fbpx
07.04.2016

Шушымы минем илем?


                                                                                        Шушымы минем илем?

 машинаБу мәкалә “Татарстан яшьләре”нең 7нче апрель санында(№13) басылып чыкты.

Без кайчандыр барыбыз да бертөсле идек,хәзер күп төрлегә әйләнеп беттек.Элек барыбыз өчен дә уртак “совет халкы” дигән исемебез бар иде,хәзер мин үземне кем дип әйтергә дә белмим. ”Совет мәктәбе”н тәмамлаучы егетләр армиягә барырга атлыгып тордылар.Хәзер армиягә китүчеләрне юләргә саныйлар.Элек якынлык-дуслык та көчлерәк иде.Хәзерге дуслар акча өчен берсен-берсе атып үтерәләр.

70 ел буе башыбызны басып торган тоталитар системага без инде яраклашкан идек.Системаның асылы мәктәпләрдә чагыла.Чөнки мәктәп шул система өчен күндәм коллар тәрбияли һәм аның идеологиясен бала аңына шыплап тутыра.Без- укытучылар хәлдән килгән кадәр тырышып,укыту-тәрбия эшендә төрле яңа алымнар,инновацион технологияләр кулланып бөтен бер коллектив рәвешендә яшәп килдек.Төп бурыч-социализм төзүчеләрне коммунистик рухта тәрбияләү иде.

Инде менә ул система җимерелде,юкка чыккан шикелле булды…Аның урынына демократик җәмгыять төзелергә тиеш дип ышанган идек,дөресрәге,ышандырганнар иде… Без моны бик теләп,бик көтеп алган идек…Ләкин,ни хикмәттер,искедән яңага күчү коточкыч авыр,газаплы,фаҗигале бер эш булып чыкты.Без һич көтелмәгән әллә нинди һәлакәтләр,үзара сугышлар,акылга сыймас җинаятьләр чорына килеп кердек.Ялганга,коррупциягә,караклыкка корылган җәмгыятьтә яши башладык.”Кеше кешегә дус,иптәш һәм туган” дигән рухи кыйммәтләр аяк астына салып тапталды.Нәрсә аркасында болар барысы да? Моңа берәү дә төгәл генә җавап бирә алмый.Чөнки моны бөтен тирәнлеге белән аңлавы да читен,әйтүе дә читен…Ләкин шулай да бүгенге шаккатыргыч тамашаның бер сәбәбе,миңа калса,халыкка ачык булса кирәк.Кешелек җәмгыятенең югары баскычы булып саналган социализмнан аның түбән баскычы булган капитализмга кире күчеп маташабыз.Инде 20 елдан артык вакыт узды,ә  без һаман да күчеп бетә алмыйбыз.Киресенчә,упкынга тәгәрибез. Бөтен дөньяга үрнәк булган менә дигән сәламәтлек,мәгариф өлкәләре җимерелеп бетте.Бүгенге ЕГЭ зомбилар әзерли,мәктәп  уйлау-фикерләү сәләтен югалткан дебиллар чыгара.Хастаханәләргә кибеткә кергән шикелле кесәңне акча белән шыплап тутырып керергә кирәк.Шунсыз сиңа борылып та карамаячаклар.Ә бит бу яңа җәмгыять безгә социализм бирә алмаган муллыкны,иркенлекне,хөрлекне бирергә тиеш иде кебек.Әмма ул коточкыч кыргый,вәхши,комсыз,кансыз бер албасты булып чыкты.Гадел кәсепкә,ачык конкуренциягә нигезләнгән,кеше ихтыяҗын әйбәтрәк канәгатьләндерүгә тырышкан чын капитализммы соң бу? Әллә булмаса,хакимият тирәсендәге һәм дәүләт милкенә якын торучы ниндидер бер төркемнең халыкны талап,ил байлыгын үзләштереп тизрәк баеп калырга омтылышы гына булдымы? Икътисадый реформаның без белгән һәм күреп торган нәтиҗәсе хәзергә шул гына ич.Мәктәпләр конкуренциягә сәләтле шәхес тәрбиялибез дип газап чигәләр.Кайда бар соң ул ирекле конкуренция дигән әйбер? Булса да, аны шундук юкка чыгаралар: ул конкурент я атып үтерелә,я бомж хәленә төшерелә.Тир түкмичә кеше талап баеган яңа байлар килеп чыкты.Алар К.Марксның “Капитал”ында язылганча, капитал туплап  баемады,Алар дәүләт структурасындагы номенклатура белән шулар тирәсенә сырышкан  кабахәт мафиоз эшкуарлар төркеменнән укмашты.Бөтен халык аларның кемлеген белеп-күреп тора.Менә шул яшерен байлар белән хәерчелектә интегүче халык арасында социаль тигезсезлек бүгенге җәмгыятьтә көннән-көн көчәя,тирәнәя бара.Шуңа өстәп безнең кадерле хөкүмәтебез халык өстенә яңа салымнар сала,ай саен,атна саен бәяләрне өзлексез арттырып кына тора һәм шуның белән үзенә булган аз гына ышанычны да бетерә бара.Ни өчен эшли ул моны,нәрсә хакына-моны аңлавы бик читен.”Безнең халык авырлыкларга түзәргә өйрәнгән,түзәрбез”,- дигәнрәк сүзләр әйткән иде Путин бер чыгышында  һәм түзгән өчен рәхмәтен әйтергә дә онытмады.Анысы дөрес,безнең әби-бабайлар ике сүзнең берендә сугыш кына була күрмәсен,дип калтыранган куллары белән тиеннәрдән торган пенсияләрен саныйлар.Белсәләр иде алар Европадагы яшьтәшләренең үзләреннән йөзәр тапкыр артык  пенсия алганнарын. Әмма бу картлардан бик нык аерылып торган яңа буын үсеп җитте.Соңгы сүзне алар әйтәчәк.Бу буын ипи белән суга гына риза булып тора торган буын түгел,боларга бүген кияргә затлы кием,бүген ашарга тәмле ризык кирәк.Аларның барысы да бар үзе,әмма аларны үзеңнеке итәрлек акча гына юк…

