fbpx
04.03.2022

Йөрәк җылым сиңа, әнием. Әдәби-музыкаль кичә.


йөрәк
Балтач муниципаль  районы муниципаль бюджет белем учреждениесе “Сосна төп гомуми белем мәктәбе”нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Насруллина Гөлсөя Рәшит кызы. Тема: Йөрәк җылым сина, әнием. (Әдәби музыкаль кичә)

Максат:  әниләрнең газиз,  кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү; балаларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре тәрбияләү; гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту.

Кичәнең барышы

  • Исәнмесез, кадерле әниләр! Хәерле кич. Бүгенге кичәбез сезгә багышлана. Сезне бәйрәм белән котлыйбыз.
  • Әни, әнием, әнкәй. Кадерләп, назлап әйтәбез, күнелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер телиез., һәрвакыт шат, сөйкемле булыгыз.

1 нче укучы.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең кирәге сез.

2 нче укучы.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

3 нче укучы.

Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем.

Әни эштән кайтканчы дип

Бөтен эшне бетердем.

4 нче укучы.

Бүлмәләрне җыештырдым

Бар җир ялт итсен әле.

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен әле.

5 нче укучы.

Мин әнине яратуны

Эшем белән белдерәм.

Гөлләргә су сибеп куям,

Идәннәрне себерәм.

6 нчы укучы.

Ә мин әни күлмәгенең

Тагып куйдым төймәсен.

И куанды соң әнием:

-Рәхмәт,-ди, – күз тимәсен.

7 нче укучы.

Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез,

Рәхәт тә соң “әни” диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик

Бүләк итик матур биюләр.

8 нче укучы.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак,

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.

9 нчы укучы.

Иң-иң әйбәт балаң булып

Яшәсәм ярар иде.

Әниемнең ышанычын

Акласам ярар иде.

10 нчы укучы.

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр.

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

11 нче укучы.

Безнең әниләргә карап

Кояш гел нурлар чәчсен.

Нинди матур әниләр дип

Сандугачлар көнләшсен.

  • Кемнәр соң ул әниләр?
  • Иртән назлап уятучы
  • Мәктәпкә озатучы
  • Кичен каршы алучы
  • Назлы карашы
  • Кояштай балкыган нурлы йөзе
  • Ягымлы күзләре
  • Тәмле сүзләре
  • Йомшак нәфис куллары белән иркәләүчеләр алар.

12 нче укучы.

Ана күнеле мәңге күләгәсез

Ана күнеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән, ул баласы өчен

Яшьлеген дә, саулыгын да

Гомерен дә хәтта кызганмый.

13 нче укучы.

Коштай очып яныңа анаң килер

Кайда булсаң, кайда йөрсәң дә.

Ул юатыр, тыңлар, киңәш бирер,

Куркынычлы төшләр күрсәң дә.

14 нче укучы.

Башка беркем эндәшмәгән кебек

Син генә тик дәшә аласың.

Синең кебек тагын кем генә соң

Сөя ала икән баласын.

  • Бәйрәмебезне иң акыллы малайлар дәвам итә. Алар нидер турында кызып-кызып бәхәсләшә. Тыңлап карыйк әле аларны.

Минем әни пәрәмәчне

Шундый тәмле пешерә.

Телеңне йотарсың, малай,

Ашап карасаң, менә.

      Өчпочмакка җитми инде

      Ни генә әйтсәгез дә.

      Әнием кебек берәү дә

      Пешерә белмидер лә.

Камыр тылсымга әйләнә

Минем әни кулында.

Кәнфит-прәннек кирәк түгел

Гөбәдия барында.

        Кыстыбыйны бик яратам

        Бәлешне дә үз итәм.

        Әнием кебек пешекче

       Бар микән җирдә бүтән.

Чәк-чәк һәм торт ясарга

Минем әни бик оста.

Тәмле, татлы ризыкларны

Әтием дә ярата.

          Мактанышмагыз, малайлар,

          Иң оста минем әни.

          Сумса, пилмәннәрне

          Вәт пешерә билләһи.

 Менә шулай берсен-берсе

Уздырышып малайлар.

Тәмле әйберләр ашагач,

Әниләрен мактыйлар.

