11.09.2025

Класстан тыш уку Татар халкының гореф – гадәтләре


Класстан тыш уку Татар халкының гореф – гадәтләре
Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әһелтдинова Наилә Вил кызы. Тема: “Класстан тыш уку: Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары.”

Тема: Класстан тыш уку: Татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары.

Максат:  халкыбызның борынгы гореф – гадәтләре, йолалары һәм милли бәйрәмнәре аша  балаларда үз халкы белән горурлану хисе тәрбияләү.

Тәрбия бурычы: балаларда милли горурлык, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләү. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү. Йола һәм гореф – гадәтләрнең алыштыргысыз тәрбияви чара булуын балаларга җиткерү.

Үстерү бурычы: балаларның сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, игътибарын, кызыксынучанлыгын үстерү;

Белем бирү бурычы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, халкыбызның миллли киемнәре , халыкка хас әдәп кагыйдәләре белән таныштыру.

Төп белем бирү өлкәсе: эстетик   сәнгать үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, сөйләм үсеше, эстетик    сәнгать үсеше, коммуникатив үсеш, физик үсеш.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, интерактив такта ; сандык,  төрле зурлыкта булган баш яулыклары , УМК аудиоязмасы;  әдәбият дәреслеге , рәсемнәр, татар халык киемнәре: калфак, түбәтәй, читек,  мәкаль- әйтемнәре.

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше:

Дәрес темасын аңлауга әзерлек.

Укучылар әйтегез әле, дәресебездә без сезнең белән нәрсәләр эшлибез?

-Укырга,сөйләргә,сорауларга тулы итеп җавап бирергә өйрәнәбез, үз фикерләребезне әйтергә өйрәнәбез.

-Тагын әлеге дәрес нәрсәгә өйрәтә әле безне? Мин ул җөмләне еш әйтәм сезгә.

-Ә ничек итеп тормышка әзерли соң ул безне?

-Үз –үзеңне тотарга, тормыш кагыйдәләре белән таныштыра, нәрсә яхшы ,нәрсә начар икәнен аерырга өйрәтә.

Балалар, әйтегез әле безнең Татарстан республикасында нинди ел дип игълан ителде әле? Сез ничек уйлыйсыз безнең бүгенге дәресебез нинди темага багышланган?Бүген без дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез?

-Милли йолалар турында сөйләшербез.

-Ә сез балалар гореф-гадәт сүзен аңлыйсызмы? Нәрсә соң ул гореф-гадәт? Нәрсә соң ул йола?

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

“Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабаларның,ничек итеп көн иткәнен…

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Мин шагыйрь Р.Фәйзуллин шигыреннән өзек укыдым.Шагыйрь  бу юллар белән нәрсә әйтергә тели ?

Әйе һәрбер кеше үз халкының үткәнен, бабайларның ничек көн иткәнен , ниләр белән шөгыльләнгәнен , гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Чөнки үткәнен белмәгәннең киләчәге юк , ди халкыбыз.

– Нинди йолалар бар соң?

Йолалар бик күп булган: туй үткәрү, балага исем кушу, аулак өйләр, кунак кыз килү, кыз димләү ,өй туе, солдатка озату,ат саклаулар… Халык бәйрәмнәре, йолалары – кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала.
Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

-Балалар, мин сезгә бер күчтәнәч алып килдем бит әле. Бу нинди сандык икән? Эчендә ниләр бар дип уйлыйсыз? Бу балалар минем әбиемнән калган серле сандык.Ул татар халкының гореф-гадәтләрен,йолаларын, борынгыдан килгән мирасын саклый.

“Әбиемнең күңел сандыгы!

Нинди серләр саклый икән ул?

Гомер буе җыйган хәзинәме,

Әллә инде күңел бизәгеме,

Нинди серләр саклый икән ул?

Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүһәрләрен

Эх, беләсе иде, беләсе…

Әбиемнең матур сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

Ә хәзер әйдәгез әле сандыкны ачып карыйк.

