fbpx
08.11.2022

Якташ язучылар иҗатында туган як һәм ана темасы ( проект эше)


Якташ  язучылар иҗатында туган як һәм ана темасы  ( проект эше)
ТР  Мөслим муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре  чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп- интернаты”ның беренче категорияле укытучы-дефектологы Шайгарданова Илсөя Ринат кызы. Тема: “Якташ  язучылар иҗатында туган як һәм ана темасы”  ( проект эше).

                    

                                               Кереш өлеш

Туган як! Туган җир! Туган туфрак!  Туган төбәк!   Һәрбер кеше өчен  нинди  газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше-болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.  Безнең аңыбызда һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган якны өйрәнү халык культурасының гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм матур эшләренә хөрмәт хисләре тәрбияләүдә туган якны өйрәнүнең мөмкинлекләре аеруча зур.

Мөслим ягы – җырлы, шигырьле як. Татар шигъриятенең, җырының иң бөек үрнәкләрен тудырган гаҗәеп талантлар биргән як ул Мөслим төбәге. Ык буенда үскән  таллары суга иелеп нидер сөйлиләр, пышылдашалар, нәзберек җил дулкыннарны уйнатып ала, офыкка таба сак кына үрелгән оялчан зирек яфракларыннан сихри моңнар тарала. Мөслим өстендә илаһи моң, серле балкыш, җаннарны иләсләндерерлек көйләр агыла.

Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти — әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый.
Мөслим – безнең туган ягыбыз. Ул республикабызның көнчыгышында урнашкан. Мөслим төбәгенә килгән һәр кеше аның гаҗәеп матур табигатенә, кешеләрнең нечкә күңеллелегенә, рухи гүзәллегенә сокланып туя алмый. Районыбыз территориясе буынча агучы Ык елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Мөслим төбәгеннән күп санлы язучылар, мәдәният әһелләре чыккан, бу як күп кенә әсәрләрдә гәүдәләнеш тапкан.

 

                                     Эшнең максаты :
1.Үзебезнең якның шифалы суларын эчеп, сихәтле тау һавасын сулап үскән якташларыбыз, төбәгебезнең күренекле шәхесләре прозаик Фоат Садриев, шагыйрәләр Шәмсия Җиһангирова һәм Лилия Садриева иҗатларын тирәнтен өйрәнү.
2.  Язучыларның иҗаты белән кызыксындыру.
3.Туган төбәгебездән  чыккан күренекле шәхесләребез белән горурлану хисе тәрбияләү.
4.Туган якка һәм аналарга мәхәббәт тәрбияләү.

Методлар:
1.Әдәби текстлар, матбугат материаллары белән эшләү.
2.Кулланылган әдәби материаларны системага салу.

3.Шигырьләргә һәм әсәргә анализ ясау.

                                 Төп өлеш

Якташ язучылар иҗаты, аларның әсәрләре дигәндә иң беренчеләрдән булып Фоат абый Садриев язмалары күз алдына килә. Аларның нигезендә туган як, ана образы, кешеләр язмышы сурәтләнә.

Язучы-прозаик һәм драматург Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туа. Үз авылларында — җидееллык, аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазифаларын башкара. 1963-1970 елларда башта Сарман, аннары Мөслим район газеталарында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, берничә ай Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли; 1970-1972 елларда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972 елның августыннан 1981 елның сентябренә кадәр ул — Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» исемле район  газетасының җаваплы мөхәррире хезмәтендә. Шул елларда төп эшеннән аерылмыйча укып, 1965 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1981-1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Мәдәният министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта.

Фоат Садриевка 1991 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелде.

Ф.Садриев — 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

XX гасыр татар әдәбиятының төрле  дәверләрендә  реализм традицияләренә тугры калып, тормыш  рәсеме тудыруда чынбарлыкка охшатуны әһәмиятле тапкан зур язучылар иҗат итеп килде, милли сүз сәнгатенең умыртка баганасын тәшкил  итте. Шулар арасында прозаик Фоат Садриев та бар.

Фоат Садриев-ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Аның әсәрләре бик күп театр сәхнәләрендә уйнала һәм тамашачылар аларны бик җылы кабул итә. Ә “Таң җиле” романы өчен Фоат Садриевны Әлмәт язучылар берлегенең Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләге белән бүләклиләр.

