fbpx
21.03.2014

Икмәк өстәл түрендәме?


Икмәк

     Безне «Иң кадерлесе – икмәк, иң хөрмәткә лаек кешеләр – игенчеләр!» дип тәрбияләп үстерделәр. Без укыганда мәктәптә, авыл клубларында әледән-әле алдынгы игенчеләр,тракторчылар белән очрашулар булып торды.Шуңа күрә безнең аңыбызга икмәк алтыннардан кыйммәтрәк дигән фикер салынган.

Икмәк! Ипи, ипекәй…Төрлечә әйтәләр бу сүзне. Әмма ничек кенә әйтсәләр дә бу сүзгә һәрвакыт олы мәгънә салына, ипи кадерен белгән кеше аңа һәрвакыт изге нәрсә итеп карый. Күкрәкләренә терәп ипи кискәндә әниләр әнә шулай кадерләп “Ипекәй” дип әйтәләр иде.Көзен уңыш амбарларга кереп урнашкач,авылым кешеләре “Икмәкле булдык!” дип горурланып сөйләрләр иде.Алар белгәннәр,чөнки икмәктән башка яшәп булмый,икмәктән башка тормыш юк. Икмәк- илебезнең төп байлыгы. Шулай булгач икмәкне кадерләп саклап тоту барыбызның да изге бурычы. Әгәр халыкта икмәкне олылау,хөрмәтләү булмаса, “Икмәк- ил терәге”, “Ил табыны икмәктән башлана”,” Пешкән икмәк исе- һәр чәчәктән хуш исле” дигән әйтем-мәкальләр барлыкка килмәс иде. Икмәк! Никадәр бөек ул! Җир йөзендәге тау чаклы алтыннар да, мәрмәр сарайлар да — берсе дә аңа тиңләшә алмый. Юк, тиңләшә алмый. Шагыйрьләр икмәкне зурлап шигырьләр язганнар.

     Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?

     Кирәк дуслар уйлап карарга.

     Ләкин әле икмәк ашау гына,

     Ярдәм итмәс җавап табарга,-дип язган Н.Дәүли.

Икмәк — туклык, сәламәтлек, хезмәт, шатлык нигезе, муллык билгесе.

Без ачлыкны күрмәсәк тә,аның турында белеп-ишетеп үстек.Әле дә хәтеремдә: мәктәпкә укучылар белән очрашуга Абдуллин Шәйхи абый еш килә иде.Ул сугыш вакытында Ленинград блокадасын үз башыннан кичергән кеше һәм башыннан үткәннәрен күз яшьләре белән сөйли иде.Аның бер телем икмәк өчен ничек тилмергәннәрен сөйләве әле дә хәтеремдә саклана.Шәһәрдә этләр,мәчеләр калмый.Хәтта кешеләр күсе тоту өчен бәдрәф ишеге төбендә чират торганнар.

Менә шундый хәлләрнең булганын белгәнгә, әгәр берәр җирдә ташланган икмәк сыныгы күренсә, күңел әрни, йөрәк сыкрый. Кибет киштәләрендәге ипине куллары белән баскалап карый-карый сайлаучыларны күргәч,ачу чыга.Аз гына искерә башлаган икмәкне буханкасы белән чүп савытына салу кебек  күренешләр бүген гадәти хәлгә әверелде.Мәктәпләрдә җан әрнеткеч хәлләр: ашханәдә ипи атышып уйнау яки идәнгә төшкән ипи сыныгын типкәләп җибәрүләрне күрергә туры килә. Бу ни өчен шулай? Чөнки икмәк табын түрендәге урынын югалтты.Мәҗлесләрдә өстәлләр ризык муллыгыннан сыгылып тора.Хәтта мәрхүмнәрнең өчесен,җидесен,кырыгын үткәргән Коръән ашларында да өстәлгә икмәк куелмый.Төрле күз явын алырлык тәм-томнар,авыз суларын китереп торган җиләк-җимеш арасында тормыш нигезе булган ипине куярга урын калмый.Аны поднос белән алып чыгып,тегендә-монда өйгәләп кенә чыгалар.Шунда вәгазь укырга килгән мулла абзыйлар авызыннан икмәк кадере турында бер авыз сүз ишеткәнем юк.Ә бит кешеләрнең әхлагы иң элек икмәк дигән кадерле ризыкка булган мөнәсәбәтләреннән башлана.Икмәк кадере турында соңгы вакытларда радио-телевидениедә берәр сүз ишеткәнегез, газета-журналларда берәр язма укыганыгыз бармы?  Минем юк.Икмәк сүзе урынына бүген секс сүзе күбрәк яңгырый.Иген үстерүчеләр,икмәк пешерүчеләр җиде кат чаршау артында калды,сәхнә алдына суррогат бала табучы Пугачевалар,шамакай Галкиннар чыкты.

 Без җәмгыятьтәге әхлаксызлыкның нигезен әллә кайлардан-югарыдан эзлибез,ерактагы томан артларыннан табарга тырышабыз,аларны үзгәртү кирәклеге турында ,тәрбияләү турында купшы сүзләр сөйлибез.Ә аның тамыры һәрберебезнең үзендә булуын танырга теләмибез.Көне-төне финанс кытлыгы турында чаң сугалар,коррупция белән көрәшәләр,шул ук вакытта,нишләптер, рухи халәтебезне бик сирәк телгә алалар.Материаль байлыклар урынына рухи байлыклар килмәсә,беркайчан да җәмгыятьтә без көткән тәртип,югары әхлакый вәзгыять булмаячак. Икиәккә өстәл уртасында урын табылмау –Кеше булып яшәүнең асыл мәгънәсен аңлап җиткермәү дигән сүз.Бик тиз онытты халык үзенең икмәккә тилмереп яшәгән елларын,ай-һай тиз онытты.Аллаһы Тәгалә җәзасын гына җибәрә күрмәсен.

Tags:

Шәрехләү