fbpx
01.07.2019

Әни – тәүге сүзебез. Әниләр көненә багышланган бәйрәм.


Әни

Әгерҗе районы Салагыш урта гомумбелем  мәктәбе укытучылары Гафурова Диләрә Мирхафизан кызы, Нуриева Флюра Бәдри кызы. Башлангыч сыйныф укучылары белән үткәрү өчен Әниләр көненә багышланган бәйрәм. Әни-тәүге сүзебез. Сайтка яңартып куелды.

Максат: укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату,  хисләре булдыру,  кадерле кеше булуларын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы элемтәне ныгыту, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү.

Кичәнең барышы.

Кичә якташыбыз Рәмзия Җиһангәрәева язган шигырь юллары белән башланып китә

(Азалия   )                   Ана хакы

Җир йөзендә һичбер дәрәҗә юк

Ана исеменә торырлык.

“Балам, дип өзгәләнеп баскан

Һәр эзенә башың орырлык.

Бала утта янса -үзе яна,

Суга төшсә-ана чылана.

Тән авыртуына түзеп була

Җан авыртуына юк дәва.

Канат куйган Һәрбер баласын ул

Хәерле юл теләп озата.

Башкаенда уйлар өермәсе,

Киткән тарафларга күз ата.

“Өс -башылары бөтен, җылы микән,

Ризыклары хәләл, тулы микән,

Урын-җире йомшак, коры микән,

Йөргән юлы имин, туры микән…”

Җилләрдән дә  җитез ана уе,

Күңел кошы бигрәк йөгерек.

Үз хәсрәтен , уен читкә куеп,

Балаларын уйлый иң элек

Учларыңда тәбә куырсаң да,

Ана хакын түли алмассың.

Җылы бер сүз кирәк аналарга,

Ихлас сөю, назлы карашың.

Иң изге сүз табыйк аналарга,

Дәваларга йөрәк ярасын.

Еллар узып, гомер үтеп киткәч,

Үкенечкә берүк калмасын.

1 нче укучы:   Россиядә 1998 нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе. Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә әниләргә багышлана.

“Әни турында җыр”В.Хәйруллина сүләре, А.Мөхәммәтдинова көе

Иделия  Шигырь “Әни!” — беренче сүзем.

 Иртән уянгач йокымнан
“Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.
Әнием куллары тигән
Ашны ашау күңелле.
Әни кебек аңламыйдыр
Бүтән кеше күңелне.
Бәхетле булсын, балам, дип
Әни бик нык тырыша.
Үпкәләмим, кайчагында
Әз-мәз генә орышса.
Әнием, тик син булганга
Бәхетле көлүләрем.
Кояшлы якты дөньяда
Очынып йөрүләрем.
Гади дә син һәм гадел дә
Син — тормыш гүзәллеге.
Йомшак булсаң да, үзеңдә
Әтиләр түземлеге.
Иртән уянгач йокымнан
Әни!” — беренче сүзем.
Күзләрем күреп куана
Әнинең нурлы йөзен.                                       ( Люция Аблеева)

2 нче укучы:Тиккә генә халык әйтми, кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле. Чыннан да дөньяда һәр баланың да әти-әни канаты астында назланып, иркәләнеп үсәсе килә. Ә газиз баланы кирәк чакта иркәләгән. Вакытында шелтәләгән, еласаң юаткан, безнең өчен төн йокыларын калдырган, өйләрне –ямьле, ашларны тәмле иткән Әни бит ул! Аннан да изгерәк кем бар тагын?!

Татар халкының «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштерү

Әни   (Наилә) башкаруында «Бишек җыры».( Г. Тукай шигыре, Татар халык көе).

Әни   (Наилә) Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дип көне-төне эшләдем.

Уяндыгызмы, балакайларым, Әйдәгез әле, битләрегезне юып килик. Аннан мәм-мәм ашарбыз.(Курчакларны алып кереп китә.)

 Айлар, еллар узды.Теләкләрем кабул булды.

Кызларым бик сылу, бик уңган, чибәр булып үсеп җиттеләр. Бер-бер артлы кияүгә дә киттеләр…..

