fbpx
24.08.2017

Табигать-ананың балалары


Табигать-ана
Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Рәхимова Эльвира Григорий кызы (тәрбиячеләр өчен чыгыш). Тема: Табигать –ананың балалары.
Табигать – ул гүзәллек, могҗиза, тылсым! – дип яза шагыйребез Роберт Миңнуллин. Әлеге тылсымга ия сүзләрне без бал кортлары кебек үз ояларында кайнашкан кечкенә генә гаиләбездә, балалар бакчабызда, табигатьне, тирә-юнь белән танышу дәресләрендә эпиграф итеп, девизыбыз итеп кулланабыз. Табигатьнең матурлыгына, гүзәллегенә сокланмаган кеше юктыр.Ул үзендә никадәрле могҗиза саклый, күпме табигать күренешләре безнең өчен тылсым чыганагы булып кала.Әйе,ул тылсымлы көчкә ия. Балаларга табигатькә сакчыл караш тәрбияләү – катлаулы һәм дәвамлы социаль-педагогик процесс, бу эшне минемчә, мәктәпкәчә яшьтән үк җитди алып бару сорала. Әле шытып кына килүче орлык кебек, шушы нәни баланың матур чәчәккә, агач яфрагына карап хозурлануы, кошлар сайравын тыңлап тәэсирләнүе, аның аңында табигать белән кызыксыну уянуын күрсәтә. Менә шул нечкә, нәни хис-тойгыларны, матурлыкны күрә, соклана белү сәләтен бәләкәй чактан ук ныгытырга, үстерергә омтылам мин. Яз башлану белән үк, балалар белән бергәләп тартмаларга чәчәк орлыклары чәчәбез. Ә инде көннәр җылыткач шушы үсентеләрне түтәлләргә күчерәбез.Безнең бакчабыз шау чәчәккә күмелгәндә нәниләрнең дә күңелләре шатлык белән тула. Без үстергән чәчәкләр тирә-юньне бизи, бакчабызга ямь бирә, өсти, нурландырып җибәрә, ә матурлыкны күрә белгән бала беркайчан да табигатькә зыян китермәс. Тулысынча

Шәрехләү