Әнкәй кулы сыман сыйпап үтә Мөслимнәрдән  искән  Таң  җиле, Өзгәләнәдер  ул  Замананың  Сызлый  икән,  диеп,  кай  җире?  Ана  һәркем өчен  кадерле  зат!  Алар  безне  якты  дөньяга  китереп,   җыр  көйләп йоклатканнар,  иркәләп  уятканнар,   яшәргә  көч-дәрт биргәннәр,  кайгы-шатлыкларыбызны   уртаклашып   яшәгәннәр.   Әниләр   турында    сүз башласак,    күз   алдыбызга   туган    йортыбыз    килеп  баса    һәм    бер-бер артлы    әниләргә   бәйле   якты     хатирә-истәлекләр уза.  Фоат Садриев үзенең истәлекләрендә әнисе Гыйзделямал апага булган олы мәхәббәтен ачык чагылдыра. Ул әнисен балачактан ук олылаган, кадерләгән. Тормышта ананың уң кулы булган. Тормыш авырлыгын бергә тартканнар. Хезмәтне яратырга аны әнисе өйрәтә, чөнки Гыйзделямал апа үзе дә эшкә батыр, уңган була, ир-атлар гына эшли торган хезмәтләр дә аның кулыннан килгән. Язучының әнисе көчле холыклы, намуслы, ялганны үз итми торган изге җанлы хатын-кыз.  Язучының  әнисен  мин “Таң җиле” романындагы    Нуриәсма- ана образы белән чагыштырыр идем.

Әсәрнең төп каһарманы- ана образы, Нуриәсма. Әсәрдә  Нуриәсма образы бөтен нечкәлеге, татар хатын-кызларына гына хас матурлыгы белән ачылган. Аның турында укыганда күзләрдән яшьләр тама, гүя үзең дә бу образ белән бергә яши башлыйсың, бергә сулыйсың. Нуриәсма-гади авыл хатыны, шулай булуга карамастан ул югары әхлак кануннары буенча яши. Һәрвакыт алда барырга тырыша, эштә дә, тормышта да үзенә  зур бурычлар куя.   Кешеләр Нуриәсманың бу максатларын аңлап бетерә алмыйлар,

үзләренчә бәялиләр,  Нуриәсмадан    гаеп   табарга тырышалар.  Балаларына да җиңел   булмый   Нуриәсманың,    ата- ана  балаларына караганда икеләтә   тырышып    эшлиләр,   әниләренең    йөзенә   кызыллык китермиләр.    Аларга    тормышта    авыр    булса   да   әниләре аларны чын ир-егетләр,      кызлар     итеп    тәрбияли,    алар    тормышта    үз    юлларын табалар,  эшлиләр,  яшиләр.  Нуриәсмага мәхәббәт өлкәсендә дә газаплар күрергә туры килә. Яраткан тормыш иптәше Сәгыйдулла аңа үзенең иптәше, яшьтәше Хәдичә белән хыянәт итә. Нуриәсмага тормыш тукталган кебек тоела, үз-үзенә кул салырга да уйлый, ләкин соңгы чиктә генә үзенең дә гаебе барлыгын танырга мәҗбүр була. Чынлыкта ул Сәгыйдулласын үлеп ярата, аны үбәсе, кочаклыйсы, назлыйсы килә.  Ләкин әлеге дә баягы эчке әхлак кагыйдәләре аңа ачылып китәргә ирек бирми, ул үзен билгеле бер кысада тота, шул югары әхлак кануннары аркасында ул зур газапларга дучар була, иренә булган олы хисләрен ул яшереп саклый.  Бары тик күп гомерләр узгач кына Сәгыйдулласына булган мәхәббәтен ача ала.  Нуриәсма  үз-үзенә дә, балаларына да, авылдашларына да бик таләпчән була.  Ул һәрвакыт кешеләргә  яхшылык  кына   эшли,  аның  фикеренчә дөнья гел яхшылыкка гына корылган булырга тиеш. Нуриәсма  кешеләрне кызгана,  аларны гафу итәргә тырыша.  Бүлмәдәш  кызы җиңел тормыш белән яши, егетләрне гел алыштырып тора, бәби  таба һәм аннан бик җиңел генә котылырга уйлый.  Ә Нуриәсма ул баланы үзенеке  итә,  аңа  Фәрит дип исем куша,  аңа  яхшы тәрбия  бирә, чын ир-егет итеп тәрбияли.  Үзенең баласы түгеллеген халык та,  Фәрит  үзе  дә  белми,  бу  серне  Нуриәсма

үзе  белән   алып  китә.  Аны авылдашлары фәрештәгә тиңлиләр.