-Укучылар,карагыз әле нинди матур сөлгеләр. Бу сөлгеләрне яшь чагында әбием үзе чиккән. Татар кызлары Сабантуе батырларына бирү өчен, ат чабышында беренче килгән атка бүләк итү өчен менә шундый матур сөлгеләр чиккәннәр.

Элек заманда безнең әбиләребез бизәкле киемнәр кияргә яратканнар. Кызлар чулпыларын чыңлатып чишмәгә суга барганнар. Әйе халкыбызның күңел бизәкләре гаҗәеп күптөрле: алъяпкычы, калфагы, читеге, беләзеге-йөзеге дисеңме- болар барысы да милли хәзинә асылташлары. Эх, булган бит заманалар!

Рәсемнәр күрсәтелә.

Бу рәсемнәр нинди бизәкләр белән бизәлгән соң?

(Татар халык бизәкләре белән)

-Татар халык бизәкләренә нәрсәләр керә?

Б: Чәчәкле үсемлекләр, яфраклар, дулкынлы мөгезсыман сызыклар, кошлар, ай һәм йолдызлар.

-Бу сандыкта тагын нәрсәләр бар микән? Бу нәрсә, балалар?

-Әйе бу алъяпкыч.

-Нинди бизәкләр күрәсез?

-Дулкынлы сызыклар,…..

Матур чәчәк бизәп тора

Алъяпкычның итәген

Диңгез суы кебек тора

Дулкынланып итәге.

-Монысы нәрсә ?

-Читек.

-Читек ничек бизәлгән соң?

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөрткәннәр

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

-Ә менә монысын сез бик яхшы беләсез. Бу калфак.Калфакта нинди бизәкләр?

-Бу сандыкта тагын ниләр бар микән? Карагыз әле ,сез моның нәрсә икәнен беләсез инде. Әйе бу түбәтәй. Бу түбәтәй минем бабамнан калган .Түбәтәй -ул ир-атның баш киеме. Түбәтәй алтын ялтыравыклар, төймәләр белән матур итеп бизәлгән.

Элек безнең әби-бабайларыбыз кичке уенга җыела торган булганнар. Кичке уен-татар яшләренең Сабантуйдан алып, уракка төшкәнче болыннарда күңел ачулары. Ул һәр көнне диярлек үзенең бер тәртибе һәм үзенчәлекле уеннары белән үткәрелгән. Рәхәтләнеп күңел ачканнар, үзләренең тапкырлыкларын,җитезлекләрен сынаганнар. Әйдәгез без дә бергәләшеп уйнап алыйк әле.

Уен

Балалар без нинди республикада яшибез?

Б: Татарстан республикасында.

-Бик дөрес. Ә безнең күршеләребез кемнәр?

Б: Мари, чуваш,мордва, удмурд,рус, башкорт халыклары.

-Бу халыкларның да үз культурасы, үз бизәкләре бар. Менә бу мари халык бизәге.

-Балалар, бу халыкларның бизәкләре бер-берсенә охшаганмы? Бу бизәкләрне нәрсә берләштерә? Нәрсәгә охшаган бу бизәкләр?

Б: Геометрик фигураларга охшаган.

-Бик дөрес. Геометрик орнаментлар дип атала бу бизәкләр.

Әйдәгез әле, балалар, иҗади эш эшләп алыйк.

2 нче сыйныфлар- читек

4 нче сыйныфлар- аляпкычны татар халык бизәкләре белән бизәп алырсыз. (Музыка куясы)

-Димәк, бу ял итүләр нәрсә дип атала? (милли бәйрәмнәр) -Ә сез татар халкының нинди бәйрәмнәрен беләсез?

Укучылар, ә хәзер мин сезгә текстлар тәкдим итәм

-Һәр төркемгә мин текстлар әзерләдем (алар таратыла)

Сабан туе

Бик күп төрле уеннарны, йолаларны үз эченә алган, татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бер бәйрәме бар. Ул – Сабан туе. Бу бәйрәм – бик борынгыдан килгән бәйрәм.

