fbpx
26.02.2022

Игелекнең чиге юк. Проект эше.


игелек
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле укытучылары Закирова Эльмира Сөлләмовна, Хаҗиева Рәмзия Дамировна. “Игелекнең чиге юк” (проект эше) 

Кереш

   Без Азнакай районы Актүбә бистәсендә яшибез. Туган ягыбызны, туган бистәбезне бик яратабыз. Безне туган якка кагылышлы барлык нәрсәләр дә  кызыксындыра. Ноябрь аенда без яңа проект өстендә эшли башладык. Бу проектны эшли башлауга мотив Аяз Гыйләҗевнең  “ Җомга көн кич белән” әсәрен укыганнан соң туды. Әсәрнең төп герое Бибинур язмышы безне тетрәндерде, ә кылган игелекләре сокландырды. Безнең алда янәдән сораулар туды. Ә хәзерге вакытта Актүбәдә ятим балаларны алып үстерүче гаиләләр бармы? Бу гаиләләрдә балалар бәхетле яшиләрме икән?  Без  күп балалар алып үстергән  Шәйдуллиннар гаиләсе  тормышы белән кызыксындык һәм проект эшенә алындык. Проектның проблемасы – Актүбәдә ятим һәм караучысыз калган балаларны гаиләгә алып тәрбияләүчеләрнең тәҗрибәсен ачыклау.  Проектыбызның исеме “Игелекнең чиге юк” дип атала.

       Без сайлаган “Игелекнең чиге юк” дигән тема бик актуаль дип саныйбыз.  Игелеклекнең чиге юк. Ятим балаларга гаилә бәхете бирүне, терәк булуны, аларны яратуны бернинди бизмәндә дә үлчәп булмый.

       Үзебезнең алдыбызга  түбәндәге максатны куйдык:

  1. Тәрбиягә бала алучы үрнәк гаилә тормышы белән танышу.
  2. Гаилә – иң ышанычлы сыеныр урыныбыз икәненә этәргеч ясау.

       Төп максатка ирешү өчен  түбәндәге бурычлар куелды:

  1. Әлфия Николай кызының гаиләсе турында туплаган материалларны билгеле бер тәртипкә китереп, эзлекле рәвештә аның тормыш  тәҗрибәсен яктырту.
  2. Гаиләләрдә татулык, миһербанлылык, олыны – олы, кечене – кече итә белү, игътибарлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләү.
  3. Гаиләдә ятим балаларны тәрбияләү тәҗрибәсен мәгълүмат чараларында яктырту, презентация эшләү.

         Эзләнү объекты: ятим балаларга гаилә җылысы биргән Шәйдуллиннар гаиләсе.

         Эзләнү предметы: Шәйдуллинар гаиләсенең игелеклеге.

        Гипотеза: Шәйдуллиннар гаиләсендә үскән ятим балаларга да игелек орлыклары салыныр дип уйлыйбыз.

       Тикшеренү методлары:
– эзләнү;
– анализ ясау;
– гомумиләштерү.

Көтелгән нәтиҗә: игелекнең чиге юк

Төп өлеш. Игелекнең чиге юк

  1. А. Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәрендә Бибинурның игелеклелеге

       Әхлак тәрбиясе – бүгенге тормышта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Ул кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтендә, ата-анасына, туганнарына, күршеләренә, хезмәттәшләренә һәм башкаларга  булган мөнәсәбәтендә  чагыла һәм безгә борын-борыннан, әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Әхлак мәсьәләсен күтәргән әсәрләр әдәбиятта очрап тора. Шундый әсәрләрнең берсе – Аяз Гыйләҗевнең  “ Җомга көн кич белән” әсәре.  Әсәрдә Бибинурның  язмышы бирелгән. Ул ятим калган балаларны үз балалары кебек тәрбияли. Бибинур һәрвакыт яхшылык кына эшли.

       Әсәрнең төп темасы –  игелек, шәфкатьлелек. Бибинур өчен бәхет ул – игелек , яхшылык кылу. Бибинур ул – шәфкать анасы – башкача яшәүне күз алдына да китерми. Ярдәм итүне ул кемгәдер яхшылык эшләү дип тә уйламый. Шәфкатьлелек – Бибинур әбинең гадәти яшәү рәвеше. Шуңа күрә танышына да, таныш булмаган кешеләргә дә, дошманнарына да ярдәм итәргә генә тора. Шул  максатында  яшьлеген дә, мәхәббәтен дә, гомерен дә кызганмый. Бибинур кебек кешеләр тормышыбызны матурлыйлар, мәхәббәтнең  олылыгын  раслыйлар; шәфкатьлелек, игелек үрнәге булып торалар.

