fbpx
01.09.2021

Замана сораулары: шәрә корсак, ертык чалбар…


замана

Замана сораулары…

Шәрә корсак чире.

   Хастаханә каршында хатынның чыкканын көтеп утырам. Янәшәдә балалар консультациясе. Гел килеп-чыгып торалар. Балаларын иярткән хатыннар белән бергә әлегә баласыз, әмма инде көмәнле хатыннар да еш уза.

Менә бер яшь хатын килә. Әллә чалбар, әллә трико кигән. Аңламассың. Шулкадәр тәненә сыланып тора, менә-менә ботлары, арт шәрифләре триконы ертып тышка ташып чыгар кебек. Футболкасы…кендектән өстә. Корсак яртылаш ачык. Мөгаен, җиде айлап бардыр инде бу корсакка.

Ниемә дип шулкадәр кешегә ачып салырга кирәк икән ул корсакны? Бусы узып китте. Икенчесе килә…анысы да нәкъ шул кыяфәттә. Яртылаш ачык корсак атлаган саен әле өскә менә, әле аска төшә. Карап торырга җирәнгеч.

Бәлки, мин заманнан артта калганмындыр, бәлки бу корсаклы хатыннар модасыдыр. Белмим. Әмма мин шуны беләм: без үскәндә йөкле хатыннар корсакларын белдермәс өчен махсус киң күлмәкләр тегеп кияләр иде. Әниләр корсакларының зураюын чит кешегә түгел, хәтта өйдәгеләргә дә сиздермәскә тырыштылар. Шуңа күрә таза-сау, сәламәт балалар тудырдылар. Ә хәзер ул шәрә корсакта үскән, бөтен кешенең күз уңында булган бала нишләп чирле булып тумасын, ди.

Соңгы елларда социаль челтәрләр артист хатыннарның йөкле корсаклары белән тулды. Зур корсагын ачып салып, аны я үзе, я ире сыйпап тора. Монысы нәрсәгә кирәк? Лайк җыйнау чиреме бу? Меңләгән кешегә шәрә корсагыңны күрсәтеп кенә танылып булмый бит инде. Артистлардан күрмәкче,  башка  хатыннар да  8-9 айлык корсакларын кеше хозурына куя башладылар.

Әдәп-әхлак кагыйдәләрен белмичә үскән буынның замана чире бу.  Рухи чирле кешеләрдән сәламәт балалар туар микән?..

 

Ертык чалбар

 

Тагын без үскәндә дип башларга туры килә инде. Өс киемнәре берәр җирдән ямалмаган бала сирәк булгандыр. Кием ел саен алынмый. Мәктәп формаларын да икешәр-өчәр ел кия идек. Парта арасында утырганлыктан, костюмның терсәкләре, чалбарның тез башлары һәм арт ягы тузып-тишелеп чыга торган иде. Шуңа күрә бик күп малайлар ямалган чалбар белән йөрделәр. Ул ямаулар бик пөхтә булырлар һәм аларны мөмкин кадәр сизелмәслек итәргә тырышырлар иде. Берәү дә тәне күренеп торган чалбар кимәде.

Хәзер исә шаккатырсың: кызында да, малайда да тез башлары умырылып төшкән чалбар. Ул джинси чалбарлар бик кыйммәт билгеле, тишеге зуррак булган саен кыйммәрәк тә түгелме икән әле? Тишек тишек инде ул – хәерчелек билгесе. Шушындый җитеш бай заманда тез башларын шәрәләндереп йөрү үзеңә хәерчелек теләгән шикелле булмый микән ул? Әллә инде шундый замана.

 

Кулда трубка, бармакта кнопка.

 

Күптән түгел райондагы оешмаларның берсенә барырга туры килде. Хәзер җайлы. Чиратта торып вакыт әрәм булмасын дип, госуслуги аша алдан язылып, көнен-сәгатен билгеләп куйдым. Нәкъ күрсәтелгән вакытка үземә кирәкле ишек төбенә килеп бастым. Шакып ишекне ачтым. Мөлаем генә кыз елмаеп каршы алды. “Утырыгыз…”- дип әйтеп бетерергә өлгермәде, өстәлдәге телефон шалтырады. Мөлаем кыз матур елмаеп, сөйләшә башлады.

Утырдым. Көтәм. Кыз көлә-көлә һаман сөйләшә. Биш минутлап сөйләшкәч, минем документларны сорап алды. Ачарга өлгермәде, өстәлдә яткан кәрәзле телефон җырлап җибәрде. Кыз көлә-көлә тагын сөйләшә башлады. Эшемне тиз генә хәл итәрмен дип алдан языла-языла килгәч, эч поша башлады.

Инде ун минут узды , минем документлар һаман ачылмаган. Әһә, сөйләшә-сөйләшә булса да документларны ачып куйды тагы үзе. Сөйләшү дә бетте. Нигә килүемне сорады. Мин җиңел сулап куйдым. Булмады, өстәлдәге телефон тагын безне бүлде. Иптәш кызы булды мөгаен,  күлмәк турында гәп куерта башладылар. Тик утырганчы эшләп утырсын дип, мин дә баш миен селкетә башладым.

Һәр нәрсәнең вакыты бар. Иртән билгеле бер вакытта йокыдан торасың, вакытында юынасың, кырынасың, бәдрәфкә кереп чыгасың. Һәр эш төгәл бер вакытта эшләнә. Бу көйләнгән, ритмга салынган. Бүлдермиләр, үзең белеп тәртибе белән эшләп барасың. Телефоннан сөйләшүнең генә вакыты юк. Ул теләсә кайсы вакытта шалтырый. Ашап утырасыңмы син, юынасыңмы, анда эше юк. Хәтта кайчаганда туалетка да килеп кысыла. Телефон синең тәртип белән бара торган бөтен эшеңне туктата. Нишләп аның да вакытын белеп шалтырый торган гадәте юк икән, ә?

Ниһаять! Күлмәк тикшерелеп бетте ахрысы. Мөлаем кыз матур елмаеп, миңа карады. Шул арада янәшә өстәлдә утырган ханым бер кочак папкалар китереп куйды.”Боларны киткәнче карап чыгарсың әле”,-диде. Кыз авыр сулап куйды. Нәрсәдер әйтмәкче иде, ярый әле телефон шалтырады. Ул арада кесә телефоны да җырларга тотынды. Кайсын алыр икән? Мине үземнең документлардан бигрәк шул кызыксындыра башлады.Әгәр өстәл телефонын алса, мин әйтәм, бу минем эшне хәл итә башлаячак, алмаса…

Замана кызы мин уйлаганнан шомарак булып чыкты. Кәрәзле телефонны колагы белән җилкәсе арасына кыстырып куйды, өстәл телефонының трубкасын кулына алды. “Хәзер яме”,-диде ул җилкәгә менеп кунаклаган телефонга һәм өстәл телефонын тыңлый башлады.”Эһе, эһе. Ярар.Булыр”,-дигән коры сүзләр генә чыккалап торды. Аны куйды. Җилкәдәге телефон кулга күчте и китте шуннан… Абзыегез кызның ике телефонын да бәреп ватардай булды. Сәгатемә карыйм, мин кергәнгә инде 15 минут булган. Әле хәл итәсе мәсьәлә турында сөйләшү башланмаган.

Ахыры ничек бетте дисезме? Үземнең кара исәп буенча, минем сорауны биш минутта хәл итеп була иде…әгәр телефоннар шалтырамаса. Ә болай нәкъ тә 35 минут утырып чыктым мөлаем кыз янында. Ни пычагыма ул госуслуги, алдан язылып, чиратсыз керү? Барыбер шул чиратта торган вакытны чыгардылар бит инде. Дәүләт оешмаларында кәрәзле телефоннан сөйләшүләрне тыймасалар, анда утыручы мөлаем кызлар минем шикелле күпләгән адәмнәрнең нервыларында уйнаячаклар әле. Хәер, күбегезнең шулай телефоннан сөйләшеп утырган ханым-туташларны күргәннәре булгандыр инде. Чөнки халыкны кабул итә торган оешмаларның барысында шундый хәл. Шуңа күрә кая килгәнемне язып тормадым.

Фәрит Вафин

 

 

 

Шәрехләү