fbpx
25.08.2018

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сенсомоторик күнекмәләрен формалаштырганда үстерелешле келәмнең практик әһәмияте


Шәфигуллина Гүзәл
Әтнә районы Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячесе Шафигуллина Зилә Рафис кызы.
Нәрсә соң ул моторика? Моторика (латин сүзе) – хәрәкәт дигәнне аңлата. Эре моторика һәм вак моторика төрләре була. Сенсомоторика – тою, сизү һәм хәрәкәт дигәнне аңлата. Йөгерү, үрмәләү, йөрү, сикерү, бөгелү һ.б. – барсы да эре моторикага карый. Иң беренче бала эре моториканы үзләштерә, ә анан соң аңа, үсә – үсә, вак моторика күнекмләре өстәлә. Вак моторика –  ул вак предметлар белән хәрәкәт итә алу сәләте һәм алар белән төгәл эш итә белү. Мәсьәлән, төймәне сәдәфли, чишә алу, төеннәр бәйли белү, музыкаль уен коралларында уйнау, рәсем ясау, кисү. Ни өчен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга вак моториканы үстерү мөһим? Балаланың сөйләме һәм аның сенсор тәҗрибәсе нык бәйле булуы инде күптән расланган. Әгәр балаланың бармак хәрәкәтләре яшь үзенчәлекләренә туры килә икән, димәк сөйләм үсеше дә тиешле нормаларга туры килә. Әгәр бармак хәрәкәтләре артта калса, гомуми моторика нормада булуга карамастан, баланың сөйләм теле тоткарлана. Сөйләм, бармак чукларының (бармакларның) тоемлау импульслары йогынтысында үсә дигән нәтиҗәгә килеп була. Вак моторика сөйләм үсешенә генә бәйләнмәгән, ул шулай ук баланың аңы, игътибары үсүгә, хәрәкәтләрне көйли, әйләнә-тирә мохиткә ориентлаша белүгә, күзәтүчәнлегенә, күрү хәтеренә дә бәйле. Гадәттә, вак мотрикасы югары дәрәҗәдә үскән бала логик фикерли белә, аның хәтере, фикерләү сәләте, игътибарлылыгы, бәйләнешле сөйләме бик яхшы дәрәҗәдә үскән була. Укырга һәм күчереп алырга

Шәрехләү