fbpx
25.11.2020

Лайк кирәк, лайк! Интернет дөньясындагы тормыш.


лайк

 Лайк кирәк! Лайк!..Интернет дөньясы.

Көн саен Инстаграмга кермәгән, Контакт, Фейсбукта аккаунтлары булмаган, Ватсапта аралашмаган кешеләр бу мәкаләне укып тормасыннар. Вакытыгызны әрәм итмәгез. Монда сезнең өчен кызык әйбер булмаячак. Сүз виртуаль дөнья турында барачак. Бу дөньяда затлы машина да, ике катлы коддеджлар да, капчык-капчык акчалар да кирәк түгел. Бу дөньяда дуслар һәм лайклар җыйнау яшәүнең төп мәгънәсе булып тора.

Язмамны ерактанрак, балачакта укыган бер китаптан башлыйм әле. Ул һинд язучысы, 20роман, 30 китап авторы  Чандар Кришанның (1914-1977)  “Перевернотое дерево” дигән әкиятләр китабы. Тормыш һәм яшәү мәгънәсе турындагы бу повесть-әкият 1954нче елда, нәкъ минем туган елымда язылган. Үткән гасырның уртасында язылган  әлеге әкият бүген дә бик актуаль. Җир астына таба үскән тылсымлы агач буйлап сәяхәт иткәндә әсәрнең төп герое Юсуф “Машиналар шәһәре”нә килеп чыга һәм анда бер бармаклы малай белән очраша. Малайның исеме- “Ноль-ноль-бер” була. Малай яшәгән шәһәрдә кешеләр бөтенләй булмый. Шәһәр хуҗасы булган малайның әтисе Мохан кешеләрне үтертеп бетерә. Чөнки монда бөтен эшне машиналар һәм кнопкалар башкара.  Әти кеше “ кнопкаларга басарга сиңа бер бармак җитә” дип малаеның тугыз бармагын чабып өзә. Малайның бары бер бармагы кала. Шул бер бармак белән ул бертуктаусыз әле бер, әле икенче төймәгә басып, автомат машиналарны төрле эшләр башкарырга мәҗбүр итә.

Бүген компьютер, айфон төймәләренә басып , көннәр-төннәр буе интереттан чыга алмыйча утырган балаларны хәтерләтмиме бу? Алар кешеләрдән аерылган, үле виртуаль дөньяда яшәүче Махонга әйләнмәсләрме? Һәм, гомумән, балаларны гына түгел, ә социаль челтәрләргә кереп оялаган олыларны да бу ятьмәдән коткаручы Юсуф  кебек геройлар булыр микән? Һинд язучысының алдан күрүчәнлегенә шаккатырлык.

Мин үскәндә авылда коммутаторлы бер телефон бар иде. Кем уйлаган картлыгыбызда һәркайсыбызның кулында кәрәзле телефоннар булыр дип. Авыл клубында атнага 2-3 тапкыр кино күрсәтәләр иде. Хәзер өйдә тәүлек буе йөзгә якын канал күрсәтеп тора. Мәгълүматны газета-журналлар һәм китаплар укып алдык. Бүген 10-15 минут эчендә интернетка кереп, кирәкле бөтен яңалыкны, хәбәрләрне белеп була. Чирек гасыр эчендә шуның кадәр алгарыш! Минем дүрт яшьлек оныгымның кулында Айфон кәрәзле телефоны. Кечкенә генә бармаклары белән кирәкле бөтен кнопкаларга баса белә, кирәкле мульфильнарны, уеннарны секунд эчендә эзләп таба.

Без балачакта күрше-күршегә кереп, чәй эчә, кичләр буе сөйләшеп-көлешеп утыралар иде. Хәзер күрше һәм авыл хәлләрен Контакттан, Ватсаптан укып беләбез. Чын тормыш төззезләнеп, җансызланып бара. Туганнар белән Контактта очрашабыз, сыйныфташлар белән Одноклассникларда сөйләшәбез, коймак пешерәсе булса да интернеттан рецепт эзлибез. Акыллы сүзләр, фикерләрне Фейсбуктан укыйбыз. Артистлар тормышы белән бөтен Инстаграм тулган. Һәркайсында лайк куегыз дип ялыналар. Яшәүнең бөтен максаты матур фото куеп, шуңа күбрәк лайк җыюга кайтып калды. Кайбер кешеләр берәр көн шәхси битләренә керә алмый калсалар, кара кайгыга төшәләр, психланалар. Әйтерсең, аларның аккаунтын кемдер ватып-җимереп ташлый да,  ач-ялангач урамда утырып калалар. Яки берәр дусты забанить итсә, аның өчен яшәү кара кайгыга әйләнә. Китә әшәке сүзләр, китә аның гаепләрен эзләү.

