fbpx
05.01.2019

Төймә тагу. Коррекцион 5нче сыйныф.


Төймә тагу
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең хезмәт укытучысы Шакирова Гөлфирә Гаделфәрт кызы.Тема: Төймә тагу. 5 сыйныф. Бу дәрес 19 декабрьдә мәктәптә үткәрелгән “Инклюзив белем бирүдә инновацион технологияләр” дигән  Республика семинарында күрсәтелде.

Дәреснен максаты: төймә тагу күнекмәләрен практик ныгыту.

Бурычлар: фикерләү сәләтен үстерү, хезмәткә мәхәббәт һәм пөхтә эшләү күнекмәләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер,магнитофон язмасы, презинтация, уенчык гномнар, төймәләр,халатлар.

Дәрес  тибы: катнаш.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше.

Исәнләшү. Укучыларны барлау. Дежур рапорты.

Уңай психологик халәт тудыру.(Ишек шакыйлар, почтальон  керә)

– Сезгә посылка килде.

Укытучы -Кемнән килгән икән бу посылка? Посылкага язылан(укый):

-За горами, за лесами,

В доме гномов на поляне,

Та живет, что всех милей.

……имя ей!

Белоснежка

Укытучы: Әйе бу Белоснежка, посылканы безгә ул җибәргән икэн.Нинди әкият герое әле ул?

“Белоснежка и семь гномов” әкиятеннән.

Укытучы: Ә сез ул әкиятне укыдыгызма? Безнен китахәнәдә бу әкитнен русчасы бар,(китапны курсәтеп) алып укыгыз. Белоснежка татарчага тәрҗемә ителгәч Карсылу була .Сатуда” Карсылу һәм  җиде кәрлә” дигән татарча диска бар, алып карый аласыз.Карсылу безгә   хат җибәргән:

 Флешкадагы сорауларга җаваплар табыгыз.(слайд1)

  1. Белемнәрне актуальләштерү:

Укытучы: Төймәләр нинди була? .(слайд 2)

-Төймәләр тишекле һәм аяклы була.

Укытучы:Төймәләр нинди төрләргә бүленәләр? .(слайд 3)

-Төймәләр бизәлеше, кулланышы, ясалышы буенча бүленәләр.

Укытучы:Бизәлеше буенча төймәләр нинди була? .(слайд 4)

-Төймәләр төрле зурлыкта, төрле формада һәм төрле төстә булалар.

Укытучы:Кулланышы буенча төймәләр ничек бүленәләр? .(слайд 5)

-Кулланышы буенча төймәләр балаларныкы, күлмәкнеке, костюмныкы, пәлтәнеке, форманыкы булалар.

Укытучы:Ясалышы буенча нинди төймәләр була? (слайд 6)

-Тимердән, пластмассадан, агачтан.

Укытучы:Төймәләрнен төп функцияләре? .(слайд 7)

– Төймәләү өчен, бизәү өчен.

Укытучы:Рәсемгә карап Кәрләләрне  чагыштыр, аермаларын тап.

– Кәрләләрнен киемнәрендә төймәләре  җитми.

-Әйе, димәк безгә Карсылу төймә тагырга кушкан. Бүгенге дәресебезнен темасы: “Төймә тагу”

III. Практик эш: Төймәләр тагу.

Укытучы төймәләрне өләшеп чыга.

Укытучы:Төймәләргә карап Кәрләләрне сайлап алыгыз.Кәрләләрнен киемнәрендә нинди төймәләр?

-Тишекле.

Укытучы: Искә төшереп үтик, тишекле төймәләрне ничек тагабыз

-Тишекле төймәләрне төмә төсендәге җеп белән тегәбез.

-Төймәнен тишегенә 4-5 тапкыр кертеп тегәбез.

 Укытучы:Дөрес.Төймә тагу өчен нинди эш кораллары кирәк?

-Төймә тагу өчен кайчы, энә кирәк.

 Укытучы:Куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатлап китек.

  1. Кайчыны ябып, тегүчегә сабы белән каратып куегыз.
  2. Кайчыны билгеле бер урынга куегыз.
  3. Энәләрне мендәрчектә саклагыз.
  4. Теккәндә уймак киеп эшләгез.

Мөстәкыйл эш. Эш барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәлешен тикшерү.

Укытучы:Әфәрин, менә без Карсылунын биремнәрен үтәдек. Сездә Карсылу кебек уңган кызлар икәнсез.Карсылу үзе тырыш кызма?

– Әйе ул Кәрләләрнен өйләрен җыештырып, ашарларга пешереп торган.

Укытучы:Ә безнен мәктәбебездә, кемнәр җыеп-юып торалар.

-Җыештыручы апалар

Укытучы:Аларнын хезмәтләре бик авыр аларга ярдәм итү өчен  безгә нишләргә кирәк

-Чисталыкны сакларга

Укытучы:Тегү дәресләрендә 7 нче класс кызлары белэн без аларга халатлар теккән идек, төймәләрен тагасы калды.Ни өчен без аны үзебез тектек икән?

-Узен теккәч арзанырак була

Укытучы:Әйе. Әйдәгез бергәләп исәплик. Кибеттә эш халаты 500 сум тора.

1 метр материал -50 сум тора. Халат тегү өчен 3 метр материал кирәк димәк 150 сум, төймәләр җепләр өчен тагын 50 сум ничә сум янда калды 300 сум. Димәк халатны үзен тегү арзангарак төшә.

Халатта ничә төймә бар? Барысыда төймәләү өченме? Дәрестә без 5 төймә тагырга тиешбез.Халатларга нинди төймәләр тагабыз?.

-Аяклы төймәләр.

Укытучы:Аяклы төймәләрнен тегү технологиясен кабатлап үтик

-Тукыма төсендә, 4-5 тапкыр.

Укучылар мөстәкыйль эшлиләр.

Фабрикаларда төймәләрне автомат машиналарда тагалар (видио күрсәтү).

Дәресне йомгаклау:

Сегә дәрес ошадыма? Үзегезнен эшегезне ничек бәяәләр идегез?

Билгеләр кую.

2 комментария “Төймә тагу. Коррекцион 5нче сыйныф.”

  1. Алсу Says:

    Хәерле көннәр!

  2. Алсу Says:

    .

Шәрехләү