Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет уреждениясе гомуми үсеш төрендәге 2 нче “Лилия” балалар бакчасы тәрбиячесе Минниязова.Г.Р. Тема: Мәктәпкә әзерлек төркемендә экология темасына уен – викторина. “Без- табигатьнең дуслары”.
Максат. Балаларда игътибарлылык, әйләнә-тирә табигатькә сакчыллык,миһербанлылык сыйфатлары, экологик культура тәрбияләү. Табигатьтә үз-үзеңне тота белү кагыйдәләрен өйрәтү,анда булган үзара мөнәсәбәтләрне күрә белү сәләтен үстерү. Урман,кошлар,үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Балаларда күмәк сөйләшүдә катнашу,бер-береңне тыңлый белү күнекмәләре формалаштыру. Үз командаң алдында җаваплылык хисе тәрбияләү.
Шөгыль барышы.
Балалар түгәрәк ясап басалар:
Йә,әйдә,бергәләшеп
Кулга-кул тотынабыз
Исемне әйтешәбез,
Кул кысып күрешәбез.
Киң итеп елмай миңа,
Мин дә елмаям сиңа.
Туры итеп караштык
Менә шулай күрештек.
“Исәнмесез!”
Тәрбияче:Балалар,хәзер елның кайсы фасылы?(Балалар җавабы).Язның ничәнче ае? Әлеге айның исеме ничек? Яз ничә айдан тора?(Балалар җавабы). Яз җитү белән табигать яшәрә башлый.Табигатьтә нинди үзгәрешләр күзәтелә?(Балалар җавабы). Без дә сезнең белән күбрәк урамга,саф һавага,табигатькә ашыгабыз.Ә без табигать турында нәрсәләр беләбез икән?Белемнәребезне тикшереп алырга тәкъдим итәм.Шулай итеп, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез?(Балаларның җаваплары).
Урман хезмәткәре.Исәнмесез.(Балалар исәнләшәләр).Мин дөрес килдемме?Бу “Ләйсән” балалар бакчасымы?(Балалар җавабы).Мәктәпкә әзерлек төркемеме? (Балалар җавабы).Бу бакчада табигатьне сөюче балалар йөри дип ишеткән идем.Сезнең белән күрешеп танышасым килде.
Мин – …………. Тәрбияче.Рәхим итегез.Балалар безгә нинди һөнәр иясе килде.(Урман хезмәткәре).Рәхим итеп утырыгыз.Табигать турында сөйләшүне дәвам итәбез.Белемнәрне ничек тикшерәбез,эшне ничек оештырабыз?(Балаларның җаваплары). Викторина формасында үткәрсәк буламы? (Балаларның җаваплары).Уен – викторина – “Без -табигатьнең дуслары”.Командаларга бүленеп уйнарбыз.Аның өчен ничек бүленербез икән?Өстәлдә карточкалар ята.Сезгә өстәл янына килеп бер карточка аласы була.Карточкалардагы сурәт буенча командаларга бүленәбез.
Безнең ике команда “Чиста елга” һәм “Урман сакчылары”барлыкка килде.
Сез барыгыз да беләсез,уенны үткәрер өчен безгә гадел хөкемдарлар кирәк була.(Хөкемдарлар сайлана). Һәр дөрес җавапка командаларга бер фишка бирелә.
Командаларны каршы алабыз.
“Урман сакчылары”
Яшел яфрак,биек агач
Урман командасы без
Урманнарның,кош-җәнлекнең
Бай булуын телибез!
“Чиста елга”
Челтерәп ага чишмә-сулар
Безнең команда “Елга”.
Балыклар һәм каз-үрдәкләр
Бик күп булсын быел да.
(Командаларга берешәр фишка бирелә).
Тәрбияче.Менә таныштык та.Балалар,ә сез бүген кая барасын беләсезме? Мин сезне урман буенча сәяхәткә чакырам. Телисезме?Ә нәрсә ул урман? Урманда нәрсә үсә? Урманда нәрсәләр яши?(Урман – ул агачлар,куаклар,үләннәр,җиләкләр,гөмбәләр,бөҗәкләр,кошлар,җәнлекләр).Урманның нинди төрләрен беләсез?(Ылыслы,яфраклы,катнаш).Урманнар төрле була.Гел каеннар гына үсүче урман ничек атала?(Каенлык).Чыршы,нарат үскән урман – наратлык. Ә нәрсә ул катнашурман?(Әлеге урманда нарат,каен,имән,юкә,миләш,усак,чыршы агачлары янәшә үсә).
Булдырдыгыз.Сез әзерме? Күзләрне йомдык.(Аудиозапись «Язгы урман тавышы”.Күзләрне ачабыз.Без урманда.
1 конкурс.
Балалар,карагыз,мин эзләр күрәм.Нәрсә эзләре икән? Сезгә танып әйтергә уңайлы булсын өчен табышмаклар әйтәм.