  • Көннәр якты булсын өчен
  • Ашлар тәмле булсын өчен
  • Йокы татлы булсын өчен
  • Җил-давылдан саклар өчен
  • Усаллардан яклар өчен
  • Дөнья ямьле булсын өчен

             ӘНИ КИРӘК

Һәрбер туган кечкенә баланың теле әни дигән сүз белән ачыла. Әнисез беркем дә яши алмый. Ул һәр кеше өчен дә кирәк. Әни җилдән, яңгырдан, давылдан саклаучы, дошманнан, явыздан яклаучы, ялгышларны төзәтүче бердәнбер кеше. Ул бит безне, үзенең барлык җан җылысын биреп үстергән, саклаган, яклаган. Күпме күз яшьләре түккән, күпме шатланган, күпме бәхетле көннәр бүләк иткән. Без шундый әниләребез булганга шатланып яшәргә, үзеңне генә уйлап түгел, алар турында да кайгыртып яшәргә тиеш һәм шулай яшик тә.

  • Ә хәзер балалар көче белән әзерләнгән концерт.
  1. Кызлар хоры. “Яраткан безнең әни”
  2. Малайлар башкаруында такмаклар.

Безнең малайлар бик тырыш,

Әтиләр дә уңганнар.

Әниләргә булышалар,

Алар шундый булганнар.

Әти белән бергәләшеп,

Таңнан торып утырдык.

Җиң сызганып кызу-кызу

Без эшләргә тотындык.

Сигезенче мартта әти

Тырышып камыр басты.

Ак песием, Мырауҗаным

Эченә кереп батты.

Нәни энем сабын алып

Табаларны чистартты.

Аның майлы йөзен күреп,

Песием куркып качты.

Кызыл чалбар, аклы күлмәк

Машинада әйләнә.

Харап иттең кулмәкне,-дип

Зур абыем бәйләнә.

Сеңелем дә бик тырышты,

Идәннәрне юышты.

Күл булып аккан суларны

Чүмеч белән җыешты.

Дүртәүләшеп тәмле итеп,

Пәрәмәчләр ясадык.

Көеп табага ябышкач,

Кыра-кыра ашадык.

  1. Татар халык биюе.
  2. Алисә җыр. “Иң матур җыр”

Әтием баянда уйный,

Әнием җырлый белә.

Шушы бәйрәм хөрмәтенә

Минем җырлыйсым килә, – ди безнең Алисә.

  1. Гөлүзә шигырь “Гөлем”

Бик яратып әни белән

Без үстерәбез гөлләр.

Гөл карауның, үстерүнең

Бик күп серен беләбез.

   Бар биеге, бар үрмәлесе,

   Чәчәклесе,чәчәксезе.

   Һәрберсенең үз урыны

   Өйдә үз гүзәллеге.

Тамчы гөле, яран гөле,

Декабрист үсә бездә.

Кактусларның бик күп төре,

Бар бер бәхет гөле дә.

   Ни хикмәттер, 8 нче Мартка

   Бер гөлем чәчәк ата.

   Әниләребез бәйрәмен

   Гөлләрем дә ярата.

  1. Илүзә. Җыр. “Әниемә”
  2. Гөлинә. Шигырь. “Әни булдым”

Әниемнең күлмәкләрен

Бер киям дә, бер салам.

Көзге каршысына басып

Үз-үземә сокланам.

   Менә монысын яшь вакытта

   Әни кигән бәйрәмдә.

   Ә монысын хәзер кия

   Концертларга йөргәндә.

Туфлиләрнең ниндие юк,

Үкчәлесе, очлысы.

Берсен менә кигән идем

Ничек кенә атлыйсы.

   Эшләпәнең көзге, кышкы,

   Җәйгесе дә бик кирәк.

   Миңа калыр барысы да

   Үсим генә әзерәк.

8 Зилә. Җыр. “Әнкәй”

9 Чабата биюе.

