fbpx
17.04.2022

Хушлашабыз бакча белән. Мәктәпкә озату кичәсе.


бакча
Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесе Кодаш балалар бакчасы I категорияле тәрбияче Мөгалимова Илсөяр Әкрәм кызы. Тема: “Хушлашабыз бакча белән”.  Мәктәпкә озату кичәсе 

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Плакатлар, шарлар куела.

Тәрбияче:

Бүген безнең бакчабызда

Ничә ел инде менә

Шатлык күккә җиткән көн.

Майның шушы көнендә

Балалар бакчасыннан

Мәктәпләргә киткән көн.

Исәнмесез хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар. Бүген без сезнең белән балаларның күңелләрендә иң якты хәтирә булып сакланып калачак зур бәйрәм-бакча белән хушлашу кичәсенә җыелдык.

Дорогие гости! Сегодня вас ждет необычайно волнующее торжество! Наши дети прощаются с детским садом и готовятся к новому жизненному этапу – поступлению в школу.

Балаларның бездән китүе бик ямансу булса да, без чын күңелдән шатланабыз. Күрегез алар нинди шат, сау сәламәт, белем алырга омтылып торалар. Әйдәгез көчле алкышлар белән,  чыгарылыш төркеме балаларын каршылыйк.

Так хочется, чтобы этот день запомнился надолго и ребятам, и взрослым. Итак, все готово к празднику. Встречайте наших выпускников!

Залга шарлар тотып, “Балачак-бәхет иле” көе яңгырый,

балалар керәләр, шарларын җибәрәләр

1.Бакча белән хушлашабыз   Данияр

7 яшь тулды безгә.

Мәктәпкә белем алырга

Барабыз быел көзгә.

Безне анда мәктәп көтә,

Безне көтә парталар.

Түземсезлек белән көтә,

Укытучы апалар.

Әйе, безне мәктәп көтә,

Кыңгыраулы зур мәктәп.

Ә бу юлга безне сез бит

Чыгардыгыз җитәкләп.

 

  1. Олы бәйрәм бүген бездә, Артур

Зурлар инде хәзер без.

Бакча белән хушлашабыз –

Бүген соңгы көнебез.

Бу сәгать тә килеп җитте,

Без аны көтеп алдык,

Шуны бәйрәм итәр өчен

Залыбызга җыелдык.

И сөекле, бакчабыз,

Беркайчан онытмабыз.

Ә шулай да, якын дуслар,

Без бүген хушлашабыз.

Җыр “Сай бул, бакчабыз”

Ал.б. Дорогие дети! Сегодня особенный для вас день. Вы прощаетесь с детским садом, а мы с гордостью выпускаем вас в большую жизнь и желаем счастливого пути!

В просторном и нарядном зале

Сюда пришли мы вместе с вами

И хотим поздравить наших деток

С этим замечательным праздником.

 

Данияр

Наш детский сад с утра украшен

Сегодня праздник выпускной

И мы гордимся садом нашим,

Ведь он для нас как дом родной.

 

Мы всегда сюда спешили,

Очень мы его любили,

Жалко с ним прощаться,

Жалко расставаться.

 

И сегодня в день прощальный

Мы не станем унывать!

Детский сад наш долго будем

Добрым словом вспоминать!

Артур

Ну, вот и всё, настал тот час,

Который все мы ждали.

Мы собрались в последний раз

В уютном этом зале.

 

Этот праздник необычный,

Он бывает только раз.

Все так ново, непривычно,

Мы уходим в первый класс!

 

С детским садом расстаемся,

Школе каждый очень рад!

На прощанье улыбнемся,

Не грусти, наш детский сад

 

Песня “Мы теперь ученики”

(Балалар урындыкларга утыралар

А.б. Әйе, балалар, сез инде зур үстегез.Бакча ишегеннән беренче тапкыр килеп кергән вакытларыгыз артта калды.Менә күңелле җәй айлары үтәр дә, сезне мәктәп заллары каршылар.Ә мәктәптә сезне бакчага охшамаган икенче кызыклы дөнья көтә.Зур хезмәт куеп сез белем алырсыз, укырга, язарга өйрәнерсез.Бүген сезнең иң беренче истәлекле бәйрәмегез һәм сез аны гел исегезгә төшерерсез.

