fbpx
04.04.2019

Җыр керсен күңелгә


   Җыр
Казан шәһәре 96 нчы гимназиянең югары категорияле туган тел укытучысы  Сафина Гөлзадә Хәмит кызы. “Җыр керсен күңелгә” дигән музыкаль кичә сценариесе.

 

Сәхнә артыннан: С. Гәрәева “Татар җыры”  шигыре.

Татар җыры… Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсаф, ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Шул җыр белән сәфәр чыгып,

Тарих үрләреннән килгәнбез,

Татар җырын җырлап таралганбыз,

Татар җырын җырлап җиңгәнбез.

Мин хәзер дэ, үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәләм;

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

Сөенсәм дә – җырлап җибәрәм.

1 алып баручы: Хәерле көн, кадерле дуслар!

                          Барчагызга:

2 алып баручы: яшегезгә, картыгызга,

3 алып баручы: олыгызга, кечегезгә, 

1а. б.: хезмәт сөйгән,

2 а. б.: эштә уңган,

3 а. б.: җыр җырларга,

1а. б.: көй көйләргә

         оста булган барчагызга!

2 а. б.: Якын дуслар җыелганнар,

         Шул уңай белән бүген.

         Җырларнын иң матурын гына

         Җырламый мөикин түгел!

3 а. б.:Тормышыбыз ямьле булсын,

         Ямьле булсын, гөрләп торсын!

         Сәлам, сезгә сәлам!

1 а. б.: Эшләрегез зурдан булсын,

         Илебезне бизәп торсын,

         Сәлам, сезгә сәлам!

3 а. б.: Һәр халык үзенең моң-сагышларын, әрнүләрен, шатлык-куанычларын көйләргә сала, җыр итеп җырлый.

2 а. б.: Моң – ул хис! Күңелендә кайбер истәлекләр яңарганда да моңланасың: күңелең нечкәрә,  сагышка батасын, боегасың. Татар җырлары элек-электән моңга бай булган. Берәүләргә мәхәббәт, кемнәргәдер сугыш турындагы, кайсынадыр туган як хакындагы җырлар ошый. Ә кемнәрдер әниләр турындагы җырларга гашыйк. Һәркем күңелендә йөрткән моңга аваздаш көйләр эзли.

1 а. б.: Җырсыз кешене канатсыз кош белән тиңлиләр. Җыр ул кешене сөендерә, уйландыра, хәсрәтне тарата. Җыр яраткан кешенең куңеле дә чиста буладыр, минемчә.

Укытучы: Бик хак сүзләр сөйлисез, укучылар. Хәерле көн, кадерле укучылар, укытучылар, хөрмәтле кунаклар. Без бүген сезнең белән “Татар халык җырлары” кичәсенә җыелдык. Җыр – татар халык иҗатының бер төре булып тора. Бөек шагыйребез Г.Тукай халык авыз иҗатына: “Җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле” җырларга, “халык куңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу бертөрле сихри көзгедер”, – дип югары бәя биргән.

1 а. б.: Әллә ничә гасырлар буена күңелләрдә туып, камилләшеп килгән җырлардан халыкның яшәешен, кайгы-хәсрәтен һәм шатлыгын, ягъни күңел байлыгын ачык күреп була.

3 а. б.: Җырларда аның изге теләкләре, якты омтылышлары, бәхеткә иминлеккә, матурлыкка булган өметләре дә урын ала.

 4 а. б.: (сәхнә артыннан) Җыр – халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Ул халык тормышының чагылышы. Кеше күңелендәге хисләрнең матур яңгырашы, яктыртылышы.

“Су буйлап” җыры.

1 а. б.: Сүзе яңгырашына туры килгәндә, җырлар аеруча озын гомерле була. Үзәк өзгечләре, моңлылары, буыннардан – буыннарга күчеп, үзен яңа төсмерләр белән баетып, халык хәтерендә яши бирә. Аеруча мәхәббәт турындагылары онытылмый.

2 а. б.: Гаҗәп түгел: заманнар үзгәрсә дә, гыйшык тоту, сөю-сөелү төшенчәләре юкка чыкмый. Аерылышу-кавышулар һаман да булып тора. “Карачтау авылы көе”, “ Кара карлыгач микән” җырлары сөйгәннәрен бер күрүгә зарыкканнарга – менә дигән күңел юаткыч.

 3 а. б.: Уйнагыз, гармуннар,

          Кошларның җырларын,

          Сандугач җырларын,

          Карлыгач җырларын.

         Ишетсен кешеләр,

         Дөньяда никадәр

         Сөйкемле җыр барын,

         Соклангыч җыр барын.

Җыр “Шахта көе”.

