fbpx
05.03.2018

Нәүрүз бәйрәмен үткәрү өчен сценарий


нәүрүз 
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 2 категорияле тәрбиячесе Шәрәфетдинова Гөлзада Әнфәс кызы. Тема: “Нәүрүз – язгы бәйрәм”  (5-7 яшьлек балалар өчен.) 

Максат
Балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре һәм культуралары белән таныштыру. Балаларда бәйрәмгә карата уңай тәэсир калдыру. Татар халкының милли уеннары һәм бию элементлары белән таныштыру.

Күнелле музыка астында балалар залга керәләр.

Айдар Галимов “Яз сулышы син булганда”.

А.б.

Исәнмесез балалар, кунаклар. Бүген без сезнең белән Нәүрүз бәйрәменә жыелдык. Элек заманда Яңа елны март аенда каршылаганнар – 22мартта. Бу көнне көн белән төн тигезләшә. Шулай булгач Нәүрүз бәйрәме- яз башлануы, яңа көн башланды. Шуңа күрә бәйрәмне бик яратып үткәргәннәр.

1бала.

Нәүрүз әйттек без сезгә

Хакын бирегез безгә.

Яшегез җитсен йөзгә

Малыгыз артсын көзгә.

2бала.

Ач ишеген, керәбез

Нәүрүз әйтә киләбез.

Хәер дога кылабыз

Нәүрүз котлы булсын диябез.

(Балалар “Яз җыры”н башкаралар. Утыралар урындыкларга).

Җыр «Яз килә».

Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

Яз, яз, яз житә

Тәрәзәне ачтылар

тып, тып, тып, тып, тып итә.

Эре, эре тамчылар.

Агачка кунып, чыпчыклар чыелдашалар.

Яшькелт- кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

«Яз килә» җырының сүзләре:

1.Көн жылы һәм иркә,

Кояш та елмая.

Бар дөнья уяна,

Бар дөнья уяна.

Кушымта:

Яз килә, яз килә

Чәчәкләр уяна

Йөрәккә яз килде

Бар дөнья куана

Яз килә.(2 тапкыр)

2.Канатлы жырчылар

Моңлана талларда

Бар дөнья уяна,

Бар дөнья уяна.

Кушымта:

А.б.

Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,

Эче тулы нур булсын!

Нәүрүз көен кем көйләсә,

Ул дәртле һәм бай булсын!

3 бала.

Яз килә, яз килә,

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып

Жырчы кошлар килә.

4 бала. Эй, дусларым, килегез,

Күңел ачу көнебез.

Җырлый-жырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

Малайлар башкаруында (Татар халык биюе)

Мусорок. Выход вороны(музыка)

(Кара карга очып керә)

Кара карга.

Мин карга: кар-р,кар-р!

Канатымда хатым бар,

Буен житсә тартып ал.

А.б.Кая хатыңны укып карыйк әле.

Карга.

Арыдым, эшем бик күп.

Яз житкәнен бөтен дөньяга хәбәр итәсем бар.

Иң беренче аюкайны уятыйк эле? Аю дус! Уян әле!

Аю.

Ни булды? Нигә уятасың мине тәмле йокымнан.

Карга.

Кыш бетте. Аюкай, урман буйлап яз килә.

Аю.

Рәхмәт. Бу бик шатлыклы хәбәр. Кыш буе бармак суырдым, тизрәк бал жыярга кирәк.

Карга.

Хәзер куянны эзлим, аңа да шатлыклы хәбәр әйтим.

Куян.

Нәрсә булды? Нигә кычкырасың?

Карга.

Кыш бетте, куянкай. Урман буйлап яз килә.

Куян.

Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә.

Гөрләшеп, сайрашып

Җырчы кошлар килә.

(Хайваннар барсыда бергә җыелшып чыгып китәләр.)

Бергәләшеп (әйтәләр): Әйдәгез яз килүне тизерәк җиткерик диләр. Саубуллашалар.

5бала.

Яз, яз, яз!

Син кояшлы яз.

Яз,яз,яз!

Нурга юмарт яз.

А.Б. Хуш киләсез, гүзәл Нәүрүз,

Язгы яңа елыбыз.

Яна елда туры булсын,

Нурлы булсын юлыбыз!

А.Б. Борын-борын заманнан,

Болгар белән Казаннан,

Жаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Балалар (барысы бергә):

Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!

Музыка астында Нәүрүзбикә керә.

Айсылу Гарипова – Нәүрүз җыры.

(Бер кулына чәчәкләр салынган кәрзин, икенче кулында зонтик тоткан Нәүрүз керә)

Нәүрүз. Мин ерактан килдем сезгә язлар иленнән,

Урман аланының ал чәчәкләр үскән җиреннән.

Зәңгәр болытлы, Ләйсән яңгырлары белән

Килдем язгы сулар кебек ашкынып.

Исәнмесез, кунаклар! Исәнмесез, балалар!