Нуриәсма ул җир кешесе. Ул табигатьне ярата, кырда, тауда, йөри, табигатьнең уянуына чын күңелдән сөенә, матурлыкны ярата һәм күрә, тоя белә. Оныгы Маратны да табигатьны, кош-кортларны, хайваннарны яратырга өйрәтә. Нуриәсмада  балаларны  тәрбияләү хисе көчле,  ул  ачуланмый,  акыл да  сатмый,  шулай булуга карамастан аның сүзе һәрвакыт төгәл үтәлә, эшләнә, ул балалар телен аңлый, алар белән җиңел аралаша белә.

Нуриәсма-күпкырлы образ.  Аның уңай яклары да, тискәре сыйфатлары да очрый, бу шулай булырга тиештер дә бәлки, һәрбер кеше хатадан хали түгел. Нуриәсма кебек әниләр җир йөзендә күп очрый, алар тагын да күбрәк булсалар җир йөзендә ятим балалар азрак булыр иде. Нуриәсма образы бик күп аналарга үрнәк булып тора, андый әниләр булганда җир йөзендә тереклек бетмәс, таң җилләре үз вакытында исәр, яңгырлар да вакытында явар, тормыш дәвам итәр.

Ана образы белән бергә Фоат абый туган төбәк темасында яктырта. “Таң җиле” әсәрендә ана Нуриасма табигать белән бер булып яши, кояш һәм таңга табына. Туып килүче кояшны ул: “Әйдә, рәхмәтең белән, хәерең белән кил!” –дип каршылый.. Ул иртән таң белән уяна, табигать, агачлар белән сөйләшеп йөруен, табигатьне яратуын бик оста итеп гәүдәләндергән.

                    Лилия Садриева – Ык буе шагыйрәсе. Аны безнең Мөслимдә олысы-кечесе танып белә. Һәрвакыт кешеләр белән, халык алдында. Күңеле – гамь, җаны кешеләрне, туган ягын, гомумән, тормышны ярату белән тулы. Һәр вакыйга-күренеш уңаеннан, һәр форсатта аның үзенә хас әйтер сүзе бар – ул шигырь белән сөйләшә. Шигырьне яза белү генә җитми, аны сәнгатьле итеп халыкка җиткерә белү дә мөһим.

Гомер буе туган ягына тугрылыклы булып яши шагыйрә. Туган җирдән китмәвенә чын күңелдән сөенә,  горурлана, шигырьләре аша туган яктан читтә яшәгән якташларына шулай икәнен сиздерә…

И туган як, сине башкалардан,

Ахры, ныграк аңлый алганмын.

Минем кебек кем сокланыр иде,

Ярый элесиндә калганмын.

Туган як, авыллар язмышы, аның мәртәбәле кешеләре хакында язылган шигырьләре беркемне дә битараф калдырмый.  Беткән авыллар язмышы, авылдан киткән кешеләре турында ачынып шигырь юлларына сала.

Кемнәрнеңдер газиз туган йорты

Еллар чоңгылына күмелгән.

Бу авылда минем күргәннәрем

Китмәс, ахры, китмәс күңелдән.

Шигырьдәге “чоңгыл” сүзе барысын да аңлаып бирә төсле.

Лилия Садриева шигырьләрендә туган як  белән беррәттән әти-әнисенә багышланган шигырьләр дә бар.  Әти-әнигә багышланган шигъри юлларны укыганда, һәркемнең күңеле үз әти-әнисе янына кайтып килердәй итеп сурәтләнгән. Ата-ананы зурлый, аларны изге затка санап яза шагыйрә. Аның фикеренчә, ата-ананың барлык кылган изгелекләре өчен аларга иән чагында кадер-хөрмәт күрсәтә алган кеше генә зуен чын бәхетле дип саный ала торгандыр.

Әткәеңә охшагансың, диләр,

Кайнарлыгың, холкың, барлыгың.

Рәхмәт, әткәй, эле дә дөнья ямен

Аңлый торган күңел калдырдың.

Бу шигырьнең эчтәлегендә нинди тирән мәгънә ятуны ата-анасын зурлаган, хөрмәт иткән кеше генә аңлый ала торгандыр.

