fbpx
30.10.2016

Яңа ресурс.Дуслык турында.


   yayayaАрча муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

                         Йосыпова Рәисә Фаил кызы

 

                                      Ачык тәрбия сәгате

                                            “ДУСЛЫК ТУРЫНДА…”

Максатлар: Балаларны дуслык серләренә төшендерү, чын һәм ялган дусны           аера белергә өйрәтү.

Укучыларның сөйләм телләрен үстерү.

Үзара дустанә мөнәсәбәт тэрбияләү.

  • Хәерле иртә балалар! Бүген без сезнең белән тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе – дуслык хакында сөйләшербез. Әңгәмәбезгә керешкәнче бер күнегү эшләп алыйк. Ул “Елмай!” дип атала.Уң як күршеңә елмай һәм аның белән күреш, ә хәзер сул як күршеңә елмай һәм аның белән күреш.
  • Балалар, без бүген дуслыкның серләренә төшенербез, чын дус һәм ялган дусны аера белергә өйрәнербез. Чынбарлыкта, кызганычка каршы чын дуслык бик сирәк очрый. Сез бу сүзне ничек аңлыйсыз? Нинди кешеләр генә чын дус була ала? Чын дус булу өчен без нинди сыйфатларга ия булырга тиешбез?  Кешеләр арасында дуслык бар икәнен без  каян белә алабыз?
  • Әйе балалар, дус була белү – бик зур сәләт. Шуңа күрә безнең һәрберебез дусларның кадерен белергә, шул ук вакытта үзе дә яхшы дус булырга тиеш.
  • Ә хәзер мин сезгә дуслык турында бер хикәя укып китәм.
  • Сүзлек эше: чүл (эсселек турында әйтеп китү)
  • Ике дус берничә көн дәвамында чүл буйлап барганнар. Бара торгач ачуланышканнар һәм берсе кызып китеп икенчесенең яңагына китереп суккан. Суксалар да, тегесе берни дәшмәгән, иелгән дә комга “Бүген минем иң якын дустым минем яңагыма китереп сукты” дип язып куйган. Болар юлларын дәвам иткәннәр. Берничә көн барганнан соң болар сулыкка килеп чыкканнар. Су коенырга уйлаганнар. Шул вакытта яңагына сугылганы бата башлаган, ә аның дусты аны коткарган. Аңына килгәч, ташка уеп “Бүген минем иң якын дустым мине үлемнән коткарды” дип язып куйган. Коткарганы аптырап “Мин синең яңагыңа суккач син комга яздың, ә коткаргач ташка язасың. Ни өчен?” дип сорый. Һәм дусты болай дип җавап бирә: “Әгәр дә безне кем дә булса үпкәләтсә, без бу турыда комга язарга тиешбез. Бу вакытта аны җилләр себереп алып китәрләр. Ә безгә эшләгән яхшылыкларны без ташка уеп язарга тиешбез. Ул вакытта аны бернинди җил дә юып ала алмас”.
  • Балалар, бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә?
  • Чыннан да, балалар, үпкәләрне оныта белергә, дустыңның яхшы якларын күбрәк хәтердә калдырырга кирәк.
  • Ә сезнең чын дусларыгыз бармы? Син чын дус була аласыңмы? Моны белү өчен мин сезгә сезне сыный торган берничә сорау биреп карарга булдым.
  • Син дустыңны үзеңә кунакка чакырырга булдың. Ләкин ул әнисенә өйләрне җыештырачакмын дип сүз биргән. Бу очракта син нишлисең?

А) кичне өйдә үзең генә уздырасың.

Б) дустыңа барып аңа өйләрне тиз генә җыештырырга булышасың да, аны узеңә кунакка алып китәсең.

В) икенче дустыңңа шалтыратасың.

    –  Сез класс белән экскурсиягә бардыгыз. Шул вакытта дусларыңның берсенең үзе белән ашарга алмаганлыгы ачыклана. Бу очракта син нишлисең?

           А) Аңа “Икенче юлы экскурсиягә әйбәтрәк әзерләнерсең!” дип әйтәсең.

           Б) Үзеңнең төшке ашың белән бүлешәсең.

           В) Укытучыга барып әйтәсең.

– Молодцы! Сез дөрес җаваплар сайладыгыз. Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп җыр җырлап үтик. (“Дустым бар” җыры башкарыла.)

