26.10.2024

Идрис Туктар “Серле тартма” хикәясе


серле тартма

Саба муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе шәһәр тибындагы  Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәрифуллина Гөлнара Тимерхан кызы. Тема: Идрис Туктар “Серле тартма” хикәясе. (3 нче сыйныфның рус төркемендә укудан уздырылган ачык дәрес планы)

  Тема:  Идрис Туктар “Серле тартма” хикәясе.

Максат:

  1. Укучыларны Идрис Туктарның “Серле тартма” хикәясе белән таныштыру; безнең якларда кышлаучы кошлар турында өстәмә мәгълүмат бирү.
  2. Укучыларның аңлап уку, сәнгатьле сөйләү, бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.
  3. Кыш көне кошларга ярдәм итәргә кирәклеген төшендерү; матурлык күрергә өйрәтү.

Материал: “Әдәби уку”, рус телендә гомуми белем бирү мәкт. 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ 1 нче кисәк/ Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2013.

Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация   Идрис Туктар “Серле тартма”.

Дəрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру:

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Хәерле көн!

Дежур укучы

II Белемнәрне актуальләштерү

  1. Өй эшен тикшерү.
  2. Фонетик күнегү. (1 нче слайд).
  3. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

1.Мин сезгә серле тартма алып килдем. Аның эчендә нәрсә дип уйлыйсыз?  Шушы саннарны сез үсү тәртибендә тезергә тиеш буласыз, саннар артында хәрефләрне тезеп, сүз килеп чыгарга тиеш.

– Серле тартма дигән сүз килеп чыкты. Серле тартма дигән сүзне ничек аңлыйсыз? Нинди тартмалар булырга мөмкин?

  1. Дәреснең темасын, максатын әйтү.

– Димәк дәреснең темасы ничек булыр инде? (2 нче слайд)

– Ә максаты?

  1. Уку мәсьәләсен кую.

– Бүгенге дәрестә И.Туктарның “Серле тартма” хикәясен укырбыз. Автор нәрсәне “серле тартма” дип атаган икән? Әсәрне укыгач, шул сорауга җавап табарбыз.

  1. Укучыларга Идрис Туктар турында кыскача мәгълүмат бирү. (3 нче слайд)

 Идрис Туктар (Идрис Ильяс улы Туктаров) — зур тормыш һәм иҗат юлы узган әдип. Ул элекке Уфа губернасының Уфа өязе Сәфәр волосте (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы) Булышлы авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туа. Ун яшеннән Идрис алтын приискасында эшли башлый. Бер үк вакытта өч сыйныфлы рус мәктәбендә белем ала. Соңрак Уфа шәһәрендә дүрт училищеда, 1932— 1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1915 елның көзендә солдатка алына. И. Туктар өч сугышта: Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышы фронтларында тупчы булып сугыша. Сугыштан соңгы елларда Татрабфакта, Киевта суднолар төзү техникумында укыта, Яшел Үзән шәһәр китапханәсендә мөдир, күптиражлы газета редакциясендә тәрҗемәче булып эшли.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен әдип «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

И. Туктар 1982 елның 20 октябрендә вафат була.

  1. Сүзлек эше.

серле – волшебный

икән – если

гади – простой

көч – сила

ярма – крупа

тышка эләргә – повесить на улицу

азык – пища; корм

 6.Дәреслек белән эш.

  • Хикәяне үрнәк уку (укытучы укуы)
  • Сорауларга җавап бирү

–  Серле тартманың сере нидә?

–  Серле тартма янына нинди кошлар килә?

–  Ни өчен кошлар серле тартманың янына үзләре үк очып киләләр?

–  Кыш көне кошларга нәрсәне кичерүе авыррак: суыкнымы, әллә ачлыкнымы?

–  Сез кошларга ничек булышасыз?

3)  Ял минуты.

4)  Проблемалы сорауга җавап бирү (4 нче слайд):

– Автор нәрсәне серле тартма дип атаган?

  • Автор кышын кошларга куя торган җимлекне серле тартма дип атаган.
  1. Текстан сүзтезмәләрне таптыру, җөмләләп укыту (парларда эш)
  2. Хикәяне сораулар ярдәмендә кисәкләр укыту, исем кушу, план төзү.
  3. Рефлексия. Тест эшләтү (карточкада эшләү).

Тест.

1.Кайсы кош урман табибы?

А) Сыерчык    Б) тукран   В) Ябалак

  1. Кайсы кош бездә кышлый?

А) Чыпчык   Б) Сыерчык   В) Кара карга

  1. Җылы якка очып китүче кош?

А) Күгәрчен   Б) Сыерчык   В) Песнәк

  1. Тынычлык символы булган кош?

А) Карга   Б) Песнәк   В) Күгәрчен

  1. Җимлеккә нәрсә куярга?

А) Алма, мандарин   Б) Шоколад   В) Ярма, ипи валчыгы

  1. Кышлаучы кошларга ничек ярдәм итәргә?

А) Җимлек ясарга   Б) Уенчык бирергә   В) Өйгә алып керергә

  1. Кайсы сүз хаталы язылган?

А) Карга    Б) Песнәк   В) Кара бүрек

  1. Кайсы раслау дөрес? (5 нче слайд)
  2. Кошларга кыш көне ярдәм кирәк, чөнки аларга азык табу кыен.
  3. Ул тартма үзе бик гади.
  4. Кошларга ярдәм итмәгез, алар үзләре дә җиңел генә азык таба ала.
  5. Бездә кышлаучы кошлар турында табышмаклар чишү

а) Кигән киеме чуар,
-Чык-чырыйк, дип чырылдар,
Борчак җыяр, кырда кунар.

ә) Үзе аклы-каралы.
Озын һәм җиз койрыклы.
Җәен-далада,
Кышын – калада.

б) Кара жилет, сары күлмәк,
Кара бүреген кияр,
Бертуктаусыз: “Сип, сип”,-дия
Нәрсә сибик, кем белә?

в) Гөлдер-гү, гөлдер-гү,
Кызыл тәпи – кемдер бу?

г) Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?

  1. “Кыш көне кошлар” тексты белән таныштыру. ( 6 нчы слайд)

Кошлар – бик ашамсак тереклек ияләре. Кыш көне кошлар еш ачыгалар. Кар бураны уйнаганда  һәм чатнама суыкта азык табу аеруча да кыенлаша. Андый вакытта бик күп кош һәлак була. Кыш көне 6 сәгать ашамыйча торса, кош үлә. Шуңа күрә кышын аларга ярдәм кирәк. Җимлекләрне җим салыр өчен уңайлы җиргә эләләр. Тәрәзә янына элсәгез, аларны күзәтү тагын да җайлырак булыр.

Җимлек элү белән эш бетми. Аңа даими җим салып торырга кирәк. Төрле кошлар төрле азык белән туклана.

Чыпчыклар – тары, солы, бодай, ипи валчыгы. Песнәкләр – карбыз төшләре, көнбагыш, ит, туңмай, тары. Карабүрекләр – миләш, балан, алабута орлыгы.

  1. Кошлар өчен ясалган җимлекләр белән таныштыру. ( 7 нче слайд).
  2. Йомгаклау.
  3. Дәрескә нәтиҗә ясау.

– Укучылар без дәрестә нинди хикәя белән таныштык? Аны кем язган?

–  Автор безгә нишләргә куша?

  1. Өйгә эш бирү :
  2. Билгеләр кую.

Укучылар үзләренә билгеләр куялар

  • Менә сезгә кызыл, зәңгәр һәм яшел түгәрәкләр. Әгәр бүгенге дәрестә “5”ле гә җавап бирдем дисәң  яшел түгәрәкләрне, “4” ле гә зәңгәр түгәрәкләрне, ә инде  “3” ле гә җавап бирдем дип уйласаң кызыл түгәрәкләрне сайлап алып миңа бүләк итеп  калдырырсыз.
  • Ни өчен кызыл түгәрәкне сайладың?
  • Сез иптәшегез белән килешәсезме?
  • Нәтиҗәләр нинди?
  • -Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез?
  • Бүгенге белемнәрне кайда һәм ничек кулланырга мөмкин?

Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

__________________________________________________

Презентация: https://cloud.mail.ru/public/gPwc/15YuGHzPL

Шәрехләү