Лилия Садриеваның 2002 елның җәендә беренче шигырьләр китабын чыгара – “Өр яңа яз” исемле китабына аның  табигатькә, туган якка багышланган 100 дән артык шигыре кертелгән. Шул шигырь китабындагы бер шигырьнең  ике юлны укыгач, йөрәк дертләп куйды: “Ыкта боз киткән, диләр… Юраучы булды микән?’  Бик тә таныш, якын халәт бит бу!   И туган як… Язларың челтери синең, көзләрең саргая, кышларың буранлый… Минсез генә… Миннән башка әнә шул могҗизаларны иминлеккә-бәхеткә юраучылар әле дә бармы? Гомумән, табигатьне кеше күңеленә юраучылар бармы әле? Бар, әлбәттә. Андый юрамышларны, әдәби сүз белән, шигырь дип атыйлар. Юраучының да әдәби исеме бар – шагыйрь. Иң сөендергәне  шул: Лилиянең кайсы төбәк баласы икәнен, кайсы як былбылларын тыңлап, кайсы чишмәләрнең суын эчеп үскәнен, яшәгәнен шигырьләреннән сизенеп, тоеп була. Шагыйрь өчен бу – ифрат та мөһим сыйфат. Чын шагыйрьләрнең акылы да, тормыш юлы да, тормыш фәлсәфәсе дә, фаҗигасе һәм тантанасы да – барысы да шигырьләрендә. Дусай авылы кызы, үз авылын уйлап, болай ди:

“Каеннары бигрәк якын миңа…

Әллә бергә-бергә үскәнгә?”

Ак каеннар аның өчен матур агач кына түгел, авылдаш, чордаш, хистәш-күңелдәш үк икән, ләбаса! Йә, ак каенның үзе белән авылдаш булу бәхет түгелмени! Тормыш ак каеннары белән генә түгел, үзенең реаль тетрәнүләре, кырыс гамәлләре белән дә күңелгә кагыла, хәтта, кыйнарга-имгәтергә тели, һәм шагыйрә көрсенеп, уфтанып ала:

“Әй язмыш, җанымны кыйнама…

Мин кунак бу кыргый дөньяда!

Әнә, күр, таң ата…

Өр-яңа… Ә җанда – соңарган хыяллар. …

Мин кунак бу кыргый дөньяда?

Лилия Садриеваның нинди генә шигырен алсаңда, кайсына гына тукталсаңда, тирән мәгънә ята. Туган як, табигате, авыллар язмыш, әти-әнигә хөрмәт һ.б.   

Шәмсия Җиһангирова – лирик күңелле, романтик рухлы шагыйрә.

Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова 1951 елның 28 февралендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Баек авылында туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә, урта белемне Казанның 10 нчы интернат-мәктәбендә ала. 1969–1974 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Университетны тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятына эшкә килә. 1975–1980 елларда гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши, анда 27 нче номерлы балалар бакчасында мөдир булып эшли. 1981 елда янәдән Казанга кайталар, Ш.Җиһангирова кабат китап нәшриятына эшкә урнаша. 1996 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Аны әүвәл әдәбият-сәнгать редакциясенә мөхәррир итеп, аннан баш редакциянең өлкән мөхәррире итеп күчерәләр. Нәшриятта Ш.Җиһангирова 1988 елга кадәр эшли, 1988–1991 елларда ул Татарстан Мәдәният министрлыгының Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту үзәгендә уку-укыту, кулланма әсбапларын нәшер итү бүлеген җитәкли. 1992 елның мартында аны Татарстан дәүләт радиокомитетына эшкә чакыралар. Шунда ул 2002 елның август аена кадәр музыкаль тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. 2002 елда Татарстан хөкүмәте карары белән «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештырылгач, Ш.Җиһангирова радионың баш мөхәррире вазифаларын башкара. Шагыйрә, 1999 елда Төркиядә узган Беренче бөтендөнья төрки хатын-кызлар корылтаенда катнашып, татар хатын-кызының хәзерге хәле, җәмгыятьтә тоткан урыны, иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясый.