(Өч кыз башкраруында бию)

Бер ел үтте, ике ел үтте, өч ел үтте. Кызларым хәлемне белергә кайта алмады. Шулай балаларымны көтеп сәламәтлегем дә какшады. Авырып торам. Хәлем көннән көн авырая. (Әни чыга һәм караватка ята, ыңгыраша.)

Тиен җыры.Алмаз

Ашыкмыйча һәрбер таңда

Чикләвек ватам оямда.

Чарт – чорт, чарт – чорт

Шатланамын да уйныймын

Күңелсез булса җырлыймын

Лә – лә – лә, лә –лә – лә.

Күз генә миңа өлгерә

Ябалдаш буйлап йөгерәм.

Трәм – трәм – трәм.

Ап – ак кар булып киенәм,

Яшел нараттан җилдерәм.

Рәм – рәм – рәм.инем киемем ак булганга миңа Акбикә дип исем куштылар.Уйнап йөреп, онытып та җибәргәнмен, дустымның хәлен белеп чыгыйм әле. (Ишек шакый.) Тук – тук – тук. (Берәү дә дәшми.) Кая соң бу әбекәй? Ишегалдында да күренми. (Әби янына килә.)

Әби.Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас дигән идем. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем. Мин бик нык авырып киттем шул. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.

Тиен. Ярар, ярар, дускаем,

Җилдән җитез булырмын.

Хәзер барып әйтермен.

Иң элек олы кыз яши торган йортка  барыйм (Тиен чыгып йөгерә.)

 (Олы кыз бии – бии ләгәннәр чистарта.)

 Тиен. Тук – тук – тук.

Олы кыз. Кем бар анда? (Тәрәзәдән карый.)

Тиен. Бу мин – Акбикә. Әниең бик нык авырый, сине чакыра.

 Олы кыз. Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәремне чистартып бетерәсем бар шул.

 Тиен. Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәкмени? Алайса син шушы ләгәннәреңнән мәңге аерылма!

Алып баручы. Тиен шулай дип әйтүгә, кыз гөберле бакага әверелгән. (Аргасына ләгәнен каплап бака булып чыгып китә )

ТиенУртанчы кыз яшәгән йортка юл тотарга кирәк.

 (Уртанчы кыз җырлый – җырлый челтәр бәйли.) «Сөлге чигәм».( Х. Җәләлов шигыре, Ф.Әхмәтов көе).

Сөлге чигәм асыл җепләр белән

, Йөрәк хисен салып бу җырга

. Насыйп булса иде бу бүләгем

Мәйданнарда җиңгән батырга.

 Тиен. Тук – тук – тук.

Уртанчы кыз. Кем бар анда?

 Тиен. Бу мин, әниеңнең дусты – тиенкәй. Сиңа хәбәр алып килдем. Әниең бик авырый, сине чакыра. Барсана, хәлен белеп кайтсана.

Уртанчы кыз. Һай, бик барыр идем дә, ярминкәгә челтәр бәйләп өлгертәсем бар шул.

Тиен. Шулаймыни, сине карап үстергән әниеңнән шул кадерлерәкмени? Игелексез бала икәнсең. Әнисенең кадерен белмәгән үзе дә рәхәт көн күрмәс. Алайса, син шул челтәреңнән беркайчан да аерылма (уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә)

Тиен.Кече кыз ничек кабул итәр икән. (Тәрәз шакый)

 (Кече кыз җырлый – җырлый камыр баса.) «Кулъяулыклар чигәм».( Мәдинә Ярмиева шигыре һәм көе).

Тиен. Тук – тук – тук.

Кече кыз (йөгереп чыга). Тиенкәем, син икәнсең. Исәнме, җаным, әйдә түрдән уз. Сагынып беттем үзеңне. Нигә син бик күңелсез әле? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы? Авырып киттеме әллә?

Тиен. Әйе шул. Әниегезнең сәламәтлеге какшап тора.

 Кече кыз. Әйдә ашыгыйк, тиенкәй, тизрәк барып җитик.

