fbpx
17.01.2012

Ә синең сайтың бармы?


Укытучы берөзлексез үзенә эш табып тора.Соңгы вакытта сайтлар ярышы башланды.Мөгаллимнәр берсеннән берсе уздырып интернетта үз сайтларын эшләп,бөтенхалык хозурына куялар.Моңа,билгеле,укытучының иҗади эшләве, аңа көннән-көн күбрәк мәгълүмат кирәк булуы да этәрә торгандыр.Бүгенге укытуны һәм укытучыны,гомумән, интернет челтәреннән башка күз алдына китереп булмый.Берәр төрле материал кирәк булса,иң элек шунда кереп чумасың.Президентның укытучыларга ноутбуклар өләшүе дә моңа искиткеч уңай этәргеч бирде.Дөресен әйткәндә,өендә компьтеры булмаган укытучылар бихисап күп иде.Берсе кирәксенми, икенчесенең акчасы җитми,өченчесе тиздән пенсиягә китәсе.Әмма кулларына ноутбук тоттыргач,барысы да аны куллана башларга мәҗбүр булдылар.

Хәзер укытучылар берсе икенчесеннән берәр төрле методик кулланма сорыйсылары булса,”сайтыма кереп ал”дип кенә сөйләшәләр.Чөнки күп укытучының бөтен методик-дидактик эшләре,планнары,презентацияләре,чыгыш-лары сайтка туплап куелган.Мин бу сайтларны белем хәзинәсе шыплап тутырылган алтын сандыкка охшатам.Укытучы гомере буе һәр дәрес эшкәртмәсен, ачык дәрес планнарын,күрсәтмә әсбапларын,гомумән,язган бөтен кәгазен бөртекләп җыеп , папкага тутырып барды.Әле 4-5 ел элек кенә укытучының эшенә бәяне шул папкаларның санына һәм калынлыгына карап бирделәр.Аның эчендәге әйберләре ул кадәр әһәмиятле түгел,тышының ялтырап торуы һәм матур итеп бизәлгән булуы кирәк иде.Иң аянычы шунда: ул папкалар укытучының үзеннән башка берәүгә дә кирәк булмады.Интернеттагы сайтлар да шундый ук белем папкалары.Ләкин монда инде язмаларны кеше үзе өчен дип кенә түгел,ә кеше күрсен,бүтәннәр дә файдалансын өчен куя.Һәм алар кәгазь папкалар шикелле китап шүрлегендә еллар буе тузан җыеп ятмыйлар,ялт итеп билгеле бер системага салынып Интернетта эленеп торалар.Искиткеч матур зәвык белән эшләнгән сайтлар бар.Иң гаҗәбе шунда,татар теле укытучылары монда да осталыкларын башкаларга караганда күбрәк күрсәтәләр.Татар тел белгечләре арасында Гүзәлия Тарханованың сайтын белмәгән һәм аннан файдаланмаган кеше юктыр дип уйлыйм.

Үзебезнең Арчадан Эльмира Газизова сайты карап туймаслык:күзләрне иркәләп,күңелләргә рәхәтлек биреп тора.Һәр сайт үзенчә,һәрберсе кешене җәлеп итәрлек итеп төзелгән.Җәлилова Гөлназ,мәсәлән,сайтында белем бирү эшен дәвам итеп,төрле бәйгеләр үткәрә,укучыларга киңәшләр бирә.Университетта үзем белән бергә укыган Кәүсәрия Гаянова сайтлар төзү буенча мастер-класс үткәрә ала,аның берүзенә әллә ничә сайты бар.Билгеле,мин монда үземә охшаган затлы сайтларның барысын да санап чыга алмыйм.Теләгән кеше үзе карый ала.Сез анда Энҗе Хиразованы,Резидә Әхмәтҗанованы,Гөлнара Хакимова һ.б.һ.б.укытучыларның төрле-төрле күпләгән сайтларын күрә аласыз.Аларның күбесе “Белем җәүһәрләре” интернет-проектлар бәйгесендә катнашучылар һәм җиңүчеләр.Ә беләсезме бер тиен түләнми торган шушы эшкә күпме көч,күпме вакыт киткәнен.Үзем дә сайт эшли башлагач кына белдем компьтер артында күпме утырырга һәм сайт төзергә өйрәткән күпме әдәбият укып чыгарга кирәк булуын.

