fbpx
13.02.2012

Җиңелдек?..


1865 елның 31 гыйнварында Дмитрий Менделеев «Спиртның су белән кушылуы турында» дигән темага докторлык диссертациясе яклый һәм Петербург университетының техник химия кафедрасы профессоры дигән дәрәҗә ала.

Менделеевның бөек акылы, шулай итеп, аракы дигән «яшел елан»га юл ача. Исерткеч бик тиз арада Русиянең гомуммилли эчемлегенә әйләнә. Русияне аракысыз, ә аракыны Русиядән башка күз алдына китереп булмый хәзер. «Путинка» эчеп рәхәтләнгән кешеләр тиздән, мөгаен, «Медведевка» ачысын татып кинәнерләр.

Бүген Русиядә җан башына исерткеч куллану елына уртача 15 литр тәшкил итә икән! Ләкин иң куркынычы – хәзер 13-15 яшьлекләр дә егылганчы эчә. Авылда аракы белән бәйле бер фаҗига онытылырга өлгерми, икенчесе килеп чыга. Язгы якта өрлектәй ирне бергә аракы эчкән шешәдәше суеп үтерде. Әле күптән түгел генә бер сәрхушне машина бәрдереп үтерде. Аңа кадәр шул ук урында бер исерек хатынны бәреп киткәннәр иде. Ай саен дип әйтерлек авылда шул каһәр суккан аракы аркасында кемдер дөнья белән хушлаша. Ә бит бу татар авылы. Биш вакыт намазга чакырып, азан яңгырап торган авылда ирләр белән рәттән хатыннар да аракы чөмерә, яшьләр дискотекада сыра диңгезендә йөзә.

Патша Русиясендә икенче сортлы халык булып яшәгән татар халкы үзенең милли йөзен җуймыйча яши алган. Чөнки ул революциягә кадәр Ислам кануннары буенча яшәгән. Аракы чөмермәгән, сан һәм сыйфат югалтулары кичермәгән. Милләтнең генетик коды зарарланмау татарларга көч-куәт, сәламәт тормыш, яшәү шатлыгы биргән. Татар авылларында стакан күтәреп аракы эчү Бөек Ватан сугышыннан соң гына гадәти хәлгә әверелгән бит. 60 нчы елларга кадәр илдә алкоголь куллану елына җан башына – 2,2 литр булса, 1965 елларга 8 литрга җиткән. 1991 елдан соң исә илдә чын алкоголь геноциды башланды дип әйтергә мөмкин.

Мин эшли торган ятим һәм караучысыз калган балалар мәктәбендә унбиш ел элек татар фамилияле балалар бармак белән генә санарлык иде. Соңгы ун ел эчендә аларның саны 40ка җитте. (Мәктәптә барлыгы 103 бала). Безнең мәктәптәге балаларның әти-әниләре барысы да дип әйтерлек – эчкечеләр. Нәтиҗә буларак, балалары дебиллар, ягъни акыл үсеше ягыннан зәгыйфьләр. Безгә бертуган ятимнәр дә шактый килә. Чөнки исерек ана баланы күп таба һәм, әлбәттә, аның акылга зәгыйфь 2-3 баласы интернат-мәктәпкә җибәрелә. Ул балаларның күбесе бер-берсен чит күрә, туганы турында уйларга да теләми. Тирә-якта барган хәлләргә алар битараф, бүген ашарга булса, тамак туйса – шул җиткән. Фамилияләре татар булса да, туган телләрен белмиләр, белергә дә теләмиләр. Геннары бозылган милләт баласы инде милләт өчен файдасыз кешегә – биороботка, манкортка әверелә. Милләтнең иртәгесе, илнең киләчәге шушы балалар кулына калыр микәнни? Безнең җәмгыять дебиллар җәмгыятенә әйләнер микәнни? Аларның саны бит кимеми, киресенчә, арта бара. 2002 елда – 127 мең, 2005 елда 133 мең бала ятимнәр йортларына бирелгән. Статистика буенча, интернатларда үскән балаларның яртысы эчкечегә әверелгән һәм алар киләчәктә дөньяга үзе кебекләрне тудырачак. Күбесе үз-үзенә кул салачак. Калганнары төрмәгә утырачак. Нормаль гаилә 1-2 бала табу белән чикләнсә, дебиллар гаиләсендә ким дигәндә 4-5 бала дөньяга килә. Сан үсеше сыйфат үзгәрешләренә әйләнеп, упкынга китереп җиткерәчәк. Соңгы еллардагы эчү нәтиҗәсендә милләт дистәләрчә, йөзләрчә буын туплаган генетик байлыкны югалтырга мөмкин. Бу исә, һичшиксез, милләтнең физик яктан юкка чыгуына китерәчәк. Мондый һәлакәтне булдырмас өчен аракы афәтен җиңәргә кирәк. Ләкин аракы эчүне туктату буенча бүген илдә бер нәрсә дә эшләнми. Шулай итеп, без аракының халыкны кыруына битараф булып, һәлакәт сәгате җиткәнен тыныч кына күзәтеп торырбыз микәнни? Ә бит котылу юлы бар. Ул – Ислам дине кагыйдәләре буенча яшәү. Бары изге Коръәндә язылганнарны үтәп кенә аракы дигән явыз иблисне җиңәргә мөмкин.

… Авылым өстендә көн саен азан тавышы яңгырый. Туры юлга, гадел юлга чакырып яңгырый ул. Ләкин аны ишетүчеләр генә бик аз.

Шәрехләү