Кешеләрнең булмаган дөньядагы активлыгына шаклар катырлык.  Mediascope мәгълүматлары буенча, 2020нче елда интернеттан файдаланучыларның саны 4,54 миллиард булган, бу җир шарындагы халыкның 59 проценты дигән сүз. Иң күп кулланучылар Кытай, Һиндстан һәм АКШ. Дөньядагы иң популяр челтәр – Фейсбук. Әмма Россиядә халыкның 7%ы гына анда керә. Россиядә иң популарлары – Ютуб һәм Контакт. Рәсәй халкының 73 миллионы  Контактта утыра. Шуларның 55%ы – хатын-кызлар икән. Инстаграм мессенджеры Одноклассикларны өченче урынга калдырып, икенче урынга чыкты. Аның популярлыгы үскәннән-үсә. Якындагы берничә елда ул, мөгаен, беренчелекне алмагае. Аның айлык аудиториясе үткән елда ук инде 30,7 миллионга җиткән иде. Көн саен 28,3 млн.россияле Инсаграмга керә һәм уртача 26 минут вакытын шунда уздыра.  Одноклассникларга  аена   23,4 млн кеше керә, шуның 9 миллионы көн саен шунда утыра. Челтәргә бәйләнеп куелган кешеләрнең 62%ы хатын-кызлар. Фейсбук мәйданчыгында  10,3 млн. халык күренеп тора.  Моннан тыш  Ватсап, Телеграм, Твиттер, Тик-ток кебекләре дә бар. Алары да бик популяр.

Мин үзем шушылар арасындагы иң акыллы һәм тыныч урын дип Фейсбукны саныйм. Монда татарның иң танылган журналистлары, тарихчылары, зыялылары, кыскасы – чын татар интеллигентлары  үз язмаларын эләләр. Рәмис Латыйповның нәрсә язганын белү өчен генә 15-20 минутка мин шунда кереп чыгам. Рәмис һәр көнне күренеп торган, бөтен кешеләргә таныш нәрсәләр турында шундый тәмләп, мавыктыргыч итеп яза. Аның язу стиленә, фикерләү сәләтенә шаклар катарлык. Гомумән, мондагы  күп кешеләр аралашу культурасына ия. Җөмләләре төзек, фикерләре төпле.

Контактка җыен аферист акча эшләүчеләр кереп тулган. Алар төрле юллар белән алдап-йолдап сине кармакка эләктерергә генә торалар. Эләксәң, беттең. Башта бушлай вебинарга чакыралар, аннан үзләренең тауарларын көчләп тага башлыйлар. Бу платформа иң көчле реклама урыны.

Бер ел элек Одноклассникларда үз битемне булдырган идем, әмма ул миңа ошамады. Айлар буе кермәсәм дә, аллага шөкер, рәхәтләнеп яшим. Ә менә Инстагарамга кермичә калып булмый. Югыйсә, Инстаграмның төп хуҗалары – артистлар, җырчылар, үзләренә пиар ясаучылар, челтәрле бизнеста катнашучылар. Хәер, бу төркемнәрнең барысы да бизнеска хезмәт итә. Эшли белгән кеше социаль челтәрләрдә төймәләргә басып утырып кына да меңнәр-миллионнар эшли. Әмма моның өчен язылучыларың да миллионнан артык  булырга кирәк . Моны Элвин Грей шикелле бармак белән санарлык артистлар гына җыйный ала. Фамилияң Собчак я Нагиев булмаса, безнең шикелле фәкыйрьләргә башкаларның ни кыланганын карап утырырга  һәм лайк куярга гына кала.

