fbpx
11.10.2019

Авыл бетә. Ил нишләр?..


Авыл бетә. Ил нишләр?..

Авыл бетә

Күңелсез саннар

         Якындагы 7-8 елда авылларда хастаханәләр тулысынча бетәчәк, ә 15-17 елдан мәктәпләр һәм сырхауханәләр калмаячак. Шуның нәтиҗәсендә, авыл халкы акрынлап шәһәрләргә китәчәк, авыллар акрынлап бетә барачак. Халыкның рухын, телен, гореф-гадәтләрен саклаган авыллар бөтенләй юкка чыгу алдында тора. Болар – фантастик китап битләрендәге сүзләр, саннар түгел, болар һәм алда күрсәтеләчәк саннар – барысы да абруйлы  Росстат саннары.

2018 ел башына Россия авылларында илдәге бөтен халыкның 19,1%ы яши иде. 2002 елдан 2010 елга кадәр (соңгы ике халык санын алу еллары) кешесез калган авыллар саны 6 меңгә җитте. Бүген илдә 150 мең авыл исәпләнә. Авыл бетә. Аларның яртысында 100дән кимрәк кеше яши. 17 мең авылда кешеләр даими яшәми. РФ авылда халык тыгызлыгы – 2 кеше/кв.км. Краснодар өлкәсе белән Төньяк Кавказда гына халыкның яртысына якыны авылларда яши.

Соңгы вакытларга кадәр урыс авыллары гына күпләп юкка чыга иде. Татарстанда 1930-2016нчы еллар эчендә 1200 авыл юкка чыккан. Шуларның 70%ы урысныкы булса, 20%ы татар авылы иде. Хәзер исә татар авылларының  юкка чыгу тизлеге арта бара.

Бүген үзебезнең Татарстан авылларында республикадагы халыкның 24%ы гына яши. Бу – 900 мең кешедән бераз гына күбрәк дигән сүз. Соңгы 5 ел эчендә республика авылларыннан 50 меңнән күбрәк кеше шәһәрләргә күченеп киткән. Узган ел авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча диплом алган егет һәм кызларның 18%ы гына авыл хуҗалыгы оешмаларына эшкә кергән.

авыл бетә
Русиянең һәм Татарстанның атказанган архитекторы Вячеслав Нилов җәй башында (2019) Дәүләт Советы утырышында белдергәнчә, бүген Татарстанда 3113 авыл бар. Республикада 406 авылда – 11-50, ә 252 авылда 1-10 кеше генә яши. Димәк, бу 658 авылның да яшәвенә инде нокта куелган.Бу авыллар бетә дигән сүз.

Ни өчен авыллар юкка чыга?

авыл бетәАвылларның бетүе – Россиядәге иң кискен икътисадый-сәяси проблемаларның берсе. Соңгы егерме елда илдә 30 мең авыл юкка чыккан. Бүгенге көннәрдә бу сан коточкыч тизлектә үсә бара. Кешесез авыллар саны  барлык авылларның 20%ын тәшкил итә. Авыл үзе бар, йортлары да тора, әмма анда яшәүчеләр йә инде үлеп беткән, йә шәһәргә күченеп киткәннәр. Арча районында менә шушы авыллар бөтенләй юкка чыкканнар: Алмалы, Зирекле, Кече Өчиле, Кече Әтнә (Остыял), Кечкенә Кенәр, Күлбаш, Кызыл Сарай, Орнаш (Әрнәш), Сталин, Тыңламас, Ямаш, Яңа авыл, Яңа Әтнә, Яңа Мәнгәр, Яңа Тормыш (“Татарстан республикасының югалган авыллары” сайтыннан алынды. https://goo-gl.ru/5KXI ). Әле минем үсмер чагымда бу авылларның күбесендә тормыш кайный иде. Бер кеше гомерендә дистәдән артык авылның яшәүдән туктавы коточкыч фаҗига. 2010 елдан 2016 елга кадәр Татарстанда тагын 36 авыл исемлектән сызылган… Авыл бетә.

                Мин үзем яшәгән Яңа Кенәр авылы райондагы иң зур һәм төзек авылларның берсе. Ике мәктәп, Мәдәният йорты, ике китапханә, Укучылар сарае, дистәләгән кибет, әлегә ябылып бетмәгән хастаханә, почта, саклык банкы һ.б. бар. Әмма соңгы 7-8 елда безнең сулъяктагы янәшә ике йорт һәм тагын каршыдагы ике йорт хуҗалары вафат булу сәбәпле, бушап калдылар. Мәктәпкә бару юлында машинам тәрәзәсеннән тагын дистәләгән бушап калган җимерек йортлар, үзләре генә торып калган ялгыз капкалар күренеп кала. Бу күренеш күңелне тырный, шомландыра… Бетү ягына баруыбызга ышанасы килми.

Һәр милләтнең үз яшәү рәвеше бар. Татарныкы шуның белән үзенчәлекле – ул авыл милләте. Шуңа күрә авылларның бетә баруы безнең өчен милләт үлеме белән бер. Хәзер татарларның 24 проценты авылларда яши. Аның да күбесе пенсионерлар. Тагын 15 елдан авылда 5-7 процент кеше калачак. Халык авыл тормышыннан, җирдән бизде.