– Мин сезгә әңгәмәбез башында чын дустан ялган дусны аерырга өйрәнербез  дигән идем. Әйдәгез, бергәләп чын дусның сыйфатлары белән ялган дусның сыйфатларын аерыйк әле.

     Чын дус                                                                                       Ялган дус

Бер-береңне аңлау

Вакчыллык

Үз-үзеңә ышанмау

Көнчелек

Гафу итә белү

Яхшылык

Сер тота белмәү

Тугрылык

Оятсызлык

Ихлас күңелле булу

Хаклык

Киң күңелле булу

Саранлык

Кылану (икеләнү)

  • Балалар, игътибар белән карасагыз,” чын дуслык”та уңай сыйфатлар күбрәк тә чыкты. Димәк кешеләр арасында бары чын дуслык кына булырга тиеш.
  • (Бүләк өләшү). Балалар, игътибар белән карагыз әле, мин сезгә өләшкән күчтәнәчләр гади генә түгел, аның ниндидер сере бар бугай…
  • Әйе, монда дуслык кагыйдәләре язылган. (һәрберсеннән укыту)
  • Ә хәзер минем сезгә тагын бер булган хәл турында сөйлисем килә. Бер бик тә начар холыклы малай яшәгән ди.Әтисе моңа бер капчык кадак биргән һәм: “Кем белән дә булса ачуланышкан  саен бакчабызның капкасына бер кадак кага торган бул!” дигән. Беренче көнне малай капкага 37 кадак каккан. Алдагы атналарда ул үзен кулда тотарга тырышкан, кагыла торган кадаклар саны көннән-көн кими барган һәм ул аңлаган: үзеңне кулда тоту җиңелрәк икән бит. Ниһаять, көтеп алынган көн килеп җиткән: ул бүтән кадаклар какмый башлаган. Ул бу яңалыкны әтисенә җиткергән. Әтисе: “Ә хәзер инде кеше белән ачуланышмыйча, үзеңне кулда тотып кала алган саен берәр кадакны капкадан ала торган бул” – дигән.

Менә капкадан бөтен кадаклар да алынып беткән. Әтисе малайны капка янына алып килгән дә: “Улым, син үзеңне бик әйбәт тоттың, әмма карале, капкада никадәр кадак эзләре калган, алар беркайчан да йомылмаячаклар, элекке хәлләренә кире кайтмаячаклар. Ачуланышканда син дә кешегә авыр сүзләр әйтеп аның күңелен җәрәхәтлисең, төзәлә алмас яралар калдырасың. Күпме генә гафулар үтенсәң дә, бу яралар төзәлмәячәкләр. Күңел җәрәхәте тән җәрәхәтеннән дә авыррак. Дус – сирәк очрый торган байлык. Ул кирәк вакытта синең борчуларыңны тыңлый, киңәшләрен бирә, кәефеңне күтәрә, шул ук вакытта сиңа үзенең күңелен ача, серләрен сөйли. Сез минем белән килешәсезме?…Мин бүген сезнең дуслык темасына ясалган рәсемнәрегез белән классыбызны бизәргә булдым. Бу рәсемнәрне чын күңелдән, аңлап ясый алуыгызга мин бик шат.

  • Балалар, сез китапханәдән даими рәвештә китаплар алып укыйсыз, бәлки үзегезнең дә очратканыгыз бардыр, матур әдәбиятта дуслык турында Әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр дә очрый. Бу күргәзмә безнең китапханәдән алынып төзелгән. Сезгә бу китапларны укып чыксагыз, дуслык турында тагын да күп мәгълүмат алыр идегез дип әйтәсем килә. Дуслык турында мәкальләр дә күп.

Дустың булмаса –  эзлә, тапсаң – югалтма.

  Ялгыз агачны җил сындыра.

  • Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә.

Дуслык булса яшәү күңелле дә,

Гөрләп бара һәрбер эшең дә.

  • Балалар, әйдәгез бергәләп “Дуслык агачы” ясыйк әле. Без нинди нәтиҗә ясый алабыз? Дуслык нәрсә ул? Дуслар ни өчен кирәк? (сорау-җавап)
  • Барыбызга да дуслар кирәк,

Дустан башка кыен яшәргә.

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

  • Һәрвакыт дус, бердәм булыгыз, дусларыгызның кадерен белегез һәм үзегез дә чын дус була белегез!

Шәрехләү