Ш.Җиһангирова башка бик күпләр кебек бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре Мөслим район газетасы «Авыл утлары» нда 1966 елда дөнья күрә.Казанда интернат-мәктәптә укыганда инде балалар өчен язган шигырьләре республика газеталарында да басыла. Ә студент тормышы булачак шагыйрәне чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгать кочагына суырып ала. Шәмсия университет студентларының «Әллүки» әдәби берләшмәсенә яратып йөри. Шәмсия Җиһангирова – нечкә хисле шагыйрә. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән өртелгән шигырьләренә бик күп үзешчән һәм профессионал композиторлар тарафыннан көйләр языла. «Нишлим», «Тик син диеп» (Ф.Әхмәтов музыкасы), «Пар канатлар» (И.Дәүләтшин музыкасы), «Ниләр җитмидер күңелгә», «Ни өчендер безнең язмыш шундый» (Л.Батыр-Болгари музыкасы), «Минем кадерлеләрем» (М.Гыйләҗев музыкасы), «Күрәсем килгән иде» (Г.Сафиуллин музыкасы), «Җирсү» (А.Шакиров музыкасы), «Мәңге бергә» (Г.Мингалиев музыкасы), «Сагынам сине, әнием», «Гомерләр үтмәгән» (А.Хөсәенов музыкасы) – болар озак еллар буе һәрдаим җырлана торган җырлар мисалыннандыр.

Шәмсия Җиһангирова шигъриятенең төп үзенчәлеге шунда: ул хис-кичерешләрне гади буяулар белән,төгәл итеп бирергә омтыла. Мондый поэзия кешене үзенә тарта,ышандыра ала. Аның проза әсәрләре дә китап сөючеләр күңелен яулап алды.

Затлы, тыйнак ханым. Тыйнаклылыгы, сөйкемлелеге белән үзенә тартып торучы якташыбыз Баек авылы кызы Шәмсия Җиһангирова. Сөйкемле, күзләре ягымлы елмая. Йөзе нурлы, диләр андый кешеләр турында. Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен өйрәнгәндә, мин шагыйрә иҗатында өстенлек иткән ике темага игътибар иттем. Аның берсе – туган як образы булса, икенчесе – ана образы.

Аллаһы Тәгалә безне ни өчен барлыкка китергән?  Нигә алай?  Нилектән? Нигә Киек Каз юллары йолдыз нурына күчкән? Бала чагында кызыксынучан, кечкенә кыз бала әнисен бик күп үзен кызыксындырган сораулар биреп аптырата. Инде шагыйрә үзе әни булгач, бу җаваплы хезмәтнең ни дәрәҗәдә җиңел булмаганын күрә. «Бала чакта» шигырендә тормышта һәр кеше дә җавап тотарга тиешлеге турында уйлана. Бик яшьли әти назыннан мәхрүм калганга автор әнисен ялгыз, тормыш йөген берүзе тартучы, тормыш җилләренә бирешмичә баручы ханым итеп сурәтли. Гаделлек, сабырлык өлгесе буларак әнисе балаларында да шул ук сыйфатларны тәрбияли, авырлыкларга түзәргә, чын кеше булып калырга өйрәтә. Шәмсия Җиһангирова иҗатында әти-әни энҗегә тиң ике бөртек. Бу чагыштыруны кулланып ул аларны аклык-сафлык билгеләре дип атый. Пар былбыллар, мәңге шиңмәс гөлләр, ай һәм кояш образларын куллана.

Безнең балачак гел эштә булды. Өй тулы хатын-кыз – өч апам, мин һәм әнкәй. Әткәй миңа яшь ярым булганда, бездән китеп, башка гаилә корды. Гомер буе әткәйне көтеп яшәдем, – дип искә ала үзенең истәлекләрендә Шәмсия Җиһангирова.

Әнкәем җил-яңгыр тидерми үстерде,

Тормышта ул миңа зур терәк.

“Әнием” дигәндә, “Әткәем” дияргә

Син кирәк, әткәем, бик кирәк.

Җанының ярасын төзәтер өчен, әтисен бер генә кочаклап алу да җитәр төсле кебек. “Әткәем” шигырен укыгач шундый нәтиҗәгә киләсең

“Бала чакта” шигырендә балакаем, төпчегем, йөрәк итем, иркә гөлем, җанкисәгем, алтын бөртегем әни кешенең кызына яратып әйтелгән сүзләре. Әлеге метафоралар шигырьгә тагын да бер үзенчәлекле яңгыраш өстиләр. Үзе әни булгач кына шагыйрә әлеге сүзләрнең мәгънәләренә төшенүен әйтә. Әнисенә дә хәзер шул ук сүләр белән дәшә.