Элек ул кыр эшләре башлануга багышлана торган булган. Ә хәзер Сабан туе язгы кыр эшләре беткәч, буш вакытта үткәрелә.

Элек-электән татар кызы үзенә бирнә әзерләгән. Сөлгене үзе чиккән. Иң матур сөлгене ул Сабан туе өчен әзерләгән. Бу йола хәзерге көнгә кадәр дәвам итә.

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе.  Иң элек Сабантуй үткәрү өчен мәйдан әзерлиләр. Иртәгә Сабантуй буласы көнне авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу «Сөлге җыю» дип атала.

Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән халык җыела. Бәйрәмнең иң күңелле һәм дулкындыргыч өлеше – ат чабышы. Атларның һәрберсенә дә чиккән сөлге бәйлиләр. Сабан туенда үзәк урынны, әлбәттә, татарча көрәш алып тора. Көрәштә батыр калган кешегә зур тәкә бүләк ителә. Капчык сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп һәм кашык кабып йөгерү – болар барысы да Сабан туенда гына уйналганнар. Мәйданда артистлар да чыгыш ясый. Алар бииләр, җырлыйлар. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар. Ярышлар һәм уеннар беткәч, кешеләр өйләренә кайталар. Һәр йортта табын әзерләнә, бәйрәм ашлары пешерелә.

Сүзлекчә:

йолалар- традиции

кыр эшләре – полевые работы

бирнә – приданое

Каз өмәсе

Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен халык өмәләр үткәргән. Өмәнең бик күп төрләре булган. Шуларның берсе – Каз өмәсе.

Каз өмәсе һәр елны көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә.

Татар халкы борын –борыннан ук каз үстергән. Татар өендә бик күп мендәрләр булган. Ә татар туйларында иң олы күчтәнәч – пар күмәч һәм пар каз булган. Бу хәзер дә шулай. Татар кызлары өчен каз өмәләре уңганлыкта сынау йоласы булган. Көнкүрештә каз итен төрлечә кулланалар. Җәй өчен казны каклап куйганнар. Каз мае бик күп авырулардан дәва булган .

Каз өмәсенә әзерләнгәндә, туганнарны, күрше кызларын чакырганнар. Гадәттә, өмәгә чакыруна балаларга кушканнар.

Кызлар өмәгә иртүк килеп җитә. Казларны чистарталар. Аннары казларны көянтәләргә асып, су буена төшәләр һәм шунда юалар. Чишмә буенда җыр-бию, төрле уеннар оештырылган. Ә иң кызыгы – кич белән. Яшьләр өмә булган өйгә җыйналалар. Аш-су әзерләнә, каз бәлеше салына.

Сүзлекчә:

җиңеләйтү өчен – чтобы облегчить

каз өмәсе – выщипывание гусей

туй- свадьба

күчтәнәч – гостинец

күмәч- каравай

уңганлык- умение

сынау йоласы – традиция испытания

каклап куйганнар- вялить

дәва- лечение

туганнар – родня

көянтәләр- коромысла

яшьләр- молодые

Сөмбелә

Татар халкының онытыла башлаган матур бәйрәмнәренең берсе – Сөмбелә бәйрәме. Ул көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме.

Көз көне халык мул уңыш җыеп ала һәм көн белән төн тигезлшкән чакта – 21-23 сентябрь көннәрендә Сөмбелә бәйрәме уздырыла.

“Сөмбелә” – башак дигән сүз, шуңа күрә бәйрәмнең төп атрибутлары – башак һәм Сөмбелә исемле кыз.

Бәйрәм башында бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөембикә дип атаганнар. Сөембикәне башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар.

Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар. Сөмбелә итеп киендергән кызны мәйданга чыгара торган булганнар. Сөмбеләне төрле биремнәр, сораулар белән сынаганнар. Бергәләп күңел ачканнар.

