fbpx
24.11.2023

Саннарны гомумиләштереп кабатлау


саннарны
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Сеҗе төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле укытучысы Җәләлеева Гөлүсә Илсун  кызы. Тема: “ Саннарны гомумиләштереп кабатлау”.  6 нчы ыйныф.

Максат: 1. Укучыларның теманы ничек үзләштерүләренә контроль ясау, белемнәрен системалаштыру;

  1. Өйрәнелгән кагыйдәләрне практикада куллана белүләренә ирешү, сан төркемчәләрен җөмлә эчендә таба , аларга морфологик – синтаксик анализ ясый белү күнекмләрен ныгыту,уйлау- фикерләү сәләтләрен, активлыкларын көчәйтү;
  2.  Укучыларга үзләрендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәт кебек асыл сыйфатларны тәрбияләргә кирәклегенә төшендерү.

Ш УУГ:  Үз фикереңне әйтә белү.Туган телгә  ихтирам , өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүгә этәргеч ясау, иптәшең белән хезмәттәшлек итә белү күнекмәсен үстерү;

Регулятив УУГ:Таныш арасыннан таныш булмаганны билгеләү, үз фикереңне төгәл җиткерү,аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

Танып –белү УУГ: Тиешле мәгълүматны табу, аерып алу, укыганны анализлау;

Коммуникатив УУГ: Башкаларның фикерен тыңлау, үз фикереңә ышандыра белү

Җиһазлау:  Ф.Ю. Юсупов, Ч.М. Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов  “Татар теле” , 6 нчы сыйныф, татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы- нче битләр, индивидуаль карточкалар, тест сораулары, мәкаль язылган карточкалар, юл картасы,  компьютер,  презентация.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, мөстәкыйль эш, тест

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү  һәм  системалаштыру  дәресе 

                                                     

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше..
  2. Исәнмесез ,кадерле укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә чын күңелдән елмаешыйк та, хәерле көн телик, кәефләрне күтәреп алыйк.(1 слайд)

Әнә шундый җылы сүзләр, изге теләк-омтылышлар белән башланган бүгенге     дәрестә, балалар, алган белемнәрне, күзәтүчәнлекне барлап,  төрле күнегүләр    аша белемнәребезне камилләштерербез.

  1. Ориентлашу һәм уңай мотивлар булдыру этабы

Әйдәгез эле , укучылар,  хәзер бераз экранга игътибарыбызны юнәлтеп алыйк. Сезгә тәкъдим ителәчәк видео безгә алга таба дәресебездә кирәк булачак әле. Ни өчен  кирәклеген алга  таба сез әйтерсез. Бик игътибар белән карагыз. ( видео тәмамлана)

  1. Белемнәрне актуальләштерү этабы.

Дәрескә УМ кую

(Алга таба презентациядә табышмаклар тәкъдим ителә)

Укучылар, Сезгә шундый бер хикмәтле табышмагым да бар бит эле . Укып карагыз, уйлагыз да җавабын табыгыз!

 Мин дөньяда барлык илләрнең байлыгы белән идарә итәм.

Мин кешеләрнең дөньяда яшәү вакытларын теркәп куям.

Мин барлык фәннәр белән дус яшим.

Миннән башка кешеләр дәвалана да алмыйлар.

Миннән башка кибеткә дә бара алмыйлар.

Мин– ярышта җиңүче дә.

Мин – укучыларны шатландыручы да, аларны борчуга салучы да.

Ә кайчакта мин… бик тәмле дә була алам.

Нәрсә  соң мин? (Сан)

Ә без саннар турында беләбезме сон? Бүгенге дәресебездә нишләрбез?

(Көтелгән җавап: сан сүз төркемен гомумиләштереп кабатларбыз)

 Дәфтәрләргә бүгенге число, сыйныф эше, тема языла.

Укытучы:Цифрларны сез күбрәк кайсы дәрестә кулланасыз?

Көтелгән җавап: математика

    Укытучы: Ә беләсезме, сез укый торган математика фәне ул бик күптән барлыкка килгән. Ә менә татар телендә беренче математика китабын язу өчен күп тырышлык куйган галим кем ул? Әйдәгез әле, экрандагы рәсем буенча танып карыйк.

Слайдта – Каюм Насыйри (укучылар танырга тиешләр). Сез аның кайсы әсәре белән таныш? (Көтелгән җавап: “Әбүгалисина”)

– Ә саннарсыз тормышта яшәп буламы? (Без иртән йокыдан торуга, алар безнең белән янәшә атлый башлый).

