fbpx
26.12.2017

Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.


Муса Җәлил
Казан шәһәре 16 нчы татар-инглиз гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлишина Гөлфия Тәлгат кызы.Дәрес планы. Тема: “Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.” Муса Җәлилнең сугыш чоры темасын кабатлау
Тема:   “Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.”     Максат: Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь М. Җәлилнең иҗатын өйрәнүне дәвам итү. Бурычлар: Укучыларның үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен, иҗади эшләү сәләтен үстерү. Чагыштыру, анализлау, бәяләү күнекмәләрен булдыру Патриотизм, илгә, халыкка тугрылык хисе тәрбияләү. Көтелгән нәтиҗәләр: Предметлы: логик гамәлләргә өйрәтү( анализ, синтез, чагыштыру,күзаллау. Эзмә-эзлеклеле күнекмәләр эшләү) Метапредметлы: Танып белү гамәлләре: яңа белемне туплау, сорауларга җавап табу, яңа мәгүлүматлар белән эшләү Аралашу гамәлләре (коммуникатив) тыңларга өйрәнү, игүтибарлы булу. Төркемләп эшләү, сорау бирә белү, аралашып эшләү) Регулятив гамәлләр: уңайлы алымнар сайлау. Җиһазлау: язучының портреты, китапларыннан күргәзмә. Ромашка костюмнары, ромашка таҗлары, гармун, компьютер, проектор, методик папка, композиторлар рәсеме Дәрес тибы. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү дәресе Дәрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Эш төрләре: яттан сөйләү, уку, әңгәмә. Дәрес барышы Оештыру. II. Актуальләштерү. Укучылар , игтибар белән карыйбыз М.Җәлилнең шигыре буенча чыгыш. (Балалар “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерәләр) Кайсы шигырен без сезнең белән карап үттек? Димәк, бүген без сезнең белән нәрсәләр өйрәнәчәкбез?(иҗатын) Сез аның иҗаты белән күптән таныш. Мин сезгә аның шигырьләрен тәкъдим итәм, ә сез исемнәрен әйтегез. (презентация буеча эшләү) Укучылар, әйтегез әле татар халкы нинди халык? Моңлы. җырлы. Дәреснең эпиграфына күз салыйк. Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә Һәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җыр иде Үлемем дә яңгырар җыр булып.Бер матур җыр идең үзең дә, гомерең дә калды җыр булып.Күчереп алырга

== Презентациясен карарга

Шәрехләү