fbpx
16.01.2018

Әлифба бәйрәме


 Әлифба бәйрәме
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укытучысы Гилмутдинова Гөлнара Вакыйф кызы. Тема: Әлифба бәйрәме.
Әлифба бәйрәме Җыр: “Саумы, кояш” А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Әлифба.  Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.  Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.Менә сезнең балаларыгыз мәктәптә укый башладылар.Бер-берсе белән бик дуслар, ярдәмчел. Мин шулай дип уйлыйм: сез дә әти-әниләр балаларыгыз кебек бер класс укучыларына  әверелдегез. Һәммәгез дә башка балаларның ничек укуы белән, аларның гаилә тормышы белән дә кызыксынасыз. Һәм барысын да белеп торасыз дип уйлыйм. Шуңа күрә мин сезгә һәрбер укучы турында шигъри табышмаклар тәкъдим итәм, ә сез уйлап җавабын табыгыз.Әлифба.  Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!  Тулысынча

Шәрехләү