Укытучы халкының 20-30 мең түләп сайт ясатып алырга мәмкинлеге юк.Әле ярый безнең шикеллеләргә бара торган түләүсез “ucoz” программасы һәм хостингы бар.Билгеле,сайтыңны кешенекеннән уздырып, тагын да кызыграк,җәлеп итәрлек итеп эшләргә теләүчеләргә шунда ук өстәмә түләп башка өстенлекләр дә алырга була.Кыскасы,күңелен шуңа биреп, иренмичә эшләгән кеше бүген Интернет кырында әллә нинди могҗизалар тудыра.Бөтендөнья пәрәвезенә бер килеп эләксәң тиз генә ычкына алмыйсың. Шул сайтларны карап кызыгып киттем дә кешегә ияреп, үземә дә сайт эшли башладым.Әле беренче кирпечләрен генә салып киләм.Ул кадәр  мактанырлык эшем юк.

Укытучы риясыз кеше.Ничә еллар туплаган,язган әйберләрен бушка өләшә.Илледән артык сайтта “йөреп” бары шуның икесендә түләүле бит очраттым.Хезмәтнең әҗере булырга тиеш.Башкалар интернетны акча эшләү өчен файдалана,юк кына нәрсәләр өчен дә акча сорый.Ә укытучы монда да үз белемен бушка таратып,аң-белем,мәгърифәт бирүче һөнәр иясе булуын  раслый.Ярый, анысы һәркемнең үз эше.Кемгә ничек охшый,шулай рөхсәт ителә.Иң мөһиме сайтың кеше карарлык,бер кергәч чыгып китмәслек булырга тиеш.Мәсәлән,Саба районы егете Булат Шакировныкы кебек.Афәрин,коллегалар!

Галиҗанәп укытучы икәнегезне инде сайтларыгыз белән дә раслый башладыгыз.Шушыларны укыгач инде үзегезгә дә сайт эшләү теләге тумадымы? Безнең мәктәптә бар андыйлар.Ләкин ничек,нәрсәдән башларга икәнен белмиләр.Бик әйбәт киңәш бирәм.Үзем дә соңга калып кына белдем.Сайтыгызны UCOZда түгел,ә HTML шаблоннар белән” WEB PAGE MAKER” программасында эшли башлагыз.Бик җайлы,материалларны искиткеч тиз урнаштырып була.Компьютерда ул кадәр оста булмасагыз да башкарып чыга алачаксыз. Мөрәҗәгать итү өчен адрес: RafilSalahutdin.ru Шушы сайтка керегез дә,калганын үзегез табарсыз.Ул егет сезгә татарча сайт ясау серләренә өйрәткән  видеодәресләр җибәрә.Бәясе дә бик арзан, шалкан бәясе.Әле аның укытучылар өчен махсус шаблоннар табып,эшләргә булышып җибәрү мөмкинлеге дә булыр кебек иде.Мәкаләне язып бетергәч кенә белдем.Эшләгән ул аны.Махсус сайт булдырган. .Анда укытучыларга сайт ясау мөмкинлекләре күрсәтелгән. Үрнәк шаблоннар куелган.Күңелегезгә хуш килгәнен сайлап ала яки икенчерәген сорый аласыз.Аларын үзегез килешеп бетерерсез.Хәерле сәгатьтә. Сайтыгызда очрашып,сезләр белән сөйләшергә насыйп булсын.

Бер шәрехләү “Ә синең сайтың бармы?”

  1. гөлфирә Says:

    Ул сайт шул Сезнеке кебек булачакмы инде?

Шәрехләү