fbpx
10.04.2020

Язлар кайта күңелдә. Балачак хатирәләре.


                                 язлар кайта

                                                     Яшьлекнең -көзе, картлыкның язы булмый.

 Сүз башы

Безнең интернат-мәктәп укучыларының күбесе шимбә һәм ял көннәренә өйләренә кайтып китәләр. Килгәч, дүшәмбе көнне кергән дәресләрдә, мин алардан ялларын ничек үткәрүләре турында сорашам. Барысының дип әйтерлек җаваплары бер: көне буе компьютерда утырганнар, телевизордан кино, мультфильмнар караганнар. “Урамга чыкмадыгызмыни?”- дип сорыйм. “Нәрсә калган анда!”- диләр. Шуннан үземнең балачак искә төшә. Яз көне уйнаган уеннар барысы хәтердә яңара. “Ниндирәк уеннар уйныйсыз соң?”-дип сорыйм кайбер “урамга чыктым” диючеләреннән. Әйтә алмыйлар. Чөнки бергәләшеп уйнаган уеннары юк. Менә хәзер язгы каникуллар башланды. Без үскәндә язгы каникулның хәзерге шикелле төгәл көннәре булмый иде. Кайчан карлар эреп, юллар йөреп булмаслык хәлгә килә, кайчан елгаларга су төшә – каникулны шул вакытта гына бирәләр иде. Чөнки мәктәпкә дүрт авылдан килеп укыйлар. Язгы пычрак юлларда 4-5 чакырымнан килү-кайту бик авырлаша иде. Ул заманда кышын карлары да ишелеп яуды, елгаларда ташулар да шаулап акты. Кайбер яз соңлап килгән елларда язгы каникуллар май бәйрәмнәре белән дә кушылып китә торган иде. Хәзер исә кышы кыш түгел, язларының да рәте калмады, елгаларда бозлар акканын күптән күргән юк. Ә шулай да язлар кайта.

 Балачак бәйрәмнәре

Язлар кайта. Яз – минем өчен балачакның иң сагындырып искә төшә торган вакыты булып тора. Истә калырлык бәйрәмнәре, көтеп алган каникуллары, иртәдән кичкә кадәр уйнаган уеннары белән гомернең иң якты, иң гүзәл мизгеле булып хәтердә яңара ул. Мәктәп тормышы язга җанлана, укып арылган булса да, яңа дәрт өстәлә иде. Иң элек зурдан кубып кошларны каршы ала торган идек. Мәктәп залы кош рәсемнәре белән бизәлә, төрле плакатлар эленә, концертлар күрсәтелә иде. Иң мөһиме: сыерчык оялары ясау бәйгесе була торган иде. Аны атналар буе эшлисең. Эш мәктәп остаханәсендә башлана һәм өйләрдә тәмамлана торган иде. Оя ясамый калган малайлар сирәк булгандыр. Хәтта кызларга кадәр сыерчык оялары ясау бәйгесендә катнашып, мактаулы урыннар ала торганнар иде. Шуңа күрә без үскәндә һәр өй каршында 4-5 оя булып, авыл сыерчык сайрауларыннан яңгырап тора торган иде. Эшләнгән сыерчык оялары мәктәп залының бер башыннан икенче башына кадәр тезеп куела. Ниндиләре генә булмый иде аларның!

Укытучылар һәр ояны бик җентекләп тикшерәләр: җил йөрерлек ярыклар калмаганмы, очып керү тишекләре тиешле үлчәмдә булганмы, агачка я түбәгә беркетү җайланмалары уйлап бетерелгәнме – барысын инә күзеннән үткәрәләр. Шуннан соң гына урыннар бирелә. Җиңүчеләргә линейкада бүләк бирәләр: бер дәфтәр, карандаш, ручка, бозгыч ише әйберләр. Җиңеп алган урын өчен алган бер карандаш ул заманның коточкыч зур бүләге, онытылмас истәлеге булып калган. Аңа кадәр әле 8 Март – әниләр көненә зур бәйрәмнәр була иде: мәктәптә, авыл клубында. Әниләргә бүләк итү өчен әйберләрне шулай ук үз кулларыбыз белән ясыйбыз. Кем агачка көйдереп чәчәкләр төшерә, кем кәгазьдән нәрсәдер ясый, кызлар чигә. Аларны бөтен мәктәп каршында матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап әниләргә тапшыра торган идек.

