fbpx
18.01.2018

Роза Хафизова. “Киек Каз Юлы”.


киек каз юлы
Чупрәле муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Иске Чупрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Фатыйхова Эльвира Әмир кызы . Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” повесте буенча укучылар конференциясе. 

  Календарь – тематик план әзерләү эшләре мине, укытучы буларак, җәйге кичләрен отпускы вакытында да битараф калдырмый. “Нигә?” дисәгез, җавап гади: тыныч кына, ашыкмыйча дәреслек белән танышу, нинди әсәрләр барлыгын белү миңа мөһим. Хикәяләр, әкиятләр, әсәрләр эчтәлегенә күз салып чыгам. Туган ягыбыз, Ватаныбыз тарихын ачыклаучы әсәрләр мине аеруча кызыксындыра. Нинди телдә бирелгән алар: балаларга аңлашырлык дәрәҗәдәме, әллә инде күбрәк фәнни телдәме.

 Әсәр өстендә эшләгәндә нинди технологиягә таянырга, укытучының роле нинди булырга тиеш? Әйе, борынгы Болгар җирендә үсеш алган ханлык, губерния, ә хәзер инде җир шарының күп почмакларында танылган Татарстан Республикасы тарихын башлангыч сыйныф укучысына ансат кына өйрәтү күз алдына да килә торган эш түгел. Кулымда “Татарстан китап нәшрияты” тарафыннан бастырылган 4 сыйныф өчен “Уку китабы” дәреслеге. Авторы Ягъфәрова Р.Х. Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” (повестьтан өзек) әсәре минем игътибарымны җәлеп итте.

 Беренче юлларны укыгач ук кызыксынуым артты Һәм җитди бер уй борчый башлады. Өзектә “сугыш астында калган кешеләрнең туган-үскән җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булулары турында” сүз бара. Великие Луки дигән шәһәрдән татар авылына кызы Лира белән бер апа кайтып төшә. Тарихта никадәр зур урын алып торучы, һәрбер гаиләгә кагылышлы сугыш вакыйгалары хакында сөйләнелә бит бу әсәрдә! Юк, мондый темаларны 45 минут эчендә “өстән кыркып чыктым” белән генә үтеп булмый.

РСФСР составында ТАССР сугыш елларының һәр авырлыгын һәр шәһәре, һәр авылы белән күтәргән. “Бу теманы да һәр гаилә белән күңелнең бөтен кылларын кузгатырлык итеп, балалар күңеленә үтеп керерлек итеп өйрәнәсе

иде!”-дигән фикер башыма нык итеп кереп утырды. Әллә нинди “велосипедлар” уйлап чыгарасы юк. Дистәләгән еллар буе үзен аклап калучы, чараларны күркәм формада үткәрергә мөмкинлек бирүче “укучылар конференциясе” бар бит.

Ниһаять, компьютер-планшетлардан, смартфон-айфоннардан котылырга бер период булды. Бар гаилә повесть укый. Нинди шатлык – китап кулда! Менә ул көтеп алынган көн! Бүген безнең сыйныф бүлмәсендә укучылар конференциясендә катнашучылар утырган. Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” повесте буенча өч буын фикер алыша: укучы балалар, аларның әти-әниләре һәм олырак буын (әби-бабайлар, апай-агалар). Укучы балалар, әлбәттә, балалар турында сөйли инде.

  1. Лира белән авыл балалары арасындагы мөнәсәбәтләр күпкырлы: Лира күнегүләр ясап күрсәтә. (“Беркөнне Лира тау астына озын сары тасма алып төшкән. …Лира кулындагы тасманы селтәп җибәрде дә: “Художественная гимнастика”, -диде.) Татар балалары беренче тапкыр гимнастика турында ишетәләр.
  2. Балалар телләр өйрәнү буенча кызыклы уен уйлап чыгаралар. Лира татар телен өйрәнергә тырыша, ә татар балалары урыс телен өйрәнә. (Лира әйтә: “Да, уши”,-ди. Мин әйтәм : “Колак”.)
  3. Төп геройның кичерешләре турында кыз балалар сөйли. Малай дулкынлана, тышкы кыяфәтенә игътибар итә башлый. (“Шәп булды бит бу: аяклар да ап-ак, бит-кулым да чистарды”, “Су белән юеш чәчемне артка сыпырдым.) 4 нче сыйныф малайлары кызларга карата булган хисләр, кичерешләр турында шундый аудитория алдында, әлбәттә, сөйләми. Күрәсең, берәүләре ояла, ә икенчеләре хәтта хурлана. Геройның кичерешләре Лира белән бәйле бит, ә ул- кыз.

Фикер алышуны дәвам итеп Сафиннар гаиләсе шундый мәгълүматлар белән уртаклашты: эвакуацияләнгән ун меңнәрчә кеше Казанда үзләренең икенче йотларын таба. Казан халкы 1942 елның язына – сугышка хәтле чордагыга

караганда, 401 меңнән 515 меңгә җитә.

