fbpx
31.01.2012

Әләк өчен – хезмәт хакы?..


Акылларын кая куярга белмәгән депутатларыбыз һәм үз гражданнары турында армый-талмый кайгыртучы хөкүмәтебез халыкка баюның тагын бер юлын тәкъдим итеп маташа.Искиткеч җиңел:сукалыйсы-утыртасы юк,кагарга-сугарга кирәкми.Берәрсенең ришвәт биргәнен шыпырт кына күзләп торасың да,полициягә барып әләклисең.Теге ришвәт биргән юньсез адәмне судка биреп,акча алуы расланса,ришвәтнең20-30%ы әләкчегә эләгә.Шәп бит,ә! Синең дә,минем дә күзләр майланырлык.Күптән түгел генә 5 миллион биргән “глава”шикеллесен эләктерсәң, чиләнеп йөрисе дә юк.Иномаркада гына җилдерәсең. Иренмәгән кешегә эшләргә дә эшләргә инде,әләкләргә дип әйтүем.Акча аяк астында ята,чөнки безнең илдә адым саен ришвәт.Әнә әллә кем түгел,үзебезнең Президент идарәсе башлыгы Марат Бәдретдинов әйтүенчә, Татарстанда уртача ришвәт күләме 41 меңгә җиткән. Рәсәйдән күпкә калышабыз анысы,аларда взятканы 250 меңләп кенә ыргыталар.Роскомвзятка сайтында (аноним хәбәрләр) иң соңгы взяткаларның күләме һәм суммасы күрсәтеп барыла.Мәсәлән, ГАИда имтихан бирү-12 мең, права алу-8мең. Иң күп ришвәт алу буенча ГАИ хезмәткәрләре һаман да беренчелекне бирмиләр.Аннан табиблар һәм укытучылар… Билгеле,2-3 миллионлык ришвәтләр дә бирелә,ләкин алары Югары суд, Дума тирәләрендә .Байыйсың килсә,теләгәнен тот та әләклә.Тик ,урыс әйтмешли,бер “но” бар бит әле монда, җәмәгать.Ярый ла син әләкләгән чинауникны тотып алып судка бирсәләр,биреп тә раслый алсалар,аннан төрмәгә утыртсалар.Әлеге дә баягы “глава” шикелле иреккә чыгарып җибәрсәләр, терсәгеңне бик тешләрдәй булырсың,әмма булмас.Урамга чыгарга да куркып утырасың инде өеңдә посып,кайчан килеп бәреп үтерерләр икән дип .Барыбыз да бик яхшы белеп торабыз: Россиядә закон хәрефләре ришвәт цифрларыннан көчсез.Бер мисал,2011нче елда 31 мең коррупция факты ачылып,шуннан хөкем ителүчеләр 700 генә булган.Сәбәбе,карга күзен карга чукымый.

Берничә ел элек мәктәпләрдә әләк тартмалары куйдырганнар иде.Мәгариф чиновниклары үзләре бетерә алмаган коррупцияне, урнаштыра алмаган тәртипне әләк юлы белән хәл итмәкче булдылар.Барып чыкмады ул, бер-ике айдан тартмалар юкка чыкты.Яратмыйлар безнең илдә әләкчеләрне, хәтта балалар да яратмый. Тоталар да Америка белән чагышты-ралар. Аларда ,имеш,җинаятьләрнең шактые гражданнарның бер-берсен әләкләве аркасында ачыла икән.Шулайдыр,ләкин аның өчен бит Америка законнары,полициясе,су-ды кирәк.Аның өчен Америка тормышы,америкача яшәү,америкача уйлау кирәк.Рәсәйдә халык бөтенләй икенче төрле фикерли.Бездә урлаган кешене “күрмиләр”,чөнки аның үзенең дә урлыйсы бар.Урлаган җитәкчеләрне сатмыйлар, аның кул астында эшлисе бар.

Аннан урлаган,взятка алган кешегә бернәрсә дә булмаганын белеп-күреп тораләр.Шулай булгач, бу закон “едва ли” эшләп китәр.Миңа калса, законның астында ниндидер бер мәкер ята шикелле.Хөкүмәт ришвәт белән үзе көрәшергә теләми, дөресе булдыра алмый.Үзе булдыра алмаганны гражданнарына тапшыра.Мәгез,янәсе,сезгә закон,сезгә акча, давай тотыгыз ришвәтчеләрне.Аннан авызыңны ачып кара бездә ришвәт үсә дип,нәрсә карыйсыз,нишләп тотмыйсыз дип маңгаеңа терәп әйтәчәкләр. Илдә халык

күтәрелешләре булырга торганда , халыкны бер-берсенә каршы өстереп, таркаулык кертергә маташмыйлар микән дигән шикләр дә килә башка? Русия тарихында мондый хәл булды инде,шул әләк аркасында Сталин заманында миллионлаган кешенең гомере бер гаепсезгә төрмәләрдә өзелде,миллионлаган балалар ятим калды,миллионлаган гаилә таркалды.Күршеләр дошманга әйләнде,туганнар бер-берсен күрәалмас хәлгә җитте. Тагын әләкне хуплап шул хәлләрне кабатларга җыеналар түгелме? Аллам сакласын! Хакимият вертикален ныгыту өчен , халыкны куркытып тору өчен бездә хәзер бөтенесен дә көтәргә була.Әләкчеләр “һөнәре” барлыкка килергә дә мөмкин.Чөнки кешенең акчасы юк,көнчел-ек,хөсетлек сыйфатлары көчәеп бара.Совет заманын күрмәгән, әхлакнең нәрсә икәнен белмәгән яңа буын үсеп җитте.Аларның күбесе акча өчен дустын,күршесен,авылдашын сатуны бернигә дә исәпләми. Әләкчеләрне үрчетү ришвәт алучы түрәләрне тотуга китермәячәк. Зур түрәне ничек эләктереп була икән дип бик озак баш ватып утырдым. Безнең шикелле гади халык йөргән җирдә бирелми бит әле ул ришвәт дигән ымсындыргыч нәрсә.Калын ишекләр артында,кәттә машиналар эчендә бирелә.Син алар янына гомердә дә үтеп керә алмыйсың.Шулай булгач, әләкчегә нәрсә кала? Фермадан бер капчык он урлаучыны әләкләү кала.Бик бәхетлеләре табибка биргән бер пакет күчтәнәчне я ак халат кесәсенә салган меңлекне күреп калырга мөмкиннәр.Кызганычка каршы ,ул инде бездә күптән законлаштырылган,бүләкнең суммасы билгеләнгән.Шулай булгач,хөкүмәт үзе тудырган,үзе үсәргә булышкан ,үзенә кадерле ришвәт дигән сөйкемле “баласын” рәнҗетергә нигә юл куйсын? Менә шулай : тумас борын үләргә хөкем ителән канун бу.Нәкъ Рәсәйдәге башка законнар шикелле.

Tags:

Шәрехләү