fbpx
21.03.2018

Геометрик фигуралар белән таныштыру. Шөгыль


Геометрик фигуралар белән таныштыру. Шөгыль 
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Хазиева Алсу Габделхәмит кызы. Танып белү-Математика шөгеле
Тема: Геометрик фигуралар б/н таныштыруны дәвам  итү. Максат: Геометрик фигураларны танып әйтә белү.  Үз тәнеңдә ориентлашырга өйрәнү,уң һәм сул кулларны аера белү. Ике предметны киңлеге һәм тарлыгы буенча чагыштыру.Аларны кую юлы белән чагыштырыруны камилләштерү, озын-кыска,озынрак-кыскарак сүзләре белән билгеләү.                              Шөгыльнең барышы: -Балалар, карагыз әле күпме кунак утыра. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез, әле алар белән елмаеп исәнләшик. -Ә хәзер түгәрәк ясыйк: -Кулларга без тотындык. Бер-беребезгә елмайдык Җылы китте кулларга. Рәхәт булды дусларга. Балалар, ишек шакыйлар түгелме? Ай, безгә тагын Акбай килгән аның кулында ”Тылсымлы капчык” икән. Әйдәгез әле капчык әчендә нәрсә булганын карыйк? (капчыкта-түгәрәк, квадрат һәм өчпочмак) нәрсәләр икән болар, балалар. Геометрик фигуралар. (кабатлату). Бу нәрсә? (Түгәрәкне күрсәтәм). Ул нәрсәгә ошаган?( шарга, тупка, тәгәрмәчкә) Ә ул нинди төстә? -Әйдәгез әле балалар, мина уң кулыгызны күрсәтегез. (калак тота торган кулыгызны) уң кулыгызнын имән бармагы белән һавада түгәрәк ясагыз. Аның түгәрәк икәнен тоегыз. Ә монысы нинди фигура икән? (квадрат). Ә кайдан белдек без аның квадрат икәнен? Аның нәрсәләре бар? (почмаклары). Ул нинди төстә? Ә квадрат нәрсәләргә ошаган (печенье, тәрәзә, көзгегә). Ә менә бу фигураны, балалар, без яңа гына өйрәнә башладык. Ул нәрсә икән? (очпочмак). Аның да нәрсәләре бар икән?(почмаклары) Кая миңа күрсәтегез әле почмакларын. -Нинди геометрик фигура булды инде? (кабатлату) -Хәзер бармаклар белән күнегүләр ясарбыз. Бармакларыгызны яратыгыз әле, аларны сыйпагыз. Алар нинди нәфис, йомшак, шома, тыңлаучан. Баш һәм имән бармакларыгызны бергә тоташтырыгыз әле. Менә шулай. нинди фигура барлыкка килде? Түгәрәк. Барлыкка килгән түгәрәктән мина карагыз әле-алга. Бергәләп әйтегез “алга”. Түгәрәк аша түшәмгә карыйбыз-өскә-Бергәләп әйтегез”Өскә”. Түгәрәк аша идәнгә карагыз-аска. Ә хәзер әйдәгез квадрат ясыйбыз баш бармакларны тигез итеп һәм атсыз бармакларны да тигез итеп тоташтырабыз. Укырга һәм күчереп алырга

Шәрехләү