fbpx
22.04.2020

Коронавирус хикмәтләре


коронавирус

Короновируслы хәвефле каникул

Башка елларда язгы каникулны көтеп ала идек. Быел да бер-ике көн булса да ял итәрбез, саф һава суларбыз, башларны җилләндерербез, дип уйлаган идек. Барып чыкмады. Коронавирус афәте бөтен планнарны җимереп ташлады. Башта кайдадыр Кытайда башланган эпидимия безнең авылга килеп җитмәс кебек тоелды. Әмма инде укучыларны каникулга җибәргәндә үк бөтен аңлату эшләре: кулларны юуу, өйдән чыкмау, маска киеп йөрү кебек кагыйдәләр бик җентекләп аңлатылды. Бөтен каникул үз-үзеңне чикләүдә, ягъни башкалар белән аралашмау һәм урамга чыкмау тәртипләрен саклап узды.

Башка каникулларда бер атна буе мәктәпкә килмичә өйдә үз эшләреңне эшләп яту турында хыялланып та булмый иде. Быел мондый бәхет килде. Әмма моны бәхет дип әйтү ахмаклык булыр иде. Кулдан эш төште. Килгән сыерчыкларны күрү дә күзләргә ләззәт бирмәде. Өй тирәсендә селкенгәләп йөргән буласың инде шунда. Эш арасында телевизор экранына да күз төшә бит. Ә анда әйтерсең фронт хәбәрләре. АКШта фәлән кеше коронавирус белән үлгән, Италиядә яңадан меңәр кешегә вирус йоккан, Испаниядә үлгән кешеләрне күмеп бетерә алмыйлар. Шуларны ишеткәч, тыныч күңел белән эшләп йөреп булмый. Кая ул, тәмләп ашап булмый.

Урамда кеше калмады, этләр хуҗа булып калдылар. Кибетләрдә кеше юк. Чөнки инде авыл халкы ел буена җитәрлек токмачын, ярмасын, капчыклап он-шикәрен алып бетергән иде. Без кечкенә вакытта сугыш кинолары карап үстек. Безнең коронавируслы каникулдагы тормыш та нәкъ шул елларны хәтерләтте. Урамда йөрергә ярамый, полиция штраф салу белән яный.Тавыш көчәйткечле полиция машиналары бөтен авылны яңгыратып, урамга чыкмаска кирәклеген искәртеп узалар. Телефоннан аралашканда яман хәбәрләр тагын да күбрәк ишетелә. Ул арада үзебезнең илдәге хәлләр, Мәскәүдәге чирнең артканнан артуы шөбһәгә төшерә. Нишләрбез? Кая барырбыз? Бу чирдән ничек котылырбыз?

Инде хәлләр тагын да кискенләшә, коронавируслы кешеләрне Казанга кайтарып ташладылар. Ул арада Европа илләреннән үз районыбызга кайткан кешеләр дә бар дигән куркыныч сүзләр тарала. Маска сорап аптекага керүдән файда юк. Чөнки 20нче март тирәләрендә үк инде аптекаларда дезинфикция чаралары да, битлекләр дә юк иде. Шундый афәт килә, ә кеше маска да сатып ала алмый. Шунда мин хөкүмәткә ышанырга ярамый икән дигән фикергә тагын бер кат инандым.

Илбашы телевизордан һәр чыгышында тауар бәяләре күтәрелергә тиеш түгел, прокуратура барысын тикшереп тора дип әйтеп тора. Иртәгесен кибетләрдә карабодайның бәясе 6,2%ка, шикәр комы-13,5%ка, ә токмач 2,4%ка арткан була. Лимонның бәясе хәтта 350 сумга кадәр күтәрелде. Дару бәяләрен әйтеп тә торасы юк. Анда көн саен яңа бәя. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда мин үз-үземне саклап, өйдә качып утырудан башка бернәрсәгә дә өмет итә алмыйм икән бит.

Шул да булдымы XXI гасыр казанышы, безнең мактаулы инновацияләр, нанотехнологияләр. Күзгә күренмәс бер вирус бөтен дөньяны тезләндерде. Миллионлаган кешене эшсез калдырды, меңәрләгән кешене кабергә кертте. Әле алда ниләр көткәнне берәү дә әйтә алмый. Без бары 30нчы апрельгә кадәр өйдә утырырга тиешлегебезне генә беләбез.

 Өйдә утыр, ләкин укы!

Ә укулар бара. Укытуның ниндиләрен генә күрмәде инде укытучы башы. Һәм менә бара-бара читтән торып укытуга килеп җиттек. Укытучыны тик тоталармы соң? Әмма монда да мин илнең бик артка калганлыгын күрдем. Андый-мондый хәл булса дип, дистанцион укыту системасы эшләнмәгән, балалар өйрәтелмәгән булып чыкты. Дөрес, безгә тиз арада укыту чаралары тәкъдим иттеләр. Ләкин бит инде хәзер балалар өйдә. Шактыеның өендә компьютеры, ноутбугы юк. Бары кулларында телефоннары гына бар. Кайбер гаиләләрдә анысы да юк. Өйгә бер телефон. Әти, әни, өч бала бар. Нишләргә тиешләр? Мескен бала әнисенең я әтисенең эштән кайтканын көтеп утыра.(Эштән туктамаган кешеләр дә бар бит әле). Кайбер авылларда интернет эшләми, вайфай тотмый. Яки көне буе ут сүнеп тора.

Дистанцион укыту вакытында бала укытучыны күреп торырга һәм укытучы анда төрле рәсемнәр, презентацияләр күрсәтә алырга тиеш. Мондый укыту кабинетлары бар. Мин үзем интернеттагы төрле бизнес вебинарларда шактый укыган кеше. Шуңа күрә дистанцион укытуны шулай булыр дип күз алдыма китергән идем. Әмма…гасыр казанышы безгә тәтемәде, без телефондагы ватсап аркылы укытуга калдык.

Күршең белән, туганнар белән сөйләшеп алганда ул үзе искиткеч яхшы нәрсә. Иң зур өстенлеге – аның бушлай булуы. Ләкин фотога төшереп җибәргән рәсемнәр анда әйбәт күренми. Өстәвенә экраны бик кечкенә. Һәм менә безнең  балалар көне буе күзләрен чекрәйтеп телефонда үзләренә килгән биремнәрне укырга, күчереп язарга тиешләр булып чыкты. Һәр укытучы элеккеге расписание буенча үз дәресләрен укыта. Мин башта үзем бу гамәлгә шикләнебрәк караган идем. Шигем юкка чыга бара. Инде каникул бетүгә безнең укучылар кайчан укый башлыйбыз дип шалтырата башлаганнар иде. Телефоннан укуга кызыгыбрак тотындылар ахыры. Дәрестә булмаучылар юк дип әйтерлек.

Ләкин бу  уйлаганнан да җәфалырак эш булып чыкты. Укытучы өстенә тау кадәр эш өелде. Чөнки теманы аңлату өчен һәр дәрескә бик җентекләп әзерләнергә кирәк. Ватсапка куясы рәсемнәрне фотога төшереп, укучы күрерлек хәлгә китерергә, язасы эшләрне бик әйбәтләп аңлатырга, аннан күнегүләр эшләтеп, билгеләр куярга өлгерергә кирәк. Күпме генә эшләсә дә, укытучыга барыбер ышанмыйлар. 9нчы апрельдән көндәлек эш отчетын сорый башладылар. Укытучы көн саен һәр класста нәрсә укыткан, нинди тема узган, нәрсәләр аңлаткан, нинди өй эше биргән – барысын-барысын  язып администрациягә тапшырырга мәҗбүр ителде.

Бер –ике көндә күзсез калган булыр идем (тфү-тфү!) , әле ярый бу хәлләр башланганчы ук ватсапны компьютерга урнаштырган идем. Зур экранда рәхәтләнеп эшләп утырам.Тагын шунысы да бар. Чаллы укытучыларына кушкан шикелле безгә дә маска тегәргә кушсалар, кая барыр идең? Болай ичмасам, үз өеңдәге диванда утырган килеш белем бирү хезмәтен дәвам итәсең. Эш төнге 11-12ләргә кадәр сузыла сузылуын. Чөнки балалар өй эшләрен бик озаклап эшлиләр. Белмим, ул дистанцион укытканда өй эше бирүне кем уйлап чыгаргандыр. Берәр көн булса да үзләренә укыттырып карыйсы иде ул адәмнәргә.

Хәер, ата-аналарның күбесе белде бу укытуның җәфасын. Социаль челтәрләрдә укытучыларны хәтта фашистлар дип атый башладылар. Соң, җәмәгать, укытучы гаепле түгел бит инде боларга. Әнә Мәскәүдә беләләр укытучының ничек азапланып укытканын, шуңа күрә укытучыларга дистанцион укыткан өчен хезмәт хакларына өстәп түләячәкләр, ди. Бездә өйдә утырдыгыз дип кисмәсәләр ярый инде. Мәскәү кайда да, без кайда? Кемнәргәдер өстәр өчен кемнәрнекендер кисәргә кирәк бит әле. Анысын әйбәт беләбез, чөнки үзебез киселгән халык…

Карантиндагы авыл

Карантин сүзен 9нчы сыйныфта укыган вакытта ишеттем. Сигезне бетергәч, мин Шушмабаштагы урта мәктәпкә йөреп укыдым. Көз көне шикелле иде. Шимбәдә авылга кайтабыз. Бер кайтканда шундый хәлгә тап булдык. Юлга, якындагы каен полосасыннан кисеп алынган агачлардан, аркылы киртәләр ясап куйганнар. Һәм бер киштәгә кара хәрефләр белән зур итеп “Ящур. Карантин” дип язу кадакланган. Ул заманда хайваннар арасында шундый йогышлы авыру килеп чыккан иде ахрысы. Юлның ике ягы да ачык. Инде әйләнеп үткән ат юлы да төшә башлаган. Кем инде юлга аркылы куйган киштәгә карап, барган юлыннан кире борылсын, ди. Без дә шикләнә-шикләнә читләтеп үттек тә авылга таба тәпиләдек. Авылларга керү юлларында менә шундый “карантин” дигән язулар күрергә туры килде әле шактый вакыт.

Заманалар үзгәрде. Карантинның нәрсә икәнлеген чын-чынлап та күрергә язган икән. Ул вакытларда карантин шул язулардан ары ерак китә алмагандыр. Бернинди юлларда туктату, штраф салу дигән нәрсәләр булмады. Ә бүгенге коронавирус карантины коточкыч штрафлары белән килеп басты. Штраф салу дигәндә Рәсәй полициясенә тиңнәр дөньяда юктыр. Әле ярый авылда яшибез. Югыйсә, айлык пенсия акчасы күптән штраф түләүгә китеп бетәр иде. Шәһәрдәгеләр тилмерә әнә.

Ул штраф салу системасы юньләп эшләнмәгән, халык аның асылын аңламый. Аннан бит бездәге законнарны тегеләйгә дә, болайга да бик җиңел бөгәргә мөмкин. Ләкин ничек кенә бөксәң дә, ул шапылдап хәерче халык җилкәсенә килеп төшә.

Испаниядән коронавирус йоктырып кайткан җырчы Лев Лещенко авырып, милли геройга әйләнде әнә. Кайту белән ул өенә кереп бикләнергә я тикшерелергә тиеш иде. Әмма аның вакыты булмый. Крутойның туган көне банкетына ашыга. Һәм шуның белән йөзләгән кешене куркыныч астына куя. Безнең авылның бер пенсионеры шулай кыланып йөрсә, аны күптән 50 меңгә штрафлаган булырлар иде. Ә Лещенко “Пусть говорят” тапшыруына килеп, күкрәген киереп утырды, хәтта җырларга да маташты әле. Менә шундый законнар илдә. Шулай булгач, авыл кешесе штраф түләүдән куркып, өйләреннән башын чыгарырга да куркып яши хәзер.

Каникулга киткәндә китаплар мәктәптә калган иде. Дистанцион укыта башлагач, китаплар кирәк булды. Бисмилланы укып, биткә маскалар элеп, мәктәпкә төшәргә туры килде. Куркыта, каһәр! Алдагы көннәрдә генә полиция машиналары урамнарда йөргәннәр иде. Урамда кеше юк дип әйтерлек. Биш-ун кеше очрагандыр. Барысы да маскадан. Күрешү юк, сөйләшү юк. Әйтерсең бөтен кешегә коронавирус чире йоккан. Кешеләр бер-берсенә шикләнеп, сәерсенеп карыйлар кебек. Белмим, әллә маскадан булганга шулай күренде, әллә… Башта тиз-тиз генә мәктәптән китапларны алып чыктым. Юл уңаеннан аптекага, бер-ике кибеткә кереп чыктым. Аннан, элдерт тизрәк өйгә.

Инде ун көнләп коронавируслы урамга аяк баскан юк. Бәлки тиешеннән артык шикләнәбездер. Чөнки өй тәрәзәсеннән берән-сәрән булса да, үтеп киткән машиналар күренгәли. Әмма элекке шикелле кирәксә-кирәкмәсә урамда йөрүчеләр юк хәзер. Законнарны әйбәт үтибез. Кызганыч, өйләреннән чыкмаучыларга акча бирмиләр. Эшсез яткан авыл халкына ярап куяр иде, диюем. Өйләрдән чыгу тыелгач, кешеләрне ничек яшәргә кирәклегенә өйрәтә башладылар. Ябылуда күп ятсаң әллә нинди психик чирләр, депрессия башлана икән. Бәхеткә каршы, монысы тагын безнең авыл агайларына кагылмый. Яз көне өйдән чыкмыйча ятып була димени. Кардан арчылган ишек алдын, бакчаларны тырмалап чистартып, себереп чыктым. Алмагач-чияләрне акшарладым. Карлыган-кура агачларын агуладым. Печән җиренә ашлама сиптем. Бер көнне хатын белән бергәләп көне буе умарта кортларын карадык. Мактанып яза дип көлмәгез. Һәр хуҗалыкта бара торган эшләр болар. Әле аның көн саен калдырып булмый торган хайван карау, аларга азык пешерү, тирес түгү кебек санап бетергесез эшләре күпме. Димәк, депрессия дигәннәре бездән читтә йөриячәк. Авылда короновирус дип эш туктала алмый. Туктасаң, ачтан үләсең. Пенсия акчасы коммуналь хезмәтләргә түләргә һәм аптектан дарулар алырга гына җитә ул хәзер. Менә Алла боерса тиздән басулар өлгерер. Тырмалау, чәчү эшләре башланып китәр. Авыл халкы җиң сызганып эшкә ябышыр. Табигать тә, кешеләр дә иркен сулыш алыр. Короновирус дигән зәһмәт бездән куркып, ничек килгән булса, шулай китеп тә барыр әле.

Фәрит Вафин

Шәрехләү