Тиен. И сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар. (Әниәре янына барып җитәләр.)

Кече кыз (әнисен кочаклап). Исәнме, әнием. Авырып киттеңмени? Хәзер апалар да килеп җитәр

 Әни. Рәхмәт, балакаем. Акбикә, олы кызларым ник күренмиләр? Син аларны чакырмадыңмы әллә?

 Тиен. Чакырдым, әбекәй. Тик алар ана кадерен белмиләр. Аларга дөнья мәшәкате синнән кадерлерәк икән. Мин аларны үрмәкүч белән бакага әйләндердем.

Әни. Һа-ай, алай итәсең калмаган, тиенкәй! Менә кулда ун бармак, кайсын тешләсәң дә авырта. Балалар да шулай газиз, якын, кадерле. Аларның берсен дә рәнҗетәсе килми.

 Бака-кыз. Әни, әнием, зинһар өчен гафу ит.

Әни. Исәнме, балакаем. Менә бит үз гаебен аңлаган. Гафу итәм, балам, гафу итәм. Ана йөрәге барысын да кичерә ала ул.

(Бака кире кызга әйләнгән һәм әнисен кочаклап алган).

Кыз.Әнием, бәгърем. Кичер мине. Мин беркайчан да сиңа каты бәгырьле булмам, Һәрчак сиңа булышырмын, кадерләп кенә торырмын.

Үрмәкүч-кыз. Әнием, кадерлем, зинһар өчен гафу ит.

Әни. Менә бит монысы да үз гаебен аңлаган. Гафу итәм, балакаем, гафу итәм. (Үрмәкүч тә кире кызга әйләнә һәм әнисен кочаклап алга).

Әни. Кинәт кенә хәлем яхшырды. Авыруым сезне сагынудан булган икән. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балакайларым. Бәхетле, тәүфыйклы булыгыз.

(Әниләрен уртага алып кызлар “Иң якын кешем” җырын башкаралар)

1 нче укучы: Кадерле әниләр, килгән кунаклар! Сезнең һәммәгезне дә Әниләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә тормышыгызда зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар, ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек булып, сез аның кояшы булып яшәвегезне телибез.

2 нче укучы : Сөекле әниләр! Бүгенге “ Әни -тәүге сүзем” дип исемләнгән кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз. Котлау өчен сүзне Җирле үзидарә Советы рәисе Мухамадиев Мансур Мәсгут  улына бирәбез.

1 нче укучы: Әниләр көне котлы булсын!

2 нче укучы: Бәйрәмебез гөрләп торсын

     Алмаз                              Фәнис Яруллин   “Иң иртә”

Иң-иң иртә кем тора?

Иң иртә әнкәй тора.

Без торганчы өстәлдә

Коймак белән чәй тора.

Иң-иң соңлап кем ята?

Иң соңлап әнкәй ята.

Үз йокысын биреп ул

Безне күбрәк йоклата.

Әмир    Көнгә ничә тапкыр «әни» дибез

  Рәхәт тә соң «әни» диюләр.

  Шигырьләр һәм җырлар бүләк иттек

  Бүләк итик матур биюләр.

( Күмәк татар биюе).

Әни    (Н.Дәүли)

Иделия Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт-рәхәт.Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Нигә? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе ташлары кебек ялтырап китте. Нигә? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын, армас-талмас хезмәтчесен котлады.  Әни. Нинди зур сүз бу!

Наилә  Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!

Хәлим Әни! Безнең барыбызның да теле әнә шундый ягымлы сүз белән әннә дип ачылган. Әле бишектә яткан чакта ук әниебезнең якты, нурлы йөзен күреп елмайганбыз, әниебезнең бишек җырын тыңлый-тыңлый татлы йокыга киткәнбез. Аның йомшак кулларына тотынып тәпи йөрергә өйрәнгәнбез. Кеше үз гомерендә шушы изге, кадерле сүзне ничәмә-ничә тапкыр гына кабатлый икән?! Әйткән саен ул сүз яңадан – яңа мәгънә алып килә.

М. Алмаз             .Сәбәбе нидә икән            (Мөҗәһит)

Чәйне мин үзем генә дә

Пешереп эчә беләм.