1 а. б.: Бөтен дөнья буйлап сибелгән татарның, һай, күп тә соң җырлары! Хәтта махсус “Мөһаҗирләр” дигәне дә иҗат ителгән. Үз туган иленең чит җирләргә караганда күп мәртәбә кадерлерәк икәне турында “Бөдрә тал” булса, Ватаны белән бергә сөйгәнен дә югалтканның “Ак чук зәңгәр шәл”е бар.

2 а. б.: Кайсы гына җырны алсаң да, бер нәрсә күзгә ташлана: кеше гомере буе бәхетен эзли һәм аны еракта, үткәндә, хушлашкан ярларда, ташлап киткән туган җирендә таба. Бәхет – шатлык ташып, бөркеп торган җырлар азрак, сөенечне үзең дә кичереп була, әмма кайгы хәсрәтне бүлешергә кемдер кирәк. Әнә шул кемдер – җырны тыңлаучы, сиңа кушылып җырлаучы да инде.

Скрипкада “Кошлар кебек” көе.

Н.Исәнбәт “Җырла, татар кызы” шигыре.

Җырла, татар кызы, көйләреңне,

Моңга батсын Идел буйлары!

Уйнат сазларыңны, кылларыңны,

Яңгырасын татар моңнары!

Җырла, татар кызы, су өстендә, Кабан күле тынсын, тыңласын.

Су анасы чыксын су өстенә,

Моңнарыңны иштеп еласын!

2 а. б.: (сәхнә артыннан)

Җырлый дисә, бәйрәмендә күтәреп алырлык җырлары да күп милләтемнең. Туганнар җыелганда, “Бик еракта идек без”не искә төшерсәләр, “Табын артында күбрәк  күбәләгемне башкаралар. Ә мәктәп укучылары бик рәхәтләнеп “Кәрия-Зәкәрия”не җырлыйлар.

“Кәрия-Зәкәрия” җыры.

1 а. б.: Җыр шаяртса да, әллә ни үпкәләтми, рәнҗетми. Ул уйландыра, моңландыра, сөендерә, көлдерә, хәсрәтне тарата. Җырлыйк, дисәк, аның йөз төрлесе бар. Җырга урын биргән күңел керләнми.

3 а. б.: Җырлар тыңлыйк, җырлыйк, отыйк,

         Җыр күңелне җылыта.

         Әйдә, җырлап яшик, дуслар,

Җыр дуслыкны ныгыта.

“Бишек җыры”1 а. б.: Җырның аерылгысыз юлдашы булып бию яши. Бигрәк тә күңелле шаян җырлардан биюгә күчеп китүе җиңел. Җыр-бию күп кенә очракларда бергә үрелеп яши.

3 а. б.: Биючеләр, биегез,

         Матур безнең көебез;

         Биегез, биегез,

         Матур булсын илебез.

         Татар халык биюе.

2 а. б.: Җыр – мәңгелек, чөнки халык яшәгәндә, ул югалмый. Заманнар узган саен, җыр күмәк рәвештә  башкаруга һәм төрле музыка уен коралларына кушылып җырлауга яраклаша, аның яңгырашы да, рухы да үзгәрә. Ләкин борынгы бабаларыбыз тарафыннан иҗат ителгән җырларның матурлыгы һич тә кимеми, киресенчә, көннән-көн кадере арта.

         Курай моңы яңгырый.

1 а. б.: Җырның ни дәрәҗәдә моңлы, тәэсирле яңгыравы аны башкаручының тавышына, сәләтенә дә бәйле. Җырларны һәркемнең күңеле тибрәндерерлек итеп, тыңлаучының йөрәгенә үтеп керерлек итеп иҗат итүдә халык үзененң тел байлыгыннан да бик оста файдалана белә. 

2 а. б.: Һич тә икеләнмичә, җырларны туган телебезнең матурлыгын күрсәтә торган, аны баетуга хезмәт итә торган гүзәл бер хәзинә дип әйтә алабыз.

3 а. б.: Җырсыз җирнең яме юк,

         Җырсыз тормыш тәме юк.

         Җыр сулар һава кебек,

         Җыр яши, җыр мәңгелек!

Җыр “Җыр керсен күңелгә”.

1 а. б.: Бәйрәмегез котлы булсын,

         Елмаеп, көлеп торын.

         Язгы кояш нурларыдай

         Зур эшләргә рухландырсын.

2 а. б.: Сәламәтлек юлдашыгыз,

         Тату, матур тормышыгыз,

         Күңел сөйгән хезмәтегез –

         Һәр барчасы мулдан булсын.

3 а. б.: Ал да булырбыз әле,

Гөл дә булырбыз әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Күп биюләр бии-бии

Гөрләп яшәрбез әле! 

Татар халык биюе!

Укытучы: Татар халык җырларына багышланган бүгенге кичәбез тәмам. Йөзләребез ак, күңелләребез пакъ, күгебез һәрвакыт аяз булсын! Гел җырлап яшәргә язсын!   

 

Шәрехләү