fbpx
17.10.2021

Чисталык серләре. Тәрбия сәгате.


чисталык
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомумибелем учреждениесе  тәрбияче Сәйфуллина  Вәсимә Әгъзәм кызы. Тема: Чисталык серләре (тәрбия сәгате).

Презентациясе

Максат:

1.Шәхси-гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.

  1. Укучыларда чисталыкка, пөхтәлеккә омтылыш тәрбияләү.

3.Игътибарлылык, күзәтүчәнлек, хәтер сәләтен, фикерләү сәләтен үстерү.

4.Бармакларнын хәрәкәтчәнлеген үстерү.

Методлар:

Аңлату,тәрбияче һәм балаларнын эшчәнлеге, тәрбияченен сораулары һәм балаларнын җаваплары.

Техник җиһаз:

Компьютер, проектор.

Күрсәтмәлелек:

Серле тартма,су салынган савыт, шәхси- гигиена предметлары: сабын, солге,теш пастасы,теш щеткасы,мунчала,тарак; су салынган савытлар, энә, җеп, сәдәф,салфетка, элгеч, мендәрчек, рәсемнәр.

Шөгыль барышы.

  1. Оештыруөлеше.

1). Классны туплау һәм уңай психологик халәт тудыру.

– Исәнмесез, балалар.

Әйдәгез әле, балалар,хәерле көн теләп,

Елмаеп алыйк әле бер-беребезгә,

Тәрбияче апага,

Малайларга һәм кызларга,

Олыга һәм кечегә,

Барыбызга да сәләм.

-Менә шулай елмаеп бер-беребезгә исәнлек-саулык телик. Чөнки исән-сау, сәламәт булганда гына безнен йөзләребездә елмаю булыр. Аз гына авырып китсәк тә,кәефебез төшә, йөзебездә шатлык-елмаю булмый. 

  1. Төп өлеш.

1). –Барыбызның да сау-сәламәт, шат күңелле буласыбыз килә. Шулаймы? Аның өчен без чиста-пөхтә булырга, чисталык кагыйдәләрен үтәргә тиеш.

Бугенге тәрбия сәгатендә без чисталык серләренә төшенербез, чисталык кагыйдәләрен искә төшерербез.

Слайд № 1 ЧИСТАЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕ.

2).-Хәзер мин сезгә сорау бирермен, ә сез җавабын әйтерсез.

-Иртән иртук йокыдан торгач нишлиләр?

-Укучыларнын җаваплары: урын җыялар,…

-Бик дөрес, балалар.

Слайд № 2

3).-Мин сезгә серле тартмачык алып килдем. Анын эчендә нәрсәләр икәнен беләсегез киләме?

-Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын әйтегез.

  1. Кирәк булам мунчада,

Минем исемем  (…).

Слайд № 3

2.Аккош кебек ак кына,

Йомшак кына, пакъ кына,

Көн дә сыйлый битемнән,

Элеп куям читеннән (…).

Слайд № 4

3.Үзе шома, күбеккә күмә,

Хуш исле ул,йә, кем белә? (…).

Слайд № 5

4.Он тугел – үзе ак, авызыңа куеп бак,

Тешне агарта,ап-ак итә,

Бу ни була, йә, әйтеп кара? (…).

Слайд № 6

5.Һәр көн иртән авызына капса,

Яратса аны кеше,

Беркайчан да сызламас та,

Ялтырап торыр теше. (…).

Слайд № 7

  1. Тешләре күп – ашамый,

Чәчне җыя, матур итә,

Эре-эре тешләре,

Чәчне тарый үзләре (…).

Слайд № 8

7.Һәр кешенең кесәсендә

Йөртергә тиешле әйбер? (…).

Слайд № 9

-Укучылар, безгә чиста-пөхтә йөрер өчен нәрсәдер җитми бит. Без иң кирәкле әйберне онытып торабыз. Нәрсә ул?

Слайд № 10

-Әйе, әлбәттә – су. Су булмаса без юына да алмас идек, шапшак булып йорер идек.

-Булдырдыгыз, балалар. Сез бик зирәк, тапкыр балалар икән. Табышмакларга җавапларны бик тиз таптыгыз.

Укучылар белән су тамчыларын күзәту.( сенсорика)

4).-Укучылар, ә менә сабын, сөлге белән нәрсә эшлиләр соң. Алар һәр баланың үзенеке  булырга тиешме? Ни өчен? Сез аны беләсезме? Мина сөйләп бирегез әле. Кулларны кайчан юалар? Сөлгеләр нинди булырга тиеш?

Слайд №11

Слайд № 12

-Укучыларның җаваплары.

-Ә сез кичен  дә юынырга онытмыйсызмы? Йоклар алдыннан ни өчен аякларны юарга кирәк? Ни өчен йокы бүлмәсен җилләтергә кирәк?

-Укучыларнын җаваплары.

5).Слайд № 14 Рәсемгә аңлатма бирү. Сорау-җавап.

-Укучылар, сез бу рәсемдә нәрсә күрәсез?

Слайд №15,16,17

6). – Хәзер “Күрсәт әле , үскәнем” уенын уйнап алыйк.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кулны юалар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай кулны юалар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек битне юалар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай битне юалар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек теш чистарталар?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай теш чистарталар

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек битне сөртәләр?

Менә шулай, менә шулай,

Шулай битне сөртәләр

-Урыннарга утырыгыз.

6)- Укучылар, тән чисталыгыннан башка кием чисталыгы, урын-җир чисталыгы да бик мөһим. Пөхтә киенгән укучыны һәркем ярата. Шапшак, пычрак баланы иптәшләре  яратмый, бергә утырырга, уйнарга да теләми. Бездә дә пөхтә, чиста киенеп йөрүче укучылар бар.

Ике укучы алга чыга. Сорауга җавап бирү:

-Сез кайсы укучы белән дус булыр идегез?

Икенче укучы үз-үзен тәртипкә китерә.

-Һәр укучы чиста һәм пөхтә киенергә тиеш. Дәресләргә мәктәп формасыннан йөрергә тиеш.

 

7) Сорау-җавап “Бу әйбер ни өчен кирәк?”

Укучылар әйбернен исемен әйтә, аның ничек кулланылуы турында сөйли.

  • Элгеч, салфетка,кәтүк,энә,җеп,сәдәф…

8). Укучылар белән энә белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерү:

1.Энә белән сак эш итәргә.

2.Энәне авызга алмаска.

3.Энә белән иптәшеңә төртмәскә.

4.Энәне мендәрчеккә кадап куярга.

9).Берничә укучы сәдәф тагып күрсәтә.

10).- Ә хәзер “Нәрсә җитми ?” уенын уйнап алабыз.

3.Йомгак ясау.

Слайд № 18

-Укучылар, нәрсәләр белдек, искә төшердек без бүген?

Су- ул яшәү чыганагы,

Сабын белән юынабыз,

Сөлге белән сөртенәбез,

Тарак белән чәчне тарыйбыз,

Щётка белән тешне чистартабыз,

Кесәдә кулъяулык йөртәбез.

Слайд № 19

-Юындыр белән дус булыгыз!

Файлны күчереп алу өчен ссылка: https://cloud.mail.ru/public/BgxR/WV7uiqdZQ 

 

 

Шәрехләү