әле шушы юлларны язганда уйлап утырам,15 ел шушы мәктәптә эшләп,бер кеше белән сүзгә килгәнем,бер кешедән авыр сүз ишеткәнем юк икән.Бәхет түгелмени бу? Әле нинди балалар белән эшлибез диген.Үз мәктәпләреннән хәреф танымыйча килгән,авызын ачып бер җөмлә әйтә белмәгән балаларны хәреф танырга,укырга-язарга өйрәтәбез.Гаҗәп,өйрәнәләр! Сыйныфтагы ун баланың унысы ун төрле.Һәрберсенә үзенчә якын килергә кирәк.Кайчагында10-15әр минут дәресеңне башлый алмый торасың.Тиз ярсып китүчән балаларны тынычландырырга,елап килгәннәрен юатырга,соңга калганнарын тәртипкә өйрәтергә кирәк. Менә шулай эшлибез.Укытучылар үзара дус булмаса я эш күп дип эшенә салкын караса,бала белән бергә үзе дә ярсып-кызып китсә, бу балалар белән эшләп булыр идеме?Юк,булмас иде.Әле укытып кына калсаң бер хәл. Укыту өстенә күп төрле яр-

ышларда,конкурсларда еш катнашырга туры килә. Үз мәктәпләрендә иң арткы партада посып утырган балалар безгә килеп укый башлагач, конкурсларда урын алырлык итеп җырлыйлар,дер селкетеп бииләр,чатнатып шигырь  сөйлиләр.Шушы урында балалары гадәти мәктәпләрдә укый алмаган әти-әниләр колагына да шыпырт кына бер сүз әйтәсе килә.Дәүләт сезнең өчен менә дигән шартлар тудырган икән файдаланып калырга кирәк.Безгә,коррекцион мәктәпкә килгәч,бала үз ишләре арасына эләгә.Уңай психологик климат,коррекцион укыту методикасы нигезендә белем алу балага үз мөмкинчелекләрен ачарга ярдәм итә.Өстәвенә һөнәргә ия булып чыгып китә.Чөнки мәктәпнең төп максаты-балаларны мөстәкыль тормышка әзерләү һәм аларга хезмәт күнекмәләре бирү.Тугызынчы сыйныфны бетергәндә укучылар кулларына штукатур-маляр һөнәрен үзләштерүләре турында таныклык алалар.Димәк,хезмәтебез бушка китми.

Сокланырлык эшләр күп саный китсәң,ләкин моны ,белеп торам, мактану дип кабул итәчәкләр.Язсаң бездәге  укытучы-тәрбиячеләрнең һәрберсе турында аер-

ым мәкалә язарлык.Исән булсак,аларын да язарбыз, иншәллаһ.Хәзергә язма башындагы фикергә кире кайтып,тагын бер мәсьәләгә тукталып алыйк.Анысы аттестация узу галәмәтләре.Бер генә һөнәр иясен дә эшендә укытучыларны тикшергән шикелле тикшереп җәфаламыйлар.Укытучы хөкүмәтнең иң ышанычсыз кешеседер ахыры дип уйлый башладым мин соңгы елларда. Шулай булмаса, укытучыны космонавт хәзерләгән шикелле сынауларга дучар итмәсләр иде.Хәтта гомерләре буе мәктәптә эшләп,берничә елдан пенсиягә китәсе укытучыларны да шушы сират күпереннән үткәрәләр,мәктәп баласына тиңләп ЕГЭ үтәргә мәҗбүр итәләр,ни өчен? Имеш,һөнәри осталыгын тикшерү өчен дип әйткән булалар.30елдан артык үз фәнен укыткан,инде ничә укучысы үзе укытучы һөнәрен сайлаган чал чәчле мөгаллим ничек кабул итә бу сынауны? Билгеле,рәнҗү,түбәнсетү хисе белән.ЕГЭ булдымы осталыкны сынау!?