Талауларның һаман дәвам итүе,бөлгенлекнең һаман көчәя баруы нәтиҗәсендә кешедә рухи торгынлык барлыкка килде.Бу хәлдән чыгу юлын күпләр аракыда,наркотикта,элмәктә күрә.Бүгенге көндә халыкны берләштерә,рухландыра,шатландыра торган уртак идеал юк.Нидер көтеп,алданып яшәү тәмам туйдырды.Мәктәпләрнең хәле бигрәк тә аяныч.Өтек-төтек күрсәтмәләрдән башка, соңгы 20 елда бала тәрбияләүнең бердәм концепциясе булдырылмады.Тегеннән-моннан йолкып алынган методлар белән чын татар кешесен дә,ил гражданинын да тәрбияләп булмый.Путин хыялланган патриотизм кешеләрдә  елмаю тудыра.Үз халкына дошман булган,үз халкын талап торган илдә нинди патриотик хисләр туарга мөмкин?!..

 Империя уртасында яшәп яткан татар милләте  өчен берәр файдасы булдымы капитализмга күчүнең? Рәшит Әхмәтҗан туксанынчы елларда ук болай дип язган иде:

Мәңге алданган халыкта

Икеләнү бар тагын:

Куймас микән авызын ачкан

Бүрәнәгә бармагын?!

Әйе,шагыйрьләрнең алдан күрүчәнлеге була шул,аның шөбһәләнүе юкка булмаган икән.Татар милләте нәкъ шул хәлдә җан асрый  бүген. Гасырлар буе изрәгән,кысылган, басылган,җәберләнгән милли хис,халык рухы гүя фонтан сыман бәреп алды да,тагын тынды. Суверенитет дигән бөек омтылыш урынына  “суверенитет” атлы тәти уенчык тотып калдык.

 Хәтере урланган татар баласының язмышы өчен борчылам мин.Татар кешесе буларак,укытучы буларак.Килмешәкләр астында калган тарихны ничек йолып аласы?! Башкаларга нигез булган үз тарихыбызны ничек укытасы? Гомердә булмаган Куликово сугышын өйрәнеп утырган татар баласы Ибраһим каласы,Таш Кирмән,Хаҗи Тархан тарихларын  белмичә мәңгелеккә күчәр ахыры.Капитализмда милләтләр язмышы аяныч хәлдә була.Бу хакта Ленин әсәрләрендә күп язылган.Ни өчен бүген Ленинга зур һөҗүм башланды? Чөнки социализм юлбашчысының “милләтләр үзбилгеләнүгә хокуклы”,ягъни аерылып чыгып,үз дәүләтләрен төзергә мөмкиннәр дигән сүзләре куркыта бүгенге ил башлыкларын.Бербөтен бүленмәс Россия төзеп яткан империя өчен берәр халыкның баш калкытуы,тел озайтуы үлемгә тиң.

