fbpx
17.09.2022

Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясендә сызлану фәлсәфәсе.


Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясендә сызлану фәлсәфәсе.

 Саба муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарифуллина Илсинә Илдус кызы. Тема: Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясендә сызлану фәлсәфәсе. Символлар, кабатлаулар, текстның аһәңе. Геройларның исемнәре.8нче сыйныф. 

 

Максат:

  1. Сызлану фәлсәфәсе турында мәгълүмат бирү;
  2. Әсәрдә сызлану фәлсәфәсен билгеләү;
  3. Әсәрне анализлый белү күнекмәләрен камилләштерү;
  4. Татар әдәбиятына, шул исәптән Ф.Әмирхан иҗатына кызыксыну уяту.

Дәрес барышы 

 

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1) Исәнләшү, уңай эмоциональ халәт булдыру.

-Хәерле көн, укучылар! Ничек хәлләрегез? Дәрестә барыгызны да күрүемә шатмын.

2) Өй эшен тикшерү

“Бер хәрабәдә” әсәренең эчтәлеген барлау, хикәядә бирелгән образларның үткәндәге һәм хәзерге сурәтләнеше аша чагыштырма характеристика бирү.

3) Актуальләштерү

Узган дәрестә үтелгән теманы “Сорау-җавап” формасындагы алым белән искә төшерү.

1) Хикәядә сурәтләнгән вакыйганы кыска гына итеп сөйләгез. (бер укучы әсәрнең кыскача сюжетын сөйли)

 

  • Вакыйга кем исеменнән сөйләнә?

Җавап: Вакыйга хикәяләүче исеменнән сөйләнә

  • Хикәядәге кеше һәм әйбер, күренеш образларын атагыз
  •  Кеше образлары: хикәяләүче, Сөләйман абзый, куркыныч кыяфәтле карчык, Әсма, Фәхрия, Богданов; әйбер, күренеш образлары: Йортның тышкы ягы, капка, таш койма, ишегалды, ишек, йортның эчке ягы, бакча
  • Һәр образ чагыштыру аша бирелә. Образларның ничек чагыштырылуын билгеләгез.

Кеше һәм күренеш образлары үткән/бүгенге карышылыгында сурәтләнә. Үткәндә барысы да матур, кешеләр бәхетле булган, хәзерге вакытта матурлык җимерелгән, кешеләр я үлгән, я картаеп, я авырып, танымаслык хәлгә җиткән.

  • Үткәнне искә төшереп тасвирлау әдәбият белемендә нинди термин белән атала?

Җавап: Әлеге термин әдәбият белемендә “ретроспекция” дип атала.

 

  • Хикәяләүче битараф бәян итүче түгел, ул әсәрнең буеннан-буена тасвирланган хәлләргә мөнәсәбәтен белдереп бара. Хикәяләүченең кичергән хисләре нинди?
  • Өйне күргәч танымыйча торуы башта гаҗәпләнү хисе тудыра, аннан борчылу, соңыннан кайгыру хисенә әйләнә;
  • Сөләйман картны күргәч курку, чиркану, соңыннан ышанмаска теләү хисләре уяна;
  • Биш ел элек өйне, бу бакчадагы рәхәтлек, матурлыкны, Әсмага булган җылы хисләрне, аның гүзәллеген искә төшергәндә, сагыну хисе кайгыруга әверелә;
  • Карчык, Әсма кабере ягына күрсәтеп, аның өрәге хакында сөйләгәндә, кайгы чарасызлыкка әверелә;
  • “Ләгънәт сиңа, и тормыш! Әүвәл алдыйсың, аннан соң мыскыллыйсың!” дигән сүзләрне әтйәндә, көчле нәфрәт хисе уяна. Бу сүзләр яшәешкә ләгънәт булып яңгырый.
  • “Хикәяләүче эзләп тапкан хакыйкать нидән гыйбарәт?” дигән сорауга җавап бирегез.

Матурлык, бәхет, шатлыклар, мәхәббәт – барысы да вакытлыча гына. Алар бетә. Яшәеш тә вакытлы, чикле – ул да үлем белән чикләнә.

  • “Хикәяләүче бу хәрабәдә карчык, Сөләйман карт, йорт-җир, урын белән генә очрашамы?” дигән сорауга җавап алына.

