fbpx
13.12.2019

Риза Фәхреддиннең хезмәтләрен сыйныф эшчәнлегендә файдалану


Риза Фәхреддиннең хезмәтләрен сыйныф җитәкчесе эшчәнлегендә файдалану

Риза Фәхретдин

ТР Мөслим муниципаль районы  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар  өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты”  дәүләт бюджет гоммуми белем учреждениесе укытучысы  Әхмәтҗанова Раушания Мөнир кызы.  Тема:  Риза Фәхреддин хезмәтләрен сыйныф җитәкчесе эшчәнлегендә файдалану.

Хәзерге “ата улны, ана кызны белми торган” катлаулы чорда яшь буынга белем һәм тәрбия бирү көннән көн авырая бара. Әти – әнисе “балам бернәрсәдә дә кытлык кичермәсен, теләгәнен ашасын, кисен, башкалар алдында ким – хур булып йөрмәсен” дип көне – төне акча артыннан чапкан вакытта баласы урам йогынтысына күбрәк бирелә бара.

  Ә анда наркомания, токсикомания, җинаятьчелек, эшсезлек, бер – береңне хөрмәт итмәү, олылырны санламау чәчәк ата. Ата – бабадан килгән бер – береңә ярдәм итү, үзеңне генә түгел җәмгыятьнең һәр кешесен хөрмәт итү, ярдәмчеллек, намуслылык, алдамау кебек сыйфатлар онытыла башлады. Шушы катлаулы чорда яшь буында гомүмкешелек сыйфатларын саклап калу мәктәпкә, укытучы – тәрбиячегә, сыйныф җитәкчесенә йөкләнә.

Мине шәхсән, сыйныф җитәкчесе буларак бу проблемалар бик борчый, аларны чишү, кисәтү максатында укучыларым белән эшләү тәҗрибәм белән сезнең белән дә уртаклашасым килә. Әлбәттә эшне Р.Фәхреддиннең үгет нәсихәтләренә таянып башкару нәтиҗәле дип саным Чөнки ул гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган галим, әдип, педагог, тарихчы, күренекле дин эшлеклесе буларак дөрес тәрбия бирү юлын кайгырта, укыту – тәрбия процессының никадәр җаваплы икәнен ассызыклап, укытучыга да киңәш бирә: “Укытучы булсагыз, шәкертләрне кагыйдә буенча тәрбия итегез. Холыкларын гүзәлләндерегез, хәлләренә яраклы гыйлемнәрне өйрәтегез, гомерләрен әрәм итмәгез, шәкертләр өчен җаваплы булачак кешеләренә иң беренче дәрәҗәдә булганнары – мөгалимнәр белән мөдәррисләр икәнлеген онытмагыз”,- ди. [3:28] ”Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да төзәтә алмас”, ди.

      Риза Фәхреддиннең тәрбия бирүгә багышланган бик күп хезмәтләрен һәр мөгалим үз эшендә куллана. Аның “Шәекертлек әдәбе” исемле китабында әхлакый, рухи, эстетик һәм этик тәрбия турында белешмә, киләчәк һөнәр сайлауда киңәшләр бирелә, дуслар сайлаганда ялгышмаска һәм ялкау иптәшләр белән аралашмаска киңәш ителә, боларга бөек кешеләрнең тормышыннан гыйбрәтле мисаллар күп китерелә. Галим күркәм холыкны бар нәрсәдән дә өстен саный һәм көчле, үткен коралга тиңли.

  Аның фикеренчә: “…Таш йөрәкләр, кара күңелләр – күркәм холык хозурында йомшарырлар, итагать кылырлар. Дошман һәм дусны ризалату өчен күркәм холыктан үткен корал юктыр…”. Гүзәл холыкның бар нәрсәгә дә ачкыч булуын күрсәтеп, фикерен дәвам итеп, болай ди: “…Киләчәк гомерләрегездә, кирәк – олы галим, кирәк – сәүдәгәр, кирәк – башка әлхасыйль, теләсәгез кем булсагыз да булыгыз, ләкин гүзәл холыктан бер карыш та читкә чыкмагыз!.. Гөзәл холык белән аз гыйлем дә – күп, кыска гомер дә – озын булыр”[8].

    Риза Фәхретдиннең “Тәрбияле бала” әсәрендә бирелгән нәсихәтләренә таянып балаларда әти-әнигә карата ихтирам, хөрмәт, олылау, ярату сыйфатлары тәрбияләү, үзара аралашу нормаларына өйрәтү эше башкарыла. Бу хезмәтендә галим: “Хезмәт күрсәткән кешеләр һәрвакыт хөрмәттә булырлар вә якын күрелерләр, моны исә үзегез дә сизәсездер. Хәлбуки сезнең ата -аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезне кайгартып, сезнең бәхетегез өчен тырышалар вә һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы Тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар.

  Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә карышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да – һаман аларга ихлас белән хезмәт итүче вә аларга хөрмәт белән күрсәтүче булыгыз. Бәдәнегез үсеп, көч кергәч тә, кулларыгыздан килгән эшләрдә ата вә аналарыгызга ярдәм итүче булыгыз, бәлки шәфкать вә хезмәтләрегезне тагын да арттырыгыз, алар исә сезнең яшь вакытларыгызда вә иң зәгыйфь булган көнегездә тәрбияләп сезне үстергәннәр. Бер көн җитәр, сез дә ата булырсыз, шул көндә балаларыгыз хөрмәтегезне сакламасалар, риза була белерсезме?”,- ди [2].

   Риза Фәхреддиннең ата-аналар җыелышларында : “…рәхәт гомер кичерү нияте белән асрап үстергән баласыннан усал мөгамәлә күргән ата-ана өчен баласының дөньяда яшәвендә нинди файда булыр? …мондый хәсрәтләргә күп вакытта ата вә аналар үзләре сәбәпче булалардыр, ягъни тәрбия биреләчәк бер вакытта балаларына тиешле тәрбия бирмичә, җиңелгә санаулары – мондый нәрсәләргә сәбәп булыр, дигән сүзләрен исәпкә алып, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата” кебек хезмәтләреннән файдаланып чыгышлар, презентацияләр, киңәш – китапчыклар ясыйм, ата – бала мөнәсәбәтләрендә килеп чыккан киеренкелекләрне чишү юлларын, аңлашуның әһәмиятен төшендерүдә кулланам.

   Риза Фәхреддиннең   әдәп – әхлак тематикасына оештырылган тәрбия сәгатьләрендә  шушы сүзләрен мисал итеп алам: “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән ерак торыр.”,  “Адәм баласы үзен – үзе тәрбияләргә һәм камилләштерегә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен – үзе тәрбияли ала”. Аларга таянып ялган һәм хәйлә, гайбәт сөйләү, кеше ялганлау, урлау, хәмер эчү, отышлы уеннар уйнау, тәкәбберлек, хөсет һәм көнчелек кебек сыйфатларны кире кагырга, начар гадәтләрне үзләрендә булдырмас өчен  үзләре үк тырышырга, һәрвакыт истә тотып яшәргә, ныклы ихтияр көченә ия булырга кирәклеген аңлатам.

Укучыларыбызның киләчәк тормыш юлын, үз мөмкинлекләренә һәм теләкләренә, тормыш таләбенә туры килә торган һөнәр сайлауга җирлекне 5 нче сыйныфка килү белән дә башлыйм, бу эштә дә әлбәттә Риза Фәхреддиннең хезмәтләре, “Һөнәр һәм һөнәрлек әдәпләре” ярдәмгә килә. Ул: “Һич нәрсәсе юк адәм фәкырь түгел, бәлки һөнәре һәм тырышлыгы юк адәм фәкырьдер… Дөньяда маңгай тире агызып вә кул көче сарыф кылынып табылган икмәк кадәр ләззәтле икмәк булмас”,- ди. Олы педагог яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя. Аның нәсихәтләре укучыларны олы тормыш юлына әзерли, китапларында бозык эшләрдән тыелырга, яхшы эшләр генә кылырга өйрәтә.

    Риза Фәхреддин – чын мәгүнәсендә олуг педагог. Аның халык педагогикасына, яшәеш тәҗрибәсенә, ислам диненә нигезләнгән тәрбия китаплары укучыларыбызны әхлаклы итүдә инде гасырлар буе дәреслек, тәрбия әсбабы, академия вазыфасын үтәп килә. Аның: “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр”, – дигән сүзләрен һәр педагог үзенә девиз итеп алса иде. Без Р. Фәхреддиннең тәрбия дәресләрен буыннан – буынга дәвам итәргә тиеш, аны киләчәк буын да онытмасын, хезмәтләрен куллансын һәм аның белән горурлансын иде.

Әдәбият

  1. Мәһшүр мәгрифәтче- галим, педагог Ризаэддин мирасын укыту-тәрбия процессында куллану. III кисәк.- Казан, 2007.
  2. Р. Фәхреддин. Тәрбияле бала// Тәрбия.- 1999.- №7
  3. Татар зыялылары. Тарихи портретлар.- Казан: Мәгариф, 2003.
  4. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 2 том.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1985.- 319 б.
  5. Фәхреддин Р. Балаларга үгет-нәсыйхәт/ Р. Фәхреддин.- Казан, 2011.
  6. Фәхреддин Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән/ Р. Фәхреддин.- Казан: Мәгариф, 2002.
  7. Фәхретдинов Р. Сайланма әсәрләр/ Р. Фәхреддинов.- Казан, 2000.- 83 б.
  8. Фәхретдин Р. “Шәкертлек әдәбе”/ Р. Фәхреддин.- Казан: Иман, 2002.
  9. Фәхреддин Р. Җәвамигуль-кәлим шәрехе.- Казан: “Рухият” нәшр., 2005.-352б.

Шәрехләү