- Үзе кардай ап-ак ул,
Озын колак бик сак ул.
Дошман күрсә элдертә,
Кем аны куып җитә? (Куян)
- Үзе ялагай,
Үзе хәйләкәр.
Ул нәрсә булыр,
Йә, әйтеп җибәр.(Төлке)
- Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар күзли.(Бүре)
- Кош түгел – оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне бик ярата,
Сызгырса,урман яңгырата.(Тиен)
2 конкурс.
Уен “Тавышыннан таны”(Аудиозапись-кошлар тавышы:тургай,ябалак,үрдәк,каз,карга,тукран,күке,күгәрчен).
Тәрбияче.Кәефләрегез ничек?Дәвам итәбезме?
3 конкурс.Сорау-җавап.
1 команда – Кышка йокыга талучы җәнлекләрне әйтәбез (аю,керпе,бурсык,бака,әрлән-хомяк,ярканат- летучая мышь,борындык).
2 команда – Көз көне җылы якларга китеп,яз көне кайтучы кошлар ничек дип атала?(Күчмә кошлар)
1 команда – Күчмә кошларны саныйбыз(сыерчык,тургай,кара карга,күке,торна,карлыгач,сандугач,аккош,кыр казы,кыр үрдәге).
2 команда – Безнең якларда кышлаучы кошлар(чыпчык,песнәк,кызылтүш,ала карга,күгәрчен,тукран).
1 команда – Ни өчен каргалар,сыерчыклар җир сукалаучы трактор артыннан бара?
2 команда – Кошларга нәрсә куркынычрак?Суыкмы әллә ачлыкмы? Ни өчен?
1 команда – Нинди кош баласын башка кошлар тәрбияли?(Күке)
2 команда – Канатлы булса да кош түгел.Нәрсә ул?(Күбәләк)
Уен”Җөмләне тәмамла һәм хәрәкәт белән күрсәт”.
Игра”Закончи предложение и покажи движение”.
1 команда- Хитрая,как…
2 команда – Быстрый,как…
1 команда – Голодный,как…
2 команда – Неуклюжий,как…
4 конкурс. Игра «Отгадай и назови».
(Кто) забрался под листья? (Ёж)
(Кто) залез в берлогу? (Медведь)
(Кто) юркнул в дупло?(Белка)
(Кто)укрылся под кустом?(Заяц)
(Кто)шмыгнул в логово? (Волк)
(Кто) спряталась в нору? (Лиса)
Сүзле уен “Урманда”(балалар сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)
Бергәләшеп җыйналып,
Без барарбыз урманга.
“Хәерле юл” теләп, безгә
Күктә кояш елмая.
Канатларын җилпи-җилпи,
Күбәләкләр очалар.
Ак каеннар төпләреннән
Без гөмбәләр эзләдек.
Агач башында уйнаган
Тиеннәрне күзләдек.
Кызарган җиләкләрне
Салдык җыеп кәрзингә.
Урман озатып калды,
“Килегез!” – дип иртәгә.
Тәрбияче.Кошлар һәм җәнлекләр турында сөйләштек,ләкин кошлар һәм җәнлекләр үсемлекләрдән башка яши аламы?(Балалар җавабы).
5 конкурс.Сорау-җавап.
1 команда – Бик юан кәүсәле зур үсемлек.Кәүсәдән ботаклар китә.
Җәй киенә,кышын чишенә.Нәрсә ул?(Агач).
2 команда – Берничә ботаклы,тармакланып киткән,агачтан бик күпкә
кыска үсемлек.Нәрсә ул? (Куак).
1,2 команда – Зур булмаган,кечкенә йомшак ботаклы үсемлек.Нәрсә
ул? (Үлән,чирәм).
(Һәр җаваптан соң тәрбияче билгеле рәсемне куя:агач,куак,чирәм).
Тәрбияче. Балалар,карагыз әле,нәрсә килеп чыкты – баскыч.Урманда үсемлекләр баскыч формасында урнашкан.Нинди үсемлекләр аста яши,уртада,өстәрәк? Биек агачлар һәм кечкенә чәчәкләр ничек җирдә аумыйча торалар икән?Аларны нәрсә тота? (Тамыр).Үсемлекләргә тамыр ни өчен кирәк?(Тамыр аша үсемлекләр су “эчәләр” һәм җирдән
туклыклы матдәләр алалар).
6 конкурс. Уен “Агачны таны һәм сөйлә”.
7 конкурс.Ә хәзер блиц-опрос.
- Нәрсә ул «Кызыл китап»?(Җир йөзендә бик сирәк очрый торган үсемлекләрне,хайваннарны,кошларны Кызыл китапка кертәләр.Алар саклауга мохтаҗ).
- Ни өчен кыш көне бозларны тишкәлиләр?