Тик нигәдер чәй икенче,

Тәмлерәк әни белән.

Җәен җиләккә барганда,

Әни булса яныңда,

Рәхәтлекнең чиге булмый

Тәбигать кочагында.

Әни урынны җәйдеме,

Керә тәмле төш кенә.

Шушы кызыклы хәлләрнең

Кем серенә төшенә?

Җыр “Рәхмәт әнием” (Н.Сөләймәнов көе, Р..Хасанов сүзләре)

Алинә                                                   Әни                   Фәнис Яруллин

Иң матур юллар-син йөргән юллар.

Иң тәмле сулар –син биргән сулар.

Иң йомшак куллар  син – сөйгән куллар

Иң якты моңнар – син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр – син баскан эзләр.

Иң моңлы күзләр – син баккан күзләр.

Иң тугры сүзләр – син өйткән сүзләр.

Иң сабыр йөрәк – синең йөрәгең.

Иң талмас беләк – синең беләгең.

Иң изге теләк – синең теләгең.

Иң бөгелгән бил – ул синең билең.

Гөл сибелгән тел – ул синең телең.

Үч тотмас күңел – синең күңелең, ӘНИ!!!

(Бию түгәрәгенә йөрүче укучылар башкаруында бию).

  1 нче укучы: Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

Алмаз  Әбием гел балкып тора

Күктәге йолдыз кебек.

Мин дә тырышам булырга

Газиз әбием кебек!

Иренә белми әбием,

Көн буе эшләр карый.

Күңелемне юатырга

Син бар бит әле ярый

Өйрәтәсең һәр нәрсәгә

Зур сабырлыклар белән.

Рәхмәт әйтеп тәбриклим.

Әбием бәйрәм белән!

Ә хәзерге җырыбыз, хөрмәтле әбиләребез, Сезгә багышлана.

(Алмаз, Азамат, Әлмир башкаруында Айдар Минһаҗев сүзләре, Рөстәм Сәрваров музыкасы “Чәй эчәбез бергәләп”җыры)

Нурия                                        Әнием куаныр            (Зөлфия Ханнанова)

Өй эшләре бигрәк тә күп,

Һич кенә юк буш чагым.

Чү! Кычкырып сөйләшмәгез,

Йоклаганда курчагым.

Ә мин кибеткә барырмын,

Идәнне дә юармын.

Әниемнең кайтуына

Чәй кайнатып куярмын.

Йорт эшләрен бетерүгә,

Курчагым да уяныр.

“Минем кызым уңган”,- диеп

Әнием дә куаныр.

Альмир Кадерле әниләрне

Яратабыз, тыңлыйбыз.

Исәнлек һәм саулык теләп

Бәйрәм белән котлыйбыз.

( Айдар Минһаҗев сүзләре,Әлфия Һадиева музыкасы « Рәхмәт әнием»җыры)

Хәлим   Бу биюне багышлыйбыз

Кадерле әниләргә.

Әниләрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

(Малайлар  бию башкара)

Эльмир  Чын күңелдән котлыйбыз

Бәйрәм белән без сезне.

Шатлык нуры балкытсын

Ягымлы йөзегезне.

1 нче укучы: Кадерле әниләр, апалар, килгән кунаклар, газиз,сөйкемле, сөекле әниләребезгә багышланган кичәбез ахырына якынлашты. Сөекле әниләребез, бүген сезне аз гына булса да дөнья мәшәкатьләреннән ял иттерә алган булсак, без бик сөенер идек.Әниләребезгә карата кадер – хөрмәт, ярата, олылау хисләрен, әдәплелек, әхлаклылык сыйфатларын беркайчан онытмыйк!

2 нче укучы: Ана һәм бала! Алар бербөтен, аерылгысыз. Кадерле әниләр! бер – беребезне бер сүздән, бер караштан аңлап, бәхет- сәгадәттә яшәргә язсын.

( « Әниемнең кочагы» җыры башкарыла. Укучылар әниләргә бүләкләр тапшыралар).      

Шәрехләү