Хикәяләүче үзе белән дә очраша: хикәяләүченең матурлык, бәхет, шатлыкларны уйлап, шуларны кабат күрергә теләгән ягы һәм хәрабәнең, үлемнең котылгысыз булуын аңлаган ягы.

Димәк, үткән/бүген оппозициясе аша кешене чолгап алган чынбарлыкның чикле, вакытлы булуы, аның җимерелүгә, бетүгә йөз тотуы ачыклана.

 

Укытучы: Димәк, үлем – котылгысыз. Ул кайчан да булса бер киләчәк, тормыш гел матур яклардан гына тормый, аның капма-каршысы да бар. Шул рәвешчә, автор үткән/бүген оппозициясе аша (капма-каршылыгы аша) чынбарлыкның чикле булуын укучыларга җиткерергә тели. Чыннан да, уйлап карасаң, тормышның кайсы гына өлкәсен алсаң да, әле кайчан гына шаулап утырган дөнья, җир-җимертеп эшләп йөргән кешеләр, шау-чәчәктә утырган бакча, чыр-чу астында торган өй, вакытлар үтү белән, нәкъ шушы җимерек ташпулат – хәрабә хәленә килергә мөмкин. Бу котылгысыз күренеш. Бу күренешне туктатып калу никадәр генә тырышсак та, безнең кулыбыздан килмәячәк. Чөнки беләбез, нинди генә тереклекне алсак та, яшәешне карасак та аның ахыры – аргы ягы бар. Һәм бу – үлем. Бу – котылгысыз күренеш. Кайчан да булса бу җир йөзендәге һәр нәрсәгә киләчәк әйбер. Шушы җимерек хәрабә аша автор безгә нәкъ менә шушы фикерне җиткерергә тели дә инде.

 

  • Укучылар, әлеге хикәяне укыганда нәрсәләр кичердегез? Әлеге җимереклекләр турында укыгач, күңелегездә нинди хисләр уянды? Ә хикәяләүче нинди хисләр кичергән икән?
  • “Ләгънәт сиңа, и тормыш! Әүвәл алдыйсың, аннан соң мыскыллыйсың!” ди хикәяләүче. Бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

 

  1. Уку мәсьәләсен кую
  • Сез өйдә импрессионистик алым турында тагын бер кат укып килергә тиеш идегез. Нәрсә инде ул импрессионистик алым?
  • Импрессионистик алым – ул әсәрнең эчке катламын музыка аша бирү, ягъни кәеф, халәт, тойгыны төсләр, тавышлар гармониясе аша җиткерү.
  • Әйдәгез әле, әсәрдәге импрессионистик алымнарны барлап чыгыйк: кыңгырау һәм капканың моңлы тавышы, Сөләйман карт елавы, сандугач, бакча тавышы, гитараның моңлы уйнавы, карчык йөткерүе, каргалар каркылдавы, хикәяләүченең эчке монологы – болар барысы да импрессионистик алымнар.
  • Әлеге алымнарны автор ни өчен куллана икән?
  • Әлеге алымнарны ул үзенең сагышын, эчке халәтен укучыга ачып бирү өчен куллана.
  • Әйе, бик дөрес. Әдәбият белемендә СЫЗЛАНУ ФӘЛСӘФӘСЕ дигән термин бар. Узган сыйныфта сез бу төшенчә белән танышкан идегез инде. Әйдәгез, искә төшереп китик әле.
  • СЫЗЛАНУ ФӘЛСӘФӘСЕ – ул яшәүнең мәгънәсен эзләүче ялгыз кеше фаҗигасен үзәккә куйган агым. Сызлану фәлсәфәсенә нигезләнеп язылган әсәрләрдә яшәешнең ялгыш кануннарга корылганы өчен кайгыручы, куркучы, чарасызлык баскычына атлаучы шәхеснең рухи дөньясы турында сөйләнелә. Чарасызлыкның сәбәбе – яшәешнең камил булмавыннан, кешенең үзен галәм, чиксезлек каршында артык кечкенә, көчсез итеп сизүеннән килеп чыга. Нәтиҗәдә, шәхес гомеренең чикле, көндәлек эш-гамәлләренең гади икәнлеген аңлый. Тормышның мәгънәсезлегенә төшенү сызлану китереп чыгара.
  • Әлеге әсәрне дә без шушы сызлану фәлсәфәсенә нигезләнеп анализлап карарбыз. Сызлану фәлсәфәсен ачу өчен сезнең китапларның 84 нче битендә сораулар бирелгән. Шул сорауларга җавап бирү рәвешендә сызлану фәлсәфәсен ачарбыз.