ЕГЭ –бөтен нигезе,асылы белән  җинаятькә ,акча суыруга корылган һәм кешене,дөресрәге балаларны , аларның әти-әниләрен куркыту өчен уйлап чыгарылган алдау машинасы бит ул.Шушыны белеп,аңлап шушы системада эшләгән укытучының түземлелегенә ,ныклыгына сокланырлык түгелме? Үзеңне түбәнлеккә төшереп укучы өчен ЕГЭ биреп утыруга корылган җәмгыятьтә Кеше булып калган укытучыга сокланырлык.

Укытучыны төрле яклап сыныйлар, икътисади яктан да ныклыгын чеметкәләп карыйлар..Иң авыр сугыш елларында да хөкүмәт укытучыны ташламаган,ягарына утынын китереп биргән,он-шикәр белән ярдәм итеп торган.Укытучыларга гасырлар буе бирелеп килгән коммуналь түләүләрне үткән уку елыннан бетереп ташладылар.Дөресрәге, мыскыллауга калдырдылар.Кемгә 20,кемгә30сум түлиләр бүгенге көндә.Коммуналь түләүләргә укытучының3-4 мең акчасы китсә,бу түләүнең файдасы күпме булуын иренмәгән кеше үзе исәпләп чыгарсын.Менә шундый тиеннәргә дә куана-куана эшкә йөгергән,олимпиадаларга укучысын әзерләп җиңүгә ирешкән,үзе армый-талмый төрле конкурсларда,ярышларда катнашкан һәм моның өчен кайчагында рәхмәт сүзен дә ишетмәгән укытучыга ничек сокланмыйсың?..

Шушы язмам ны төгәлләп утырганда сайтымда бер язма пәйдә булды.Бер укытучы

яза.”Башка елларны мәктәптә өйдәге һәр балага берәр бүләк бирәләр иде.Быел бигрәк мыскыл иттеләр.Ике балага да ,тугыз балага да бер бүләк тоттырдылар.Без ни өчен ул профсоюзга 100 сумнан артык акча түләп торабыз икән? ди.Нәрсә дип җавап бирим инде.Бу турыда үземнең “Бишенче көпчәк”дигән мәкаләм басылып чыккан иде,укып карагыз әле,бәлки җавабын табарсыз, дидем. Мин үзем дә шул система корбаны бит.Бишенче көпчәктән нинди ярдәм көтеп булсын.Инде күптән хезмәт кешесен яклаудан читләшеп, хуҗаларны яклау юлына баскан “продсоюз”дан

нәрсә дә булса көтү,өмет итү мәгънәсезлектер,мөгаен.

Монда язылганнарны укып чыккач,кайбер акыллыбашлар,ә нишләп укытучы булып эшлисез соң алайса,дигән сорау куячак.Сорау дөрес,ә җавабы ? Кайсы һөнәр иясе бүген курыкмыйча үз сүзен әйтә ала,хокукларын даулап үзенә тиешлесен таләп итә,системага каршы чыга ала.Президентлар сөйләгән демократия телевизор экраныннан ерак китәме соң,килеп җиттеме ул сезгә,сизәсезме ?Шул-шул,шулай булгач ,җавап һәркемнең үзендә.

Укытучы нинди генә булмасын,яшьме ул,картмы;исемлеме,исемсезме;гади  укытучымы,категориялеме;дәрәҗәлеме,дәрәҗәсезме-барыбер аларның һәрберсе

бала өчен Укытучы.Иң әһәмиятлесе-бала үз укытучысына соклансын.Иң зур бәхет,еллар үткәч берәр укучыңның :”Абый,нихәлләр.Рәхмәт безне укытып,кеше иткәнегез өчен”,-дигән сүзләрен ишетү. Шул гади генә берничә җөмлә укытучыны сөендерә,күкләргә күтәрә.Һәрвакыт сокландыргыч булыйк, хөрмәтле коллегалар! Барыгызны да Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйм.Бәхетле булыгыз,һәрвакыт шат булып калыгыз.Елмаеп яшик,дуслар.

 

Шушы темага караган башка язмалар белән vafin.ucoz.ru сайтында таныша аласыз.Иренмичә фикерләрегезне,тәкъдимнәрегезне язып калдырсагыз тагын да рәхмәтле булырбыз.

 

Фәрит Вафин.

Шәрехләү