Апас муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәфигуллина Гүзәл Фәрит кызы. Тема: Фигыль турында төшенчә. ( 3 сыйныфта татар теленнән уздырылган ачык дәрес)
Максат: 1. Фигыль турында төшенчә бирү, башка сүз төркеменнән аеру, сөйләмдә
дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
- Укучыларның фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади
активлыкларын һәм танып – белүне үстерү.
- Аралашу, коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Көтелгән нәтиҗәләр:
Танып – белү: Нишли? Нишләде? Нишләгән? Нишләр? сорауларына җавап булган
сүзләрне аеру һәм тану; фигыль сүз төркемен аңлау; фигыльне
сөйләмдә куллана алу.
Регулятив : Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели алу һәм
формалаштыра белү, эшләнгән эшкә бәя бирү
Коммуникатив: Күнегүләрне кагыйдә һәм үрнәк буенча башкару.Үз фикерләрен
төгәл һәм ачык итеп белдерә алу. Дәреслектән дөрес информацияне
табып куллану.
Шәхси: Укытучы укыганны һәм сөйләгәнне игътибар белән тыңлый белү.
Дустыңны аңлау, хөрмәт итү.
Җиһазлау: компьютер, презентация, дәреслек.
Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.
- Оештыру, мотивлаштыру.
Исәнләшү, уңай психологик халәт тудыру.
-Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Укучылар, әйдәгез, бер-беребезгә елмаешыйк та, хәерле көн телик.
-Сәлам, дустым! (,,биш”не бирү)
-Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)
-Кайда булдың?(колак яфрагыннан тоту)
-Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
-Син килдең! (кулларны җәю)
-Мин бик шат !(кул кысышу)
– Менә шундый җылы сүзләр, изге теләкләр белән башланган дәрестә безгә сынатмаска, алган белем – күнекмәләребезне файдалана белүебезне күрсәтергә кирәк булачак.
- Актуальләштерү.
– Хәзер дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны һәм матур язу күнегүен язабыз.
Тату туганнар таштан койма койганнар.
– Мәкальдән исемнәрне табу,сораулар кую. Исем нәрсәне белдерә? Нинди саннарда килә? Нәрсәләрдә төрләнә? Ничә килеш бар? Нинди килешләр һәм аларның сораулары.
III. Яңа белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
Уку мәсьәләсен кую.
- Бу җөмләдә нишли соравына җавап булып килгән сүз?
- Нинди сорауларга җавап бирә?
- Нәрсәне белдерә?
- Предметның эшен – хәрәкәтен белдергән сүзләр нинди сүз төркеменә керүен ачыклау өчен, кроссворд чишәрбез.
Уку мәсьәләсен чишү.
- Бик зур, соры великан
Үзе йөк күтәрә икән.
Әгәр эссе булып кисә,
Борыны белән су сибә икән. (Фил)
- Бөтен халыкта бар ул,
Ансыз уку, язу юк.
ф | и | л | ||||||
а | л | ф | а | в | и | т | ||
с | у | г | а | н | ||||
с | ы | е | р | |||||
й | о | л | д | ы | з | |||
с | ә | г | а | т | ь |
Тәртибен бутый күрмәгез,
Анысы мөһим шулай ук. (алфавИт)
- Җир астында җирән ат,
Аның тиресе җиде кат.
Суясың да туныйсың,
Тунаганда елыйсың.( суГан)
- Үлән ашый, май ташый. (сЫер)
- Кич булганда күренер,
Таң булганда – күмелер.(йоЛдыз)
- Бертуктаусыз йөри,
Урыныннан кузгалмый.(сәгатЬ)
Теманы ачыклау, максатны билгеләү.
- Димәк, эшне, хәрәкәтне. Хәлне белдергән сүзләр ФИГЫЛЬ дип атала.
- Нинди сорауларга җавап бирә?(слайдтан укып ныгыту)
Физминутка
- Яңа белемнәрне ныгыту.
- Сүзлек диктанты. Төрле килештәге сүзләрне язу.Сорауларны дөрес кую.
Яза, укый, алды, сөйләгән, сикерде, буяр, тикшерәчәк.
- Дәреслек буенча эш. 124 нче күнегү. “Тәмле телле малай” исемле текст өстендә эш. Укучылар текстны укыйлар. Сорауларга җавап бирү.
“Тәмле телле ” дигән сүзне ничек аңлыйсыз? Сез дә Нәсим кебек матур итеп сөйләшәсезме? Үзегез нинди “тәмле” сүзләр беләсез? (мисаллар китерү)
- Һәр җөмләдәге фигыльне табу, сорау кую.
- Дәфтәрдә эш. Мөстәкыйль рәвештә тексттан фигыльләрне язып алу. Үзара тикшерү.
- Уен. Рәсемгә туры килгән фигыльләр әйтү.
Эт өрә, саклый, ашый, эчә, йоклый …
Кош оча, сайрый,утыра, ашый …
– Тест. Тестларны слайдта бирелгән материал буенча тикшерү
1.Фигыль нәрсәне белдерә?
а) предметны;
б) эшне, хәлне, хәрәкәтне;
в) предметның билгесен.
2.Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
а) нишли? нишләде?нишләгән? нишләячәк?
б) кем?нәрсә?
в) нинди? кайсы?
3.Кайта фигыленә сорау куй.
а) нәрсә;
б) нишләгән;
в) нишли.
- Йомгаклау. Рефлексия.
- – дәрестә нәрсә өйрәндек?
– Кайсы өлеше сезгә бик тә ошады?
– Аеруча да нәрсә кызыклы булды?
– Нинди яңалык белдегез?
- Өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату.122 нче күнегү. Биремен үтәү.
– Дәреслектәге кагыйдәне укырга.
Иҗади: “ Тәмле телле бала” темасына үзләре турында язарга
– Матур җавапларыгыз, төпле фикерләрегез өчен рәхмәт.
– Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген смайликлар ярдәмендә бәяләү.
Боларын да укыгыз:
Tags: фигыль