fbpx
17.03.2012

Кәефегез юкмы?


Бер елдагы унике ай эчендә кеше өчен иң авыры булып март белән апрель санала. Үз-үзеңә кул салулар, аерылышулар нәкъ менә шушы чорга туры килә, хроник чирләр уяна. Хәтта сәламәт кешеләр дә елның бу вакытында үзләрен хәлсез хис итәләр, күңел төшенкелегенә биреләләр, алар юк-барга нервылана башлый, тиз кызып китүчәнгә әйләнә. Ни өчен без менә нәкъ яз көне – бар җирдә тереклек, табигать уянганда шулай бетерешәбез, тормышның мәгънәсе турында уйлый башлыйбыз соң?

Язгы депрессиянең сәбәпләре күп. Кышын без аз хәрәкәтләнәбез, күбрәк авыр, витаминнар аз булган майлы ризык ашыйбыз. Организмга шлак күп җыела, организм төрле биохимик үзгәрешләр кичерә. Ә февраль азагыннан кояш активлашырга тотына һәм бу хәлсез организмга начар тәэсир итә. Белгечләр депрессиядән тизрәк котылыр өчен яз башында ашауны чикләргә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш белән тукланырга киңәш итәләр. Психологлар исә кәеф күтәрүнең иң яхшы чарасы дип яңа кием сатып алуны саный. Алар кешенең характеры белән аның киенү рәвеше арасында бәйләнеш бар дигән фикердә. Караңгы, соры төсләрдәге, модасы чыккан киемнәр киючеләр һәм модага тәнкыйть күзлегеннән караучылар депрессиягә тизрәк бирешәләр икән. Андый кешеләр тиз үпкәләүчән, бөтен нәрсәдән, бигрәк тә сәламәтлекләреннән еш зарланалар, гел канәгатьсез йөриләр. Шуның өстенә үзләренең фигураларын да, тышкы кыяфәтләрен дә ошатмыйлар.

Оптимистны исә кәефне күтәрә торган төсләрдәге – алтынсу, сары, ачык яшел киемнәр кияргә яратуыннан танырга мөмкин. Алар яңа киемне еш тектерәләр, җайлары һәм мөмкинлекләре булган саен сатып алалар. Шуңа күрә, әгәр кәефегез юк икән, кичекмәстән киемнәрегезне алыштырыгыз һәм ислемай сибәргә, бизәнгечләр тагарга да онытмагыз. Тагын бер киңәш – күбрәк елмаегыз!

Tags: ,

Шәрехләү