fbpx
27.02.2021

ФДББС шартларында укучыларның эзләнү һәм проект эшчәнлеге


  ФДББС
Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет  белем бирү  учреждениесе Әгерҗе шәһәре 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган  тел һәм әдәбият укытучысы Ногманова Миләүшә Сәлим кызы.  ФДББС шартларында укучыларның эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру.

Федераль Дәүләт белем  бирү стандартларының  төп юнәлеше – укучыларның, индивидуаль, яшь, психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхеснең яңа сыйфат үсешенә ирешү.Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларның танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында, иҗади уйларга, мөстәкыйль фикер йөртә алырга өйрәнүендә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Шуларның барысын да исәпкә алып мин  татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә түбәндәге  тема өстендә эшләргә булдым: ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект  эшчәнлеген оештыру

Бүгенге көндә проект сүзе бик популяр. Телеведение, интернет челтәрләрендә, газета-журналларда да проект сүзен еш ишетәбез. Нинди генә проектлар юк? “Телевизион проект”, “Җыр проекты”, “Бию проектлары”, “Ана теле проекты”, “Интернет-проектлар”һ.б.

                              Проект сүзе нәрсәне аңлата ?

Проектул әле булмаган нәрсәне (мисал өчен, яңа бинаны, программаны) барлыкка китерүгә юнәлтелгән һәм аның тормышка ашу процессын күзаллаган бер идея, уй-теләк. Шуның өчен дә проект алдына куелган максат төзү, барлыкка китерү, булдыру, иҗат итү, ирешү һ.б. кебек фигыльләр ярдәмендә формалаштырыла. Шулай итеп, проект – ул: нинди дә булса механизмның яки корылманың планы; 2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;3) теләгеңне тормышка ашыру планы.

    «Проект» – фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы дигәнне аңлата. Проект методын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынлардырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.

 Проект методының асылы: укучылар укытучы җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка рефлекция ясыйлар.

                                  Укучы өчен проект нәрсә  ул?

  •  иҗади мөмкинлекләрен ачу;
  •  төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;
  •  үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;
  •  үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.

Проект эшчәнлегенең тарихына күз салсак, проект эшчәнлеге – яңа методлардан саналмый. 1905 нче елда Россиядә С.Т.Шацкий хезмәткәрләре белән проект эшчәнлегенең беренче элементларын укыту тәҗрибәседә куллана башлый.Соңрак бу метод Россиядә тыела. Ә 1920 нче елда ул Америка Кушма Штатларында килеп чыга һәм аны проблемалы укыту дип атыйлар. 90 елларда кире әйләнеп кайткан бу эшчәнлек “21 нче гасыр технологиясе” дигән исем ала.

Проект эшчәнлеге турында сөйләгәндә түбәндәге юлларны куллансак урынлы булыр: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр – өйрәнермен”.Проект эшчәнлеге – ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырып, эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буеча информация җыю.

         Эшчәнлекнең бурычлары :телне өйрәнүгә теләк уяту;укучының танып белү активлыгын үстерү;иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;фән буенча белемнәрен тирәнәйтү. Проект эшчәнлеге нигә кирәк соң? Проект эшчәнлегенең уңай яклары :укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеген  үстерә.Проект эшчәнлеге вакытында укытучы һәм укучы арасында ирекле  аралашу бара. Бу эшне татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, шулай ук дәрестән тыш вакытта да оештырырга уңайлы. Проект эшен ничек оештырырга? Проект эшенең этаплары: Әзерлек этабы яки кереш;теманы сайлау, максатын бурычларын билгеләү, төркемнәргә бүлү, катнашучыларны билгеләү.

              Проект эшчәнлеген оештыруда эшне планлаштыру этаплары:

1.Проектның темасын, структурасын, эчтәлеген сайлау.

  1. Проблеманы ачу өчен сораулар уйлау.( Без моны ничек эшлибез? дигән сораудан түгел, ә Ни өчен эшлибез? Нинди проблеманы хәл итү максатыннан эшлибез? дигән сорауларга җавап эзләүдән башлана.)

3.Тиешле мәгълүматны табу юлларын ачыклау. Катнашучыларның вазифаларын билгеләү.( ата-ана эшчәнлеге ,бала эшчәнлеге,укытучы эшчәнлеге)

4.Проект туплау.( мәгълүмат җыю, проблеманы тикшерү, ачу, аны чишүдә дөрес варианты сайлау, эшне бизәү).