                      Уеннар

  1. “Йомгак чорнау” уены. ( 2 кеше ярыша, җепне йомгакка чорныйлар, кем беренче бетерә, шул җиңүче була)
  2. “Ачык авыз” уены. (Уенда катнашучылар көй башланганда урындыклар әйләнәсендә биеп йориләр, көй туктагач, урындыкларга утыралар, урындык җитмәгән кеше уеннан чыга бара)
  3. “Кем тизрәк” уены. (2 кеше урындыкларга кара-каршы утыра. Идәнгә бау салына. Көй туктагач, кем беренче булып бауны тартып ала шул җиңүче була)
  4. Ике команда да әниләргә багышланган җыр җырлый.
  5. “Ягымлы сүзләр”. Чиратлашып ягымлы, назлы сүзләр әйтәләр.
  6. “Әниеңне тап” уены. Әниләр урындыкларга тезелеп утыралар. Бер баланың күзе бәйләнгән. Ул аларның кулларынан тотып карап, үз әнисен табарга тиеш.
  7. Әниләргә. Балагызның кечкенә вакытта өйрәнгән беренче шигырен яки җырын искә төшереп, нәкъ шул вакыттагыча сөйләргә.
  8. Малайларны кыз итеп киендерергә.
  9. Күз бәйләп бәрәңге җыю.
  10. “Портфель тутыру” уены. Өстәлгә мәктәп кирәк-яраклары, уенчыклар һ.б. әйберләр таратып салына. Каршы якка, 4-5 метр ара калдырып, ике урындык һәм аларга ике портфель куела. Ике бала, ярыша- ярыша, өстәлдән портфельгә уку кирәк-яраклары ташыйлар. Кем беренче булып портфельгә бөтен әйберләрне салып бетерә, шул җиңүче була.

Уенның кагыйдәсе:

  • Портфельгә мәктәп кирәк-яракларын гына салырга.
  • Кулга бер генә әйбер тотып алып барырга.
  1. “Уйлап тап” уены.

Алып баручы берничә җөмлә әйтә. Әниләр шул җөмләләрнең мәгънәсе буенча, сүзнең ни турында булуын әйтергә тиешләр.

1 нче бирем.

  • Ул барлык кешедә дә бар.
  • Бер караудан туа, озак еллар яши.
  • Ул шатландыра да, көендерә дә, елата да, сөендерә дә.
  • Аннан башка яшәп булмый олыгайган көндә дә.
  • Венера Ганиева да шулай дип җырлый. (Ярату, мәхәббәт)
  • нче бирем.
  • Ул – бик кирәкле әйбер.
  • Ике колагы, бер борыны бар.
  • Аны бигрәк тә әбиләр, бабайлар ярата.
  • Аңа күмер салалар яки электрга тоташтыралар.
  • Ул – өстәлнең бизәге. (Самавыр)
  • нче бирем.
  • Аны барлык кеше ярата.
  • Ул бер дә искерми, гел яңара. Ул елата да, моңландыра да, күңелне дә күтәрә.
  • Арган чакта ял иттерә.
  • Нәни балаларны йоклатканда да кирәк. (Җыр)
  1. “Уңган хуҗабикә” (Уйнаучы акчаларны саный-саный сорауларга җавап бирә һәм ялгышмаска тиеш)
  • Сез кайсы урамда, ничәнче йортта яшисез?
  • Туганда балагызның авырлыгы күпме иде?
  • Безнең класста ничә кыз, ничә малай?
  • Кыз фамилиягез ничек?
  • Балагыз ничәнче класста укый?
  • Безнең класс ничәнче этажда?
  1. Күп балалы гаилә буларак берничә сорау. “Ишле гаилә тормышының  уңай  һәм тискәре яклары”, “Сезнең балалар арасында эш ничек бүленгән?”
  2. Балаларга сораулар.
  • Җир йөзендә яшәүче барлык кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле кеше. (Әни)
  • Һәр кешенең яшәү урыны. (Туган йорт)
  • Ул елга бер генә тапкыр килә. Аны һәркем ярата һәм көтеп ала. (Туган көн)
  • Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала. Шуңа да карамастан аны һәркем ярата. (Бала)
  • Аның белән һәрбер бала уйнарга ярата. (Уенчык)
  1. Әниләр балаларының туган көне хэтердә калсын, баламның күңеле булсын дип тырышалар. Ә балалар әниләренең туган көнен беләмне икән? Әниләрнең туган көнен әйтергә.

Җинүчеләр билгеләнә. Талгын гына музыка уйный.

Күчереп алу өчен ссылка:  https://cloud.mail.ru/public/GNyr/zPKW8vPsp

Шәрехләү