Бүген бездә күңелле

Кояш та юмарт көлә.

Котларга тагын сезне,

Кемнәрдер керә.

Сезне шушы бәйрәмегез белән котларга кечкенәләр дә  килгән.Хәзер сүзне  аларга бирәбез.Рәхим итегез!

Кечкенәләр төркеме керә.

1.Безгә карагач   Динә

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур!

 

2.Мы ребята – малыши     Ангелина

Всех поздравить вас пришли.

В первый класс вы поступайте,

Детский сад не забывайте!

  1. Миннән дә бәләкәй булгансыз Ислам

Сез бакчага килгәндә.

Кара нинди зур ускәнсез

Китәр вакыт житкәндә.

 

  1. Мин мәктәпкә барыр идем Амалия

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.

 

(Балалар кечкенәләргә шарлар бүләк итәләр)

А.Б. Балалар, группада бергә йөргән иптәшләрегез дә  сезгә бүләккә бию әзерләделәр.

“Детский танец сюрприз»

А.Б.. Без тагын кунаклар килүне көтеп бәйрәмебезне дәвам итәбез.

Музыка яңгырый.Залга Аю керә. Аюнын кулында кармак.Артыннан Маша керә.

 

Маша: Аю дим Аю, син кая барасын?

Аю: Балык тотарга.

Маша: Мине дә узең белэн ал әле.

Аю: Синең белән балык тотып булмый. Кулдәге бөтен балыкны куркытып бетерәсен.

Маша: Ал инде, Аю. Мин шыпырт кына утырам.

Аю: Сина укырга өйрәнергә кирэк, сентябрьдэ мәктэпкә барасын бар

Маша: Минем укыйсым килми, ә нәрсә сон ул мәктәп?

Аю: Мин сина ничә тапкыр аңлаттым бит инде.

 

Аю: (Балаларны күреп ала,аптырый)

Бу нинди тамаша?  Ни өчен күңел ачалар?

Ни өчен монда килгәннәр – барысы да матур итеп киенгән?

Ал.баручы: Бәйрәмебез гади генә түгел бездә,

Ул була бер генә тапкыр. Чөнки тиздән безнең балалар мәктәпкә китәләр.

 

Маша: О о о, әйдәгез танышабыз! Мин Маша булам? Ә сез? (Балалар янына килә, исемнәрен сорый)

Ал.баручы: Исәнме, Маша. Без бүген балаларны мәктәпкә озатабыз.

Маша: (уенчыкларны күреп ала).

Аю, аю карале монда уенчыклар да бар, шәәп, хәзер уйныйм.

( то туп белән, то курчак белән уйный, ташлый. Барып утыра.)

Скукотень, тагын нәрсә эшләргә инде?

(Портфельны күрә)

Монсы нәрсә тагын?( кулына ала, Аюга күрсәтә)

Аю, кара әле миндә нәрсә.Тәк, тәк, тә-ә- к. (Башына кия дә, кулларын ян якка җәеп уратып килә, аюга килеп бәрелә)

5 минут –полет нормальный

(Аю портфельны Машаның башыннан салдыра).

 

Аю: Маша, бу портфель, аның белән мәктәпкә йөриләр.

Маша: Мәктәпкә йөриләр? Эчендә нәрсә бар? (Карый) Бернәрсә дә.

Аю:  Менә монда мәктәп кирәк яраклары.(Өстәлгә күрсәтә) Син бит белмисең, үзең белән мәктәпкә нәрсәләр алырга икәнен.

Балалар, Машаны портфелен җыярга өйрәтегез әле.