Интернет бәйлелек

Чикаго университеты уздырган махсус тикшеренү шаккатырлык нәтиҗәләргә китергән: социаль челтәрләргә бәйлелек хәтта тәмәке тарту һәм алкоголь куллануга караганда да көчлерәк икән. Ләкин бүген Интернетсыз яшәп булмый. Әле менә шушы мәкаләне язганда гына да мин үземә кирәкле саннарны эзләп, дистәләгән сайтка кереп чыктым. Ләкин Интернеттан үзеңә файдалы, кирәкле әйбер эзләп утыру белән интернет бәйлелеккә эләгү икесе ике нәрсә.

Интернет бәйлелекнең күренеп торган төп билгеләре менә болар:

   1.Кеше вакыт төшенчәсен югалта. Компьютеремны ачып кына карыйм дип Интеренетка керә һәм сайттан сайтка күчеп йөри торгач 5-6 сәгать үтеп киткәнен сизми дә кала.

   2.Физиологик хаҗәтләр онытыла.(Ашау-эчү,туалетка бару,йокы) Ә моның нәтиҗәләре бик аяныч булырга мөмкин: гастрит, простатит, геморрой.

   3.Гаилә, эш, дуслар икенче планга күчә. Бигрәк тә үз-үзенә бикләнгән, йомшак холыклы, үзенең төс-кыяфәтен сөймәгән ханымнар,  аз аралашучан кызлар һәм малайлар виртуаль дөньяга чума. Чөнки “пәрәвез”дә алар  искиткеч кыю кешегә әйләнәләр: ни теләсә шуны яза, виртуаль дуслары белән оялмыйча аралаша. Нәтиҗәдә, бу кеше реаль тормышта аралашудан бөтенләй читләшә, “ялган”  дөнья  колына әверелүен   сизми дә кала

  1. Кеше форумнарда, чатларда сәгатьләр буе аралашып утыра. Бу очракта “ник” артына качкан шәхес кыюлана, үзенең эчке дөньясын яшерми ача, чөнки аның чынлыкта кем икәнен белмиләр бит. Табигате белән куркак, әмма эчен бушатасы килгән адәмиләр өчен менә дигән форсат .
  2. Онлайн уеннарга хирыслык. Уеннарда җиңү шатлыгы шәхесне үзенә бөтереп алып кереп китә һәм юкка исраф ителгән вакыт кызганыч булудан туктый.
  3. Порнографик, эротик сайтлардан чыга алмау – чирнең тагын бер төре. Бу, чынлап та, кеше сәламәтлегендә патологик үзгәрешләр китереп чыгара яисә инде андый үзгәрешләрнең барлыгы турында сөйли.
  4. Интернет “колы” сайтларның эчтәлегенә игътибар итми, сайттан сайтка күчеп йөрү аңа рәхәтлек, күңел тынычлыгы бирә.

Укытучы буларак, мин балаларның Интернетка бәйлелеге белән дә кызыксындым. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә,  балалар 8-9 яшьтән үк  мөстәкыйль рәвештә  Интернетка керә башлыйлар.  14 яшькә кадәр булган кулланучыларның яртысыннан артыгы начар эчтәлектәге сайтларга керәләр. Балаларның 39 проценты  порнографик сайтлар карый, 19 проценты  көчләү күренешләрен күзәтә, 16 проценты  комарлы уеннар белән мавыга.  Интернетта наркотик матдәләр һәм алкоголь  турында  балаларның 14 проценты  кызыксына, эсктремистик ресурслар  14 процент үсмерләрне җәлеп итә.  Саннар куандырырлык түгел, уйландырырлык.

    Онлайн уеннар бүгенге балаларның һәм үсмерләрнең тормышында  мөһим урын алып торалар. Уен белән мавыккан балалар начар укыйлар, социаль яктан файдалы  эшчәнлек белән шөгыльләнмиләр, ата-аналары, дуслары белән  аралашмыйлар. Аларда  Интернетка бәйлелек барлыкка килә. Аралашу һәм ялның  виртуаль формаларына  күчәләр. Психологлар моны  авыруга тиңлиләр.

Бигрәк тә хатын-кызлар Интернет бәйлелеккә тиз эләгәләр икән. Чөнки челтәрнең теге башындагы үзе белән язышкан, хәбәрләшкән ирдә алар хыялларында йөрткән ир-егетләрен күрәләр, аңа гашыйк булалар. Чит ирдән сәлам хаты, виртуаль открытка алу аны бәхетле итә, көнен шатлыкка күмә. Менә шулай бер-берсеннән  йөзәр чакырым ераклыкта яшәгән кешеләр аерылмас дусларга әйләнәләр. Чөнки мондый  тормышта бернинди проблема юк: матур фото, чибәр йөзләр, иркә сүзләр генә бар.

