fbpx
24.02.2022

“Туган ягым гүзәле”  бәйгесе. 8мартта уздыру өчен.


туган ягым
Азнакай районы Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шаһгалиева Гөлназ Нәҗип кызы. Тема: 8 нче мартта уздыру өчен  “Туган ягым гүзәле”  бәйгесе.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, акрын гына җыр яңгырый

Бәйге барышы:

Сәламләү

Хәерле көн телим барчагызга,

Хәерле эш телим һәркемгә.

Кылган гамәлебез изгелектән тора,

Изге эшләр кылыйк бүген дә.

Татар халкы зур шәхесләр белән

Танылган ул гомер-гомергә.

Бүген дә без асыл татар халкының

Җыр-моңнарын салыйк күңелгә.

Хәерле көн хөрмәтле дуслар, кадерле кунаклар, мөхтәрәм хөкемдарлар! Менә бүген без табигатьнең матур язгы бер көнендә сезнең белән бу якты залга бәйрәмгә килдек. Бүген бездә бәйрәм: Актүбә гүзәлләре көч сынаша.

Бәйгедә катнашу җиңел эш түгел. Билгеле инде, һәр бәйгегә нәтиҗә ясала. “Туган ягым гүзәле” исеменә лаек булырлык кызларны сайлап алу өчен хөкемдарлар белән танышып китик. (Хөкемдарлар белән таныштыру)

Һәр уен танышудан башлана, шулай бит. Әйдәгез үзләре белән таныштыру өчен сүзне эшкә уңган, телгә оста, тапкыр, җитез кызларыбызга бирик.

1нче бәйге “Үзең белән таныштыр”

Кызларның визит карточкасы белән танышу. Рәхим итегез, кызлар! (Кызлар үзләре белән таныштыралар.)

2нче бәйге “Сәламәтлек, саулык”

Хәзерге чорда  көн кадагы булып сәламәтлек темасы тора. Шуннан чыгып, икенче бәйге: сәламәтлек белән бәйле булган мәкальләр, әйтемнәр әйтергә. Кем күбрәк әйтә ала? Мәкальләр кабатланмаска тиеш. Бәйге биш балл белән бәяләнә. Иң күп әйткән кешегә биш балл куела. Башладык.

3нче бәйге «Эрудит»

«Сәламәтлек» сүзендәге хәрефләрдән 1 минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк сүз язарга кирәк. Сүзләр исем сүз төркеме булырга тиеш. Һәр сүз 1 балл белән бәяләнә. (ат, лак, ак – күзгә ак төште, келәт, келә, келәм, мәк, мәл – вакыт, әмәл, тел, теләк, тәм, ләм…)

4нче бәйге. «Оста куллар»

Татар хатын-кызларында чәч толымнарын бизәү табигый саналган.

Кайберәүләр “чәч үрүләр модадан чыкты инде» дип карыйлар. Чәчне үстерү генә түгел, аны матур итеп йөртә дә белергә кирәк. Ә безнең кызларыбыз бу эштә үз осталыкларын күрсәтерләр. Чәч үрү остасын билгеләү.

Ш.Галиев сүзләре, И.Якупов көенә “Бииләр итек, читекләр” җыры башкарыла

5 нче бәйге “Интеллектуаллар”

  • Бу бәйгедә кызлар табышмакларның җавапларын әйтергә тиеш булалар. Сорау-табышмакның җавабын белгән кеше, кыңгырауга баса, аннан җавабын әйтә. Һәр дөрес җавапка 1 балл бирелә.
  • Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк? (авыз)
  • Нинди савыттан эчеп булмый? (буш)
  • Кай вакытта куян ите тәмле була? (ашаганда)
  • Бернәрсә дә ашамыйча, ничә йомырка ашап була? (1)
  • Кайсы ай календарьда юк? (күктәге ай)
  • Бер якта – поп өе, икенче якта – чәчтарашханәсе. Арада чыга алмаслык сазлык. Поп чәчен алдырырга аръякка ничек чыга? (поп чәчен алдырмый)
  • Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый? (кәбисә елында, чөнки 1 көн артык)
  • Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була? (төш)
  • Баш чаклы таш белән тәрәзә ватып буламы? (Юк. Таш чебен башы кадәр генә булырга мөмкин.)
  • Кем үзенең туган көнен дүрт елга бер генә мәртәбә уздыра? (29 нчы февральдә туган кеше)
  • 6нчы бәйге “Муенса җый”

Савытларда токмач (макарон). Сезгә шуларны җепкә җыеп муенса ясарга кирәк. Кемнең муенсасы озынрак, шул – җиңүче.

7нче бәйге “Әкияттә кунакта”

Һәр кыз – булачак әни. Ул әкиятләр сөйли белергә, җырлый белергә тиеш. Сез татарча әкият сөйләргә яки “Бишек җыры” башкарырга тиеш.

8 нче бәйге “Яшь талантлар”.

Кызларның һәркайсына «Туп» дигән гади шигырь биреләчәк, әмма аны биремдә күрсәтелгәнчә укырга кирәк.

Әминә елый үкереп,

Тубым суга төште, дип.

– Чү, Әминә, елама,

Туп батмый ул елгада.

(Бирем: курыккан кеше, чит ил кешесе, кечкенә бала, карт әби кебек укырга)

Рәхмәт, кызлар. Сез ял итеп торыгыз. Безнең бәйгебез ахырына якынлаша. Хөкемдарлар нәтиҗә чыгара торалар, ә сәхнәдә  10 нчы сыйныф кызлары башкаруында бию. Каршы алыгыз.

Хөрмәтле тамашачылар! Бүгенге бәйге шуның белән ахырына якынлашып килә. Кызларыбызны сәхнәгә чакырабыз. Сүз бәйгене йомгаклау өчен хөкемдарларга бирелә. Кызларыбызның кайсысы уңганнардан да уңганрак, зирәкләрдән дә зирәгрәк икән. Кем “Актүбә гүзәле” исеменә лаек икән?  Рәхим итегез.

Кызларыбызны шулай бәяләгәнегез өчен, хөкемдарлар, бик зур рәхмәт. Киләчәктә уңышлар, сәламәтлек, шатлык һәм бәхет телибез. Сау булыгыз.

 

Шәрехләү