fbpx
08.06.2019

Балачакның Сабан туйлары. Сабантуй истәлекләре.


 Балачакның Сабан туйлары
Беркайчан онытылмый икән ул балачакның Сабан туйлары. Истәлекләргә бай күңелле хатирәләре белән искә килә дә төшә, килә дә төшә. Мин бала чагымдагы бәйрәмнәрдән Яңа елны һәм Сабан туйларын әйбәт хәтерлим. Күңелгә шулары кереп калган. Бүгенге Сабан туйларында йөргәндә шул балачакның Сабан туйлары сагындыра. Хәзерге Сабан туйларының нигәдер йөрәккә җылысы юк, аны сагынып көтү тойгысы да җитеп бетми. Бәлки бу олыгаю галәмәтедер. Өлкән яшьтә күп нәрсәгә хис белән түгел, ә акыл беләнрәк карый башлыйсың бит. Югыйсә Сабан туйлары хәзер без үскәндәгегә караганда күпкә купшырак, затлырак, баерак үтә. Әмма барыбер балачакның бер Сабан туен хәзерге ун Сабан туена да алыштырмас идем. Сабан туеның үзеннән бигрәк аны көтү, аңа әзерләнү  мизгелләре үтә мавыктыргыч һәм үтә дәртләндергеч булып хәтердә саклана.

Сабан туена әзерләнү.

Сабан туена әзерлек эшләре язгы кыр эшләре тәмамлангач, чәчүләр чәчелгәч, маллар көтүлеккә чыккач, хуҗалыкта  бакча эшләре сирәгәйгәч башланып китә торган иде. Без үскәндә бәрәңге хәзерге шикелле май башында утыртылмады. Колхоз-совхозларда язгы кыр эшләре беткәч кенә тракторларны бакча сукаларга кертәләр иде. Ә бу гадәттә май ахыры, елына карап июнь башларына туры килә иде. Бәрәңге ат белән утыртылды. Ишлерәк гаиләле кешеләр кул белән утырталар иде. Бары шушы эшләр тәмамлангач кына Сабан туе телгә керә һәм авыл чын-чынлап бәйрәмгә әзерләнә башлый иде.

Без үскәндә авыл Сабан туеның кайчан буласын һәр авыл, мөгаен үзе хәл иткән. Бүгенге шикелле, бөтен авылда уптым илаһи тизрәк үтеп китсен, мәшәкате тизрәк бетсен дип, бер көндә үткәрелмәгән. Тирә-күрше авылларда яшәгән туган-тумача, дус-ишләр берсен-берсе кунакка дәшсен, очрашсын, хәл-әхвәл белешсен өчен төрле авыллар аны төрле вакытта оештырганнар. Сабан туе матур үтсен өчен елга, урман буйларындагы үләннәрнең дә хәтфәләнеп яшәрүе, көннәрнең дә җылынуы кирәк. Ә моның өчен иң кулай вакыт – июнь уртасы.

Сабан туена әзерлекнең беренче шарты – өй, мунча, өй алды, чолан-келәтләрне юып-чистартып чыгару. Чөнки күп кешегә бу вакытта кунаклар килә. Кунак килешкә өйне, тирә-юньне тазартып, чистартып кую татар халкының борынгыдан килгән гадәте ул. Юкәдән ясалган мунчала белән бар җирне юасың, идәннәрне ышкыйсың, сары гәрәбә кебек булып кала. Өйгә урман исләре, әллә нинди сулап туймаслык хуш ис тарала.