- Үлән ни өчен кирәк?(Җәнлекләргә ризык)
- Бөҗәкләр урманда ни өчен кирәк?(Кошларга ризык,үсемлек,чәчәкләрне серкәләндерәләр)
- Кошлар табигатькә нинди файда китерә?(Төрле җимешләрнең орлыкларын читкә тараталар,үсемлекләр дөньясы яшәвен дәвам итә һәм матур итеп сайрыйлар)
- Кайсы җәнлекнең күзе төрле яклап күрә?(Куянныкы)
- Нинди файдалы үләннәр беләсез?(Мәтрүшкә,ромашка,гөлҗимеш,кычыткан,үги ана яфрагы,бака яфрагы-подорожник).
- Үсемлеккә үсәргә нәрсәләр кирәк?(Яктылык,җылылык,су)
- Эшләпә киеп йөрсә дә исәнләшә белми.Нәрсә ул?(Гөмбә)
- Кайсы җәнлек оча?(Ярканат-летучая мышь)
Тәрбияче.Булдырдыгыз балалар.Сорауларга дөрес итеп җавап бирдегез.Сез кешенең табигатьтә үзен тота белмәве аркасында зыян китерүен бик яхшы беләсез.Урманнар шаулап торсын,кошлар сайрасын,күбәләкләр очсын өчен табигатьтә булу кагыйдәләрен сакларга кирәк.
Үстерешле уен “Урман кагыйдәләре”(Туп белән)
-Чәчәкләрне өзәргә ярамый!
-Кошларның ояларын туздырырга ярамый!
– Агачларны сындырырга ярамый!
-Урман җәнлекләрен өйгә алып кайтырга ярамый!
-Бөҗәкләрне тотарга ярамый!
-Урманда кычкыртып музыка тыңларга ярамый!
– Урманда учак ягарга ярамый!
-Чүпләрне калдырырга яки җиргә күмеп куярга ярамый!
-Пыяла савытларны ватырга ярамый!
– Ашарга ярамаган,агулы гөмбәләрне бозарга,таптарга ярамый!
-Гөмбәләрне,җиләкләрне тамырлары белән өзәргә ярамый!
-Сирәк очрый торган чәчәкләрне өзәргә ярамый!(Энҗе чәчәк-ландыш,умырзая,нәүрүз-первоцвет)
-Бөҗәкләрне рәнҗетергә ярамый!
-Кырмыска оясын туздырырга ярамый!
-Агач каерысын кырма,бозма!
8 конкурс.Экологик картина.(Һәр командадан бер бала алда ватманга экология темасына кагылышлы табигать күренеше ясый).
Тәрбияче.Балалар,без бүген урманда булдык,викторина үткәреп күп әйберне искә төшердек.Кем кайда һәм ничек яши,үсемлекләргә тамыр ни өчен кирәк,урманда үзеңне ничек тотарга,сорауларга җаваплар эзләдек,табышмакларга җаваплар таптык.
Уен”Фикерне тулыландыр”.
Бүген мин……
Минем исемдә……
Мин……….. шаккаттым.
Миңа……….ошады.
Тәрбияче. Әйе, табигатьнең нигъмәте һәм файдасы бик күп. Нурлы кояш астында шаулап үскән урманнар, аланчыкларда үскән умырзаялар, челтерәп аккан саф сулы чишмәләр, тургай җырына күмелгән басу-кырлар – болар барысы да безнең бәхет өчен яратылган. Алар һәммәсе дә – туган йортыбыз хәзинәсе.Табигать кочагында булган чакларда еш кына искитәрлек күренешләргә тап булабыз. Төптән кисеп ташланган яшь чыршылар, ботарланып беткән каеннар, балан куаклары, күңел ачканнан соң калган чүп-чарларны күреп йөрәк әрни. Беркем дә күрми әле дип, нигә шундый ямьсез гамәлләр кылырга? Рәнҗетмәскә иде табигатьне! Ә бит һәркайсыбыз чиста урыннан җиләк, гөмбә, дару үләннәре җыярга яратабыз.Күбрәк агачлар утыртырга кирәк, утырткан агачларны корытмаска, киресенчә сакларга өндәр идем мин! Табигать биргән гүзәллекне нигә сакламаска?Табигатьне саклау – ул безнең изге бурычыбыз. Без бит – табигать балалары.
Табигатьне саклагыз!
И күңелле җәй көнендә-
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында:
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз.
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла,чүп атмагыз.
Эссе чакта,коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать- уртак йортыбыз,
Аны берүк саклагыз!
Иң тантаналы вакыт җитте.Яшь экологлар сафына кабул итү.
Урман хезмәткәре яшел галстуклар бәйли. Урман хезмәткәре. Балалар ,сезне Яшь экологлар сафына кабул ителүегез белән котлыйм.Табигатьне саклагыз,аның дусты булыгыз!
Фишкалар санала.Хөкемдарлар нәтиҗә чыгаралар(Бүләкләр,күчтәнәчләр бирелә).
Җыр тыңлау:”Табигатьне саклагыз!” (Р.Харис сүзләре,Р.Әхиярова көе).










