fbpx
02.01.2018

Алмашлык һәм исем сүз төркемнәрен кабатлау. 7 сыйныф


алмашлык исем
5 нче Арча гимназиясе – муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Рәфыйкова Финавил кызы. Тема: Алмашлык һәм исем сүз төркемнәрен кабатлау.(Рус мәктәбенең 7нче сыйныфы)

Планлаштырылган нәтиҗәләр:
1) Алмашлык һәм исем сүз төркемнәрен таный һәм куллана белү.
2)Исем һәм алмашлык турында белемнәрне тирәнәйтү, гомумиләштерү.
3)Г.Тукай иҗатын искә төшерү, укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Тибы: Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү (катнаш дәрес)
Төп төшенчәләр: Алмашлык, исем, мәгънә.
Предметара бәйләнеш: Әдәбият, рус теле.
Эшне оештыру: Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эшләү.
Җиһазлау: Татар теле. 7нче сыйныфР.К Сәгъдиева, Г.Ф. Харисова, Л.К.
Татар әдәбияты. 7нче сыйныф. 2 кисктә. 2 нче кисәк. Г.Тукай әсәрләреннән
өзекләр, темага багышланган презентация.

Дәрес барышы.
I.Оештыру. Мотивлаштыру.
Исәнләшү, Уңай психологик халәт тудыру.
II. Өй эшен тикшерү.
- “ Мин һәм компьютер” хикәясен тыңлау, бәяләү, эшнең сыйфатын билгеләү.
- 15нче күнегү. Шигырьне сәнгатьле уку, өйдә язган хикәя белән чагыштыру.
III. Проблемалы ситуация тудыру. Ике төркемгә дә15 нче күнегүдән бер
баганага исемнәрне, икенче баганага алмашлыкларны язарга кушу.
-Тикшерү. Хаталарны табу.

VI. Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү. Темасын ачыклау.
- Исем дип нинди сүз төркеменә әйтәбез?
- Исемгә хас сыйфатларны искә төшерегез.
- Алмашлык дип нинди сүз төркеменә әйтәләр?
- Алмашлык турында нәрсәләр беләбез?

V.Белемнәрне актуальләштерү.Бирем: Шушы сорауларга җавап эзләгез. (1нче төркем исем турында 2 нче
төркем алмашлык турында схема төзи
Һәр төркем узара фикер алыша, сүз төркемнәре турында яза)
-нәтиҗә, һәр төркемнән 1 укучының җавабын тыңлау, бергәләп ялгышларны
төзәтү.
- Җавапларны презентациядә тикшерү, сүз төркемнәрен чагыштыру,
нәтиҗә ясау.

V.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
1.16 нчы күнегүне укыту,алынма сүзләрне табу,эчтәлеген 1,2 укучыдан сөйләтү
алмашлыкларга морфологик анализ ясау.
1.Сайланма диктант яздыру. Алмашлыкларны гына язарга, төркемчәләрен әйтә
барырга, шигырьләрнең исемен атарга.(экраннан укыту, укучыларның җавабы)
а) Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер. ( ”Сабыйга”)
б) Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;
(Алмашлыклар урынына исемнәр куеп укып карагыз)
Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.
Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;
Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.
Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минемторган җирем,
Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем. (“Пар ат”).
в) Күп эшләде иренмичә; бара-бара чыгарды ул матур-матур балалар да.
(“Карлыгач”).
г)Һичкайсыгыз таныш түгел хәсрәт берлә,
Утыргансыз матур гына, рәт-рәт берлә;
Кышкы кичнең озынлыгын сизмисез дә
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.( “Кышкы кич”)
Димәк, алмашлыкларның нинди төркемчәләре бар? Нәтиҗә ясау.

2.17 нче күнегү.Уку, эчтәлеген сөйләү.Уртаклык, ялгызлык исемнәрен
табу(телдән)
- Исемнәргә морфологик анализ ясату.
3. Экранда текстны уку,вакыганы ачыклау.(экранда)
Иске Татар Бистәсенең күрке булган әлеге бина ны халыкта “Шамил йорты”
дип тә йөртәләр. 1984 нче елда ул Г Тукай музее төзү өчен бирелә. Музей
тәүге тапкыр үзенең ишекләрен 1986 нчы елның 11 нче июнендә ача.
- Текста исем,алмашлык һәм башка сүз төркемнәрен әйтеп китегез?
- Җөмләләргә сораулар куегыз.
Кайсы сүзләрне алмашлыклар белән алыштырып укып була?

V. Йомгаклау.
Дәреснең кайсы өлеше сезнең өчен авыр булды?
Алмашлыклар,исемнәр турында нәрсә белдек?
Кайсы кагыйдәләрне оныткансыз? Г.Тукай Турында нәрсәләр белдек?
Билгеләр кую. 1,2 3 нче төркем укучылары ничек җавап бирде? Аларга ничәле
куябыз.
VI.Өй эше. 18 нче күнегү.
(Укыгыз,1исемгә,1 алмашлыкка морфологик анализ ясагыз.)

Шәрехләү