Шәһәр халкы украин, белорус, эстон, латыш һ.б. милләт халкын туганнарча җылылык белән һәм киң күңеллелек күрсәтеп каршы ала. Алар белән үзләренең тору урыннарын һәм ризыкларын бүлешәләр. Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы” әсәрендә дә бу җылы мөнәсәбәтләр балалар аралашуы аша күрсәтелә. Лира сөйкемле, матур. Аның тирәсендәге балалар да үзгәрәләр. Үз-үзләренең тотышлары, тышкы кыяфәтләре, аралашулары өстендә эшли башлыйлар. Ызгыш, бозыклык юк. Лира таныш булмаган балалар белән үзен гади һәм күркәм тота. Мондый мөнәсәбәтле булу, һичшиксез, балаларга олылардан килә. Димәк, олылырга карап, балалар да үзләрен тоту юнәлешен барлыйлар. Татар халкы ачык йөз белән авылга кайтучы кешеләрне каршылый.

Мингалиевлар гаиләсе журналист-краевед Р.С. Субаев тарафыннан язылган “Чүпрәле: узган еллар, үткән юллар” китабыннан шундый өзек китерде: “Дошман басып алган районнардан эвакуацияләнгән совет кешеләрен сыендыруда да безнең Чүпрәле районы халкы киң күңеллелек күрсәтте. Безнең районда фронт астыннан качучылар саны ярты меңнән артык булды, шул исәптән 204 мәктәп балалары булганга Матак, Мунчали, Иске Чокалы, Чуваш Чүпрәлесе авылларында балалар йортлары эшләде.”

Соңгы юлларны дәлилләп дәү әниләребез Гүзәлия апа Сабирҗанова һәм Җәүһәрия апа Якуповалар сүзгә кушылды: “Без Иске Чокалы авылында туып –үстек. Авыл бер кызыклы гадәткә ия иде. Кышкы каникул вакытында 6-8 сыйныф кызлары “мәзәк җыям” дип классташларын, күрше кызларын, туган-тумачаларын чакырып “мәзәк уздыралар”. “Мәзәк” дигәне- җыр-бию, уен-көлке, такмак әйтү, сүз остасына ярышлар һәм башка уеннардан тора иде. Азагында бүләк тарату көтә: алдан гәҗиткә төреп куелган кәнфит-прәникне аласың да өйгә чаптырасың.

Такмаклар арасында аңлап бетерми торганы бар иде. Безгә ул буыннан буынга килгән инде, ә мәгънәсенә төшенмибез. Уйлап карагыз, 70 нче елларда Татарстанның урыс сүзе кермәгән, аралашканда чиста татар телендә (мишәр диалектында) сөйләшкән иң ерак авылларының берсендә “Андрюша, Николай,

Тула, Родина” дип такмак әйтәләр. Олыгая барган саен “Бу такмак каян килгән ?”-дип сорау куя башладык. Кызык бит. Ә такмак менә шулай яңгырый :

-Андрюша, Николай,

Кем соң синеке?

Андрюша, Николай,

Кем соң синеке?

-Эх, Тула, Тула –я,

Тула-Родина моя.

-Ошадың күңелләремә

Ятка бирергә кая…

Безне кызыктырган сорауларга авылыбызның тарихында җавап таптык. Сугыш елларында Иске Чокалыда балалар йорты булган. Кыска гына такмакка анализ ясасак, күп нәтиҗәләр ясап була:

1) Такмакны уткен, жыр телле мишәр кызы уйлап чыгарган, күрәсең. Урыс телен яхшы белмәгәнлектән җөмлә төзелеше отып калган гади сүзләрдән тора. “Кем соң синеке?” дигәне “Откуда ты родом? Ты чей?” буладыр.

2) Җаваптан күренгәнчә, килгән балалар Тула шәһәреннән дә була.

3) “Андрюша” дип эндәшү татарларның балаларга карата аеруча йомшак күңелле булып , якын итеп карауларына дәлил.

4) Урыс малайларының җавабында иң беренче хис-тойгы, кичерешләрне белдерүче “Эх” ымлыгы куелу да авторга хөрмәтне арттыра, чөнки шушы “эх” аша ул эвакуацияләнгән балаларның йөрәк әрнешен, югалту-сыкрануларын, туган җиренә карата сагышларын халыкка җиткерәсе килгәндер.

5) Авыл халкы ул балаларны чын күңелдән ярата. “Ошадың күңелләремә” дип рухи байлыкны, уртак язмышны бергә кичерергә әзер булуны күрсәтә.

Без, бүген, укытучылар, күп нәрсәгә җаваплы. Кирәк вакытта “эчке барометрыбыз” ялгышмаса иде. Әгәр татар халкының язмышы билгеле бер образга кереп алдыбызда пәйда булса, чал чәчләреннән үбеп, җыерчыклы кулларын җылы күкрәгенә кысып: “И-иии, сөекле халкым, тарихи вакыйгаларның диңгезендә чумдың да, баттың да, дулкыннарга ыргылдың, калкып чыктың. Яшә, халкым, без – синең дәвамың”,- дип әйтерлек буын үстерсәк иде!

Күчереп алырга:                 Роза Хафизованың “Киек Каз Юлы”

Шәрехләү