Балаларын үстереп чыгарып җибәргәч әни кешене тагын да зуррак борчулар биләп ала. «Әнидән хат» шигырендә Казан каласына китеп югалган кызын сагынып ана хат яза. Көче ташып торган әни кеше авылда мщш килеп дөнья көтә. Үзе шәһәр тормышы белән кызыксына. Авыл яңалыклары турында хәбәр бирә. Бәбкә чыгаручы ала каз, ала муенлы тавык образлары шәһәрләшкән авыл кызын кабат авылына чакыра. Каклы каз, җиләкле болын, токмачлы аш бала чагында уйнап үскән туган нигезенә дәшә. Монда шәһәрдә үз урынын тапкан кызы өчен горурлык хисе дә, сагыну, ярату, юксыну хисе, юмор хисе дә биләп ала.

«Әнкәм назы» шигырендә исә язучы үзе әни булса да әнисе назына һаман да мохтаҗ булуын искәртә. Бер бишектә тирбәлеп, әнисенең матур сүзләрен ишетәсе, назын тоясы килә. Еллар чоңгылыннан әнисенә иркәләнеп, тормыш авырлыкларына бирешмәс өчен күпме көч ала ул.

«Кайчан кайтсам…» шигырендә нурлы йөз белән кызын каршы алучы ана образы күз алдына килә. Китә башласаң күзләре яшьләнә. Ананың сагыну хисе басылмаган. Баласын сызланып, әрнеп торучы йөрәк ярасы белән чагыштыра ул. Ә бала өчен әнисенең татлы сүзләре, аның җылы карашы, наз тулы күзләре яшәү чыганагы була.

“Син әйтәсең…” шигырендә ана картайган, чәчләре агарган, тешләре дә калмаган. Озын буйлар инде чүгелгән. Бу дөньяның фанилыгын аңлаган ана күп яшәлде. Бетте кирәклек… дигән нәтиҗә ясый. Ә шагыйрә әнисенең кирәкләрдән кирәгрәк чагы икәнен аңлатып әнисендә тагын бер сыйфатны барлый. Ул да булса – зирәклек.

Их, әнкәем, миндә булса иде

Синдә булган кадәр зирәклек!

“Бүләк иткән ак шәлем…” шигырендә бүләк итеп алып биргән ак шәл образы үзәккә куела. Ананың ап-ак күңеле ак шәл белән чагыштырыла. Әни кеше шәлне кызгана, әйтерсең аның керләнүеннән курка.

Ничә әйттең инде:

“Шәлеңне, – дип, –

Үлсәм, кире алып китәрсең…”

Әй, әнкәем, ак шәлкәең сине

Алмаштыра алыр микән соң?!

Ана кешенең шул дәрәҗәдә сакчыл булуы, үзеннән яңа әйберне кызгануы, әлеге матурлыкны керләндермичә кызына бүләк итәсе килүе берникадәр моңсулык, кызгану хисе тудыра, сагышны да арттыра сыман.

“Киереп ач, әнкәй, капкаларны…” шигырендә шагыйрәбез ярсу атларына утырып туган авылына юл тота. Туган ягына кайткач, әнисен дә утыртып хыял капкасыннан чыгу һәм сәяхәт итү аның исәбе.

Сиңа- туксан! Миңа – илле биш!

Икебез дә исән!

Бераз гына исәр

Шөкер, Аллам!

Шөкер! Исән ич!

Яшьлегенә кайткан кызыбыз тынлык белән, ваемсызлык белән килешми. Аңа көзге кояш көч бирә. Әнисенең туксан яшендә исән-сау булуы да аңа канат куя, үзенең бәхетле икәнен татырга мөмкинлек бирә, минемчә.

“Кайларга җыендың, әнкәем…” шигырендә сандыгына ситсы, тастымаллар, яулыклар тутырган ана образы тасвирлана. Соңгы теләкләрен әйтеп ана соңгы юлга җыена. Аның күңеле тыныч.

Бәхетем, өметем син! Мин сине

Үземә алмашка үстердем… Гомер үткән саен кеше бу дөньядан китү турында уйлана башлый. Үзенең горурлыгы булган балалары – аның юанычы.