– Гомумән, безнең бөтен тормышыбыз саннар белән бәйле икән. Менә шуңа күрә дә саннарны кулланганда, белемебез камиллеккә ирешерлек   итеп, сан турында өйрәнгәннәребезне ныгыту өстендә эшләрбез. Саннарның тагы да кызыклырак якларын ачарбыз.

– Эшләребезне һәрберегез аерым да , һәм шулай ук  төркемнәрдә дә башкарырсыз.

III. Материалны ныгыту. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.


Укытучы:
Без   сан  турында нәрсәләр беләбез соң? Әйдәгез,   сан турында  модельне  искә төшерик.

Укучылар төркемләп урыннарда башкаралар һәм тактага чыгалар,  аңлаталар.

МОДЕЛЬ ТӨЗЕЛӘ

Җавапларын дәлилләп тә баралар.

Бирелгән модель буенча сан турында сөйләргә. 

Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

 

1 нче бирем  Төркемнәрдә эш

-Алдагы бурычыбыз – саннарның төркемчәләрен искә төшерү. Мин сезгә “Сан төркемчәләре” лотосын өләшәм. Биредә һәр сан төркемчәсенә хас үзенчәлекләрне табып, лото рәвешендә сала барырга кирәк. (Тәртип саны+ предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә+ Ничәнче? + дүртенче, уникенче, йөзенче, егерме бишенче+ микъдар санына -ынчы/-енче, нчы/-нче кушымчалары ялганып ясала)

2 нче бирем Төркемнәрдә эш

-Күнегүләрне язып башкарыр өчен, безгә саннарның дөрес язылышын кабатлап китәргә кирәк. Сезнең өстәлдә таблица бирелгән .

Һәркем үзенең таблицасын тутыра. (слайд ярдәмендә тикшерелә)

ЯсалышыНичек языла?Мисаллар
Тамыр
Кушма
Тезмә
Парлы

 

3 нче бирем

       Сезнең алдыгызда раслаулар язылган таблица ята. Мөстәкыйль рәвештә эшләп алабыз. Әгәр раслау белән килешәсез икән “ әйе” дигәнгә “+”, әгәр дә килешмәсәгез, “ юк ” дигәнгә  “+“ куярсыз. Җавап бирер өчен  сан турындагы белемнәрегезне искә төшерерсез.

Биремәйеюк
Сан сүз төркеме предметны белдерә. +
Алты-җиде – парлы сан.+ 
Сан ачыклаган исем аныклагыч була. +
Саннар сүзләр белән дә, цифрлар белән дә языла.+ 
Саннарны язу өчен, гарәп һәм рим цифрлары кулланыла.+ 
Ясалышы ягыннан саннар 6 төрле була. +
25 елның синонимы – чирек гасыр.+ 
Сан җөмләдә бары тик аергыч  булып килә. +
Саннарны җөмләдә синонимнар белән алыштырып була+ 

 

 

“ юк”  җавапларын дөресләп барабыз. Сораулар:

-Сан сүз төркеме нәрсәне белдерә?(предметның исәбен, санын белдерә);

– Сан ачыклаган исем ничек йөртелә? (саналмыш)

-Саналмышсыз килгәндә,  сан нишли? (исемләшә)

– Саннарны язу өчен, гарәп һәм рим цифрлары кулланыла. Әйе.Рим цифрлары ничә шартлы  билге ярдәмендә күрсәтелә?(I   V    X   L   C   D   M)

– Ясалышы ягыннан саннар  ничә төрле була? (5)

– Сан җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә? (Саналмышы белән килгән саннар җөмләдә аергыч була, саналмышсыз килгәндә, сан исемләшә, төрле җөмлә кисәге була)Физкультминутка:

 -Табигатьтә кайсы ел фасылы?

– Мамык карлы кыш.

– Ә сез кышны яратасызмы?

-Яратабыз.

– Әхэзер кар бөртекләрен учыбызда уйнатыйк.

Кар бөртеге

Кар бөртеге өйгә керде,

өй эчендә очып йөрде,

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай, менә шулай.

Кар бөртеге бик аз очты,

Суздык аңа җылы учны,

Менә шулай, менә шулай,

Менә шулай, менә шулай.

 Укытучы. Ә хэзер дәреслектәге 155 нче күнегүне башкарабыз. Тексттан бары тик микъдар саннарын саналмышлары белән күчереп алырга кирәк. Саннарны бирелгәнчә язарга.

 Көтелгән җавап. Алты яшь, XX гасыр, 5900 кв.км, 510 км,27 км.

Укытучы. Экрандагы текстны укыйбыз.