         Авылларның юкка чыгу сәбәпләре бүген берәүгә дә сер түгел. Төп сәбәп: авылда эш булмау; юньле хезмәт хакы булмау. Шуңа күрә яшьләр авылда калмыйлар. Шуңа да авыл бетә. Бүгенге яшьләр без үскән 70-80 еллардагы совет авылы яшьләреннән бик күпкә аерыла. Алар өчен беренче урында акча тора. Ә хезмәт хакларының авылда түбән булуын җитәкчелек үзе дә яшерми, дөресрәге инде яшереп тора алмый. Марат Әхмәтов әле министр булып торган заманда (үткән кыш) авылда уртача хезмәт хакының 22,8 мең булуын һәм авылда хезмәтнең тиешенчә бәяләнмәвен әйткән иде. Аена 19 мең түләп , бер хезмәткәрне дә тотып тора алмыйсың, дигән иде ул.

Валлаһи, кызганыч кешеләр бу түрәләр. Кайчан да булса чын дөресен белерләр микән алар, әллә икенче урынга күчеп утырганчы шул үзләре сөйләгән ялганга үзләре ышанып йөрерләр микән? Ә инде Әхмәтовның киләсе ике елда авылда хезмәт хакын 33 меңгә җиткерергә кирәк диюе бөтенләй көлке сүзләр булып яңгырады. Әйткәнемчә, бүгенге яшьләр хәзерге вакытта авылда эшләүчеләргә бирелгән хәерчеләр акчасына риза булып тормыйлар да, эшләмиләр дә. Хезмәт хакының кешечә яшәрлек бирелмәве авылларның кешесез калуында төп сәбәп булып тора да инде. Менә шуңа күрә авыл бетә.

Моны туктатырга мөмкинме? Мөмкин һәм туктатырга кирәк, әмма илдә аны хәл итәрлек аграр политика юк. Ә Путинның авылда кеше льготалы пенсия (1300гә артыграк) алыр өчен авыл хуҗалыгында 30 ел эшләргә тиеш дигән сүзләре утка май сибү генә булды. Әгәр шәһәргә балалары янына яшәргә китсә – ул акча бирелми.  Авылда кеше 30 ел стажны ничек җыярга мөмкин?  Гомере буе шул 7-10 меңгә ат шикелле эшләп, буразна арасында аяк сузарга мөмкин ул. Пенсия яшенең артуы шулай ук авылдан биздерүче бер сәбәп булды. Әле 55-60 ка җиткәч, пенсия акчасына яшәячәкбез дип өметләнеп эшләделәр. Хәзер ул өмет тә бетте. Шушы сәбәпләр якындагы ун елда татар авылларының тагын 25%ка кимүенә китерәчәк.

Күпме генә тырышып карасак та, офык артында якты кояш күренми. Авылда социаль инфраструктура елдан-ел начарлана, деградацияләнә. (мәктәпләр ябыла, хастаханәләр бөтенләй калмый, балалар бакчалары юк һ.б.). Яшәү шартлары шәһәр белән чагыштырганда бик түбән ( пычрак урамнар, юлсызлык; канализация, су булмау). Мәдәният учаклары юк йәки булганнарыны да тиешенчә эшләмәми.

Таланган авыллар

Авыл бүген берәүгә дә кирәк түгел. Башта аны күпме талый алсалар, шул кадәр таладылар. авыл бетәҺәр кешенең күз алдында көпә-көндез миллион сумлык байлыклары, җирләре булган колхоз-совхозларны кара җиргә калдырдылар. Инвестор дигән шомагурлар бер-бер артлы килеп, авылны тәмам бөлдерделәр: фермаларны, гаражларны, ындыр табакларын, мастерскойларны җир белән тигезләделәр. Хәтта шәхси хуҗалыкларда тәртипле барган тормыш түбән тәгәрәде. Бүген күп авылларда көтү чыкмый. Туксанынчы еллар башында безнең авылда, мәсәлән,  өч көтү чыга иде. Һәм аларның һәркайсында 70-80ләп сыер йөрде. Хәзерге көндә – авылда көтү юк!

Һәркемнең 15-20 сутый бәрәңге бакчасы бар иде. Хәзер – 3-5 сутый бәрәңге утырталар, калган җирдә печән үсә. Гаиләдә ике-өч буынның бергә яшәве күзәтелә иде. Ул да какшады. Шулай да урыс авыллары белән чагыштырганда безнең авыллар әлегә күпкә төзек, мал-туар, кош-корт асрыйлар, җиләк-җимеш үстерәләр. Фермер хуҗалыгы оештырып, гаилә фермасы төзеп яки авылда үзеңә башка төрле эш булдырып яшәүчеләр саны да арта. Андыйлар да авылның бер өлеше генә шул. Өстән фәрман биреп кенә авылның һәр кешесен эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә мәҗбүр итеп булмый.