Уен «Портфель җыю»

Бию “Первоклашки”

Маша портфелен кия: Аю, минем мэктэпкэ барасым килэ башлады. Мэктэпкэ! Мэктэпкэ! (аягы бн тыпырдый)

Аю: Сине анда алмыйлар, син бит укый да, санный да белмисен.

Маша: Ничек инде алмыйлар? Менэ минем портфелем да бар. Ярар, мин мәктәпкә киттем! Бара һәм җырлый «Менә, без дә бер елга үстек! Менә, без дә бер елга үстек!”

-Ой, нинди картинкалар ята монда.

Аю: Бу бит хәрефләр. Алардан сүзләр төзиләр.

Маша: Маша сүзен дә төзеп буламы?

Аю: Әлбәттә!
Маша: Һәм Аю сүзендәме?

Аю: Әйе!

Маша: Ә син төзи аласыңмы?

Аю: Әйе, миңа балалар ярдәм итәр.

Маша:Ю-ю-ю-к! Син әнә нинди зур,  балалар.миңа булышсыннар

Уен «Сүзләр төзе» Маша һәм Аю
Алып баручы: Ә хәзер биремне катлауландырабыз. ӘЛИФБА сүзен төзү.

Аю кармакны ала һәм билгеләр куелган кыршау янына барып утыра.

Маша:-Ә син нишлисең?

Аю:Тс-с-с. Үзе бер кармакны Машага бирә.

Маша:Аю, минем чиертәме? Ә синдә чиертәме? Ничек чиертә? Кем чиертә?

Аю ачуланып карый һәм кычкыра. (рычит).

Алып баручы. Э хэзер мэктэпкэ баручы балаларыбызны сынап карыйк. Мэктэптэ нинди билгелэргэ укырлар икэн.

Уен «Күлдән  билге тоту»

Маша: Аю, ничек яхшы укырга, ә мине мәктәпкә алалармы?

Аю: Әйдә, балалардан сорыйбыз, алар ничек әйтәләр, шулай булыр. Машаны мәктәпкә укырга бирәбезме?

Балалар: ӘЙЕ!
Маша: Ура! Менә шәп! Мин сине дә , Аю, үзем белән мәктәпкә алып барам.

Ал.баручы: Балалар, эгэр мэктэптэ тырышып укысагыз, сез килэчэктэ белемле, бэхетле кеше    булырсыз.

Маша: Мин дэ анладым. Мэктэпкэ баргач бик тырышып укырмын. Э хэзер ойгэ кайтып портфелемны тэртиплэп куям. Саубулыгыз, балалар! Унышлар сезгэ!

(Аю белэн Маша чыгып китәләр.)

Музыка яңгырый, Әлифба керә.

Әлифба.

Исәнмесез, саумысыз

Минем нәни дусларым.

Кемнәр авырлыктан качмый,

Яратам мин шуларны.

Кемнәр тырышып укый

Дөрес һәм матур яза.

Кемнәр олыларны тыңлый,

Шул бәхетле була.

Әлифба.Мин чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйм.Мине таныдыгызмы, дуслар?Мин кем?Мин сезне бик күп хәрефләр белән таныштырырмын, тылсымлы хәрефләрдән сүзләр язарсыз.

А.Б. Хөрмәтле, Әлифба! Безнең балалар инде мәктәпкә барырга әзер. Әти-әниләре алар өчен инде уку әсбапларын да сатып алып куйган. Әле бүгенге бәйрәмдә әсбапларның үзләрен тыңлап китик әле. Алар укучыга нәрсә өчен кирәк икән? (Әсбаплар булып киенгән балалар уртага чыгып шигырь сөйлиләр). Менә тыңлап кара әле.

Укучы өчен кирәкле,

Әйберләр бит күрегез!

Китап, дәфтәр, көндәлек,

Карандаш һәм бетергеч.

Дәфтәр

Мин-дәфтәр, мин һәрвакыт  Айсылу

Кар шикелле ап-акмын.

Төрле дәресләр өчен

Булам юллы, шакмаклы.