 

  • Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Сызлану фәлсәфәсен ачу өчен бирелгән сорауларга җавап алу.

  • Сөләйман абзый, Фәхрия, Әсма ни өчен шушы хәлгә төшкәннәр, аларның гаебе бармы?
  • Бу сорауга җавап бирү өчен, аларның исемнәренә игътибар итәргә кушылган. Әйдәгез әле, укучылар, әсәрдәге кеше образларын исемнәре белән атап чыгыйк. Бу исемнәр нәрсә аңлата икән, танышып китик.

Сөләйман – исән-имин, исән-сау яшәүче. Пәйгамбәр исеме.

Әсма – бик югары, бик өстен, бөек

Фәхрия – мактаулы, данлыклы, горур

  • Аларның мондый хәлгә төшүләрендә гаепләре бармы? Ничек уйлыйсыз? (Юк, аларның бу хәлгә төшүләрендә гаепләре юк. Чөнки бу хәл котылгысыз. Безнең тормыш шулай корылган: яшәү артыннан кайчан да булса бер үлем киләчәк).
  • Сезнең фикерләрегез белән килешәм. Чыннан да, яшәеш алдында алар көчсез, чөнки бу дөньяда барысы да вакытлыча гына. Икенче сорауга күчик.

 

  • Кызларның гаебе юклыгын Ф. Әмирхан тагын ничек искәртә? Ул аларны кем белән тиңли, чагыштыра?
  • Ул аларны фәрештәләр белән тиңли: “Мин белгән заманнарда анда фәрештәләр торалар иде,” – ди автор. Әсәрнең ахырында да ул үз-үзенә сорау бирә: И мәлгунь халык, ялганламагыз! Әсма өрәге — ул ни дигән сүз? Фәрештәләрдән өрәк чыгамы соң? Шул минем белән менә бу эскәмиядә утырып торган, бөдрә сары чәчле, зәңгәр күзле, фәрештә шикелле Әсмадан? Юк, юк, мин йөрәк яргыч итеп кычкырам, юк!»
  • Димәк, әлеге юллардан күренгәнчә, хикәяләүче сызлана. Әсманың, Фәхриянең һичничек тә өрәк була алмавы турында уйлап өзгәләнә.

 

  • Әлеге әсәрдә сызлану фәлсәфәсенең асылы нидән гыйбарәт?
  • Әлеге әсәрдә сызлану фәлсәфәсенең асылы: тормышның, гомернең чиклелеген аңлап сагышлану, чарасызлыкка җитү, сызлану.

 

  • Сызлану фәлсәфәсендә хәрабә нәрсәне символлаштыра?
  • Тормышның, гомернең чиклелеген аңлаган кеше күңелендәге сагышны, хәсрәтне.

 

ЯЛ МИНУТЫ

 

  • Димәк, укучылар, нәтиҗә ясыйк инде. Нәрсә ул сызлану фәлсәфәсе? Әлеге әсәрдә ул ничек бирелә?
  • Сызлану фәлсәфәсе – ул агым. Аның үзәгенә тормышның мәгънәсен эзләүче ялгыз кеше фаҗигасе куела. Әлеге әсәрдә сызлану фәлсәфәсе хикәяләүче ярдәмендә ачыла. Биш ел элек әле төзек, матур булган ташпулат йортның, шау чәчәктә утырган бакчаның, кипкән, корышкан һәм сукырайган Сөләйман картның кыяфәтен күреп хикәяләүче чарасызлыкка килә, аптырашта кала. Ләкин бу күренешләрнең котылгысыз икәнлеген, кайчан да булса бер яшәү артыннан үлем киләчәген ул аңлый, моңа төшенә. Ул бар дөнья, галәм алдында чарасыз. Әсәр ахырында ул тормышның мәгънәсезлегенә төшенә, шәхес гомеренең чикле икәнлеген аңлый. Бу тормышка “ләгънәт” укый.
  • Хикәянең соңгы юлларын тагын бер кат укыйк әле. “ЛӘГЪНӘТ СИҢА, И ТОРМЫШ! ӘҮВӘЛ АЛДЫЙСЫҢ, АННАН СОҢ МЫСКЫЛЛЫЙСЫҢ!”
  • Әлеге юлларны ничек аңлыйсыз? Ни өчен ул аңа ләгънәт укый? Ни өчен башта алдыйсың, аннары мыскыллыйсың ди?