  1. Язмыш сынаулары

       Язучы Ф. Бәйрәмова сүзләре белән әйтсәк: “ Бу дөньяда адашмыйча – саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга?”  Бу  сүзләр Актүбәдә  гомер итүче Әлфия  апа Шәйдуллинага  туры киләдер дип уйлыйбыз. Язмыш бик иртә сыный башлый  аны. Әлфия  апа тумышы белән Азнакай  районы Чалпы авылыннан. 1958 нче елның 10 нчы ноябрендә дөньяга килә. Дүртенче  баласын тапканда әнисе үлә. Кечкенә Әлфиягә ул вакытта 3 яшь була. Аларны Омск шәһәрендәге балалар йортына урнаштыралар. Сигез ел аңа кимсетүләргә, кыйналуларга түзеп яшәргә туры килә. Әлфия апага унбер яшь тулгач, аны  Чалпы авылындагы әбисе янына кайтаралар. “ Бик ярлы яшәдек. Авыр булды тормышыбыз. Мунчага чакыручы да юк иде ”, – дип искә ала ул чорларны. Шулай ул әбисе тәрбиясендә үсә. Ул  вакытларны Әлфия апа сагынып искә төшерә. Соңыннан ул әбисен 102 яшькә кадәр тәрбияли, 10 ел әбисе урын өстендә  була . “ Ятим еласа, җир-күк елар ”, ди халык. Елаган чаклары күп булгандыр. Ул хәзер генә   “Тормышым көчле!”-дип әйтергә ярата.

       Ә ул чакларны  искә төшерсәң… 18 яшь  тулуга  кияүгә чыга. Китап -ханәчеләр әзерли торган техникумны, аннан Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Укуын тәмамлагач, Әлфия апаны Чубар-Абдул авылына эшкә җибәрәләр. Беренче баласы тугач та үлә. Ата-ана өчен бала – иң кадерле җан иясе. Әлфия апа тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәр өчен тырыша. Икенче баласын, Фәридә исемле кызын,  сыер сауганда дөньяга китерә. Төпчек улы Азнакайда яшәгәндә туа. Ул вакытта гаилә Зифа  исемле киң күңелле, мәрхәмәтле апада яши. Эштән курыкмый  Әлфия апа, 25 сутый бәрәңгене дә  утый, эшенә дә йөгерә. Ана сабыйларына бар назын  бирә, балаларын аякка бастыруга  бар көчен куя. Кызы Фәридә бүгенге көндә гаиләсе белән бистәбездә яши. Тормыш иптәше белән кызлары Гүзәл, уллары Артурны үстерәләр. Улы Илнур хәзерге вакытта Себердә эшли. Әлфия апа күп еллар Актүбә коррекцион мәктәбендә балаларга татар теле укыта. Хезмәтендәге унышлары өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек.

  1. Гаилә-тормышыбызның нигезе, дәүләтнең көзгесе

       Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Тату гаилә – бәхетле гаилә, –  ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “ җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы. Һәр җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә нык булыр.

        Атаклы мәгърифәтче, галим Риза Фәхреддин  үзенең хезмәтләрендә: “Һәр җәмгыятьнең яисә милләтнең иң кечкенә кисәге – гаиләдер. Гаиләнең нигезе ата – ана белән төзелә”, – ди һәм шунда ук ата-ананың балаларга булган вазифаларын да санап китә. Бу– баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбия бирү, дине вә милләте өчен файдалы итү. Ә балалар үз чиратында ата-ананың яхшылыкларын, үзен тәрбияләүгә куйган хезмәтләрен камил кылып кайтарырга, көченнән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итәргә һәм хөрмәт күрсәтергә тиеш.