 Гүзәл Яхина дигән рус телле татар хатыны  “Зулейха открывает глаза” дигән урысча роман язды.Татар зыялылыры арасында зур шау-шу кубарган бу әсәргә урыслар     Россиядәге иң дәрәҗәле “ Зур китап”  премиясе бирделәр.    ( 3млн. сум)  Татарстан китап нәшрияты биргән акчага бу китап бүгенге көндә татарчага тәрҗемә ителеп ята.Ул барысы 16 телгә тәрҗемә ителеп,дөньяның 24 илендә чыгарылачак. (Тукай белән Җәлилебезгә булса иде шундый хөрмәт!)  Бу яңа  роман буенча Әлмәт театры  спектакль куярга җыена. Республика газеталары сокланулы рецензияләр бастыра.   Хәтта инде бер гыйльми хезмәт тә пәйда булган.Моның буенча кино төшерергә җыеналар.Татарның кайбер маңкортлары бу язучыны Тукай премиясенә тәкъдим итәргә маташтылар.Ни өчен? Зөләйханың үз ирен үтергән урыс кешесенә мөкиббән китеп, аңа кияүгә чыгып,урыс астында ятып бала тапканы һәм үз милләтен бетереп бер урысны арттырганы өчен.Гаяз Исхакыйның да Зөләйхасы урыска чыгып бала табаЛәкин ул анда милләт фаҗигасе дәрәҗәсенә күтәрелгән.Ә Яхина китабындагы Зөләйха аңа пародия, милләттән көлү буларак яңгырый.Менә шундый әсәрләр кирәк бөек державачыл шовинистларга.Татарны бетергән,татарның урыска әйләнүен тасвирлаган романнар гына (әгәр роман дип әйтергә яраса) Рус илендә таныла ала һәм  татарны бөтен дөньяга үз илендәге мескеннәр итеп күрсәтә. “Г.Яхина романын татарчага тәрҗемә итү «акрынайтылган хәрәкәтле минага» әйләнергә мөмкин…,-дип язып чыкты филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова.(Мәдәни җомга). Татар милли мәдәниятен наданлык дулкыны каплый,дигән нәтиҗә ясый ул.Мәскәүгә күренү,аңа ярарга тырышу өчен татар сатлыкҗаннары  татарга каршы язылган әсәрләрне һәрвакыт мактап-яклап чыкканнар.Зөләйха мисалы- шуның апогее.

Телевидение ялганына ышансак, хәзер бөтен җирдә кризис: финанс, икътисад өлкәсендә, социаль тармакларда… Илнең эчке тулаем байлыгы кими, җитештерү юк,нефть бәясе төшә, доллар үсә, сум төшә, инфляция чәчәк ата. Кризислар-капитализмның гомерлек юлдашы. Ләкин иң куркынычы бу түгел, иң куркынычы – рухи тормышыбыздагы кризис. Зыялылар халәтендәге торгынлык, артка чигенү күренешләре, гадәттә, зур дәүләтләр, империяләр таркалган чакларда күзәтелә. Финанс кризисларыннан чыгарга, икътисадый тетрәнүләрне дә авырлык белән җиңәргә мөмкин әле. Әмма акыл, аң, зиһен җегәрлеге белән эш итүчеләр торгынлыгын бернинди миллиардлар да, кечкенә һәм зур сугышлар да хәл итә алмаячак. Борынгы Мисыр, Рим империяләренең, Гарәп хәлифәтләре язмышлары моның ачык мисалы. Ул заманда, ягъни иблис рәхәтлекләре – әхлаксызлык, зиначылык, сәрхушлек котырып чәчәк атканда, беркем дә алар таркалыр һәм халыклары ярлыланып, дөм караңгылык упкынына чумар дип уйламагандыр…

Наркоманлык, фахишәлек һәм караклык – көндәлек яшәү рәвешенә, намуссызлык, күз буяучылык, миһербансызлык, саранлык, вөҗдансызлык, ялганчылык гадәти халәтебезгә әйләнеп бара. Боларның тамырын корыта алмау – балалар һәм яшүс-мерләр белән идарә итә алмау дигән сүз. Ә бу, үз чиратында, ил белән идарә итә алмауга алып килә.Менә монысы инде – чын фаҗига.

Шәрехләү