Ә Май бәйрәмнәре үзе бер зур шатлык, олы куаныч иде. Көннәр матур, кояшлы, җылы. Күңелгә рәхәт, һәр җирдә бәйрәм кәефе. Урамда кешеләр бер сәбәпсез бәйрәм рухыннан елмаеп йөриләр, хәл-әхвәл сорашалар, бер күрше икенчесенә үзе пешергән коймагын, кабартмасын, бәлешен кертә. Без үскәндә капкаларны эчтән бикләп кую дигән нәрсә юк иде. Без малайлар теләсә кайсы иптәшебезгә көннең теләсә кайсы вакытында сораусыз-нисез килеп керә ала идек. Һәрвакыт үзара аралашып, уйнашып-әүмәкләшеп үстек. Авыл тормышы җанлы, аның ниндидер яшәү дәрте бирә торган бер серле рухы бар иде.

Ә инде авыл клубында кино да күрсәтелсә, башлар күккә тия, бәйрәм өстенә бәйрәм була иде. Юк, кинолар сирәк булмады, киресенчә бик еш, кайчакларда көн аралаш дип әйтерлек була торган иде. Мәктәптән кайткач, кибеткә барып, ипи алып кайту безнең ише малайлар өстендә. Кино белдерүләре шул кибет ишегенә ябыштырылып куела. Кинога керү бәясе 5 тиен. Шул биш тиенне әнидән эләктереп, сәгать дүрттә кинога чабасың… Хәзер диванга кырын ятып көн саен кино карыйсың, берсе дә истә калмый. Балачакта караган кинолар, аларның күбесе сугыш турында иде, ни хикмәт бүген дә күз алдында тора

Язгы тау башы

Язлар кайта. Кояш карап, салкын кышны җиңеп, көннәрне җылытып, гөрләвекләр ага башлаган вакыт. Иң элек тау башлары кардан арчыла. Әле җир кибеп бетмәгән, аяк асты юеш, кайбер урыннарда баскан саен чупыр-чапыр килә. Әмма инде шул вакытта бөтен тау башы безнең ише бала-чага белән тулган була. Кемнәрдер берсен-берсе куа, кемнәрдер җиргә ятып тәгәри, кемнәрдер инде кипшереп киткән урыннарда “җир алыш” уены белән мәж килә. Зуррак малайлар яр кырыена якын ук килеп, үкчәләре белән яр кырыендагы балчыкны тибеп-тибеп, ташу суына төшерәләр. Кәз кисәкләре чупылдап суга барып төшә, кайберләре шундук суга чума, кайберләре ташу суында болгана-чолгана түбәнгә агып китә.

Кечерәк малайларның да шулай эшлиселәре килә. Әмма көчләре җитми, кечкенә генә кисәкләр яр кырыеннан аерылып китәләр дә, мескен генә булып аска тәгәриләр. Малайларның исләре китми, эреп бетмәгән урыннардан җепшек карны йомарлап алалар да, ташу уртасына томыралар. Әмма бу гына аз, нәрсәдер җитми, кызыграк әйбер күрәсе килә. Якындагы өйләрдә торучы малайлар йөгерә-йөгерә өйләреннән салам күтәреп киләләр. Зуррак малайлар ташу суында агып барган боз кисәген таяклар белән эләктереп алалар да, шуңа саламны куеп, ут төртеп җибәрәләр. Менә ул язның иң югары мөнбәре! Балачагында моны күрмәгән кеше язны кояш җылыту, кар эрү дип кенә күз алдына китерә. Ташу суына карап, бозлар акканын, шул бозларда янып барган учак төтенен күрү Лувр музеена кереп, “Моно Лиза” картинасын караудан мең мәртәбә артыграк. Кешенең табигать белән бәйләнешен, аның бер йөрәк булып типкәнен бары яз көне һәм бары балачакта гына белеп була.

 Язлар кайта…Ә ул яз көнендәге уеннар! Алар инде елның бүтән вакытында уйналмый, бүтән уен-шөгыльләр китә. Караңгы төшкәнче уйный торган язгы уеннардан иң нык хәтердә калганнары – “Җир алыш” һәм “Шак-шок” уеннары. Татар теле бетеп, татар тарихы яшерелеп бара. Бәлки дистә еллардан соң татар балаларының тарихта калган уеннарын өйрәнергә алынучы этнограф галим-голамәләр  килеп чыгар. Шуңа күрә яз көне үзебез бирелеп уйнаган шушы ике уен турында тәфсилләбрәк язам. Димәк, беренчесе – “Җир алыш” уены.