        Алтын Урда чоры шагыйре Котбның сүзләренә игътибар итсәк, аларның дөреслегенә инанасың. “Кеше – галәмнең олы заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел: дөньяга килгән икән, гыйлем-һөнәр тупларга, холкын тәрбияләргә, игелекле балалар үстерергә, сөяргә һәм сөелергә бурычлы. Бары шул вакытта гына кеше, гәрчә бу дөньядан китеп туфрак булса да, буыннар хәтеренә игелекле исем белән кереп кала”, –- дигән ул.

        Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында? Бозыклыкның , явызлыкның, гаделсезлекнең сәбәпләре нәрсәдә? Дөрес, тәртипле итеп яшәр өчен кемнәрдән, нәрсәдән өйрәнергә соң? Безнең бүген шушы сорауларга җавап табасыбыз  килә.

        Бүгенге намуссызлык, гаделсезлек, әхлаксызлык колач җәйгән тормышта әле ак кәгазь кебек керсез, пакъ, бар нәрсәгә дә ышанучан бала күңеленә ата- бабаларыбыздан килгән әдәп, әхлак кагыйдәләре белән бергә, мәгърифәтче, галим Риза Фәхреддин нәсыйхәтләрен дә салырга кирәк. “Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дигән фикерен тормышка ашыруда бар көчне кызганмый шөгыльләнсәк, җир йөзендә ялганлау, икейөзлелек, куркаклык, ялагайлык, хыянәт, үтереш, ятим калган балалар кебек күренешләр  булыр идеме?

       Кызганычка каршы, хәзерге  тыныч вакытта да, ятим балалар саны кимеми. Тәрбиягә ятим бала алучы гаиләләр шактый. Дөрес, хәзер инде моның белән берәүне дә шаккаттырып булмый. Соңгы өч елда республикада дүрт балалар йорты ябылган. Яшерен–батырын түгел, бу­лачак ата–аналарның күбесе сау-сәламәт бала алырга тели. Элегрәк кеше баласын үзенә алучыларны эт итеп сүгүчеләр дә, “акчага гына кызыгып алган икән” дип сөйләүчеләр дә булды .

  1. Тәрбиягә алган баларның тормыш юллары

        Күз курка, кул эшли,  – диләр бит.  Әлфия Николай кызы  шул батыр, изге җаннарның  берседер. Ул  унбер баланы тәрбиягә алып үстерә, гаиләле итә.        Иң беренче булып Әлфия апа тәрбиягә Зарипова Венера исемле  кызны ала. Кыз гаилә куенында,  яңа әти-әнисенең  үзенә булган җылы мөнәсәбәтендә, мәхәббәтендә үсә. Хәзер үзенең дүрт баласы үсә, Азнакай шәһәрендә яшиләр. Әлфия апа белән аралашып торалар.

       Икенче асрамага алган кыз –  Вафина Нәйсә исемле була. Әлфия апа бу кызын да хезмәт сөючән, кешеләргә карата игътибарлы зат итеп тәрбияли. Нәйсә Актүбәдә яши. Кунакка йөрешәләр.

       Язмыш сынаулары Әлфия апаны  чыныктыра. Энесенең хатыны үлә. Шуның улын 6 яшьтән алып үз гаиләсендә үстерә. Бу чорларда дәүләттән бернинди дә ярдәм күрсәтелми. Сакуров Александрга унбиш яшь тулгач,  хөкүмәт акча түли башлый. Менә шул чорда Азнакай опекасы Әлфия апаны үзенә чакырта. Чалпыда яшәүче Черных Наташа исемле кыз баланы тәрбиягә алырга тәкъдим итәләр. Куркыныч, авыр тормышта яшәгән кыз баланы 18 яшькә кадәр үстерә. Анасы нинди булуга карамастан, бала өчен барыбер ул иң газиз кеше булып кала шул. Наташа унсигез яше тулгач, әнисе янына китә.

       Әлфия апа тәрбиягә алган балаларның бары­сының да сәламәтлекләрендә кимчелекләре була. Ятим балаларның күңеле яралы. Аларның карашларында ук моңсулык ярылып ята, йөзләренә һәрнәрсәдән, һәркемнән курку язылган. Ләкин алар да бит башкалар кебек үк тулы хокукка ия булган кешеләр. “Аларны тәрбиягә алу бер хәл, кеше итеп үстерәсе дә бар бит. Әлбәттә, бу минем өчен зур җаваплы эш”,ди Әлфия апа. Ятим яки караучысыз калган баланы тәрбиягә алу – җаваплы һәм җитди адым. “Бишектәге бишкә төрләнә дигәндәй”, үз йөрәгеңнән өзелеп төшкән баланың да холкы төрлечә була бит. Ата-анага үзе тудырган нарасыйны үстерү өчен дә күп көч һәм тырышлык куярга туры килә.  Балалар үсә барган саен, аларны борчыган  проблемалар да арта.