Юганчы зур бер эш бар икән әле.Ул – мич агарту. Аның өчен безне – малайларны әни су буена тишекле-тишекле ак ташлар җыеп алып кайтырга җибәрә иде. Карышу юк, кая ул: тиздән Сабан туе. Олылырның һәр кушкан эшен, йомышын чаба-чаба эшләргә әзер торасың. Шул алып кайткан ташларны дөрләп янган мунча мичендә ут булганчы кыздырасың. Аннан кыскыч белән алып сулы чиләккә саласың. Һавага пар күтәрелә, чиләктә су чыжлый, кайный, быгыр-быгыр килә. Менә берзаман чиләктә сепараттан яңа аерткан смәтән шикелле куе ак масса барлыкка килә. Бу – акшар дип атала. Шул акшар белән өйдәге галәмәт зур дүрт таба сыешлы мичне агартып чыгасың. Үзеңнең дә бөтен йөзең, өс-башың акшарга буялып бетә.Түбәдән чыгып торган морҗа башын агартырга безне менгермиләр, анысын берәр зуррак кеше буяп төшә. Авылдагы бөтен мичләр әллә кайдан, ерактан ак булып, үзләренә күрә соклангыч бер сурәт булып күренеп торалар. Матур! Әле ахырдан безнең морҗа башы аграк булган дип, мактанышып йөрисең. Ак морҗа башлары Сабан туена инде ерак калмаганын күрсәтә.

Өйне юып чыгарганның икенче көнендә тәрәзәләргә юып-үтүкләнгән пәрдәләр, челтәр, стенага чиккән әйберләр, морҗа әйләнәсенә кашагалар, ишеккә чаршаулар эленә, идәнгә кулдан сугылган паласлар җәелә. Өй эче ямьләнеп, нурланып китә. Бар җирдән чисталык бөркелеп тора. Түрдәге телевизордан һәм стена кырыендагы шифонерьдан башка бернинди затлы җиһаз юк. Шулай да гади генә өй эче күңелләрне җылыта. Су бөркеп коендырган тәрәзә төбендәге шау чәчәктә утырган яран гөлләре өйгә әйтеп бетергесез ямь өсти. Чыра телеп, күмер салып кайнатылган җиз самавыр җырлый. Мич алдында пешерелгән көлчә-коймаклар өстәлдә урын ала. Мәтрүшкәләр, бөтнекләр  салып, такта чәй пешереп, әти-әни, сеңелләр белән бергәләшеп чәй эчеп утырулар — әйтеп бетергесез истәлекләр.

Ишек аллары, абзар-кура тирәләре зелпе себеркесе белән кат-кат себерелә. Ватылган, сынган койма такталары, рәшәткәләр яңартыла, төзәтелә. Аннан инде үзеңне карау башлана. Сабан туенда кияргә дип, өскә берәр яңа күлмәк яки чалбар ала иделәр. Алар янында аяк киеме дә була. Аларны беренче тапкыр Сабан туенда гына киясең. Шул алынган киемнәрне һәркөнне киеп карау, кайчан киеп чыгылыр инде дип, түземсезлек белән көтү – үсмер чакның кабатланмас шундый күңелле вакытлары. Иртәгә Сабан туе дигән көнне күлмәк-чалбарларны бик әйбәтләп үтүкләп, урындык артына элеп куясың да, тизрәк таң атсын иде дип, матур уй-хыяллар белән йокларга ятасың.

Әйбер җыйнау.

Сабан туенда җиңүчеләргә биреләсе бүләкләрне бөтен авыл буенча, йорттан-йортка йөреп җыйныйлар иде. Аны хәзерге шикелле берәр атна алдан түгел, иртәгә Сабан туе дигән көнне генә җыялар. Җыючылар –  авылның хөрмәтле өлкән агайлары, клуб мөдире, авыл Советы рәисе. Бүгенге шикелле бер-ике картны кулларына колга, чиләк тоттырып урамга чыгарып җибәрмиләр иде. Без авылның уртасындарак торабыз. Шуңа күрә җыючылар безгә килеп җиткәндә ике колга инде чәчәкле-чуклы ситсылар, чигелгән сөлгеләр, баш яулыклары белән тулган була. Бөтен күрше-тирә капка төбендә. Шыпырт кына бүтәннәр ни бирер икән дип күзәтәсең. Әйберең зуррак һәм матуррак булса, аны колганың өске ягына бәйләп куялар. Гадәттә, йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе, бүләк җыючыларны капка алдында бүләге белән көтеп ала.