Иң элек пәке белән җиргә әйләнәсе 1-1,5метр булган түгәрәк сызыла. Ике малай түгәрәк уртасына кереп баса. Беренчесе пәкене җиргә кадалырлык итеп ыргыта. Пәке төшкән урыннан түгәрәкне кисеп ала –  бу җир хәзер аныкы. Шуннан пәкене очы белән баш бармакка куеп, әйләндереп җиргә ыргыта. Пәке җиргә кадалган урыннан тагын җирне үзенә кисеп ала. Шул рәвешчә һәр бармакка куеп һәм аннан соң баш, маңгай, күкрәк, хәтта тешләргә куеп пәкене җиргә кадыйсың. Пәке кадалмаса, икенче малай уенны дәвам итә. Ахырда җиңелеп баручының җире аяк белән басып торалмаслык хәлдә кала. Шулай да аякның кырыйлары белән булса да, басып торырга тырышасың. Егылсаң – беттең җиңелдең, җирсез калдың.

Егылып уйный торган икенче уен – “Шак-шок” уены. Яз көне һәр малайның кулында берсенең озынлыгы 70-80см., икенчесе кечерәк – 10-15см.лы ике таяк булыр иде. Уйнар өчен җиргә кечерәк бер уентык ясыйсың. Шуның өстенә аркылы итеп кечкенә таякны куясың. Шуннан зур таяк белән астан кечкенә таякны чөеп җибәрәсең. Зур таякны уентык өстенә аркылы салып куясың. Каршы якта торучы малайларның берсе – кайсы алдан эләктерә, шунысы җирдә яткан зур таякка тидерергә тырышып, кечкенә таякны ыргыта. (Аңарчы зур таяк белән кечкенә таяк очкан ераклыкны саныйсың. Мәсәлән, 5,7,10 таяк. Ничә таяк чыкса, шуның кадәр очко синеке була). Тидерсә, зур таяк аның кулына күчә. Тидерә алмаса, уенны таяк хуҗасы үзе дәвам итә. Кечкенә таяк очып килгәндә аны һавада ук эләктереп алырга тырышалар. Тотып алса, уенны шул дәвам итә. Әмма таяк ыргытуның үз хикмәте бар. Беренче ыргытканда җирдән булса, икенчесендә һавада кулдан ычкындырып, өченчесендә һавада ике тапкыр сикертеп, аннан өч тапкыр сикертеп ыргытырга кирәк. Бу уен язгы тау башында икешәр, өчәр җирдә уйнала торган иде. Чөнки балалар күп, бер командага гына сыеп бетүе мөмкин түгел.

 Язлар кайта. Әле шушыны искә төшереп язганда уйлап утырам: никадәр хәрәкәт, никадәр төгәллек һәм санап барып хәтердә калдыру кирәк булган бу уенда. Бүгенге балалар өчен фән кандидатлары тәкъдим иткән уеннар белән ярыша аламы соң безнең балачак уеннары?! Без һәрвакыт хәрәкәттә, иптәшләр белән аралашып, сөйләшеп, уйнашып-сугышып үскәнбез. Чыныгу, камилләшү, физик ныгу өчен бөтен табигый шартлар булган. Әле ялантәпи, җыелып торган кар суларын чәпелдәтеп, йөгереп йөрүләр турында язмыйча кала язганмын икән. Аяк киемнәрен, носкиларны салып куя идек тә, чалбар балакларын сызганып, китә идек елга үзәнлекләрендә эремичә калган кар өстеннән чабышып. Аяклар ут булып кыза, әмма бер генә тапкыр да салкын тиеп авырып ятканны хәтерләмим.  Шуңа күрә бүгенге мәктәптә укучы балаларны бик кызганам мин. Бертуктамый йөткерәләр, борыннарыннан ага. Алар бит язны тәрәзәдән генә күрәләр, саф һава суламыйлар, компьютер уеннарын гына беләләр. Яз һавасын күкрәкләре тулганчы суламаган, һавада яз исен, агач бөреләре исен сизмәгән, табигать тернәкләнүен күрмәгән, кошлар сайравын ишетмәгән бала ничек  физик һәм рухи яктан сәламәт булып үсә алсын ди. Тәрәз төбендә үсеп утырган зәгыйфь гөлләр белән бер инде алар.