  1. Проектны тәкъдим итү, яклау формаларын уйлау.Төрле формада эшләргә була. Мәсәлән-сәяхәт,реклама,рольле уен, мини-спектакль, телевизион тапшыру, күргәзмә, зал белән уен, интервью, әдәби персонажлар диалогы.
  2. Проектны бәяләү.Урыннар билгеләп, ярышка әйләндерү киңәш ителми.
  3. Проектның перспективасын билгеләү.  Балалар үз эшләренең кирәклегенә төшенсеннәр һәм аның башка кешеләргә шатлык, рәхәтлек китерүен  күрсеннәр.

             Эш барышында проект эшчәнлеген куллануның   уңай яклары :

  1. Тел һәм әдәбият буенча теоретик материал белән таныша;

2.Укучы белем ала, эш төрләре, кагыйдәләр белән таныша;

3.Кызыксынучанлыкны арттыра;

4.Мәгълүмат һәр дәрестә укучының күз алдында була, кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала. Бу исә материалның хәтта йомшак укучылар тарафыннан да үзләштерелүен тәэмин итә.

Проект төрләре. Урта сыйныф укучылары арасында кызыксынуларына нигезләнеп, төрле типтагы проектлар эшләнергә мөмкин:Тикшеренү.Иҗади.Уен.Мәгьлүмати .

Тикшеренү проекты: хәзерге заманда актуаль булган тема алына;проблемасы күрсәтелә;тикшерү объекты билгеләнә;тикшеренү ысуллары күрсәтелә;нәтиҗә чыгарыла.Узган уку елында 6 нчы сыйныф укучылары белән” Туган ягым чишмәләре” ,

“Шәде елгасының экологик торышы” исемле эзләнү эшләре үткәрдек.Бу проектларның максатлары: Җирлектәге чишмәләрне, елгаларны өйрәнү һәм барлау;Чишмәләрнең һәм Шәде елгасының санитар торышын тикшерү;Чишмәләргә, сулыкларга сакчыл караш тәрбияләү.

Тикшеренү нәтиҗәләре: Безнең тикшеренүләрдән, өйрәнүләрдән күренгәнчә, җирлегебездәге чишмәләрнең санитар торышы бик үк начар түгеллеге ачыкланды,халык чишмә суыннан файдалана. Шәде елгасының тирә – ягы санитар яктан яктан чиста түгеллеге  ачыкланды һәм тирә- ягыбызның, табигатьнең чисталыгы, экологик торышы  безнең кулыбызда булуына басым ясалды. Укучыларым  мәктәп күләмендәге ФГК  чыгыш ясадылар  һәм презентация белән эшләрен  якладылар.

  1. Иҗади проектлар. Бу типтагы проектларның төгәл структурасы юк. Эшнең төренә билгеләнгән тәлапләр буенча эшләнә. Моңа газета, буклетлар чыгару, презентацияләр сценарияләр язу керә . Мәсәлән, 3 нче сыйныфта укучы рус телле укучылар белән  “ Маша  һәм Аю” әкиятен татарчалаштырып  сценарий төзедек ,  сыйныф алдында сәхнәләштерергә әзерләнәбез ,” Зирәкләр һәм тапкырлар” интеллектуаль уены өчен  укучылар белән күңелле презентация  ясадык.  Төрле темаларга рәсемнәр, “Минем гаиләм исемле” коллаж ясадык. Шул ук сыйныфта “ Сәламәт булыгыз”  бүлегендәге темаларны өйрәнү барышында йомгаклау дәресенә бер төркемгә мәкальләр туплап килергә, икенчесенә – шигырьләр  җыю эше , өченчесенә- рәсем ясарга ,  дүртенчесенә- билгеле темага чыгышлар әзерләргә билгеләнде.

Теманы йомгаклап,  “ Иң зур байлык- сәламәтлек” темасына минипроект дәресе уздырдык.Укучылар табышмаклар әйтештеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, спортның сәламәтлеккә файдасы хакында  сөйләделәр, үзләренең яраткан спорт төренә карата ясалган рәсемнәрен якладылар; ошаган спортсменнары ( кумирлары) белән таныштырдылар.

  1. Уен проектлары. Уен проекты дәрескә, махсус конкурска әзерләнергә һәм тулысынча тиешле тематикага туры килергә тиеш. Мондый проектларда структурага әз генә төгәллек кертелә, ләкин ул ахырга кадәр ачык кала. Катнашучылар проектның эчтәлеге таләп иткән билгеле бер характердагы рольләрне алалар. Болар әдәби персонажлар яки уйлар чыгарылган мифик геройлар булырга мөмкин. Бу эшчәнлектә көтелгән нәтиҗә бары тик азакта гына була.
  2. Мәгълүмати проектлар. Нинди дә булса объект турында мәгълүмат җыю, анализлау. Мәсәлән, шәһәребез музее, Колшәриф мәчете турындагы проект эшләре.Бу очракта темага караган мәгълүматны җыю, тәкъдим итү, фикер алышу уңайлы . Эшемдә мин дә өлешчә генә булса да дәрестә мини проектлар планлаштырам. Мәсәлән, минем яраткан шагыйрем турында кечкенә генә эзләнү ясау. Укучылар бу төрдәге эшләрне бик теләп башкаралар. Бәйрәмнәр уңаеннан котлаулар язу  3 нче сыйныфның рус төркемендә әниләр көне уңаеннан “ Минем әбием” темасына коллаж ,  котлау открыткасы ясадык ; 2 нче сыйныфның рус телле укучылары “ Көндәлек режим» бүлеген өйрәгәндә  үз режимнарын төзеделәр һәм  сыйныф алдында чыгыш ясадылар; “ Йортыбыз- фатирыбыз” бүлеген өйрәнгәндә  “ Минем шәһәрем. “ ,”Минем бүлмәм”кебек  мини –эзләнү проект эшләре эшләделәр;

         Укучыларга проект эшчәнлегенә йомгак ясаганда:1.Проект эшендә нәрсә кызыклы булды?2.Аеруча нәрсә ошады?3.Нинди яңалыклар белдең?4.Бу теманы өйрәнүне дәвам итәр идеңме?5.Киләчәктә нинди проект эшен дәвам итәр идең? -кебек сораулар бирергә була.  Башлангыч һәм рус телле укучылар белән   эшләгәндә проект эшчәнлеген  куллану отышлы. Проект эшчәнлеге укучы шәхесенең белем алуга иҗади якын килүенә юнәлтелгән. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйларга, фикерләргә мәҗбүр ителәләр. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен, укучылар эш барышында әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат туплыйлар, ижади фикер йөртәләр. Гомүмән, проект методы – баланың интеллектын, иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерүдә нәтиҗәле алымнарның берсе булып тора дип уйлыйм мин.Проект эшчәнлегенең  нигезе – эзләнү-тикшеренү эше.Эшнең уңышлы килеп чыгуы аның дөрес планлаштырылуына бәйле.   Проект  методы укытучы һәм укучыларның яхшы әзерлеген, сыйныфның һәм иҗади төркемнәрнең үзара килешеп эшләүләрен таләп итә.

 Проект турында сөйләшүдә катнашып, укытучы да тигез хокуклы фикердәшкә, ярдәмчегә әйләнә. Проектны гамәлгә ашыру барышында укучылар әйләнә-тирәдә-ге-ләр белән уртак тел табып эшләргә, фикерләрен дәлилләргә өйрәнә.  Проект эшенең нәтиҗәсе булып 1-2 сыйныфларда мәгълүмат тупланган китап яисә альбом, ә 3-4 сыйныфларда проект эше, презентация, сценарий, фильм, каталог, ярдәмлекләр,доклад,спектакль  ярдәмендә башкарылырга мөмкин.

                                           Нәтиҗә

Татар теле һәм әдәбиятын өйрәнгәндә, түбәндәге төрдәге проектларны кулланып була:

-тикшеренү (хезмәтнең актуальлеген  нигезләү, тикшерүнең максаты әйтү, бурычлар кую, аларны чишү юлларын күрсәтү);

-иҗади (кичә яки бәйрәм үткәрү өчен сценарий төзү, м-н “ Әлифба бәйрәме”, “ Татар телем – иркә гөлем”бәйрәме, мәкалә язу “ Дуслык”);

-гамәли юнәлешле (һәр укучының, төркемнең бөтен эшчәнлеген яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатыннан чыгып планлаштыру). М-н, төрле темаларга рәсемнәр, коллажлар ясау“Мин һәм минем гаиләм”, “ Табигатьне саклыйк”, китапчыклар чыгару, килеш кушымчалары    буенча           ярдәмлек чыгару,”Татар костюмы”дигән темага презентация ясау,бер төркемгә билгеле бер темага табышмаклар табып килергә , икенче төркемгә – китапчык ясап, табышмаклар тупларга, өченче-лә-ре-нә – темага карата табышмак иҗат итәргә тәкъдим итеп була;

 -мәгълүмати ( темага караган мәгълүматларны җыю,аларны катнашучыларга тәкъдим итү,фикер алышу, йомгаклау)

         Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проектлар методын куллану – укучыларның иҗади сәләтен устерүгә этәргеч булып тора. Укучыларда  яңа проектлар эшләү теләге туа һәм фәнгә карата кызыксыну уяна.   Иҗади эшчәнлек тәҗрибәсенә ия булган саен укучыларның белем сыйфаты да үсә. 

Әлеге материалда чит авторлар  хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

 

Шәрехләү