Җавап: Хикәяләүче тормышка ләгънәт укый, чөнки тормыш башта шундый матур, күңелле, искиткеч булып тоела. Әсәрдән күренгәнчә дә, элек барысы да әйбәт булган: Сөләйман карт та 5 ел элек таза, мәһабәт, матур карт булган, бакча да шаулап-гөрләп, чәчәкләр, гөлләр белән күмелеп утырган, анда сандугачлар сайраган. Ләкин болар барысы да ялган һәм вакытлыча гына икән бит! Әлеге ялганны ачу өчен нибары 5 ел кирәк булган: хәзер инде Сөләйман карт кипкән, сулган, корышкан, сукрайган, тешләре коелып беткән… бакча әрекмәннәр, кычытканнар үсеп утыра торган бер буталчыклыкка әйләнгән. Димәк, тормыш башта безгә яшәешнең гел матур якларын күрсәтеп кенә алдый, ә аннары соң чын йөзен ачып бирә – мыскыллый икән. Хикәяләүченең сүзләре әнә шуны аңлатадыр да инде…

  • Әсәрдә үткән/бүген оппозициясе бирелә дидек. Образларга тукталып, тагын бер кат искә төшереп китик.
  • Әсәрдә кеше образларын һәм предмет, күренеш образларын әйтегез.
  • Хикәяләүче, Сөләйман абзый, Карчык, Әсма, Фәхрия, Богданов; өйнең тышкы ягы, бакча, капка, койма, ишегалды, өйнең эчке ягы, сандугач, каргалар…
  • Персонажларның гамәлләрен билгелик.

Хикәяләүче: гаҗәпләнә, борчыла, җирәнә, йөрәге туңа, кайгыра, курка, аптырый, ышанмый, шикләнә, искә төшерә, сагына, ояла, уңайсызлана, чытая, ачына, сызлана, нәфрәтләнә, ләгънәт укый, ашыга.

Сөләйман карт: кипкән, корышкан сукырайган, танымый, аңламый, кайгыра, курка, елый, саташа, калтырана.

Карчык: сораша, йөткеренә, тикшерә, сөйләнә, шикләнә.

Әсма: шатлана, елмая, гитара уйнаганны тыңлый, үлә, өрәккә әйләнеп йөри.

Йортның тышкы ягы: йөзен чыткан, ала-кола, караңгыланган, тәрәзә пыялалары кырылган, тузанланып, яшькелткә әйләнгән, кәрнизләре, почмаклары ишелгән, җимерелгәләп беткән, янган, көйгән, ташландык шикелле булган.

Ишегалды: серле тынлыкка баткан, ыңгыраша, үләнлеккә әйләнгән, хәятсыз.

Өйнең эчке ягы: паркетлары кырылган, каралган, караңгыланган.

Бакча: юллары югалган, кычытканнар, әрекмәннәр, тигәнәкләр үскән, үрмәкәчләр оялаган, серле куркынычлыкка баткан, коточыргыч.

ЙОМГАКЛАУ: импрессионизм, сызлану фәлсәфәсе, әсәрдәге символлар, образлар, әйбер күренешләр  һ.б. турында йомгаклау.

 

  1. Рефлексия
  • Йомгаклау

Бүген дәрестә ниләр белдек? Нәрсә ул сызлану фәлсәфәсе?

Импрессионизм алымының төп үзенчәлеге нидә?

Әсәрдәге символларны әйтегез, алар нәрсә аңлата?

  • Үзбәя (Укучылар дәрестәге эшчәнлекләрен сигнал карточкалар ярдәмендә бәялиләр)
  • Өй эше (“Бер хәрабәдә” әсәренә рецензия язарга әзерләнергә, рецензия язу үрнәге белән танышырга )

 

Бер шәрехләү “Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясендә сызлану фәлсәфәсе.”

  1. Айгел Says:

    Дәрес планы бик файдалы,рәхмәт яусын Сезгә

Шәрехләү