fbpx
13.02.2014

Әфганчылар кемнәр алар?


     Илебезнең үткән тормышында мәңге онытылмас,йөрәкләргә кан белән язылган вакыйгалар байтак.Шуларның берсе-Әфганстандагы гаделсез сугыш.Бу сугыш беткәнгә инде шактый вакыт узып бара.Әмма аның хатирәләре; мескен аналарның тау-таш араларында башын салган газиз балалары беркайчан онытылмаслар.Еллар үтү белән тарихның күп битләре хәтердән җуела.Әмма Әфган сугышын онытырга хакыбыз юк. Ул ХХ гасырның иң озакка сузылган, канкойгыч, трагик сугышларының берсе булды. Сугыш 9 ел 1 ай 19 көнгә сузылды. Советлар Союзы өчен ул, Бөек Ватан сугышы тәмамланып 34 ел узганнан соң, иң соңгысы булды. Ләкин әфган сугышы иң көчле державаның көчен-куәтен һәм бөтендөнья  каршында ышанычын бетерде, аның таркалуына башлангыч салды. Бу игълан ителмәгән сугышны ничек кенә атамадылар: басып алу, террорчылык, яшертен сугыш дип тә, локаль хәрби каршылык яисә интернациональ хәрби  бурыч дип тә йөрттеләр. Тарихчылар һаман да аның каршылыклы характерына төшенеп бетә алмый

  Әфган сугышында Татарстаннан 9570 кеше катнаша.Шуның 233е инвалид булып кала, 546сы яралана, контузия ала… Ә 257се цинк табут эчендә кайттылар.Мәгънәсез сугышта үз гомерләрен биргән солдатлар өчен 257 кабер казылды.Алар өстенә йолдызлар куелды: төнлә гашыйкларга күз кысып җемелдәшкән тере йолдызлар түгел,ә кызылга буялган таш йолдызлар,калай йолдызлар.Бүген бу сугышны ничек кенә төрләндереп ,каралтып сөйләргә тырышмасыннар,улларын югалткан аналар,газиз баласын җир куенына салган аталар өчен күз карасыдай кадерле бу йолдызлар.Чөнки солдат сугышны сайламый.Ул сугышны игълан да итми.Бер төркем сәясәтчеләрнең акылсызлыгы,ахмаклыгы аркасында башланган сугышларның барысында да бер гаепсез гади халыкның җаны кыела.1979нчы елның 27нче декабрендә Советлар Союзы хөкүмәте дә халык белән киңәш-табыш итеп торуны кирәк санамыйча,Әфганстан җиренә гаскәр кертте.Сугыш…Кемгә кирәк иде бу сугыш? Кемнәр дошман,кемнәр дус иде? Дөрес җавап кайчан табылыр?

 М.Горбачев хакимияткә килгәч, сәясәттә яңача фикерләү рәвеше барлыкка килә. СССР халык депутатларының II съезды күрше илдә алып барылган сугышны сәяси хата дип саный. Һәм, ниһаять, 1989 нчы елның 15 нче февралендә соңгы совет солдаты Әфганстаннан чыгарыла Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 25 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә. Шушы көндә минем күңелгә әллә нинди каршылыклы уйлар килә. Бу куркыныч вакыйгага ниләр сәбәпче булган соң ?..Сәбәбен эзләүдән, җавабын табудан ни файда? Кирәк идемени бу гаделсез сугышта арысландай ир -егетләребезнең чәчкә кебек гомерләрен өзү? – дигән сорау  барыбер буш кала.

Әфган сугышы – барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә гомерлек кайгы китерде. Исән-сау кайтучылар бәхетле, тик шулай да аларның да матур еллары сугышта үткән, ул көннәр аларның тормышларында иң авыр хатирәләр булып  хәтерләрендә саклана.

 Еллар уза,дөньяга яңа буыннар килә.Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк.Менә шул максаттан Яңа Кенәр авылындагы коррекцион интернат-мәктәбе укучылары өчен Әфган сугышында катнашучылар белән очрашу кичәсе оештырылды.Аны мәктәпнең тарих укытучысы Алсу Гайнуллина хәзерләде һәм бик матур итеп алып барды  Бүгенге көндә безнең Яңа Кенәр авылында  Әфганстан сугышында катнашкан  6 ир- егет яши. Менә аларның исемлеге: Сәлихҗанов Рашат, Нуриев Радик, Нигмәтҗанов Инсур, Гәйфиев Радик, Гарипов Ленар, Гарифҗанов Динар. Алар шушы куркыныч сугышның тере шаһитлары. Шуларның өчесе:   Салихҗанов Рашат ,  Нигмәтҗанов Инсур  һәм Гәйфиев Радик мәктәп укучылары белән очрашуга килделәр

 Тау-таш араларында сугышны үз күзләре белән күреп кайткан элеккеге солдатлар Әфган халкының безнең сугышчыларга мөнәсәбәте турында сөйләделәр, сорауларга эчтәлекле итеп җавап бирделәр. Әфган сугышы темасына төрле фильмнардан өзекләр күрсәтелде. Әфган сугышында катнашкан ир-егетләребез хөрмәтенә үткәрелгән бу кичәдә балалар да патриотик хисләргә баеп киткәннәрдер, дип уйлыйм. Киләчәктә алар да, абыйлары кебек, Ватаннарын яклаучы лаеклы кешеләр булсыннар иде. Мондый мәгънәсез сугышларны бүтән күрергә язмасын, балалар тулы гаиләдә үсеп, аналарга газиз балалары янәшәсендә булырга язсын иде.

 Соңыннан кичәне әзерләүдә катнашкан укучылар әфганчы абыйлары белән бергәләп фотога төштеләр.

Шәрехләү