fbpx
01.04.2017

Игелекле Тукай әкиятләре


Тукай
Казан шәһәре 96нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Мифтахетдинова Ә.З., Мусина В.Г., Кадырова Р.С. Г.Тукай туган көнгә сценарий. Игелекле Тукай әкиятләре геройлары
Татар киеме кигән укытучы сөйли Килә язлар, китә язлар, Һәр ел саен үзгәрелә, Үзгәрелә… Һәр ел саен Тукай гына Япь-яшь хәлдә килә безгә. Киңлекләрдә язгы аваз- Чыр-чу килә кошлар иле Чеңләп тора аһәңнәре: Тукай көне! Тукай көне! Илдә кояш, Җирдә кояш, Тукай көне канат җәйгән Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген, Тукай көне- Безнең бәйрәм! Зуррак сыйныфтан, яхшы нәфис сүз остасы, кулында китап, башында татар кәләпүше, кара костюм, муенында күбәләк булган егет өстәл артында утырып сөйли.    Эчем пошса,    Моңсулансам кайчак,   Тукайны мин алам кулыма. Актаргалыйм аны әкрен генә,   Тукталгалыйм кайбер юлына…. Һәм укып та китәм – ябышып калам, Бит артыннан битләр укыла…. 3.Шул ук егет өстәл артында китаптан“Шүрәле”не  эзләп табып укый.     Скрипкада “Туган авыл”көе яңгырый  “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — «Кырлай» диләр; Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр. Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем; Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.” дигәнгә кадәр укый . Сәхнәгә бер төркем укучылар чыга.   “Туган авыл” җыры башкарыла. Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;  Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,  Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән. Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,  Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;  Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәдне, Ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.

 

Шәрехләү