Шунысы да кызык, сабантуйга кунакка кайтканнарның да кайберләре  бүләк бирәләр иде. Бүләкләр күп җыела. Борынгыдан килгән йола буенча яшь килен бүләге аерым алына. Йола буенча алар чигелгән сөлге бүләк итә. Чөнки без үскәндә һәр килен үзе чиккән сөлгенең Сабан туе батырына биреләчәген белеп, аңа бөтен осталыгын, тырышлыгын салган була иде. Сөлгегә карап киленнең уңганлыгын билгелиләр иде. Шуңа да сөлгенең иң матуры күп очракта көрәш батыры җилкәсенә кунаклый торган иде. Бу – бүләк әзерләүче киленгә иң зур мактау булган. Хәзерге шикелле байлык-муллыкта яшәмәсәк тә, һәркемнең Сабан туена дип әзерләп , саклап куелган бүләге була иде.

Бүләкләр белән рәттән йомырка да җыялар иде. Йомыркаларны чиләкләп җыялар. Саны мәҗбүри түгел, әмма берне-икене булса да бирү хәерле санала иде. Соңыннан аны кибеткә тапшырып, тагын әйберләр алалар. Яки көрәш вакытында түгәрәкләнеп утырган көрәшчеләргә чиләге белән китереп куялар. Тегеләр исә берәм-берәм күкәйләрне ватып, чи килеш эчә торганнар иде. Көч кертә янәсе.

Ниһаять!.. Сабан туе!

Менә зарыгып көтеп алынган, билгеләнгән көн – Сабан туе да килеп җитә. Бу көнне гадәттәгедән иртәрәк торыла. Безнең шикелле бала-чага инде иртәнге сәгать җидедән урамда. Әле матур киемнәр киелмәгән. Менә бер капка төбендә ике-өч малай капчыклар күтәреп чыкканнар да, капчык киеп йөгерешеп уйныйлар. Икенче капка янында озын таяк белән каяндыр табып алган иске чиләкне тәпәлиләр. Ерактарак дүрт-биш малайның йөгерешкәне күренә. Менә шулай итеп Сабан туена “тәпи кыздыру” бара. Каяндыр гармун тавышыннан тирә-якка моң агыла. Берәүләр радиоларын ишек алдына чыгарып куйганнар. Тирә-якка матур җыр яңгырый. Шушындый әзерлек эшләреннән соң өйгә кереп тиз-тиз генә чәйләп аласың да, сакланып кына өр-яңа киемнәрне киясең.

Шуннан Сабан туе буласы җиргә чабасың. Ул ел саен бер урында, түбән очтагы елга куенында була иде. Әле сәгать сигез тулып кына киткән, әмма инде бөтен авыл малае мәйдан урынына җыелып беткән була. Монда тагын колгага менү, велосипедта узышу кебек ярышлар китә.  Сәгать тугызлар тулып киткәч кенә олылар күренә башлый. Кибет килгәнне каршылау үзе бер вакыйга. Ул шул авыл кибете була инде. Бердәнбер кибет. Ат арбасына төрле азык-төлек тутырып вәкарь белән кибетче килеп төшә. Арба янына чабып килгән безләрне куа. Менә шул ат арбасыннан гына сатыла торган пыяла шешәле лимонадларны этешә-төртешә чират торып алып эчү бәхетенә ирешү безнең өчен зур шатлык була иде. Элеккеге Сабантуйлар менә шундый матур, бәхетле мизгелләре белән күңелләрдә һаман саклана. Шул заманның 24 тиенлек лимонад тәмнәре авыздан һич китми.

Сабан туен үткәрү комиссиясе килеп, өстәлләр артына урнашканнан соң, ниһаять, бәйрәм башлана. Беренче булып атлар чабышка китә, аннан көрәш, төрле уеннар, җыр-бию, уеннарның хисап-саны юк, бер-бер артлы үрелеп бара. Әле чүлмәк ватарга, әле күз бәйләп әйбер кисәргә чиратка басасың. Бөтен ярышларга өлгерә торган малайлар була иде. Бернинди этеш-төртеш, чират бозу дигән нәрсә юк. Җиңгән, катнашкан өчен җыен вак-төяк бирәләр иде үзе. Әмма ул вакытта гади кулъяулыгы да кадерле әйбер санала иде шул. Аны Сабан туе бүләге итеп саклыйсың.