авыл бетә
Әмма болар хөкүмәт сәясәте белән булдырылган уңышлар түгел. Болар татар халкының элек-электән килгән тырышлыгы, уңганлыгы, булганлыгы белән сакланып калган әйберләр. Тиздән татар авылларын да урыс авыллары язмышы көтмәс дип берәү дә ышандыра алмый. Чөнки хөкүмәт тарафыннан авылларны саклап калу планы һәм стратегиясе эшләнмәгән.

Булганнары да ташка үлчим. ”Күп балалы гаиләләргә бушлай җир бирәбез” дигәне буенча авылда күпме генә кеше җир алды икән? Аларга бит авылдан читтә, җыен чүп баскан йәки сазлыклы җирләр тәкъдим ителде. Ә шул вакытта Татарстанда 38 мең гектар җир буш ята. Әмма җирне үзебездә түгел, нигәдер читтә, Ерак Көнчыгыштан алырга телиләр.1,7 мең татарстанлы җир сорап, гариза язган инде. Бу бит безнең авылларны саклау түгел, киресенчә, татар авылларын бетерү программасы. Һәрвакыт шулай. Башта бер селтәнү белән бетереп ташлыйлар, аннан шуны торгызган булып маташалар.

Программалар чынга ашмый

Россия Президенты Владимир Путин, Федераль Җыенга Юллама белән мөрәҗәгать иткәндә, укытучылар мәсьәләсенә дә тукталды. “Махсус программа буенча авылларга һәм кечкенә шәһәрләргә күчеп килүче мөгаллимнәргә бер тапкыр 1 миллион сум акча биреләчәк. Бу тәҗрибәле педагогларны да авылга  җәлеп итәргә булышачак”, – дип белдерде ил башлыгы. Шулай итеп, авылга күченергә риза булучыларга бер миллион сум бирергә җыеналар. Акча белән генә саланы яраттырып булырмы? Мәктәпләр ябылып беткәч, кайтучысы табылырмы? Гомумән, кирәкме бу безгә? Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, быелгы уку елы башында укытучылар белән тәэмин итү 99 процентны тәшкил иткән. Авыл җирендә бу сан – 98,4 процент. Авыл мәктәпләрен әкренләп ябып бетерә баралар. Унбер еллыкны тугызга калдырдылар, башлангычларны ыгы-зыгы китереп, кушып бетерделәр. Авылга нәрсәгә укытучы җибәрергә? Бу – бөтенләй кирәк булмаган программа.

авыл бетәДәүләт күләмендә кабул ителгән башка программалар белән дә әллә ни ерак китә алмадык. Төп сәбәп – дәүләт тарафыннан бирелгән акча хуҗалыкларга барып җитми. Авыл бүген муеннан бурычка чумган. Чит илләрдән алынган яңа техника, технологияләр күп хуҗалыкларны ыштансыз калдырды. Банкларга кредит бурычларын һәм процент ставкаларын кайтарып бирәсе дә бар. Бер яктан, авыл хуҗалыгына дип бирелгән дәүләт ярдәменең шул ук чит илләр белән чагыштырганда бик аз булуы, икенче яктан, бирелгән акчаның да турыдан-туры авыл хуҗалыгына барып җитмәве чабудан тарта.

Тагын шундый нинди шәп программалар бар?.. Безнең сөекле хөкүмәтебез әллә нинди реформалар, инновацион технологияләр турында сөйләргә, пилот проектлар чыгарып ятарга ярата бит ул. Кайчагында авыл турында да искә төшергәләп ала шулай. Шундыйларның берсе – авылны саклап калуга юнәлдерелгәне – авылда спортны җәелдерү. Көләргә ашыкмагыз. Авылда калган әби-бабайлар туп тибә башларлармы, буш калган бакчаларда спорт корылмалары үсеп чыгармы – анысы безгә билгесез.

авыл бетә
Әмма федераллар авыллар үлмәсен, халык күченеп китмәсен өчен авылларга спорт кирәк дигән гаҗәп тә “акыллы” фикергә килгәннәр. Ә без юләрләр авыл халкы эшләгәненә лаеклы хезмәт хакын алырга тиеш дигән булабыз. Нәтиҗәсен тиздән күрербез.

Чөнки мондый пилот проектлар беренче булып, барысын да булдырып яткан, Татарстанда сынап карала. Моның өчен: спорт корылмалары, стадионнар төзү, спорт җиһазлары булдыру өчен казнадан миллионнар бүлеп бирелер. Планнар төзелер, үсеш стратегияләре язылыр. Калганы… әкияттәге кебек булыр. Акчаны тагын үзләре бүлеп бетерерләр, безгә мыек майларлык кына калыр. Шушы проект нигезендә бер генә авыл сакланып калса да, мин бик шат булыр идем. Ә сез?..

Фәрит Вафин. Шушы темага охшаган башка язмалар:

 Кая бара бу Рәсәй? https://mugallimplan.ru/yangalyklar/kaya-bara-bu-r-s-j/

Кая барабыз? http://www.tatyash.ru/index.php?issue=12232&file=41.htm ТЯ

Шәрехләү