fbpx
08.09.2012

Аңламадык бер нәрсә дә


Алдан ук әйтеп куям: монда язылган сүзләр “артыннан” берәр мәктәпне эзләргә тырышмагыз. Минем кебек үк һәр укытучының да мәктәп турында (утыз елдан артык эшлим) әйтер сүзе бардыр. Шуңа күрә бу язманы гади авыл укытучысының уйлары, фикерләре дип кабул итегез. Ә укыганда үз мәктәбегездәге хәлләр очрый икән, артык гаҗәпләнмәгез – ни хәл итәсең, бер илдә, бер җәмгыятьтә яшибез бит.

Мәктәп

Авылда бүген җимерелмичә, таркалмыйча калган бердәнбер урын бар. Ул – мәктәп. Мәктәп – авылның төп идеология үзәге, чөнки анда укымышлы, зыялы катлам тупланган. Мәктәбе булган авыл – бәхетле авыл. Ләкин күп кенә авыл мәктәпләре бүген кайчан ябарлар икән дип дер калтырап яши. Кайчан эшсез калырбыз? Аерым кешеләр кулында миллиардлар тупланган заманда мең сумнарга җан асрап ятучы мәктәпләрне ябу – илгә, халыкка каршы үткәрелгән әхлаксыз чара ул. Аз баланы укыту наданлыкка китерә дигән сүзләр чепчи ялган. Без, мәсәлән, башлангычта ике сыйныф бер бүлмәдә утырып укыдык. Укытучы дәреснең яртысында безне, икенче яртысында икенче классны укытты. Университетка кереп укый алганмын икән, димәк, беренче сыйныфтан ук төпле белем биргәннәр, надан калдырмаганнар.

Ә хәзер наданлыкның сәбәбенә бер мисал китерәм. 2000нче елның 1 сентябрендә В.Путин Самара өлкәсенең Кузькино авылы мәктәбенә керә. Һәм парта өстендә яткан биология китабын ачып укый башлый. “Яңгыр суалчанының нерв системасы белән ланцетникныкы арасындагы 10 аерманы күрсәтегез”, – дип язылган була анда. Путин үзе дә, мәгариф министры да, губернатор да 7 нче сыйныф укучысы белергә тиешле шушы аермаларны әйтә алмыйлар. Наданлыкка китерүче төп сәбәп мәктәптә түгел, ә укыту программаларында, дәреслектә.

Мәгарифтәге кризисның асылы гади – мәктәп бүген тормышка кирәкне өйрәтми, киләчәк заман кешесен тәрбияләми. Тормыш кешеләрнең бергәләп эшләүгә сәләтле, үзара аралаша, сөйләшә белүче кешеләр булуын, уйлый-фикерли белүен таләп итә, ә мәктәптәге укучыларның күбесе көннәр буе авыз ачып бер сүз эндәшми, еллар буе алдагы партада утыручы иптәшенең җилкә чокырын “өйрәнә”. Тормышта кешегә үз хокукларын белү һәм үзен яклый алуы торган саен әһәмиятлерәк, кирәгрәк була бара. Ә мәктәп тормышы, идарә итү, киресенчә, астагыларның өстәгеләргә берсүзсез буйсынуын таләп итә. Буйсыну булган җирдә курку барлыкка килә. Курку исә коллык психологиясен тудыра. Бала үз теләге белән шатланып мәктәпкә килсә, үзе теләгән, яраткан фәннәрне өйрәнсә, үзе теләгән, хөрмәт иткән укытучы белән аралашса гына үзен чын шәхес итеп тоярга мөмкин. Мәктәптә балалар белән идарә итү системасы эшләнмәгән. Балалар белән идарә итә алмау – дәүләт белән идарә итә алмауга алып килә. Бер көнлек чаралар белән демократия уйнау – алдауга корылган җәмгыятьнең төп уен картасы. Ләкин хөкүмәт моны аңларга теләми. Демократияне уйнамыйлар, демократияне төзиләр. Ришвәтчелеккә баткан, җинаятьчелек каны сеңгән, буш сүзләргә, ялган вәгъдәләргә корылган идарә системасы җәмгыятьнең череп-таркалып баруын күрсәтә. Җәмгыяте нинди – мәктәбенең дә шундый булмый хәле юк. Бүген мәктәпләрдә көчсезләрне җәберләү, акча таләп итү, сугышу, сүгенү, урлау гадәти хәлгә әйләнеп бара. Аракы эчү, наркоманлык, фахишәлек тамыр били. Авыл мәктәпләре дә мондый яман чирләрдән калышмый. Анда да балалар тәнәфесләрдә кара яндырып тәмәке тарта, арткы партада сыра эчеп утыра, кызлар бәби таба. Ә бит мәктәп мәчет шикелле изге урын булырга тиеш. Ләкин гаиләсендә иман нуры күрмәгән бала, мәктәпкә килгәч, тәмам чыгырыннан чыга. Мәктәп белем бирү белән шөгыльләнәсе урынга җәмгыятьтән, гаиләдән балага ябышып-сеңеп килгән бөтен әшәкелек һәм бозыклыкларны төзәтү урынына әйләнеп бара.