 Язгы хезмәт

Язлар кайта. Яз – уеннары белән генә түгел, галәмәт күп эшләре белән дә истә калган. Ул эшләрнең күбесе май аена туры килә иде. Совхозның йөзәр гектар җирдә утыртыласы бәрәңгесен подваллардан чыгарып, чистартып-ярып бирү без – укучылар өстендә. Бер-ике сәгать укытып алган булалар да, өйләргә кайтарып җибәрәләр. Тиз генә чәйләп аласың да, чиләк күтәреп, фермалар янындагы бәрәңге подвалына йөгерәсең. Укытучылар инде шунда сине көтеп торалар. Китә баздан чиләкләп бәрәңге ташу, аны чистартып, капчыкларга тутыру. Иртәгесен тагын шул ук эш. Атналар, унар көнгә сузыла иде бу бәрәңге чыгару эше. Арыта, әмма алҗытмый, туйдырмый иде үзе. Шулай тиеш диеп кабул иткәнбездер инде. Ә бәлки укудан туйган язгы матур көннәрдә бергәләшеп эшләп йөрү күңеллерәк, җиңелрәк булгандыр. Караңгы бәрәңге базларыннан бәрәңге чыгару эшеннән котылу миңа тиз генә насыйп булмады әле. Дистә еллардан соң университет бетереп, мәктәпкә укытырга кайтканнан соң тагын шул ук эшләрне дәвам итәргә, әмма инде укытучы буларак дәвам итәргә туры килде.

Аннан бер көн мәктәп астындагы елгада буа буа идек. Менә монысы күңелле эш иде ичмаса. Кәзләр ташып, агач ботаклары салып, агып яткан елганы туктата башлыйсың. Эшләгән саен су күбрәк җыела бара. Су арткан саен шатлык арта. Чөнки җәй буе шушы буада үзебез коеначакбыз, саллар ясап үзебез йөзеп йөриячәкбез. Шуңа да буаның ныграк булуы, көчле яуган яңгырлардан соң җимерелеп, агып китмәве кирәк. Шуны уйлап, салган балчыкны аяклар белән көчлерәк таптыйбыз, носилкалар белән кәзләрне күбрәк ташыйбыз. Кичкә таба эш тәмамлана. Кайбер елларда көчле яңгырлар булмаса, буа суы көзләргә кадәр тора иде. Рәхәт иде су буендагы йомшак чирәмдә ялан тәпи йөрүләре, җылы суда коенулары. Баланың үзенә шатлык китерә торган файдалы хезмәт булган бу.

Яз көннәрендә бик күп агач та утырттык әле без. Безнең балачакта утырткан чыршы-нарат полосалары бүген Шушма алгасы ярларында зур урман булып үсеп утыралар. Шушмабаш, Үгез Елга, Каратай авыллары буйлап Апазга барганда бу агачларга карап, мин үземнең бәхетле балачагымны, мәктәптә укып йөргән елларымны сагынып искә алам. Никадәр күркәм хезмәтебез калган, сокланып карарлык агачларыбыз үскән!

Нәтиҗә

Язлар кайта…Без укыган еллар белән бүгенгене чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Иртәдән кичкә кадәр урамда уйнаганбыз, эшен дә арып, тирләп-пешеп эшләгәнбез. Аллага шөкер, берәү дә хәлдән таеп егылмаган. Берәү дә “Ник минем баламны эшләтәсез?” дип мәктәпкә килеп, тавыш-гауга чыгарып йөрмәгән. Унны бетергәннән соң, безнең классның яртысыннан артыгы югары уку йортларына керде. Бер тиен түләмичә, бернинди блатсыз. Безнең балачак – гомер язы булган икән. Шатлыклы, бәхетле, борчусыз балачак… Шуңа күрә дә елның яз вакыты шулай нык булып, истә калырлык, сагындырырлык булып күңел китабына язылып калгандыр инде. Әле бүген дә һәр килгән яздан нәрсәдер көтәбез. Язлар җитү белән сәламәтлегебез артыр, эшләребез җиңеләер, тормышыбыз яхшырыр, дөньялар тынычланыр кебек. Язлар ничек килгән булса, шулай узып та китә. Без көткән үзгәрешләр генә никтер күренми. Барчасы элеккечә дәвам итә. Күрәсең, картлыктагы язлар белән балачак язы берничек дә туры килә алмыйлардыр шул инде.

“Язлар кайта күңелдә” дигән бу язма “Татарстан яшьләре”нең 9 апрель (2020) санында басылып чыкты.

“Язгы каникул” дигән дәрес планы

                                                                                                   Фәрит Вафин

Шәрехләү