Көрәш

Сабан туеның иң киң таралган, һәммә кеше яраткан ярыш төре булып көрәш тора. Гадәттә аны мәктәпкә дә укырга кермәгән ике кечкенә малай  башлап җибәрә. Аннары көрәш мәйданына укучы малайлар, үсмерләр, урта яшьтәге ирләр чыга. Хәзерге шикелле келәмнәр юк, көрәшүчеләрнең берсе икенчесен шапылдатып коры җиргә атып бәрә. Аннан көрәштә “ипигә керү” дигән нәрсә бар иде. Ягъни батырга егылучылар санын арттыру өчен аның дусты, күршесе, туганы юри егылу өчен көрәшергә чыга. Көрәш башлангач, мәйдан кысыла. Дөрес, Сабан туе мәйданын казыклар кагып, тимер чыбык белән әйләндереп алалар иде. Әмма көрәш башлангач, бөтен кеше мәйданның уртасынарак елышырга тырыша. Һәм берничә өлкән кеше мәйданны киңәйтү өчен кулларындагы озын таяклар белән халыкны тышка куып торалар иде.

Көрәшнең иң кызган чагы булып батырлар арасындагы бил алыш санала. Ә инде Сабан туе батыры исеменә дәгъва итүче ике көрәшче калганда, мәйдан ду килә. Сабан туе батыры бәйрәмнең иң зур бүләгенә лаек була. Киләсе елның Сабан туена кадәр аның исеме телдән төшми. Ул заманда көрәш батырларына хәзерге шикелле зур-зур бүләкләр дә, затлы машиналар да бирелмәде. Ләкин көрәш батыры үз авылында гына түгел, ә тирә-якта да данга, хөрмәткә лаек була иде.

Бүгенге административ-команда системасы белән үткәрелә торган Сабан туйларының милли төсмере, халыкчанлыгы, матур бизәкләре югала бара. Сабан туеннан чәчәкле болын исе ияртеп кайтмыйсың, төтенгә чумып кайтасың. Кайчагында бөтен мәйдан зәп-зәңгәр төтенгә тула. Чучка итеннән шашлык пешереп акча эшләүчеләр күбәеп китте. Бәйрәмгә дип килгән халыкның күбесе төтеннән ютәлли, затлы киеменә көйгән ит исе сеңә. Сабан туена халык төтен иснәргә дип түгел, бәйрәм күрергә, күңел ачарга дип килә. Шулай булгач, мәйдан тирәсенә җыелган авылдашларны, кайткан кунакларны хөрмәт итә белергә кирәк.

И рәхәтләнә инде бу көнне сәүдәгәрләр аракы сатып. Инде төгәл истә дә калмаган, без бәләкәй чакта  аның кадәр аракы сатылмады шикелле. Гомумән, бер кибет күпме генә аракы сата алсын инде. Ә хәзер тезелеп киткән кибетләр рәте исерткеч эчемлекләр белән тулган. Балалар каршында, ак яулыклы әбиләр каршында стакан күтәреп аракы эчүне берәү дә гаепкә дә, гөнаһка да санамый. Шулай итеп, изге тарихи бәйрәмебез, шайтан туена әверелә. Бу көнне сафлык, иман тантана итәсе урынга гавамны исереклек, сүгенү, җәнҗал урап ала. Шуңа күрә руслар үзләренең эчүле балаганнарын ”Сабан туе” дип атый башладылар. Ни хәл итәсең, кадерләп саклый белмибез бердәнбер Сабан туебызны. Без бала чакта Сабан туе ерак Австралиядә дә, океан арты Америкада да үткәрелми иде әле. Без үзебезнең Сабан туен гына күреп үскән буын. Бу – олы бәйрәм. Бу – татар халкының юмартлыгын, кунакчыллыгын, бердәмлеген күрсәтүче милли бәйрәм. Саклыйк әле үзебезнең куанычыбызны, шатлыгыбызны, тарихыбызны. Озак еллар буе онытылмаслык, балаларыбызга, оныкларыбызга сөйләрлек итеп саклыйк. Бүгенге Сабан туйлары да  хатирәләргә, сагынып сөйләрлек вакыйгаларга бай булсын.

Фәрит Вафин. Бу язма “Татарстан яшьләре”нең 07.06.2019 санында “Балачак бәйрәме” исеме белән басылып чыкты.

Шәрехләү