Сүзлекчә:

онытыла башлаган бәйрәм – праздник, который начал забываться

уңыш- урожай

башак –колос

хуҗабикә – хозяйка

уңган – умелая

тәхет –трон

сынаганнар – испытывали

Нәүрүз

“Нәүрүз” сүзе фрсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул.

Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кышлар үтеп, табигать уяна башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер вакытында кешеләр “Нәүрүз” бәйрәмен билгеләп үткәннәр.

Нәүрүз җиткәч, авылның иң чибәр, бар яктан уңган кызын сайлап “Нәүрүз-бикә”дип игълан иткәннәр.Укучы балалар йорттан-йортка кереп, “нәүрүз әйтеп” йөргәннәр:

Ач ишегең керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз,

Нәүрүз мөбәрәкбад!

Нәүрүз бәйрәме көннәрендә олылар, әби-бабайлар, өйдә матур киемнәрен киеп, махсус нәүрүз намазларын укыганнар. Гаиләгә, илгә исәнлек, тынычлык, бәхет, зур уңышлар теләп, озак-озак итеп дога кылганнар, хәерле Яңа ел килүен сораганнар.Нәүрүз бәйрәмнәре мөселман халкын киләчәккә якты өмет белән карарга өйрәткән, аларга яңа көч биргән, аларны тормышны яратырга өйрәткән.

“Нәүрүз”иң шатлыклы яз бәйрәме-өмет бәйрәме билгеләп үтелгән.Таң ату белән учак кабызганнар.Шул чакта итле аш яки ботка пешереп кешеләр бер-берсен сыйлаганнар.Учак әйләнәсендә бала-чагалар, кызлар, егетләр әйләнгәннәр.Менә шушы бәйрәм безнең көннәрдә халык йоласы буларак яңартыла.Бу көнне халкыбыз уйный, ярыша, күңел ача.

Сүзлекчә:

фарсыча – по-персидски

каршылау –встреча

уңган –умелая

игълан иткәннәр –объявляли

мөбәрәкбад – приветствие

махсус – специальный

якты өмет –светлые надежды

учак кабызганнар –разжигали костёр

әйләнгәннәр – кружились

халык йоласы –народная традиция

яңартыла – возрождается

-Укучылар, һәр төркем үз бәйрәме турында сөйләсен әле.

– Ә татар халкының милли бәйрәмнәрен белү ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?

  1. Ныгыту.

Хәзер без алган белемнәребезне ныгытып китик. Мин сезгә бүген без өйрәнгән берәр бәйрәм турында укыйм, ә сез “сигнал карточкалар” ярдәмендә миңа нинди бәйрәм турында сүз баруын күрсәтәсез.

Бу бәйрәм сентябрьдә үткәрелә… (Сөмбелә)

Татар халкының ел буе көтеп алына торган иң матур бәйрәме… (Сабан туе)

Бу бәйрәм атна буе дәвам иткән, һәр көннең үз гадәте һәм тәртибе булган … (Нәүрүз)

Авыр эшләрне җиңеләйтү өчен үткәрелә төрган бәйрәм… ( Каз өмәсе)

Бу бәйрәмдә төрле милли уеннар уздырыла… (Сабан туе)

Бу вакытта чишмәгә барганнар, анда җырлаганнар, биегәннәр һәм төрле уеннар оештырганнар… (Каз өмәсе)

Балалар өйдән-өйгә кереп, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына сәламәтлек, байлык , уңыш теләгәннәр… (Нәүрүз)

Бу бәйрәм вакытында халык бик күп ризык әзерләгәннәр… (Сөмбелә

  1. Йомгаклау. Өй эше бирү.Сезнең дустыгыз чит илдә яши,сез аңа хатыгызда татар халкының бер милли бәйрәме турында языгыз һәм бу бәйрәмгә кунакка чакырыгыз

 

 

Шәрехләү