Балалар һәм алып баручы: Исәнмесез, Яз кызы – Нәүрүзбикә! Сине бик көттек!

Нәүрүз: Беләм-беләм! Сез мине бик яратасыз! Салкын кыштан соң мин җылы көннәр, йөгерек сулар, Ләйсән яңгырлары, умырзая чәчәкләре алып килдем!

А.Б Хуш киләсең, Нәүрүз, түрдән уз! Җылы Ләйсән яңгырлардан соң җир йөзе яшәреп, шау чәчәккә төренер.

Нәүрүз: Әйдәгез кызлар, чәчәкләр белән биеп алыйк әле.

Бию “Умырзая” (чәчәкләр белән)

Нәүрүз: Балалар, ә хәзер әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк.

“Там, там, тамчы там” уены (татар халык көе һәм сузләре)

Уенчылар, пар-пар булып, кулга-кул тотынышып бер-бер артлы басалар. Алар бергәләп түбәндәге җырларны җырлыйлар һәм бию хәрәкәтләре ясыйлар:

Там, там, тамчы там,(алга баралар)

Тамганынны яратам.(артка таба чигәләр)

Тамган тамчыларга карап,(кара-каршы басып кул чабалар)

Мин җырларга яратам.

Без уйныйбыз, уйныйбыз,(тугәрәк ясап әйләнәләр)

Якты көннән туймыйбыз.

Кулны –кулга чаба-чаба,(кул чабалар)

Көләбез дә җырлыйбыз.

(Уеннан сон балалар урындыкларга утыралар)

Нәүрүз. Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз кышны да,

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз язны да.

(Бөтерелә бөтерелә кыш килеп керә. Кышны күреп.)

Кышкай, салкынкай, син түгелме соң бу? Нишләп йөрисең монда?

Кыш.

Нишләп йөри дип…Кунакка килдем.

Нәүрүз.

Синең вакытын узды инде. Хәзер язның чираты. Карлар эри, сулар ага, кошлар кайта җылы яктан. Бар инде кыш, кит.

Кыш.

Ничек инде, кит. Юк, без синең белән көч сынашабыз. Кайсыбыз җиңә, шул кала.

А.б.

Ярый, әйдәгез. Балалар сезгә табышмаклар әйтә, сез җавап бирегез. Кайсыгызның вакыты икәнеп белербез.

Паша: 1.Ручейки бегут быстрее,

Светит солнышко теплее.

Воробей погоде рад –

Заглянул к нам месяц … (Март)

Рудольф: 2.Чуть немного потеплело —

Самый первый, самый смелый,

Выглянул из шубы снежной

Маленький лесной… (Подснежник)

Самира: 3.Новоселье у скворца

Он ликует без конца.

Чтоб у нас жил пересмешник,

Смастерили мы … (Скворечник)

Роман:4. Висит за окошком кулек ледяной,

Он полон капели и пахнет весной. (Сосулька)

Азалия:5.Не пешеход, а идет.

Мокнут люди у ворот.

Ловит дворник его в кадку.

Очень трудная загадка? (Дождь)

(Жавапларны Нәүрүз әйтә.)

Кыш.

Эх, арыдым, сусадым

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем.

Ярый, Нәүруз, мин китәм.

Әнә сәгатем дә суга

Кирәк миңа китәргә.

Каршылагыз Нәүрүзне

Аннан көтәрсез мине.

Сау булыгыз балалар!

Балалар:

Сау бул, Кыш.

А.б.

Ә без бәйрәмебезне дәвам итәбез.

Уен: «Чума урдәк, чума каз».

Уйнаучылар кара- каршы ике рәт булып тезеләләр, парлашып кулга — кул тотыналар. Рәт башында бер ялгыз уенчы басып тора. Балалар барысы бергә җырлыйлар:

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата ул, ярата.

Алсу үзенә иптәш эзли,

Белмим, кемне ярата шул, ярата. Илнарны ярата шул, ярата.

Уйнаучылар, җыр ритмына туры китереп, хәрәкәтләнеп торалар. Ялгыз бала (Алсу), рәт арасыннан узып, үзенә бер иптәш сайлый һәм аны (Илнарны) җитәкләп ахырга барып баса. Үз парыннан аерылган уйнаучы рәт башына китә.

Уен шулай дәвам итә.

А.Б:. Хөрмәтле дуслар! Бәйрәм тамашасы ахырына якынлашты. Әллә нинди авыр елларда да үз йөзен югалтмыйча, әнә шулай шат кунелле, сау рухлы булып калган ул безнең халык. Моның өчен мең рәхмәт аңа. Мәңге шулай зирәк акыллы булсын, имин яшәсен!

Бүгенгенең гүзәл мизгелләре

Күңелләрдә калсын уелып.

Тагын шулай, дуслар, бергәләшеп,

Очрашырга язсын җыелып.

Шәрехләү