Карандаш

Мин-карандаш, мин кирәк Илназ

Рәсемнәр ясар өчен.

Югалтма мине, ташлама.

Сындырма, сакла очын.

Ранец

Ә мин  менә букча булам, Ильсур

Ранец дип тә аталам.

Укучы өчен кирәкле,

Бөтен әсбапны салам.

Китап

Ә мин-китап, мине сез Иллария

Буямагыз, ертмагыз!

Күп нәрсәләр белерсез,

Мине укып чыксагыз!

Ручка

Ә мин-ручка. Укучыга   Айрат

Мин кирәк язган чакта.

Кимермә минем башымны,

Авызыңа да капма.

Бетергеч

Рәсем ясаган чагында,  Карина

Бетергеч тә бик кирәк.

Кирәкмәгән сызыкларны,

Бетерергә тизрәк.

Әлифба: Инде минем сезгә сорау-табышмаклырым бар иде.

  1. Укырга кая баралар? (мәктәпкә)
  2. Балалар кайсы айда мәктәпкә баралар?(сентябрь)
  3. Бер атнада ничә көн?(7)
  4. Уң кулда ничә бармак?(5)
  5. Кыштан соң нәрсә килә?(яз)
  6. Дәресләр арасында нәрсә була? (тәнәфес)

 

Әлифба. Булдырдыгыз, балалар! Миңа китәргә вакыт җитте.Җәй көннәрен күңелле үткәрегез!Мин сезне мәктәптә көтеп калам, сау булыгыз! (Чыгып китә)

А.б. Балалар, сез бу бакчага ничә ел йөрдегез.Бергәләп шөгыллләндегез.Хәреф танырга, дөрес сөйләшергә өйрәндегез.Без барыбыз да дусларга әйләндек.Ә дуслар бер берсен онытмый.Кирәк чакта ярдәмгә килә,булыша.Сез дә безне онытмагыз, кунакка килегез.

А.б. Балалар, безнең бүгенге бәйрәмдә тагын кунаклар бар.Алар сезне үз балаларыдай якын күрүче апаларыбыз.Аларга рәхмәт сүзен әйтер вакыт җитте.

 

3.Рәхмәт Сезгә, бик зур рәхмәт, Данияр

Бакчадагы апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар

 

И говоря Вам до свиданья,

Хотим сегодня пожелать

Удачи, счастья и здоровья!

Всегда Вас будем вспоминать!

 

3.Барыгызга да зур рәхмәт,   Артур

Бакчада эшләүчеләр.

Безне шат һәм бәхетле

Үссен дип йөрүчеләр.

 

Жаль, уходим мы из сада.

Всем сказать спасибо надо.

Сколько праздничных шаров –

Столько будет добрых слов

 

А.Б. Бик шатлыклы көн булса да,

Ник авыр бу хушлашу.

Вальс биик әле, дуслар

Вальс ул-саубуллашу

Вальс бииләр

 

Кыңгырау тавышы ишетелә.

1.А.б. (кыңгырау тотып)

Тыңлагыз әле тып-тын калып

Кыңгырау чыңлавы бу.

Бакчадан сезне мәктәпкә

Чакырып җырлавы бу.

Чыңлый- чыңлый хәбәр китерә

Көтә диеп мәктәп-парталар.

Белем дөнясы ишеген киң ачып

Көтә сезне укытучы апалар.

(Кыңгырау шалтырый)

1А.б. Менә балалар мәктәптә шундый кыңгырау каршы ала инде сезне.Ул сезне белем иленә чакыра.Яңа белемнәр өйрәнергә, яңа дуслар табарга әйди. Мәктәпене дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз., тырышып укыгыз. Сау-саләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булыгыз. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юл сезгә, балалар.

Ә хәзер сүзне  мөдиргә, әти-әниләргә бирик, аның да сезгә әйтер теләкләре бардыр.

Балаларга бүләкләр тапшырыла.

Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәрехләү