fbpx
20.12.2018

Туган телемнең милли-мәдәни тормышы. Шөгыль конспекты.


 Туган телемнең
Алабуга  шәһәре  22 нче “Оякай”  балалар  бакчасының 1 квалификацион  категорияле татар теле тәрбиячесе  Мазеева Альбина Альберт кызы. Тема:  «Туган телемнең милли-мәдәни тормышы».  Мәктәпкә әзерлек төркемендә татар халкының милли-мәдәни йолаларына,  бәйрәмнәренә багышланган ачык шөгыль.

Исәнләшү

Тәрбияче: -Исәнмесез, балалар.

Балалар: -Исәнмесез, Альбина Альбертовна.

Тәрбияче: -Хәлләрегез ничек?

Балалар: -Рәхмәт, әйбәт.Хәлләрегез ничек?

Тәрбияче: -Рәхмәт,балалар,әйбәт. Әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле матур көннәр телик:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә!   (Балалар бер-берсенә карап хәерле көн телиләр)

Тәрбияче: -Балалар, карагыз әле,безнең кояшыбыз бигрәк моңсу, үзенең нурларын да качырган бездән. Кояшның кәефен күтәрер өчен,әйдәгез әле, татарча матур, ягымлы сүзләр әйтик. (Һәрбер бала тәрбияче янына килә,  ягымлы сүз әйтеп, берәр кояш нурын ача. Балалар: -Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле көн, хәерле кич,рәхмәт яусын,мин яратам сине, ашларыгыз тәмле булсын, тыныч йокы, һ.б.ягымлу сүзләр әйтәләр).

Тәрбияче: -Афәрин, балалар, туган телебездәге бик күп матур, ягымлы сүзләр беләсез икән.  (Кыңгырау тавышы ишетелә, электрон хат килә.Балалар экранга карый)

Балалар, безгә серле хат килгән икән. Әйдәгез әле, ачып, бергә тыңлап карыйк.

«Хөрмәтле, балалар!Мин Сезне Чыгарылыш кичәсенә үземнең могҗизалы серле өемә чакырам. Аның өчен мин әзерләгән барлык биремнәрне сез үтәргә тиеш. Биремнәр татар халкының милли- мәдәни йолаларына, бәйрәмнәренә кагылышлы, алар шушы серле сандыкта урнашкан. Әгәр дә ялгышмыйча  барлык биремнәрне үтәсәгез, һичшиксез минем могҗизалы өемә килеп җитәрсез. Сезгә уңышлар теләп калам!» 

1 нче бирем. “Безнең Республика” 

Экранда сораулар бирелә:

  1. Без нинди Республикада яшибез? Татарстан Республикасында.
  2. Беренче президентыбыз кем? М.Ш.Шәймиев.
  3. Хәзерге президентыбыз кем? Р. Н. Миңнеханов.
  4. Татарстан Республикасының әләме нинди төсләрдән тора?Яшел,ак,кызыл.
  5. Татарстан гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? Ак Барс.
  6. Безнең Республикада нинди милләт кешеләре яши? Татар,рус,чуваш,башкорт,мари,удмурт,һ.б.милләтләр бар
  7. Татарстан Республикасында ничә дәүләт теле бар? Аларны атагыз. Рус һәм татар теле.

2 нче бирем. Татар халык уены «Түбәтәй» 

(Балалар түгәрәккә басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа “җәза” бирелә-бии,җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра, һ.б.)

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ерактан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, -дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды. 

3 нче бирем.Картиналар галереясендә

Без сезнең белән Картиналар галереясендә. Сезнең алда күренекле шагыйрьләр һәм язучыларның сурәтләре. Сораулар:

  1. “Кәҗә белән сарык” әкиятен кайсы язучы иҗат иткән? Аның сурәтен кызыл каләм белән билгеләгез.
  2. “Кызыл ромашка” шигырен кем язды? Аның сурәтен яшел каләм белән билгеләгез.
  3. Бу язучы үзенең әсәрендә үрдәкне күп сөйләшүче итеп тасфирлый. Кайсы язучы турында сүз бара? Аның сурәтен зәңгәр каләм белән билгеләгез.

 4 нче  бирем. Татар халкының милли бәйрәмнәре. 

Балалар, сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйм әле.

  1. Бу бәйрәм сентябрьдә үткәрелә…{Экранда бәйрәмнең бер күренеше}  (Сөмбелә)
  2. Татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бәйрәме. Бу бәйрәмдә төрле милли уеннар уздырыла…{Экранда бәйрәмнең бер күренеше} (Сабан туе)
  3. Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен үткәрелә төрган бәйрәм. Бу вакытта чишмәгә барганнар, анда җырлаганнар, биегәннәр һәм төрле уеннар оештырганнар…{Экранда бәйрәмнең бер күренеше}  (Каз өмәсе)
  4. Балалар өйдән-өйгә кереп, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына сәламәтлек, байлык , уңыш теләгәннәр.Бу бәйрәм яз көне үткәрелә …{Экранда бәйрәмнең бер күренеше}  (Нәүрүз)

-Афәрин, балалар. Әйдәгез әле,Сабан туенда уйнала торган берәр уен уйныйбыз.

(Балалар үзләре теләгән уен уйныйлар-капчыкта сикерү,кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату,һ.б.уеннар)

5 нче бирем. Татар халык уен җыры  “Зәңгәр чәчәк”.

(Балалар, кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:

                          Юл читендә зәңгәр чәчәк

                          Якты нурлар тарата.

                          Безнең кызлар һәм малайлар

                         Зәңгәр чәчәк ярата.

(Тукап биеп-очырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йори):

Якын дуслар арасыннан

Берсен сайлап ал әле. Тезләреңә ипле булыр Мендәреңне сал әле.

(Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, тезләнеп, аңа кулын бирә.Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар).

6 нчы бирем.Татар халкының милли киемнәре. 

(Экранда татар халкының милли киемнәре. Балалар аларны атыйлар-күлмәк, калфак,түбәтәй,читек.)

Дидактик уен “Малай һәм кызны татар халкының милли киеменә киендерү”

(Һәрбер балага кыз яки малай рәсеме бирелә. Алар үзләренең күңеленә хуш килгән киемнәрне алып, киендерәләр. Соңыннан киемнәрне милли бизәкләр белән бизиләр)

7 нче бирем. “Туган тел” җыры. 

Балалар, “Туган тел” шигырен кайсы шагыйрь язды әле? Дөрес, татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукай. Моны беркайчан да онытмагыз! Әйдәгез бергәләп “Туган тел” җырын җырлап алыйк.

Менә, балалар, сезнең белән татар халык уеннарын да уйнадык, җырлап, биеп, шигырьләр дә сөйләдек. Әйдәгез әле, Патшабикә җибәргән тагын бер хатны укып карыйк.                                                                                           «Афәрин, балалар! Мин  әзерләгән  барлык биремнәрне  дә  дөрес үтәдегез. Хәзер инде минем могҗизалы өемә рәхим итә аласыз!!!» 

Авторның тагын хезмәтләре:

Балалар бакчасында тел мохите.

 

Шәрехләү