       Кайбер гаиләләрдә асрамага  алынган  балалар  унсигез яшьләренә җиткәч, үз тормышларын үзләре дәвам итсеннәр диләр. Ә Әлфия апа андыйлардан түгел. Ул аларның язмышлары  белән кызыксынып тора, ярдәм кирәк булса, беренче булып барып та җитә.

       Һәр караучысыз калган баланы гаиләгә  алу, әти-әниле итү теләге зур булса да, бу мөмкин эш түгел. Ата-анадан җаваплылык, сабырлык, түземлек сорый торган гамәл бу, ә моны бөтен кеше дә башкара алмый. Күпме генә хезмәт хакы түләсәләр дә, бала яратуны бернинди бизмәндә дә үлчәп булмый. Балага бирелә торган акча күп очракта җитми дә. Кием кыйммәт, ашау-эчү бәяләре һа­ман артып тора. Балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен генә дә шактый акча түгелә. Бел­геч­ләр соңгы вакытта гаилә­ләргә авыру балаларның күп килүен әйтә. Күбесен һәрдаим табибларга күрсәтеп торырга кирәк. Акыл үсешенең тоткарлануы очраклары арткан. Инвалидлык алган балалар саны да күбәя генә бара. Әле күбесе коррекцион мәк­тәпләрдә укый.

       Әлфия апа тәрбиягә алган бишенче бала шизофрения белән чирли торган була. Тәрбиягә сәламәт бала ал­ган очракта да күпме көч кирәк, ә авыруга исә…  Хамраева Алина исемле бу кыз бала матур итеп җырлар җырлый торган иде дип искә төшерә Әлфия апа. Хәзерге вакытта Азнакайда яши.

       Соңгы вакытта балалар йортында ата-аналары исән килеш ятим калган балаларны еш очратырга туры килә. Татарстанда 12 мең ата-­анасыз бала бар. Шуларның бары тик 23-25 процентының гына ата‑анасы үлгән. Ә калганнарының иң якын кешеләре – эчкече.

       Алтынчы баланы Әлфия апа Бөгелмәдән алып кайта. Димухаметова Диләрә исемле бу кыз бала хәзер Казан шәһәрендә лепщик-ябыштыручы һөнәренә  укый.

       Хайбуллина  Ильвина ишетми торган була. Ул тумышы белән Яшел Үзәннән. Операцияләр ясату, күпме авырлыклар, йокысыз төннәр. Соңыннан апасы табыла, хәзер Ильвина  шунда яши.

       Мещрякова   Марина, Мещрякова  Екатерина  бертуганнар. Инвалид балалар  булалар. Марина хәзер Азнакай шәһәрендә яши, бала үстерә. Екатерина Азнакайда СПТУда укый, ял көннәрендә “әнисенә” кайтып йөри. Бәләкәйдән үк ашарга пешерергә ярата, өйрәнеп үсте,ди аның турында Әлфия апа. ”Картайгач, сине үзем тәрбиялим”,  дип һәрвакыт кабатларга ярата Екатеринасы.

        Сап-сары чәчле, чибәр кыз Рыбина Карина Биектаудан. Тәмле бәлешләр, тортлар пешерергә ярата, кибетләргә йөри, матурлыкны ярата, ди аның турында “ әниләре”.

        Унбер яшьлек  Самойлова Наталья инвалид бала. Бүгенге көндә ул Әлфия апаның төпчеге. Үз әнисен 6 айга ата-аналар хокукыннан  мәһрүм иткәннәр. Чаллыда суд булачак. Бала Әлфия апага  “Әни, мине бирмә! “, дип ялвара.

       Язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларның һәрберсе төрле холыклы була. Монда инде гаять зур сабырлык таләп ителә. Гаиләгә  килеп кергән бала өчен барысы да яңа булып тоела. Шуңа күрә аларның кайберсе бу тормышка акрынлык белән генә күнегә. Бала күңеле тиз яралана – моны бервакытта да истән чыгарырга ярамый. Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булу, күп нәрсәне гафу итә белү – асрамага алган ата-аналарның  иң кирәкле сыйфатларыннан берсе.

        Балалар Шәйдуллиннар  гаиләсендә  мөстәкыйльлеккә өйрәнеп, олы тормышка тыгыз бәйләнеп, хезмәт аркылы тәрбияләнеп үсәләр. Шуңа күрә гаиләдә эш бүлү, ялкаулык сыйфатлары бөтенләй күренми. Һәрберсе үз вазифасын нәтиҗәсе, файдасы булсын, дип башкара. Аларның гаиләсе тату, тырыш, оптимист – эшчән кырмыскаларны хәтерләтә. «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дип халык юкка гына әйтми бит. Безнең тормыш еш кына ике капма-каршы якка бүленгән: булышучылар – мохтаҗлар, сәламәтләр – авырулар, байлар – хәерчеләр һ.б.. Тәннәребез сәламәт, иманыбыз һәм рухыбыз бай, үзебез исә мохтаҗларга булышучылар рәтендә булырга язсын! Һәр кеше үзенең яшәү кыйбласы итеп игелек кылучы ролен сайлап алсын иде, кешеләргә никадәр ярдәм итсәң, булышсаң, Аллаһ Тәгалә синең үзеңә дә икеләтә күбрәк кайтара бит.

       Ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә. Җир йөзендә иң гүзәл, иң матур сүз, иң олы сүз– әни! Әни дип безнең телебез ачылган. Иң тәүге адымнарыбызны да әни ярдәмендә атлап киткәнбез. Әлфия апаның да балалары “әнием” дип кенә торалар. Аның белән серләрен, шатлыкларын уртаклашалар, киңәшләшәләр.

Йомгаклау

       “Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла”, – дип язган В.А.Сухомлинский. Фәридә апа , Әлфия апаның кызы, әнисенең эшен дәвам иттерүче. Ул хәзер  үзе дә ике бала анасы. Шулай ук ике ятим балага гаилә җылысы биргән изге җан. Бу заманда һәр кешегә кайтып керер җылы учак кирәк. Гаилә ул җылы учак.Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

       Сүзебезне унбер ятим балага әни булган Әлфия Николай кызының «алтын» сүзләре белән төгәллисебез килә: «Бала – уенчык түгел ул, уйнап туйгач чыгарып атып булмый. Баланы дөрес итеп тәрбияләргә, үзеңә алмашчы булырлык итеп үстерергә кирәк. Ә  ятим балаларның карашларындагы сагыш, ачы күз яше йөрәкләрне теләрлек бит. Җир йөзендә үксез ятимнәр булмасын иде ул! Балаларның ак кәгазь кебек күңеленә бары тик яхшылыклар гына чәчелсен иде».

        Аналарның үз балалары турында гел яхшылык кына ишетәселәре килә бит. Ата-ана  авыр чакларда балаларының ярдәмен тойса, шул игелек, шәфкатьлелек күрсәтү буладыр инде. Димәк алар балалары күңеленә шул игелек, шәфкатьлелек орлыкларын вакытында салганнар.  Әгәр бер кеше икенче кешегә нинди дә булса яхшылык эшләсә, тегесе аңа үзенең рәхмәтен  “Балаларыңның игелеген күрергә язсын” дигән теләкләр аша белдерә бит. Әлфия апага изге эшләрендә сабырлык, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, балаларының игелеген күреп озак еллар яшәвен теләп калабыз. Аларның гаиләсе мисалында без игелекнең чиге юклыгына инандык.

Кулланылган әдәбият

  1. Идрис Галәветдин. “Ятимнәр хакы”.  tauba111@mail.ru
  2. Габдрахман Кайа (имам). Исламда әхлак / И. Сабир тәрҗ. – Яр Чаллы : Н. к., 1994. – 78 б. – Д. к.

3.”Маяк” газетасы, “Язылмаган кануннар”. – 2008 нче ел. №237-240

  1. Эльмира Шәрифуллина. “Асрамага бала бирәм”. – Чаллы: ” КАМАЗ ” нәшрияты,1994. – 80 б.

Файлны күчереп алу өчен ссылка: https://cloud.mail.ru/public/6tWY/SdVYKNwoN

Шәрехләү