fbpx
02.11.2020

Кыенлыкларны үзең җиңә белмәсәң, балаңнан таләп итмә.


      Кыенлыкларны үзең җиңә белмәсәң, балаңнан таләп итмә.

кыенлыкларны

      Кыенлыкларны җиңә беләсеңме? Белсәң, менә шуны балаңа да өйрәт! Бала кечкенәдән тәпи йөрергә,  кашык тотып  ашарга, тешләрен чистартырга, ашар алдыннан кулларын юарга өйрәнә. Аның өчен болар ул башкарып чыга ала торган кыенлыклар.

      Кем аңа бу кыенлыкларны  җиңәргә ярдәм итә?  Билгеле, ата-аналар белән өлкәннәр. Юыну, киенү, уенчыкларын тәртипләп кую кебек эшләр аның тормыштагы кыенлыкларны җиңү буенча беренче дәресләре булып тора. Әмма күп әти-әниләр барысын да бала өчен  үзләре эшләргә тырышалар. Чөнки алар моңа өйрәнгәннәр, аларның бала эшләгәнен көтеп торырга вакытлары  юк,  алар өчен бу җиңел!  Ә баланы өйрәтү һәм күнектерү кыен, чөнки ул күп вакыт һәм көч сарыф итүне сорый.

        Нәтиҗәдә баланың үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре үсми. Мондый вәзгыять баланы кыен хәлгә куя. Ул әти-әнисенә бәйле булып кала. Чөнки үзе эшли алмый. Ул елый, үпкәли. Бала үзе җиңә алмаган кыенлыкларга юлыга. Аңарда туган бу кечкенә курку көннән-көн үсә бара һәм нәтиҗәдә, бу курку, аны уңышсызлыгы өчен,  үз-үзен дошман күрергә мәҗбүр итә.

         Алга таба, әти-әниләр үсмер баланың барысын да үзе, мәсәлән, мәктәпкә җыенуын, дәресләр хәзерләвен, үз бүлмәсендә тәртип саклавын, йөкләмәләрне үтәргә онытмавын телиләр һәм таләп итә башлыйлар. Әмма нәтиҗә алар теләгәнчә булмый. Һәм бу –  балалар белән ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләр бозылуның җитди сәбәпләренең берсе булып тора. Балага файдалымы?  Юк, билгеле, балага да, ата-анага да   моның күңелсезлекләр китерүдән башка бернинди файдасы юк.

       Бала башкарып чыгарга тиешле кыенлыкларны ата-аналар башта үзләре  җиңәргә өйрәнмәгән очракта  һәм балага үрнәк булып тормаганда бала кыенлык арты кыенлыкка очрый. Һәм бу бала психикасында төрле тайпылышлар килеп чыгуга сәбәп була.

     2 нче хата. Әгәр дә әти-әниләр эштән кайткач үзләренең күңелсезлекләре, кыенлыклары турында  кычкырып сөйләшәләр икән, «Әйе, авыр булды, ләкин мин булдырдым» дигән сүзләр белән сөйләшүләрне бетермиләр икән, бала кыенлыкларны да, хәтта иң гади авырлыкларны да җиңәргә тырышмаячак. Ул алардан качарга яки “ирексез, ирексез” дигән принцип белән яшәргә тиеш.

        Ата-аналар, килеп чыккан вакытта балада авырлыкларны җиңә белү сәләтен формалаштырыгыз. Моны ничек эшләргә икәнен күрсәтмәләр белән түгел, үгет-нәсыйхәт белән түгел, яңа уенчык вәгъдәләре белән түгел, ә бала белән олыларча сөйләшеп хәл итегез. Аны хуплагыз, һичшиксез булдырачагына ышандырыгыз. Тырышканы өчен аны ягымлы сүзләр белән хуплагыз. Баланы фикер йөртергә өйрәтегез: “Әгәр миңа кыен икән, бу кыенлыкны җиңү өчен нәрсә эшләргә кирәк?” дигән сорауга җавап эзләсен. Бала кыенлыклардан курыкмаска, аннан качмаска, авыр булганда еламаска, ә җиңеп чыгарга өйрәнсен.

        Бала мәктәпкә бара һәм күп кенә беренче кыенлыклар белән очраша:  әти-әнисен көтү; таяклар, саннар һәм хәрефләр; мәгълүматның зур күләме; укытучы таләпләренә буйсыну һ,б.

        Уйныйсы һәм торып йөрисе килгәндә, дәресләрдә утыруга ничек түзәргә?   Һәм монда аңа ата-аналарының яңа гадәтләрне формалаштыру һәм аларны ныгыту өчен ярдәме кирәк. Моны бала көндәлек кыенлыкларны ерып чыгарга өйрәнсә генә эшләү җиңел булачак.

                                                                                    Фәрит Вафин

Шәрехләү