Укытучы

Укытучы – авылдагы иң куркак җан иясе. Фермада тирес түгүче Хәким абзыйның ачуын чыгарсалар, ул аты-юлы белән сүгенә дә, сәнәген ташлап өенә кайтып китә. Иртәгесен ялынып-ялварып аның янына ферма мөдире, йә хуҗа үзе килеп җитә. Ә мәктәптә эшләүче кеше болай эшли алмый, чөнки аның китүенә мәктәптәгеләр куанып кына калачак. Бер яктан, дирекция сөенә, икенче яктан, безгә сәгать арта дип коллегалары шатлана. Болай да сәгатьләр кимүгә барганда укытучыларның мәктәпкә ябышып ятуы табигый хәл. Чөнки авылда бүтән эш юк. Әле эшләп тә очын-очка көчкә ялгап барган заманда эшсез дә калсаң, урамга чыгып хәер теләнәсе генә кала. Менә шуңа күрә укытучы нәрсә кушалар, шуны эшләп йөри дә йөри. Кеше санын тутыру өчен клубтагы җыелышка йөгерә, өйдән өйгә кереп тавык-чебеш саный, юл кырыендагы кычытканнарны чаба, баганаларны агарта, көз буе бәрәңге ала, чөгендер чүбе утый, сәхнәгә менеп җырлый, сайлау яшнеге күтәреп өйдән-өйгә йөри… Без үзебез, мәсәлән, каникул һәм бәйрәм көннәрендә график буенча ярты көн мәктәп капкасы төбендә каравыл да торабыз әле. Бу – террорчылыкка каршы көрәшнең авылча тормышка ашырылуы.

Укытучы бүген менә шундый эндәшмәүче, карышмаучы, түрәләр сүзен берсүзсез тыңлаучы кешегә әйләнде. Хәер, болай дип әйтү бигүк дөрес тә түгелдер. Чөнки ул хәзер генә түгел, ә гомер буе шулай булды. Укытучының башына бертуктаусыз күсәк белән орып тордылар. Илне җимерүче Ельцинны сайлаганда иң күп чабып йөргән кешеләр кемнәр булды? Укытучылар. Чөнки сайламасагыз, эштән куабыз дип янадылар. “Бердәм Русия”гә йөгерә-йөгерә кемнәр керде? Тагын укытучылар. Чөнки тагын эштә калдырмыйбыз дип куркыттылар. Әгәр берәр хәл булып, “Гадел Русия” өстенлек ала башласа, иманым камил, укытучылар күзләрен тондырып шул партиягә чабачаклар. Исән булсак, күрербез – тиздән сайлаулар бит. Мышный-мышный чабасылар алда әле…

Аннан, укытучы кушмаганны да эшләүче, үз-үзенә әллә нинди өстәмә эшләр уйлап чыгаручы хыялый кеше дә әле. Кибетчене карагыз. Бәясе язылган әйберне үлчәп бирә, акчасын ала, шуның белән вәссәлам! Кеше булмаса, симәнке ашап утыра. Ә укытучы башта һәр дәрескә бер битлек план төзи, аннан шул дәрескә төрле карточкалар, таблицалар, тарату материаллары, рәсемнәр ясый; тестлар яза, өстәмә күнегүләр, индивидуаль эшләр әзерли; кроссвордлар, ребуслар, шарадалар иҗат итә. Һәр темага шыплап папкалар тутыра. Хәзер бигрәк каты кылану китте. Күбесенең өендә компьютер бар. Шунда үзләре язып яки интернеттан алып, матур битле ялтыравык папкалар эшләү ярышы башланды. Ләкин болар белем бирүдән бигрәк тикшерүчеләргә күрсәтү өчен эшләнә, чөнки укытучы – тикшерү корбаны да. Мескен укытучы иртән мәктәпкә бүген дәресемә кем керер икән дип курка-курка гына килә. Чөнки аның дәресенә бернинди кисәтүсез йә завуч, йә директор, йә РОНО инспекторы килеп керергә мөмкин. Укытучының кәефе бармы, сәламәтлеге ничек, гаиләсендә тынычлыкмы – анда аларның эше юк. Бер һөнәр иясенең дә эшен укытучыны тикшергән шикелле һәм кеше каршында тикшермиләр. Балалар юләр түгел, алар үзләрен тикшермәгәнне бик әйбәт беләләр. Тикшерүдән туктап, ничек укытырга кирәклеген күрсәтүгә күчү файдалырак булмас микән? Әйтик, завуч йә директор еллар буе болай укытырга кирәк, тегеләй укытырга кирәк дип вәгазь сөйләгәнче, бөтен укытучыларны җыеп, үз дәресләренә алып керәләр дә, бик һәйбәтләп дәрес үткәреп күрсәтәләр. Болай эшләү методик яктан да, тәрбия ягыннан да күпкә файдалырак булыр иде. Укытучыны бит һәр уку елында ачык дәресләр үткәрергә мәҗбүр итәләр. Ләкин безнең ул дәресләр күп репетицияләрдән соң куелган спектакльләрне хәтерләтәләр. Мәктәптәгеләренә әле түзеп тә булырлык. Ә менә район дәрәҗәсендә үткәрелгән семинарларда бөтенләй дәрес-шоулар үткәрелә башлады. Дәреснең башыннан ахырына кадәр 3-4 кеше класста гел йөреп тора. Икесе фотога, берсе видеога төшерә, бер-икесе компьютер төбендә утыра. Укучылар бер ай буе ятлап куйган җөмләләрен сиптерәләр, шигырьләр сөйлиләр, җырлыйлар, хәтта бииләр дә. Мондый дәресләр белем дә, тәрбия дә бирмиләр. Киресенчә, балаларны ялганга, күз буяучылыкка гына өйрәтәләр. Әллә нинди исемнәре булган укытучы да көн саен ачык дәрес дәрәҗәсендәге дәрес үткәрә алмый. Укытучының һәр дәресе белем бирүгә юнәлдерелгән иҗат эше булырга тиеш. Укытучыга дәрес үткәрү өчен ике генә әйбер кирәк: берсе – такта, икенчесе – акбур. Талантлы укытучы шулар белән дә могҗизалар тудыра.

Укучы

Бүген мәктәптән кемнәр чыга? Бизнес серләрен белгән, базар икътисады шартларында югалып калмый торган мөстәкыйль кешеме, әллә паспорт алганда гариза яза белмичә аңгыраеп торучы наданмы? Сер түгел, бүгенге авыл балаларының күбесе үзләренең йорт-җире һәм бәрәңге бакчаларының ничә сутый икәнлеген исәпләп бирә алмый. Урманнарыбызда нинди үсемлекләр үсүен, җәнлекләр яшәвен белми. Ярар, фәннәрне белмәсен дә инде. Ләкин сөйләшә белмәүләре аяныч. Өч сүздән торган җөмләнең яртысы сүгенү сүзеннән тора. Соңгы вакытта балаларның сөйләү дәрәҗәсен тестлар белән мавыгу чире дә шактый киметте. Физика, математика кебек фәннәрдән тестлаштыруны аңлап була әле, ә менә тел-әдәбият дәресләрендә укытучының бала белән матур итеп сөйләшәсе, аралашасы урынга, 3-4 варианттан торган җавапның берсен сайлатып утыруын һичничек аңлап булмый. Сүз байлыгын, сөйләмнең матурлыгын, җөмләләрнең аһәңен ишетәсе урынга укучы өйдә ятлап килгән җавапларны эзләү белән шөгыльләнә. Алдынгы карашлы галимнәр тестлаштыруның балаларны наданлыкка чыгаруын гел кабатлап-искәртеп торалар. Ә шул вакытта безнең мәктәпләр тестлар диңгезенә чумып бара. Тестлар нигезендә үткәрелгән бердәм дәүләт имтиханнары – мәктәпләрдә үткәрелгән күзгә күренмәс бик нечкә сәясәт ул. Аның максаты – бердәй уйлаучы-фикерләүче түбән интеллектлы роботлар ясап чыгару. Милли компонентларны, җирле үзенчәлекләрне исәпкә алмыйча төзегән сорауларга Мәскәүдәге Иванов та, Арчадагы Вәлиев тә бердәй җавап ятларга тиешләр. “Бүленмәс, бербөтен Русия”гә нигез әнә шулай мәктәптә салына.

Мин, кызыксынып, татар теленнән “Бердәм республика имтиханы”на әзерләнү тестларын карап чыктым. 90 битлек китапка тупланган сораулар “Кем миллионер булырга тели?” уенын хәтерләтте. Мин коррекцион мәктәптә эшлим. Юри генә 5 нче класс укучыларыннан бер-ике сорауга җавап таптырып карадым. Алар “уң” сүзенең антонимын табу, калын әйтелешле сүзне, артык сүзне табыгыз дигән биремнәрне дә бик җиңел эшләделәр. 11 нче сыйныф укучысы дебил бала дәрәҗәсендә имтихан бирергә тиеш микәнни? Менә шуннан килеп чыга инде үзенең автобиографиясен яки хат яза белмәгән укучылар. Бала мәктәптә укырга һәм язарга өйрәнергә тиеш. Ә алар китап укымыйлар. Китап укымаган баланың хисләре, уй-хыяллары, образлы фикерләү сәләте булмый, дөньяны күзаллавы чикләнгән, теле ярлы. Язу кагыйдәләрен белүне тикшерү өчен 90 битлек тест сораулары нигә кирәк? Ул кагыйдәләр 11 ел уку барышында укучының канына сеңгән, калыплашкан булырга тиеш. Абстракт сораулар түгел, ә тормышка кирәк булган, практик язу ихтыяҗларын үтәү өчен кирәк булган белем кыйммәтрәк.

Безнең укучылар – күпсанлы экспериментлар корбаны. Һәр чор баласында нинди дә булса тәҗрибә үткәрелә. Мәгарифтәге шикелле реформалар бүтән беркайда юк. Укучы мәктәптә сәламәтлеген ныгытса, туйганчы тамагын туйдырса, начар гадәтләрдән котылса, үзе яратмаган фәннәрне укымаса, ә укытучыга уртача яшәрлек хезмәт хакы түләнсә (ягъни 10,5 мең), уңай якка үзгәреш бара дип әйтергә булыр иде. Ә болай, берөзлексез яңарыш турындагы иске җырларны тыңлау саруны кайната, гайрәтне чигерә. Мәгарифтәге бөтен ялгышлар укучыны рухи яктан гарипләндерүгә китерә.

Чираттагы ”мөгез”

Язмамны шушында төгәлләп, нокта куйыйм дип кенә торганда мәгариф өлкәсендәге тагын бер хәбәр шаккатырды. Русия хөкүмәте Дәүләт Думасына уку вакытын 20 яшькәчә (!) озайту турындагы закон проектын тәкъдим иткән, имеш. Безнең акыллы баш түрәләр уйлавынча “икеле”гә укучылар һәм дәрескә йөрмәүчеләр өчен дә белемгә юл ачык булырга тиеш икән. (Әйтерсең, ул моңарчы ябык булган). Ягъни, мыек чыга башлаган егет, кияүгә чыгарлык кыз өлкән сыйныф программасын үзләштерер өчен тагын өч ел тырышып караячак. Мәгариф һәм фән министрлыгы 11 еллык мәҗбүри уку проектын да әзерләп ята дигән сүзләр ишетелә. Моның максаты балага белем бирү түгел, ә 9 сыйныфны тәмамлаган балаларны урамда йөртмичә, мәктәпкә бикләп кую. Җайлы бит, ни булса да мәктәп күрә. Болай да укырга теләге булмаган укучылар белән чәче агарган кайсы укытучының 20 яшьлек “сакаллы сабыйлар” белән утырасы килер икән? Алар үзләре тизрәк мәктәптән котылу ягын карый башлаячак.

Белем бирүне сузмаска, киресенчә, кысарга кирәк. Бүгенге программалардагы кирәксез чүп-чарны алып ташласаң, урта белемне 10 елда бик әйбәт биреп бетереп була. Аның укымаган наданы тагын 4-5 ел утыртсаң да барыбер укымый инде. Андый дебилларны мәктәптә тотудан файда юк. Моның өчен урта һөнәри белем бирү системасын аякка бастырырга кирәк. Нигә слесарь, фрезерчы, ташчы, тагын әллә кемнәр җитми дип чаң сугалар. Ә чиновниклар шунда эшләргә тиешле егет-кызларны мәктәптә “черетергә” хыеналар. Аңламыйм мин бу мәгариф системасын, хөкүмәтен, депутатларын аңламыйм. Мәгариф учагының төтене күзләрне әчеттерә, ә җылысы бер дә сизелми. Кайчан котылырбыз мондый укытудан?

Фәрит ВАФИН.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы.   “Т.Я.”архивыннан.№54,2007,3май.

Шәрехләү