Бик биек тауда бер көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы  төндә өч кеше аның ишеген шакыган.

  • Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез.
  • Сез кемнәр соң?- дип сораган көтүче.
  • Без- Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит…

Төркемнәрне тикшерү өчен сораулар:

  • Көтүче кемне сайлаган?
  • Дуслыкны.
  • Ни өчен?
  • (Чөнки Дуслык керү белән өйгә Бәхет тулган, Байлык килгән).

  Ә хәзер укучылар, дуслык формуласын төзеп карыйк.Сезнең алда “Дуслык агачы” . Без аларны җимешләр белән бизәргә тиеш.Моның өчен дуслык турында мәкальләр уйлап карыйк.

 

         1.Йөз сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын.

  1. Дусты булмаган кеше- ярты кеше.

3.Балык – сусыз, кеше дуссыз тора алмый.

4.Бозылышкан дус дошманнан яман.

5.Дус – акчадан кыйммәт.

6.Дус биткә карар, дошман акчага карар.

7.Дусларын онытканның үзен дә онытырлар.

8.Дусың авырса, синдә ыңгыраш.

9.Ил өстендә илле дустың булсын.

Яхшы дус кара көндә билгеле булыр.

10.Матурлык – бер көнлек, дуслык – гомерлек.

12.Кешенең иң зур дәүләте – чын дусты.

Рәхмәт, укучылар. Бик күп мәкальләр беләсез икән. Дуслык – бик изге һәм тиз уалучан хис, чын дус булу өчен, дустыңны яратырга, хөрмәт итәргә, авыр чакта ярдәм кулын сузарга – дуслыкны сакларга кирәк.

         Укытучы.Ә хэзер санга морфологик анализ ясау тәртибен искә төшерик.

   Көтелгән җавап.

Санга морфологик анализ

  1. Сүз төркемен билгеләргә.
  2. Төркемчәсен әйтергә.
  3. Исемләшкәндә, берлек яки күплек саны, тартым белән төрләнү- төрләнмәве, килеше билгеләнә.
  4. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
  5. Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.

 Укытучы. Текстта бирелгән беренче санга морфологик анализ ясыйк.

Көтелгән җавап.

Бер (көтүче)-  сан, микъдар саны, исемләшмәгән, аергыч, тамыр.

  1. Рефлекция , бәяләү

 

– Укучылар, дәрестә нәрсә эшләргә тиеш идек?

– Нәрсә башкардык?

– Нинди нәтиҗәгә килдек?

(Һәр төркемнән укучылар дәрестә өйрәнгәннәр буенча җавап бирә)

 Дәрес башында караган мультфильмны искә төшерегез әле.  Мин сезгә: “Алга таба дәресебездә кирәк булачак әле”, – дигән идем. Анда еланны үлчәгәч,  буе ничә тутый кошлык булды ?

  • Ә маймыл белән үлчәгәч?
  • Ә фил белән үлчәгәч?
  • Укучылар, бу өзекне сезгә ни өчен китердем икән?

 Көтелгән җавап.Саннарның тормышта кулланылышын ачу өчен. 

 

  1. Белемне бәяләү өчен карточкалар өләшкән идем . Һәр эш төренә үзегезгә бәя куегыз.

                                                                          Үзбәя.

6нчы сыйныф. Исемем: ______________

 

Мин бу дәрестә актив катнаштым

балл
Биремнәрне үтәгәндә үземнән өлеш керттем
Мин санга морфологик-синтаксик анализ ясый беләм
Сөйләмем дөрес һәм тулы булды
Саннарны сөйләмдә дөрес итеп куллана беләм

Һәр пунктка берешәр баллдан.

V . Өй эше

              а) мәҗбүри –    күнегү 155 тәге саннарга морфологик анализ ясарга.

б) ярымиҗади – сан кергән җырлар, шигырьләр табып килергә;

в) иҗади бирем –саннарны кулланып, “Чын дустым” дигән хикәя төзергә.

  1. Билгеләр кую: үзбәя һәм укытучы бәясе.

Йомгаклау сүзе.Без саннар белән адым саен очрашабыз, алар  белән янәшә атлыйбыз, алардан башка яшәүне күз алдына да китермибез. Ләкин язмышыбызны саннарга гына таянып төзергә  ярамый, һәркемнең үз бәхете, уңышы, киләчәге үз кулында. Тик  бик  күп тырышырга, куелган максатларга ирешергә, чын дусларны юлдаш итәргә кирәк. Шул вакытта бар саннар да уңыш, бәхет китерер.

 

 

 

 

Шәрехләү