“Әнкәй” шигырендә әни кеше иске дисбе тартып утыра. “Һай, ничекләр кыямәттә җавап бирермен?!”- дип уфтана ул. Еллар узган саен моң, сагыш арта. Кеше үзенең гомер көзенә якынлаша, дөньяда кылган гамәлләрен барлый. Дисбе тартуы юкка түгел. Аллага ышануы күңеленә тынычлык бирә, авыр вакытларны җиңеләйтәдер сыман. Шуңа күрә ул кыш көне кабер казучыларны җәлләп, җәй көне китеп барсам иде дип ялвара.

Менә бүген әнкәемнең

Йөрәге калды туктап.

Бу дөньяның фанилыгын

Аңладым тагын бер кат.

Ана белән бала бер-берсе өчен ничек кенә өзгәләнсәләр дә, дөньяда һәркемнең гомере чикле. Шагыйрә җиһандагы ак һәм кара төсләрнең алмашып торуын искәртә. Кара гүр, кара туфрак тәнне күмсә дә, җанның галәмгә ашуы тынычландыра. Ананы югалтудан күңел сызлана, әрни, юксына. Аллаһы Тәгалә кушканча яшәгән ананың урыны җәннәт түрендә буласына өмет зур. Ә дөньяда калган кешеләргә бер Алла сабырлык бирсен. Вакыт дәвалый,-диләр. Әнисез яшәү – терәксез яшәү. Исән чагында әни кеше – сакчы фәрештә, чын кыйблам, яшәү мәгънәсе булганын яза автор. Әтисех кеше ярты ятим булса, инде хәзер шыр ятим,-дип ачыргалана шагыйрә.

Һәр кешедә изгелек, илаһилык башлангычы бар. Әлеге изгелек безгә әниләрдән күчәдер. Кечкенә баланың дөньяны танып-белер өчен җибәрелгән изге фәрештәсе итеп карасак, әни дигән ул фәрештәне югалту барлык кешеләр өчен дә зур кайгы. “Оҗмах аналарның аяк астында!”. Шәмсия Шиһангирова да үзенең әнисен гомер буе зурлый, аңа карап соклана, әнисе белән горурлана. Әнисе аның бала чагы да, олыгайгач та иң кирәкле изге җан ул аңа. Шуңа күрә әнисе өчен борчылу, аның гомерен ничек булса да озынайту, әнисе булган өчен чиксез сөенү хисе барлык шигырендә дә бар диярлек. Яшьрәк чагында язган шигырьләрендә әнисе тормышны алып баручы, кайгы-хәсрәт алдында сыгылып төшмәгән көчле шәхес булып күз алдына килеп баса. Еллар узган саен кеше үзенең тормышына канәгать булып, шөкер итәргә өйрәнә. Балаларының бәхете өчен сөенә. Мәңгелек йортка барырга җыена. Алдагы шигырьләрдә бәхет, сөенү хисе, ярату, соклану, горурлану хисләре өстенлек итсә, соңрак шигырьләрдә сагыш, моң, кайгы-хәсрәт, күңелнең сызлануы кебек хисләр өстенлек итә. Кеше хисләренең тирәнлеген тасвирлау Шәмсия Җиһангирова шигырьләренең тәэсир итү көчен тагын да арттыра, баета төшә.            

    Йомгаклау.

Якташ язучыларыбызның иҗатын колачлап, чорнап алган тема-туган җирләренә дан җырлау.Алар өчен туган җирендәге һәр кечкенә тереклек иясе үз һәм якын, туган яктан килгән яңгыр алар өчен шифа чыганагы, болын-урманнары тынычлану, ял итү, мәшәкатьләрдән арыну урыны. Язучыларыбыз туган яклары өчен борчылып, андагы һәр үзгәрешне тоеп, үз йөрәге аша кичереп яшиләр.

Әйе, һәркем өчен туган ягы  бик кадерле, якын. Беренче тапкыр җиргә аяк басудан алып гомернең соңгы көннәренә кадәр ул безгә көч-таяныч бирә, онытылмас моң булып озатып йөри. Туган якны ярату хисе – олы хис. Ул безгә әби-бабайларыбызның безгә сөйләгән хикәятләреннән, әниләрнең бишек җырларыннан күчкән. Һәм, әлбәттә, яраткан шагыйрьләребезнең , язучыларыбызның әсәрләрен укып та без туган якны яратырга өйрәнәбез.

 

 

 

Бер шәрехләү “Якташ язучылар иҗатында туган як һәм ана темасы ( проект эше)”

  1. Гөлнара Says:

    Бик эчтэлекле эш. Туган якны ярату сизелеп тора

Шәрехләү