fbpx
24.09.2016

Онытма мине, депутатым!


     jokyСез нишләгәнсездер,җәмәгать,анда минем эшем юк,әмма мин үзем бу сайлауларга бардым бит әле. Ничек бармыйсың,ди,соңгы бер-ике атнада депутатлыкка кандидатларның искиткеч яхшы,искиткеч тәүфикълы кешеләр икәнлегенә тәмам ышандырып бетерделәр бит,әй. Моңарчы без аларның кемлекләрен белеп бетермәгәнбез икән.Баксаң,алардан да намуслы,алардан да чиста һәм пакъ кешеләр юк икән бит дөньяда.Бик өлгер егетләр икән.Шул арада безнең  начар яшәвебезне каян белеп бетергәннәр диген.Ярыша-ярыша пенсияләрне арттырырга,хезмәт хакларын күтәрергә вәгъдәләр бирделәр.Берсе юллар салдырам,икенчесе балалар бакчалары төзетәм ди,өченчесе тагын да уздыра: җинаятьчелекне бетерәм,ди. Сәламәтлекләребез дә ташка үлчим икән бит.Анысын депутат кәнәфиенә килеп утыру белән хәл итәргә алынмакчылар,имеш.Булыр,нишләп булмасын.Сөйләүләренә караганда,алар иң булдыклы һәм кеше турында кайгыртучы адәмнәр.Моннан соң чит илләрдә операция ясауга мохтаҗ булган балаларга халыктан тиенләп акча җыймаслар инде. Хөкүмәттә булмаса,үз кесәләрендәге акчадан булса да өлеш чыгарырлар.Миңа  шулайрак сизелде.

Телевизордан чыгыш ясаган депутатлыкка кандидатлар беравыздан: ”Безне сайласагыз,тиздән яхшы яши башлячакбыз!” –дип шар ярдылар.Хәер,бер мин генә түгел,үзегез дә күреп торгансыздыр. Дөресен әйтәләр,ялганламыйлар.Депутат булсам,мин дә ай саен 800мең хезмәт хакы алып,тагын шуның кадәр өстәмәләргә ия булсам, начар яшәмәс идем. Ничек шул кадәр хак сүз сөйләүче депутатларны сайламый калдырмак кирәк.Без аларны сайламасак, алар урынына җыен карак,коррупционер,аферистлар Думага кереп тулачак бит.Аннан тагын шулар белән биш ел җәфа чигәргәме? Интернет ярдәмендә Думада кемнәр утырганын күреп тордык.Берсе йоклый,берсе телефонда уйнап утыра,калганнары бөтенләй килеп тормый.Аннан азапланалар инде бер законны биш кат укып,ун кат төзәтеп.Быелгылары андый булмас,алла боерса,бик акыллы,бик эшлекле күренәләр. Тәҗрибәләре дә җитәрлек. Күбесе инде биш ел депутат кәнәфиендә утырып,ыштан туздырган кешеләр.Милли мәгарифне бетерү, Яровая кебек законнарны да алар кабул итте. Тирес турындагысын әйтеп тә тормыйм инде.Сүз дә юк,оста сөйлиләр. Кызганыч, матур-матур вәгъдәләрен күпләп сибәргә вакытны бик аз бирделәр.Телевидениедәге бер минутлык  чыгышта  пулеметтан аткан кебек үз программаларын аңлатырга тырыштылар. Аларның ярты сүзен аңлап булмаса да,шул аңлашылды: болар биргән вәгъдәләрен үтәргә вәгъдә бирделәр.

Татарларның барысының да ана телләрен белмәүләренә кәеф китте бераз.Чөнки депутат буласы татарлар татарча сөйләсәләр,авылларда яшәүче әби-бабайлар да аңлаган булырлар иде үзләрен.Хәер,аңламасалар да алар барыбер шул кешеләрне сайлыйлар инде.Шулай булгач,ни пычагыма ул татар теле.Иң мөһиме: үзегез ышандырганча,мәктәпләр ябылмасын,яңалары ачылсын; баткак юллар урынына асфальт юллар салынсын; пенсионерларның дару белән коммунальный түләүләреннән соң ит-май,сөт-шикәр алырлык акчалары калсын.Менә шуларны уйлап сайладым мин сезне.Элекке сайлауда кемне сайлаганмындыр,ике ятып бер төшемә дә кергәне булмады.Ну сезне онытмаска тырышырмын ,хөрмәтле халык хезмәтчеләре.Сез дә,анда Мәскәүгә барып утыргач, мине онытмагыз! Югыйсә…тагын биш елдан исегезгә төшерермен.

                Фәрит Вафин.

Шәрехләү