fbpx
17.10.2019

Әй син, өлгер көз, синнән җитез без! Көзге балга бәйрәм сценариесе


Өлгер көз, синнән җитез без!

көз

Арча районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Яңа Кенәр балалар бакчасы”ның өлкән тәрбиячесе Мөхәммәтгалиева Фәридә Роберт кызы. Тема: “Әй син, өлгер көз, синнән җитез без!” Көзге балга әзерләнгән бәйрәм иртәсе сценариесе

Зал бәйрәмчә  көзге яфраклар  белән бизәлгән, идәнгә яфраклар чәчелгән.  С.Сәйдәшевның “Уңыш вальсы” яңгырый.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар. Хәерле көн. “Әй син, өлгер көз. Синнән җитез без!” дип аталган бәйрәм иртәсен башлыйбыз. Бер табышмак әйтим әле сезгә, җавабын белерсезме икән?

“Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,-

Бу кай чак була? “

Балалар: Көз!

Алыпбаручы: Әйе, балалар, бу-көз. Көз- ул ел буена эшләнгән эшләргә

нәтиҗә ясау вакыты. Бакчаларда үскән яшелчә-җимешләрне, басу-кырларда үскән игеннәрне җыю вакыты. Без  бүгенге бәйрәмебезне дә “Әй син, өлгер көз, синнән җитез без!”дип атадык. Исеменнән күренгәнчә бәйрәмебез күңелле уеннар, матур җырлар, матур шигырьләр белән үрелеп барачак.Ә хәзер бәйрәмне башлап җибәрер өчен сүзне уртанчылар төркеме балаларына бирәбез.

Уртанчылар төркеме балалары шигырьләрен сөйлиләр

Алып баручы.

Көз бәйрәмен элек-электән ”Сөмбелә “ бәйрәме дип тә атаганнар. Сөмбелә- ул башак дигән сүз. Сөмбелә итеп иң уңган, иң булган кызны сайлап куйганнар. Безнең бүгенге бәйрәмебезгә дә Сөмбелә килергә тиеш иде. Балалар,  әйдәгез  Сөмбеләне чакырыйк.

Балалар.(бергә) Сөмбелә, Сөмбелә, рәхим ит син бирегә!

( Музыка астында Сөмбелә керә).

Сөмбелә: Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул”Сөмбелә”

Бөтен җирдә нурга күмә

Кояш кебек “Сөмбелә”.

Менә мин инде ул Сөмбелә.

Исәнмесез, дусларым,

Сезне сагынып килдем мин.

Көзге  бәйрәмегезгә

Күчтәнәч тә алып килдем  мин.

Алып баручы:

Әйдә Сөмбелә, түрдән уз, бүгенге бәйрәмебезнең кунагы син. Бүген безнең балаларыбыз үзләренең нинди җитез, өлгер булуларын күрсәтерләр.

Сөмбелә:

Мин рәхәтләнеп сезнең белән күңел ачармын.

Алыпбаручы: Сөмбелә, бакчабызның иң бәләкәй балалары хәзер  матур җыр җырлап күрсәтерләр.

Беренче кечкенәләр төркеме балалары чыгышы.

Күмәк җыр.

“Көз, көз әйт әле!”

Көз, көз, әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар

Кәрзинемдә алмалар

Помидорлар, кыярлар

Көз, көз әйт әле

Кәрзинеңдә ниләр бар

Кәрзинемдә сары, кызыл

Алтын, матур төсләр бар.

Алып баручы. Алтын көз залыбызны никадәрле төрле-төрле төстәге яфраклар белән  түшәгән. Балалар, әйдәгез әле шул коелган яфракларны җыеп алыйк.

Уен. Яфрак җыю

Алып баручы . Балалар, ә сез  агачлар төбендә үсеп утырган гөмбәләрне күргәнегез бармы?

Балалар. Бар.

Сөмбелә. Менә мин гөмбәләрне җыярга бик яратам. Бүген дә сезгә кунакка килгәндә урман буеннан гөмбәләр җыеп алган идем, ләкин кәрзинемне  төбе тишек булган. Гөмбәләрем төшеп калган. Сез миңа гөмбәләремне җыеп алырга булышмассызмы икән?

Уен. Гөмбәләр җыю.

Сөмбелә. Рәхмәт инде сезгә балалар.