Мондый бәйлелек турында хәзер күп язалар, күп сөйлиләр. Мөгаен, тиздән безнең илдә дә андыйларны психик авырулы кешеләр рәтенә кертә башларлар. Европа илләрендә күптән инде Интернетка бәйле кешеләрне дәвалаучы махсус үзәкләр бар  һәм алар авыруларны Интернет коллыгыннан коткару белән шөгыльләнәләр. Әлегә бездә моның белән кызыксынучы, ярдәм итәргә теләүче оешмалар да, махсус психологлар да юк.

Интернет “теле”

Әйе-әйе, Интернетның үз теле бар. Ул интерент-сленг дип атала. Һәм ул елдан ел тулыланып, яңарып тора. Бигрәк тә аны яшьләр актив куллана. Грамматик кагыйдәләргә туры килмәгән, әдәби телдә кулланылмый торган сүзләр алар. Мәсәлән, кешене форумнарда яки чатта  язудан тыю, чыгарып ату бан дип атала. Кабатлап язылган хәбәр яки яңалык баян була. Интернетта күбесе бролар утыра, ягъни безнеңчә әйткәндә бик үк якын таныш булмаган дуслар. Нинди дә булса сайтка яки чыганакка сылтама кую линк була. Хат, хәбәрнең исеме мессага дип йөртелә. Кемнедер үзеңә дуслыкка кабул итү зафрендить дип атала. Фейк – ялган, ул фотошопта эшләнгән сурәт, төрле программаларда эшләнгән видеороликлар, ялган хәбәрләр, ялган сайтлар булырга мөмкин. Хейтер – инглизчәдән тәрҗемәсе күралмаучыны аңлата. Кемне дә яки нәрсәне дә булса кискен әшәке итеп тәнкыйтьләүче.

Мондый сүзләрне күпләп язарга мөмкин. Интернеттан чыкмаучы кешеләр әлеге сүзләрне  бик күп беләләр һәм бер-берсе белән аралашканда аларны еш кулланалар. Менә ике хатын сөйләшә. Берсе: -Бүген селфиемны инстага постка куйган идем, бары ун лайк куйганнар. Икенчесе уфтанып:-Шундый крутой язма элдем, унбиш лайк җыйдым. Ә кичен үземнең мәчене фоткать итеп постить иткән идем, ышанасыңмы, йөздән артык лайк җыелды. Беренчесе:-Аккаунтны матурайтасы бар әле. Менеджер ялладым, 5 меңгә ясап бирәбез диделәр. Икенчесе: Лайкларны автомат арттыру өчен бер сайтка ай саен ике мең түләп барам.

Кызык та, кызганыч та менә шундый хәлләр бу дөнья тормышында.  Әйтерсең, башкаларга аларның селфилары, акыллы язмалары  я песиләре кирәк. Лайк куйса да, өч секундтан ул кемне караганын, нәрсә укыганын барыбер оныта. Әмма лайк алган кеше җиденче кат күккә күтәрелгән кебек була. Бу дөньяда ипотекасын түләргә акчасы булмаган кеше дә куйган постына күп лайклар җыйнаса, иң бәхетле кешегә әйләнә.

 Уйлап карагыз әле, яшәешебезгә  компьтер, интернет кергәнче кешеләр ничек яшәде икән? Аллага шөкер, тормыш барган, кешеләр үзара аралашкан, аң-белем туплаганнар, балалар туган, үскән. Димәк, сез дә үзегезгә компьютерсыз да яшәп була дигән нәтиҗә ясагыз.Үзегезнең юк дөньяда яшәвегезне таныгыз. Шушы виртуаль пәрәвез челтәреннән котылып, дөньяның, табигатьнең матурлыгына сокланып яшәргә омтылыгыз. Көне-төне мониторга багынып утырганчы хатыныгыз, балаларыгыз,  туганнарыгыз белән аралашыгыз.Тормышыгыз күпкә кызыграк һәм мәгънәлерәк булыр.

                                           Фәрит Вафин

Ахырзаман ишек шакый…

Шәрехләү