fbpx
25.04.2018

Матур сөйләм теле иленә сәяхәт


  сөйләм теле
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Богавеева Гүзәлия Шамил кызы.Тема: Матур сөйләм теле иленә сәяхәт. Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм теленнән йомгаклау шөгыле.
Бурычлар: Танып белү белем бирү өлкәсе: – табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән таныштыру. Иҗадый сәнгать белем бирү өлкәсе: -композицияне тоемлау,эстетиканы үстерү; Аралашу белем бирү өлкәсе: -ел фасыллары  турында рәсемнәр карау,характерлы үзгәрешләрне бирә белергә өйрәтү. Сәламәтлек белем бирү өлкәсе: -физик эшчәнлек үсешен тәэмин итүне формалаштыру. Социальләшү: -бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. Математика буенча.1 – 10 кадәр һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен ныгыту. 0 – 9 цифрларны таный белү күнекмәләрен үстерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту. Тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү. Кул моторикасын, логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү. Математикага кызыксыну тәрбияләү. Алдан әзерлек: -табигатьне, кошларны,кояшны күзәтү. Сүзлек өстендә эш: гөрләвекләр. Шөгыль барышы. 1.Оештыру. Психологик әзерлек. -Балалар,карагыз әле,безгә кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән бергәләп исәнләшеп алыйк. -Исәнмесез. -Без бүген шундый матурлар.Әйдәгез әле түгәрәк ясап бастык,матур итеп тотындык. -Кулларга без тотындык, Бер-беребезгә елмайдык. Җылы китте кулларга, Рәхәт булды дусларга. Тәрбияче.- Без бүген сезнең белән “Матур сөйләм теле иленә сәяхәткә барабыз. ”Бу илгә килгән кешеләр үзгәрәләр. Ни өчен үзгәргәннәрен белергә телисезме? Беләсегез килсә әйдәгез юлга. Бара торган  илебез бик үзенчәлекле, шуңа күрә анда бару юлы мавыктыргыч, кызыклы. Без хыяллар дөньясы нигезендә юлга кузгалырбыз. Нәрсә соң ул –хыяллар? (Хыял ул –безнең уйларыбыз,уйлап чыгаруларыбыз. Ул чынлыкта булмаган хәлләр). “Сөйләм теле иленә” без һава шарында очачакбыз. Ләкин җил тынган. Әйдәгез җилне чакырыйк. Сулыш гимнастикасы.-  Язгы  җилне ясап күрсәтик әле.- Учларга җылы һава өрәбез,без җил тавышын ишетәбез.(ш-ш-ш).Ә хәзер көчлерәк итеп өрәбез,салкынча җил исте. Җил тагын да көчлерәк иссен,тагын да көчлерәк өрәбез. көчле (борын белән иснәп,авыздан чыгарабыз-3тапкыр) Төп өлеш. 1 слайд –Ә хәзер балалар шарларны алабыз -Шулай итеп киттек. (музыка) – Зинһар күзләрегезне йомыгыз әле. Күз алдына китерегез, без болытлар аша һава шарында очабыз.   Безгә өстән урманнар, кырлар күренә, елгалар агуын,гөрләвекләр челтерәвен ишетәбез. Саф һава, яңгыр исен тоябыз.(зал буенча йөрибез).Шарларны ычкындырдык. 2 слайд.-Менә без килеп җиттек. Карагыз әле, балалар, нәрсә бу? Капкалар. Ә капкада- йозак. Әйдәгез, аның ачабыз. Ләкин аны ачу өчен ачкыч кирәк. Ә ачкыч савыт эчендә. Аны ничек алырга? (тимер һәм пластмас ачкычлар белән тәҗрибә үткәрү)  – Йозак ачылды. Афәрин.-Балалар, ә монда сандык бар.Карыйк әле сандык эчендә нәрсә бар?(Хат)                               “Балалар, ярдәм итегез безгә! Явыз тылсымчы бөтен илебезне,безгә кирәк  бар нәрсәне: өйләрне,басуларны,урманнарны елгаларны, юлларны, хәтта кояшны сихерләп китте. Ярдәм итегез, сихерне кире кайтарырга”. Бу илдә яшәүчеләргә булышырга кирәк.Ярдәм итәбезме? Әйдәгез башта шушы табышмакны чишик эле. Иң иртә ул күренә, Менеп китә үренә, Сокланамын эшенә — Нур сибә бар кешегә. -Әйе-бу кояш. Укырга һәм күчереп алырга

Шәрехләү