(Беренче кечкенәләр төркеме балалары урыннарына утыралар.)

Алып баручы. Сөмбеле, икенче кечкенәләр төркеме балалары сары яфраклар, кошлар турында җыр өйрәнделәр. Хәзер сүзне аларга бирик әле.

Икенче кечкенәләр төркеме балалары башкаруында күмәк җыр.”Сары яфрак”

Алып баручы. Икенче кечкенәләр төркеме балалары бик уңаннар, әти-әниләренә бәрәңге, яшелчә җыярга булышалар. Хәзер аларның осталыкларын, җитезлекләрен тикшереп карыйк әле.

Уен. Яшелчәләр җыю.

Уен. Зонтик астына качу.

Алып баручы. Сөмбелә, безнең балаларыбыз бик тапкырлар. Син аларга табышмаклар алып килдеңме?

Сөмбелә. Алып килдем.

Катлы-катлы булып үсә

Җир өстендә, ул нәрсә?(кәбестә).

Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур, аны кем әйтер?(помидор).

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән,

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер?(Кызыл чөгендер).

Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр.    (Яңгыр)

Яз килсә киенә

Көз килсә чишенә (агач)

Утырабыз урманда ап-ак эшләпә киеп

Киптерә дә,кыздыра да

Безне кешеләр җыеп. (Гөмбә)

Алып баручы. Бәйрәмебезне дәвам итәбез. Уртанчылар төркеме балалары сүз  сезгә бирелә.

Уртанчылар төркеме балалары башкаруында күмәк җыр. “Дует, дует ветер”

Дует, дует ветер

Дует завывает

Желтые листочки

С дерева срывает

И летят листочки

Кружат по дорожке

Падают листочки

Прямо нам под ножки

Алып баручы. Хәзер ярышны башлар өчен 2 командага бүленәбез.

Беренче конкурс.

Кашык белән орлык ташу. (агач кашык белән ташыла)

Икенче кокурс. Бәрәңге ташу уены

Өченче конкурс. Өстәлдә яшелчә-җимеш рәсемнәрен төзү

Алып баручы. Сөмбелә, зурлар төркеме балалары икмәк турында русча җыр өйрәнделәр. Алар хәзер шул матур җырны җырлап та күрсәтерләрэ

Күмәк җыр. “Песенка о хлебе”

Шигырьләр

Зурлар  төркеме. 2 командага бүленә

Уеннар.

  1. Кашык белән орлык ташу( аш кашыгы белән)
  2. Суган ташу конкурсы.(кулга чиләк тотып)
  3. Бәрәңгедән керпе ясау конкурсы. Кайсы команда энәләрне керпегә кадап бетереп  ясап бетерә.(урталай киселгән бәрәңге, зубочистка)

Алып баручы. Хәзер сүзне мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларына бирик. Алар икмәк игүче игенче, аның хезмәте турында җырлап күрсәтерләр. Бик матур шигырьләре дә бар.

Мәктәпкә хәзерлек төркеме.

Күмәк җыр “Чайкала иген кырлары”

Шигырьләр

Уеннар. 2 командага бүленеп.

1 уен. Орлык ташу.(бал кашыгы белән)

2 уен. Пантомима күрсәтү.

1 команда. Бәрәңгене утырту, чүбен утау, төбенә өю, бәрәңгене алу, чүпләү.

2 команда Шалкан әкиятен хәрәкәтләр белән күрсәтә.

3 уен. Миләшләрдән муенса ясау конкурсы

Алып баручы. Сөмбелә, безнең бәйрәмебез ахырына якынлашты, сиңа бүгенге очрашу ошадымы?

Сөмбелә. Бик ошады. Балалар, сез бик акыллылар, уңаннар, булганнар икәнсез. Менә сезгә алып килгән күчтәнәчем.(күчтәнәч таратыла)

Миңа инде китәргә вакыт. Көннәр дә суыта башлады. Инде Кыш бабай да капчыгына бүләкләр тутыра башлаган дигән хәбәр килде. Озакламый ул да килеп җитәр. Мин китим инде. Киләсе көзләрдә тагын сезгә кунакка килермен.(Чыгып китә)

Алып баручы. Бүгенге “Әй син өлгер көз, синнән җитез без!” дип аталган бәйрәмебез тәмам.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәрехләү