fbpx
28.06.2012

Дога-бөтен авырудан дәва.


Догаларның авыруларны дәвалауга ярдәме зур булуын хәзер инде бүгенге заман галимнәре дә исбат итте. Санк-Петербургтагы В.М.Бехтерев исемендәге психоневрологик фәнни-тикшеру институтының нейро һәм психофизиология лабороториясендә профессор Валерий Слезин җитәкчелегендә кат-кат үткәрелгән тәҗрибәләр 2002 елда ук ышанычлы дәлилләр белән исбатланды: дога, чынлап та дәвалый. Безнең ата-бабаларыбыздан калган «өшкерү»ләр дә әнә шул рәвешле дәвалауның дәлиле булып тора түгелмени?

Әйе Коръән – бөтен авырулардан дәва. Ләкин без бүген бу изге Китапның илаһи көче хакында белеп кенә бетермибез. Ә анда әйтелгән: «Әгәр ошбу Коръәнне тауга иңдергән булсак, әлбәттә, ул тауны курыккан хәлдә күрер идең: ул Аллаһыдан курыкканнан ярылыр иде», – диеп (59 сүрә: 21 аять) Коръән белән дәвалану шәригатьтә билгеле. 17нче сүрәнең 82 аятендә: «Бу мөэминнәрнең күңелләренә  шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез, әмма Коръән белән кылмаган залимнәргә Коръән аятьләре хәсрәтне вә һәлакәтне генә арттырыр», – диелгән.

Традицион медицина кешеләргә ярдәм итә алмаган чакларда да, Коръән аятьләре белән дәвалана алу очраклары хакында күп мисаллар китерергә булыр иде. Ләкин, билгеле, Коръән белән дәвалану өчен, Аллаһы тәгаләнең барлыгына һәм Коръәнгә ышанырга кирәк.

Дәвалануда еш кулланыла торган сүрәләр: “Фатиха”, “Ихлас”, “Аятел-көрси”, “Фәләкъ», «Нәс”, “Инширах”, шулай ук “Лилләһи” аятьләре һәм төрле Сүрәләрдән күп кенә башка аерым аятьләр. Аятьләрне уку гына түгел, ә зәгъфран (шафран) һәм роза чәчәкләре белән язу куллану ысуллары да бар. Мәсәлән, суга зәгъфран салып, берничә минуттан соң кара белән яза торган чиста ручкага җыеп алып, авыруның күрсәтелгән җиренә, яки сурәтсез чиста тәлинкәгә, яисә чиста кәгазьгә языла. Зәм-зәм яки чишмә суы куллансаң яхшырак.

Авыруларны дәвалауның төрле юллары бар. Бүген шуларның икесе белән танышыйк.

1 нче юл.

1. “Ихлас” (112 сүрә) сүрәсен 7 тапкыр зәгүфран яки роза белән тәлинкәгә язарга. Язма кипкәч, аны су белән юарга, шул суны авыруга көненә 3 тапкыр 3 көн дәвамында эчерергә һәм бу көннәрне Ихлас сүрәсен көн саен 3 тапкыр укырга.

2. “Фатыйха” (1 сүрә) сүрәсен 7 тапкыр суга карап укырга. Бер атна дәвамында шул суны эчәргә һәм Коръәнне укырга тырышырга.

2 нче юл

1.»Көрси» аятен (2 сүрә, 225 аять) укырга.

2. Аннары шул ук сүрәдән 257 аятьне укырга ( бисмилаһ белән башлап).

3. Аннан соң «Гыймран» сүрәсенең башын укырга (3 сүрә), 1 һәм 2 аятьләр.

4. Төнге намаздан соң (Тәһәҗҗүд намазы) ураза тотарга ниятләргә (бу көн дүшәмбе яки пәнҗешәмбе булса әйбәтрәк). Аллаһы Тәгаләдән үзеңә яки теләгән кешегә сәламәтлек сорарга.

Шәрехләү