fbpx
02.01.2019

Дәрес планына Конкурс.


дәрес планына

Башлана: 15.03.2019.  Тәмамлана: 15.04.2019.

Конкурс планын язуга таләпләр.

1.Конкурста  татар телендә язылган дәрес планнары гына катнаша.

2.Планнар бары тик Times New Roman шрифтында ,14 языла.  Юл араларындагы интервал – 1,5. Полялар: сулдан – 2,5см, астан – 2см, уңнан – 1,5см, өстән – 1,5см.

3.Катгый таләп:

   -Битләр рамкаланмый.

   -Титул бите куелмый.

   -Татар хәрефләре урынына рус шрифтлары язылмый.

   – Таблица белән язылган планнарны сайтка куеп булмый.

4. Планның өске өлешенә мәктәп исеме ,укытучының исем-фамилиясе, дәреснең темасы языла.Менә болай:

Апас муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе  Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Гүзәл Фәрит кызы. Тема: Фигыль турында төшенчә ( 3 сыйныфта татар теленнән уздырылган ачык  дәрес).

Максат:

Көтелгән нәтиҗәләр:

Танып-белү һ.б…

5.Дәрес планнарының күләме – 5-7 бит.

6.Планнар моңарчы интернет порталларда басылган булырга тиеш түгел.

7.Планда рәсемнәр булса, алар аерым җибәрелә.

8.План автор фотосы белән бергә басыла.Фото jpg форматында булырга тиеш.Ул планга куелмый.Аерым җибәрелә.

9.Конкурс планнары    minmplan@mail.ru  адресына юллана.

10.Җиңүчеләр ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнә.

11.Конкурста катнашу бушлай. Җиңүчегә Диплом биреләчәк.

Катнашучыларга , әгәр  кирәк булса , Сертификатлар җибәрелә.

Катнашыгыз!  Уңышлар телибез!!

Сертификат алу өчен планнар урнаштыру эше элеккечә дәвам итә. Шуңа күрә Конкурска дип җибәрелгән планнарга “Конкурска” дип язарга онытмагыз.

Шәрехләү